Чәчмә әсәр
15 Февраля 2024, 16:36

Наил ШӘРИФУЛЛИН. Гөлзидә. Хикәя (2)

Икенче кичне ул соңлап, төн уртасы узгач кына чыкты. Алдан ук барысын да исәпләп, үтеп-сүтеп торүчы машиналар төнге “күбәләкләрне” чүпләп алып китеп бетергәч кенә барып басты ул тукталышка.

Наил ШӘРИФУЛЛИН. Гөлзидә. Хикәя (2)Наил ШӘРИФУЛЛИН. Гөлзидә. Хикәя (2)
Наил ШӘРИФУЛЛИН. Гөлзидә. Хикәя (2)

Әрсез, тәвәккәл, кыю, күпмедер дәрәҗәдә оятсыз да булырга кирәктер аңа. Беразга гына булса да. Дөнья шундыйлар кулында. Андыйларга җиңел. Кыйблалар алышынды инде. Ипле, мәгънәле, оятлы булып нәрсәгә иреште соң ул? Бернәрсәгә дә ирешмәде. Өч ай буе эш, үзенә, ике балага, операциягә җитәрлек акчалы шөгыль эзләп шәһәр айкады. Күп урында үз хәлен, сабыйның шактый мөшкел халәтен сөйләсә, аңлатса да, кызганучы, хәленә керүче булмады аның. Кешеләре дә кырыс, таш бәгерьле бит аның хәзер. Бу адымы кызның соңгы чарасы. Аларны урап, камап алган рәхимсезлеккә җавап. Гүрдәге әти-әнисе, апасы гафу итәрләр аны. Үз балаларыдай яраткан гаепсез сабыйлар хакына, Рамил хакына. Барыбер терелтәчәк Гөлзидә аны. Үзен очсыз хакка сатмаячак ул. Бер ай, ай ярым дигәндә җыелыр әле кирәкле акча. Ул арада гына укасы коелмас. Андый кәсеп белән шөгыльләнүче кызлар, әнә, кичләрен проспект тулы. Тукталыш саен. Җиңел акча эзләп, эшлисе килмәгәнлектән йөрүчеләр дә бардыр, әлбәттә. Тик күбесен бүгенге эшсезлек, чарасызлык, әче тормыш этәрә торгандыр андый шөгыльгә. Ачуланмый Гөлзидә аларны. Менә ич, ул үзе дә урап үтә алмады ул баткакны. Сазлык аны пычратуын пычратачак инде. Күңелдә, йөрәктә яра, тап гомерлеккә калачак. Ләкин сазлык аны төпкә бөтенләйгә беркайчан да суыра алмаячак. Чөнки бу вакытлыча, башка юл булмаганлыктан, чарасызлыктан. Ярлыкар ходай соңыннан аның бу эшен. Гаебе юк аның. Чәчен тараштыргандай итеп, мәрхүм апасыннан калган, җиңнәре шактый кыршылган булса да, фасонлы яшел җәйге пальтосын киеп алгач, саклык белән генә ишекне ябып бикләде дә, урамга атлады Гөлзидә. Җыенганда бик батырланса, үз-үзен ышандырырга, инандырырга тырышса, усалланса да, проспекттагы тукталыш читенә килеп баскач, өйдәге тәвәккәллегеннән бернәрсә дә калмады аның. Ясалма батырлык, ясалма тәвәккәллек булган икән ул. Кыз җиңелчә генә калтырана башлады. Әллә соң кире керергәме? Ул чагында Рамиленә нәрсә булачак? Юк, калырга! Кайтырга ярамый! Әнә аның яңа ахирәтләре. Кыз, үз-үзен кимсетеп шулай уйлап куйды. Төн шактый җилле, салкын булып, яңгыр сибәләп торса да, җиңелчә киенгән, мул итеп бизәнгән, кыска итәкле “төнге күбәләкләр” бүген дә үз урыннарында, тукталыш түбәсе астында. Бер ишләре тукталыш белән юл арасында. Сөйләшәләр, тәмәке пыскыталар, көлешәләр. Аларга кызык. Алар язмышлары белән күптән килешкәннәр инде. Барысы бишәү. Күбрәк була дип сөйлиләр иде, калганнарын, ахрысы, бер-бер артлы утыртып алып та киткәннәрдер. “Күбәләкләр” Гөлзидә ягына бер генә күз ташлап куйдылар да, өс-башына карап, кызда үз ишләрен, көндәшләрен тапмадылар булса кирәк, бар игътибарларын юлга юнәлттеләр. Танымаулары хәерле, нигә чыгып басканны белсәләр, шунда ук бәйләнә башларлар йә. “Ризык бүлешәсе” килмидер аларның да.  Гөлзидә шулай уйлады. Юлда көндез тимер ташкын булып аккан машиналар агымы инде сирәгәйгән. Шулай да юеш асфальт өстеннән чажылдап, су чәчрәтеп, янган фараларын ялтыратып, алар бер-бер артлы үтеп кенә торалар. Сәгать унике тулып килә. Гади тормыш алып баручы фәкыйрьлек чигендәге гади кешеләр, яңа байларны, карак җитәкчеләрне туйдыручы эш атлары, үз фатирларында инде өченче төшләрен күрәләрдер. Яктыру белән торасылары, барлы-юклы хезмәт хакына көне буе бил бөгәселәре бар аларның. Хәллеләр, акчалары булганнар, йокыларыннан төш җитәрәк кенә торган, кәеф-сафа корып, төнге клубларда, казиноларда акча туздыручылар, маҗара эзләүчеләр өйләренә кайтып йокларга әле уйлап та карамыйлар. Аларны ымсындырган, һәрчак үзенә тарткан гөнаһлы, азгын, күп чак зиналы да булган төнге тормыш, үләт вакытындагы мәҗлес төсле, әле башланып кына килә. Бу шәһәрдә дә, башка җирләрдәге кебек үк, ике дөнья, ике сорт халык, ике төрле тормыш. Шуларны уйлап торганда, тукталыш каршына сары чит ил машинасы килеп туктады. Иң борынгы һөнәр ияләренең икесе, ашыкмый гына машинага якынлашканда, аннан күн курткалы, кыска чәчле, таза бәдәнле, тәбәнәгрәк берәү чыгып, базарда ит сайлаган шәһәр кешесе кебек, “күбәләкләрнең” барысын да күзләре белән капшап, тикшереп чыкты да, үзенә ошаган икесен арткы утыргычка утыртып, тукталышка төтен бөркеп китеп тә барды. Озак та тормый кыска итәкләрнең тагын берсен утыртып алып киттеләр. Тукталыштан ун-унбиш адымнар читтә торган Гөлзидә белән, тукталыш түбәсе астына сыенган җиңел кәсеп ияләренең икесе генә калды. Чираттагы машина, тормозларын чыелдатып, тукталышка җиткәнче үк, нәкъ Гөлзидә турына туктады. Йомшаган буыннарын, тыңламаган аякларын көчкә эшкә җигеп, кыз машинага таба атлады. Барыбер атлыйсы ул адымнарны. Яр буена килеп күпме суга карап торып була. Иртәме-соңмы барыбер чирканчык аласы ич. Ләкин “күбәләкләр” дә йокламаган икән. Алар да машинага таба ыргылдылар. Берсе, машина янына килеп җитәр–җитмәстән үк, Гөлзидәне этеп, ишеккә үрелсә, икенчесе, озын буйлы, нечкә сыйраклысы, ерактан ук кызга ябырылды:

— Менә нәрсәгә дип чыккан икән бу карачкы монда. Автобус көтә дип торабыз тагын. Клиентларыбызны алып безне коры калдырырга йөрисеңме, авыл гыйбады. Сыпырт безнең тукталыштан, эзең булмасын монда бүтән. Бар, башта авылыңа кайтып яхшырак киемнәр киеп кил. Мондый «прикид» белән йә әнә сукбайларга, бомжларга хезмәт күрсәт. — Гөлзидә бер мәлгә, нишләргә соң, дигәндәй аптырап, югалып калды. Мине күреп, минем янга туктады бит, минем клиент, дип әйтергәме? Ничек каршы торырга? Ә нечкә сыйрак, аның икеләнеп торуын күреп, сүгенеп, тагын очып кунды:

— Әле китмисеңме? Югал, ычкын диләр сиңа кабыргаларыңны санаганчы! Аның клиентлары да шушындый киенә дә белмәгән, чиле-пешле карачкыларны өстен күрә бит! — «Күбәләк», усал карап, җан көченә аны төртеп җибәрде. Болай ук булыр, аңа бөтен урамны тутырып әшәке сүзләр белән акырырлар дип уйламаган иде кыз. Әле дә ярый урамда алардан башка беркем дә юк. Гарьлегеңнән тәгәрәп үләрсең. Юк, болар белән монда сүз көрәштереп торып булмый инде. Чигенергә кирәк. Сугыша башласалар апасыннан калган шушы бердәнбер көзге пальтоны да ерткалап бетерерләр. Ул борылды да ашыкмый гына китеп барды. Елыйсы килсә дә елый алмады кыз. Эш барып чыкмаганга да үкенмәде. Җаны гөнаһсыз, тәне пакъ, чиста килеш кайтканына да сөенмәде ул. Гарьлектән тамагына килеп утырган төерне генә йота алмый җәфаланды…

Икенче кичне ул соңлап, төн уртасы узгач кына чыкты. Алдан ук барысын да исәпләп, үтеп-сүтеп торүчы машиналар “күбәләкләрне” чүпләп алып китеп бетергәч кенә барып басты ул тукталышка. Үзе генә булганга, ызгыш-талаш, кимсетү көтелмәгәнгә башта сөенгәндәй итсә дә, соңыннан алда аны көткән, һаман да аңына, күңеленә сыйдыра, җаны-тәне килешә алмаган ул гамәл исенә төшкәч, бүгенге кич алай ук салкын тоелмаса да, янә җиңелчә генә калтырана башлады. Я, Хода, ул тагын тукталышта, әхлакый упкыннан тагын бер генә адымда. Яңадан ярты яки бер сәгатьтән ул баштанаяк пычракка батачак. Гомер-гомергә онытылмас, юылмас гөнаһлы бәндәгә әйләнәчәк. Үз-үзе алдында, тормыш кора калса, булачак ире алдында мәңге гаепле булачак ул. Нинди мәгънәсез заман соң бу?  Каян килгән аяныч язмыш? Фаҗигагә тиң нинди гаделсезлек? Ул бер пычрак уенчыкка, кемнәрнеңдер хайвани теләкләрен үтәүче, кәнәгатьләндерүче шакшы бер җанга әйләнәчәк ул. Әллә соң борылыргамы? Юк, алай да булмый. Шул арада ул торган тукталышка кара зәңгәр төстәге бик үк яңа күренмәгән “Жигули” килеп туктады. Урам фонарьлары яктысында, Гөлзидә, анда утырган күрер күзгә егерме яшьләр тирәсендәге ике егет кисәген абайлап алды. Егетләрнең машина йөртүче белән янәшә утырганы, туктау белән тәрәзәне төшерде дә, шактый сынаган кыяфәттә, башыннан алып аягына чаклы кызны карап, күзләре белән капшап чыкты. Йөзендә ниндидер мыскыллырак көлемсәү иде аның. Гөлзидә, шушы минута машина янына барырга, нидер сөйләшергә кирәклеген белсә дә атлый алмады, каушап һәм сәерсенеп машинага, аның пычрак фараларына карап торуында булды. Гүя ниндидер күзгә күренмәс богаулар аны баскан урынына богаулап, кадаклап ук куйган. Аның тәнендәге калтырану көчәйде, күзләренә курку чыкты.

— Нәрсә, җаныкай, ошамыйммы әллә? Кил инде, кил, сөйләшик. Нәрсә терәлеп каттың анда?

Шушы чакырудан соң гына кызның аяклары җибәреп, тәне аны тыңлар хәлгә килде. Ул сүзсез генә барып машинаның арткы ишеген ачты да, кире уйлаганчы дип, тиз генә кереп тә утырды. Аңа ни өчендер берәр танышы аны күреп калыр, аның бу кыңгыр эше шушы төнне үк ярты шәһәргә мәгълүм булыр төсле тоелды. Машина кузгалып киткәнче, шофер кырыенда утырган егет, тиз генә арткы утыргычка, Гөлзидә янына күчеп утырды.

— Ну чего, повеселимся, подрушка? — кызның чыраена, борынын ярып, аракы исе килеп бәрелде. Егет салмыш иде.

— Нәрсә, берсе дә алмадымы әллә, бигрәк соңга калгансың? Өшеп, калтырап беткәнсең. Әйдә, безнең белән тиз җылынырсың. – Егет аламасы, шул сүзләрне әйтеп тә бетермәстән, эзләүсез-сораусыз дигәндәй, кулын кызның тезләренә салды да, шунда ук оятсызланып, бармаклары белән капшана-капшана, бот буйлап өскә дә үрмәли башлады. Мондый тупас әрсезлеккә бик ачуы килсә, гарьләнсә, җирәнсә дә, Гөлзидә кулны этеп җибәрмәде. Алдагысы белән чагыштырганда монысы әле башы, кем әйтмешли, чәчәкләре генә ич. Ул машинада инде, диңгез тубыктан хәзер. Әммә шулай да, кулдан котылырга теләп, аз гына читкәрәк күчеп утырды да, булган бөтен кыюлыгын җыеп әйтте:

— Башта бәяне сөйләшәбез, акча бирәсез, калганы аннан соң. — Ул ишетеп белә иде, соңыннан коры калдырырга да күп сорамаслар, акчаны алдан алып кую кирәк.

— Ярар, чибәркәй, акчасыз калмассың. Киреләнгәнне, шарт куйганны мин яратмыйм. Әйдә чишенә башла, миңа машина барганда ошый андый эш.  На ходу. Суперкайф. — Ул тагын кызның ботына үрелде.

— Юк! Башта акча.

— Кончай ломаться. Әйттем бит бушка түгел дип. Беренче осталыгыңны күрсәт, аннан бәяләрбез. Сиңа рәхәтлек тә булсын, акча да булсын. Барыбер беркем дә алмаган үзеңне. Без утыртмаган булсак әле өеңә үк кайтып китә идең. — Салмыш җилкенчәк, кулын кызның ботыннан алып, аның күкрәгенә үрелде. — О–о, товар ярыйсы монда.–  Инде нишлисең, монысына да түзде Гөлзидә. — Әйдә, начнем, вакыт тар. Әле Виталик та бар. — ул, хихылдап көлеп, рульдә утырган яшьтәше ягына ымлады. Шунда анысы да телгә килде:

— Боргалансаң, хәзер туктыйбыз да,  икебезгә бер юлы хезмәт күрсәтәчәксең.

— Юк, башта сөйләшәбез. – Кыз бу ике юньсез затның бушка, түләүсез генә үз кирәкләрен аласы килгәнне аңлап алды. — Алайса мин төшеп калам.

— Ой, куркыттың, калтырап төштем менә. —  Егет инде аның пальто сәдәфләрен ычкындырып бетергән, яртылаш кызның өстенә авып, ботын каера, әллә кайларга керә башлаган иде. – Кыскасы, минем тәкатем дә, түземлелегем дә бетте. Йә хәзер үк чишенеп ятып аякларыңны аерасың, йә машинага тагын бер ике егет утыртабыз да, чиратка салып, иртәнгә чаклы “субботник” ясыйбыз. Карышма диләр сиңа, мымра деревенская. Ачуны чыгарма. Хәлнең гел икенче төсмер ала башлаганы ачык иде. Кемдер бер сөйләгән иде, яшьүсмерләрнең  андый кызларга карата әшәкелеге, рәхимсезлеге турында. Башта көчләп, аннан үтереп китәргә дә күп сорамаслар. Йә, хода, никләр генә утырды соң ул боларга?  Нигә алдан исәпләмәде? Гөлзидәнең күзләренә яшь бәреп чыкты. Ул елый-елый ялварырга тотынды:

— Җибәрегез мине, Алла хакы өчен! Туктатыгыз машинаны, мин төшеп калам.

— Ишь ты, какая. Башта утырды да хәзер тиз генә төшеп кала. Егет кисәге кызның кулын каерып, икенче кулы белән аның колготкиен аера, ерта башлады. Алдагысы исә, көлеп, күәтләп барды:

—Тәҗрибәле егет ул, карышма. Аның белән бер булгач, үзең үк эзләп, сорап йөрерсең әле.

— Ах, ты шлюха драная, син алаймы әле? — кыз, тезе белән тибеп, аны йолыккалап чишендерүчене өстеннән алып ташлауга, тегесе нык итеп Гөлзидәнең битенә китереп сукты. —  Хәзер инде пеняй на себя, ботарлап ташлыйм үзеңне. — Ул ярсып яңадан ябырылырга әзерләнде. Машина шактый олы тизлектә шәһәр буйлап җилдертә иде. Гөлзидә яшен тизлегендә уйлап алды, котылса бары тик шәһәр эчендә генә котыла алачак ул. Бу башкисәрләр аны шәһәрдән алып чыксалар, исән калдырмаячаклар. Шунда аның күз алдына Рамил белән Лилия килеп бастылар. Гөлзидәгә бер-бер хәл булса, Рамил үләчәк. Аңа ярдәм итәр башка кеше юк бу дөньяда. Шулай уйлап, кыз, ни булса — шул булды дип, җан көченә талпынып, аны көчләргә җыенган кызмача яшь-җилкәнчекне чигәсеннән тешләп алды. Тегесе, көтелмәгән бу хәлдән акырып җибәреп яңагына тотынган арада, ике куллап алда утырган машина йөртүченең озын чәченә ябышты. Җан көченә тарта, йолка, боргалый башлады. Машина як-якка чайкалып китте. Тормозлар чыелтады. Шул арада туктап бетә алмаган автомобиль, «дык» итеп, бер як фарасын челпәрәмә китереп, бамперларын, бер як “канатын” изеп, фонарь баганасына килеп сыланды. Берничә секундка сузылган бу көтелмәгән хәлдән аңнарына килергә өлгерә алмаган маҗара  эзләүчеләрне эчтә калдырып, Гөлзидә, ничек эләкте шулай ишекне ачып, чыккан уңайга егылып, шул мизгелдә үк торып басып, тротуарга, шушы тирәгә урнашкан төнге клