Чәчмә әсәр
16 Февраля 2024, 16:08

Наил ШӘРИФУЛЛИН. Гөлзидә. Хикәя (Ахыры)

Ятимнәр урамына да бәйрәм килә.

Наил ШӘРИФУЛЛИН. Гөлзидә. Хикәя (Ахыры)Наил ШӘРИФУЛЛИН. Гөлзидә. Хикәя (Ахыры)
Наил ШӘРИФУЛЛИН. Гөлзидә. Хикәя (Ахыры)

Өченче кичне Гөлзидә бүтән тукталышка чыкты. Әле килеп җиткәнче, читләтеп кенә андагы «күбәләкләрне» күзәтте. Өченче көн аны күреп калганнары юкмы арада? Ул көнне кисәткәннән соң танысалар, бүген кыйнап ук ташлаулары бар, Алла сакласын. Исең китәр, монда да «эш» өчен тарткалаш, ызгыш икән бит. Бу тукталышта икенчеләре иде борынгы һөнәр ияләренең. Бүген Гөлзидә башкаларны берәм-берәм алып киткәннәрен көтеп, казык кебек басып тормаячак инде. Малай-шалайга да утырмаячак. Өченче көнен чыга ич. Әзме-күпме тәҗрибәсе бар аның хәзер. Шунлыктан ул, ни булса — шул булыр, дип, тегеләр аны-моны абайлаганчы ук, үзе баскан турыдарак туктап маташучы кысык «күзле» япун машинасы янына бөтен кыюлыгын җыеп йөгереп барды да, рульдәге  утыз яшьләр тирәсендәге ялгыз ир-атны да яхшы чамалап, ишеген ачып, эзләүсез-сораусыз кереп тә утырды. Куып чыгармас әле.

— Әйдәгез, кузгалыгыз! Аны тыңлап кузгалып киткәндә, кыз, шунда ук, машина хуҗасының гаҗәпләнгән, бераз аптырабрак калган карашын тойды. «Алдан ук сөйләшмичә, хакны белешмичә кереп утыруны ошатмады ахры»,– дип уйлап куйды ул эченнән генә. “Бәлки үземне дә ошатмагандыр”. Шуңадырмы, аңа түгелдерме, аз гына бару белән, җылы машина эчендә, руль артында спорт костюмыннан гына утырган утызлар тирәсендәге ир-егет, тизлек рычагын тарткалап, озаклап Гөлзидәгә карады да, ашыкмый гына елмаеп сорап куйды.

— Аңламадым. Сезнең кайтырга такси тотуыгызмы, әллә теге «тукталыш кошлары» кебек акча эшләргә дип чыктыгызмы? Ачыклык кертсәгез иде. — Хуҗаның ипле, сабыр сөйләшүендә, үзен тыныч тотуында кыз көтмәгән ниндидер дустанә мөнәсәбәт, юмор хисе дә сизелә иде кебек. “Хәйләкәр нәрсә, очсыз хакка исәп тотуыдыр әле,”– дип үзенчә фаразлады Гөлзидә.

— Эш белән йөрү инде, абый кеше. Шәһәрдә бишенче елымны яшәп, таксига бер тапкыр да утырганым булмады, дисәм, ышанмассыз да әле. — Кыз чиксез дулкынланса да, ничектер, үзе дә сизмәстән кыюланып китеп шундый җавап кайтара алды.

— Әлбәттә ышанмыйм. “Кәсеп”кә чыкканыгызга да ышанып бетмим әле. Килеш-килбәтегез икенче, тегеләргә охшамаган. Әгәр чыннан да төнге күбәләк икәнсез, андый “хезмәт хаклары” белән трамвай, автобусларда сирәк йөриләр. Ул кәсеп белән шөгыльләнеп тә таксига утырмагач, сез йә бик тә саран кеше, йә булмаса, берүзегез эшләп олы гаиләне туендырып ятасыз. — Һаман “сез” дип сөйләшүче машина хуҗасы, көлемсерәп, кабат Гөлзидә ягына сораулы караш ташлады.

— Сез әйткән “хезмәт хакларын” күрмәдем әле мин. Ә гаиләм үзем өчен чыннан да ишле. Фатирда ике балам йоклап калдылар. — Башта күркәм тоелган бу егет кисәгенең төпченүләре кызга ошамый башлады. Тел бистәсе. Һаман бәя турында сорамаган була. Ярар, сорар әле. Теге кичәге ике юньсез кебек кыланмаячак бу. Анысы тәгаен. Акча да кызганмас әле бәлки.

— Монысына да ышана алмыйм. Сезгә күп булса егерме-егерме ике яшь. Кай араларда таба алдыгыз ул балаларны? Әллә үзегезне кызгандыру, шөгыльне аклау, күбрәк каеру өчен уйлап чыгардыгызмы андый легенданы?

— Шулай уйлыйсы килгән кеше уйласын. Беркем алдында да акланасым килми. Сезгә кирәкмимен икән, төшерегез мине. Туктатыгыз машинаны! – Гөлзидә юри кыртрак сөйләнергә, тәвәккәллек күрсәтергә тырышты. Рульдәге егет, каршы килүче машиналар яктысында тагын бер кат игътибар белән кызга карап куйды да, саф татарча итеп:

— Карале, авыл кызы бит син, сеңелкәш, әйеме? Акцентың әйтеп тора. Күптән шөгыльләнәсеңме бу кәсеп белән?

— Бүген өченче көн. — Гөлзидә дә татарча җавап бирде. 

Тик нигә алай ачылып китеп дөресен әйтте соң әле ул? Егет кеше гаҗәпләнүдән сызгырып ук куйды.

— Менә сиңа мә! Әйтәм җирле, тукталыштан егерме метр читкә баскансың. Киенүең, тәртибең дә башкача. Битеңә косметиканы да нык кызгангансың. Башлыйсың гына, димәк?

— Әйе шул, башлап маташам. Күп сүз — чүп сүз. Сүздән эшкә күчсәк яхшырак булмасмы? Сез мине кая алып барасыз? Бәясен күпмедән сөйләшәбез? Юк-бар хакка гына мин риза түгел. — Шундый сүзләр сөйләгәндә Гөлзидә үз-үзен танымады. Аның чикне тизрәк үтеп, үзен һаман да икеләндереп интектерүче күңел газапларыннан котыласы килә иде бугай. Егет барган шәпкә кырыйга алды да, кисәк кенә машинасын туктатты.

— Менә нәрсә, сеңелкәш. Беренчедән, миңа «күбәләкләр» хезмәте кирәкми. Ул эш бик ошап киткән икән, төшеп кала аласың. Әле соң түгел. Берәр кысталганын эләктерми калмассың. Тукта, чыкмый тор. Тыңлап бетер, — ул ишекне ачып төшә башлаган кызның җиңеннән тотты — Икенчедән, минем күрше шәһәргә барышым. Шул якка бармыймы икән, дип, берүземә күңелсез булганга утырттым мин сине. Теләсәң, әйдә, минем белән бар. Мин тиз әйләнәм. Өеңә чаклы кайтарып куярмын. Бер көнлек, дөресрәге бер төнлек «хезмәт хакыңны» да түләрмен. Ә син миңа үзең турында сөйләрсең. Авылдан килгән татар кызларының ни сәбәпле андый кыек юлга кереп киткәннәрен бик беләсем килә минем. Әйдә, карышма. Тәмам «рольгә кергән» Гөлзидә юри генә дә мондый борылыш көтмәгән иде. Болай да була икән бит. Маҗара өстенә маҗара. Бүген яхшы маҗара. Егетнең сүзләреннән соң бермәлгә телсез калып, риза икәнлеген белдереп, баш кына кага алды кыз. Шулай сүзсез генә кузгалып киттеләр. Тагын Гөлзидәнең ясалма тәвәккәллегеннән бер нәрсә дә калмады. Бу мәгънәле, күркәм егет каршында оят, бик оят иде аңа. Шул ук вакытта аның күңелендә сөенеч чаткылары да кабынды. “Аллага шөкер, бүген дә ул юлга басмыйм, гөнаһка кермим икән, яхшы кешегә юлыктым”, дип, бүгенге төнгә рәхмәтләр укыды ул.

— Мин үзем Инсаф исемле. Синең кебек үк авыл баласы. Бу шәһәрдә җиденче ел инде. Бертуганым белән, заман җилләренә ияреп, сату-алу белән шөгыльләнеп ятабыз. Ә син ни исемле? Кайсы районнан, кайсы авылдан килдең? Сөйләш инде, читенсенмә. – Кызның югалыбрак калганын ул да сизде бугай. — Кыенсынсаң авылың исемен әйтмәсәң дә ярый.

Гөлзидә читенсенеп кенә исемен атады. Алдашмыйча районын, авылын әйтте дә, туктап калды.

— Ташла син бу эшне, Гөлзидә. Әле һич тә соң түгел. Теге ике көнең беренчесе һәм соңгысы булсын. Сазлык ул. Бер суырып алса үлсәң дә чыга алмаячаксың. Җиңел акча эзләп күпләр аска, тормышның иң төбенә төшеп китәләр. Шунда юкка да чыгалар. Буй-сының, матурлыгың бар. Юкка сарыф итмә син аны. Кадерен бел. Татар кызларына ярамый, килешми андый кәсеп. Кемнеңдер тормыш юлдашы, хатыны, балалар анасы да буласың бар бит әле.

Аның алдында дәрәҗәсе кинәт артып киткән егетнең оялту-үгетләүләреннән кыз тирләп үк чыкты. Күзләрен аска төшерде. Көндез булса рульдәге ир-егет аның комачтай кызарганын күрми калмас иде. Гөлзидә үзе дә бик яхшы белә ярамаганлыкны. Җинаятькә тиң ялгышлык алдында ич ул. Тик нишләсен, кая барып бәрелсен соң? Соңгы дәрәҗәдәге гаҗизлектән, чарасызлыктан ич.

— Их, Инсаф абый, сез бернәрсә дә белмисез бит. Тән кычытканнан, ирекле көннән дип уйлыйсызмы әллә? — кыз үкси үк башлады. Күңеле тагын мөлдерәмә тулып, йөрәген сызлатып, ул яңа танышына әче язмышының бөтен тирәнлеге — апасының үлеме, сабыйларның дөмә ятимлеге, Рамилнең чире, операция кирәклеге турында, ничек итеп җәфаланып үзенең өч ай буе эш эзләп йөрүе, таба алмавы, ахыр чиктә шушы үзе дә күрә алмаган, чирканган шөгыльгә җыенуы хакында бәйнә-бәйнә сөйләп китте.

— Бер үзем генә булсам, бу юлга чыкканчы башымны элмәккә тыккан булыр идем. Үзем генә түгелмен шул. Ике газизем бар. Алар нишләр? Бер гаепләре юк ич аларның. Ник бу дөнья явыз, гаделсез соң шулкадәр? — кыз тыела алмый һаман үкси иде.

Гөлзидәне бер сүзсез тыңлап барган Инсаф, кинәт тизлекне киметеп, машинасын тагын «шып» туктатты. Үрелеп салондагы утны яндырды. Кызга күтәрелеп карарга кыймыйча, дымлы күзләрен сөртеп, хисләнеп әйтеп куйды:

— Соңгы елда күргәннәрең, кичергәннәрең генә дә сериал төшерерлек булган икән бит, Гөлзидә. Чыннан да бик күпләргә шәфкатьсез, миһербансыз шул бу дөнья хәзер. Гафу ит син мине акыл саткан өчен. Белмәдем. Ирекле көннән йөргәннәр дә җитәрлек шул. Шул исәптән безнең милләт кызлары да. Шундыйларны күрсәм җаным әрни, үз сеңелләремне күргәндәй гарьләнәм хәтта. — Озак кына дәшми торгач, бите буйлап һаман да сөрмәле яшь аккан Гөлзидәгә карап:

— Болай булмый. Кирегә борылабыз. Ул балалар, уянып китеп, сине фатирда тапмасалар, куркып, әллә нишләп бетәрләр. Барыр җиремә барырмын әле. Иртәгә дә көн бар. — Инсаф рульне каты гына борды да газга басты. Гөлзидә ягына карап-карап алса да, башка бер сүз дә сөйләмәде. Тәэсирләнгән егет кызны юатырга сүзләр эзләсә дә таба алмады. Тәмам кайтып җитәрәк кенә әйтеп куйды:

— Кара инде, Гөлзидә, ник мин элекке көннәрне ул проспекттан узмадым, нигә сине очратмадым икән? Ялгыштан саклый идем үзеңне. Ике көнгә, бары ике көнгә соңга калганмын.

— Ә бернәрсә дә булмады, Инсаф абый. Беренче көнне тукталыштагы «күбәләкләр», өлешләренә керергә җыенганым өчен, мине эт итеп сүгеп, куып кайтарып җибәрделәр. Гөнаһтан коткардылар. Еларга да, көләргә дә белмәдем. Ә  кичә машинага утыргач, ике яңа мыек төрткән егет кисәкләрен тешләп, машиналарын бәрдереп чыгып йөгердем. Бүген менә сез очрадыгыз. Ходай Тәгалә үзе үк минем бу адымны атлавымны теләми күрәсең. Тик ярдәм итәргә дә ашыкмый.

Алар кайтып җитеп Гөлзидәләрнең подъезд ишеге төбенә үк килеп туктадылар. Машинадан чыгарга җыенган кызны туктатып, Инсаф тагын утын яндырды да, кесәсеннән мең тәңкәлек ике кәгазь чыгарып кызның кечкенә сумкасына ук салып куйды:

— Фатир, коммуналь хезмәтләр өчен булыр, алмасаң үпкәлим. Ә хәзер, Гөлзидә, тыңла мине. Син татар кызы. Тукталыш, проспект ягына бүтән әйләнеп тә карамыйсың. Анда синнән башка да халык җитәрлек. Үзәктәге бер кибетемә хуҗа, ягъни мөдир кирәк. Сиңа шул эшне йөкләргә уйлыйм. Күнегү, эшкә ияләшү өчен башта берәр ай сатучы булып эшләп торырсың. Кибеттә товар әйләнеше зур. Хезмәт хакы да әйбәт. Монысы беренче. Икенчесе. Иртәгә хастаханәгә барып акча түләргә счет алып кайт. Кичекмәстән акча күчерермен. Эшли-эшли акрынлап түләрсең әле. Синең теге кечкенә егетеңне тиз арада кеше итәргә кирәк инде. Менә сиңа минем визитка, берәр  каршылык килеп чыкса шалтырат. Ә хәзер матур итеп миңа бер елмай да, сабыйларың янына кер, йә уянып, елашып яталардыр. Елмаймыймы соң инде Гөлзидә. Куанып, рәхәтләнеп елмая ул Инсафка. Егет кибет турында, эш турында әйтә башлау белән, ул, әле бер сәгать элек кенә дөньяда барлыгын да белмәгән изге җанлы бу кешенең кулларын үбәр дәрәҗәгә җитеп, яшь аралаш елмая башлаган иде бит инде. Инсаф әйткәч бөтенләй кояштай балкыды ул.

— Елак булсаң да бигрәк матур итеп елмаясың икән, Гөлзидә. Моннан соң да гел шулай елмай. Бик килешә үзеңә.

— Олы рәхмәт сиңа, Инсаф абый, мондый игелекләрең өчен. Ходай мәрхәмәтеннән, ярдәменнән ташламасын үзеңне. Юлларың хәерле, хәвеф-хәтәрсез булсын.

Шатлыксыз язмышыннан, шушы көннәргәчә сузылган нурсыз көннәреннән мондый бүләк көтмәгән иде Гөлзидә. Төннәр яктырып, моңарчы шыксыз булган шәһәр урамнары матураеп китте. Көзге яңгырлы төн дә бик ямьле була икән ич. Шушындый катлаулы, шәфкатьсез заманда да яхшы кешеләр бар икән бит. Икенче катка ул очып кына менде. Чишенеп сабыйлары янына яткач та, сөенеп, куанып әллә ни гомерләр йоклап китә алмыйча ятты. Бәлки бу төшкенәдер? Уянып китәр дә, элекке чынбарлыкка, баштагы аяныч халәтенә кайтыр. Юк, төш түгел бу. Әнә, тәрәзә төбендә, урам фонарьлары яктысында ялтырап Инсафның визит карточкасы ята ич. Көтмәгәндә туган бәхеткә үзен ахырынча ышандырырга теләпме, кыз ипләп кенә урыныннан торды да, визитканы учына кысып кире яткач, изрәп йоклап та китте. Икенче көнне, уянып, ходай биргән барлы-юклы ризык белән балаларның тамагын туйдыргач та караганы шул визитка булды. Шикләре яңадан кайтты. Онытса егет вәгъдәләрен? Бәлки ул Гөлзидәнең сөйләгәннәреннән, күз яшьләреннән минутлык хискә бирелеп китеп кенә барысын да вәгъдә итеп ташлагандыр? Бүген уяныр да, бетмәс бу дөньяда хәерчеләр, үз көннәрен үзләре күрсеннәр, болай да хәтсез акча бирдем бит инде, дияр. Эштән соң, кичке якта, Лилиянең дәресләрен карап, өй эшләрен тикшереп утырганда ишек кыңгыравы шалтырагач, Гөлзидә куркып, “дерт” итеп китте. Ул инде көне буе уйлап, исәпләп йөреп, Инсафның килмәсенә үз-үзен ышандырган иде. Шулай да эштән соң хастаханәдән теге счет язуын кереп алды. Ишекне ачып җибәрсә, бусагада елмаеп кичәге машина хуҗасы — кыска чәчле, сабыр карашлы, мөлаем «яңа татар» Инсаф басып тора иде. Бер кулында кызыл әрҗәле олы уенчык машина, икенчесендә ялтыравыклы матур тартмага салынган зур курчак. Ничек ул онытмаган?

— Исәнме, Гөлзидә. Вәгъдә — иман. Синнән кичә сөйләшкән теге счет кәгазен алырга дип килгән идем. Синең кызлар, егетләр ни хәлдә яталар монда? — дип, егет аптырабрак калган балаларга бүләкләрен тоттырып, башларыннан кат-кат сыйпады да, — бүген ашыгам, иртәгә иртән сине кибеттә көтәм, шунда барысын да сөйләшербез, — дип, счет кәгазен кесәсенә салып, тиз арада китеп тә барды. Каушаган Гөлзидә аңа юньләп рәхмәтләрен дә әйтә алмады бугай. Егет ишекне ябу белән, шатлыгы күзләренә чыккан, кош тоткандай ике куллап затлы курчагын күкрәгенә кыскан Лилия, аңардан да ныграк балкыган Гөлзидә янына йөгереп килеп:

— Апа, теге вакытны син әйткән, безгә күп итеп бүләкләр алып киләсе бай абый шушымы инде?

— Шушы, кызыкаем, шушы. Ялваруымны ишетеп, күз яшьләремне күреп, Ходай үзе безгә җибәргән аны.

— Алай булса, Рамилнең зур үскәнен көтеп торма, апа. Кияүгә чык аңа тизрәк. Ул абыйга без «әти», сиңа «әни» диярбез. Былтыр барган паркка, уенчык атка утырып әйләнергә дә, су буена да гел бергә йөрербез. Ул безне зоопаркка да алып барыр. Мине мәктәпкә дә озатыр. Чык, апа, яме. Гөлзидә, машинасын идән уртасына куеп, «чынмы соң бу?» дигән сыман сак кына аның тәгәрмәчләрен, фараларын, ачылышлы ишекләрен тоткалап, куанычыннан машина тирәли әйләнеп йөрүче Рамилне ике битеннән чут-чут итеп үпте дә, көлеп:

— Ярар, сабыем, ярар, — дия алды. Көлсә дә, хыял-теләкләрнең кайчакта тормышка ашканын ул белә иде инде хәзер. Алар, ятимнәр урамына да бәйрәм килгән иде.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас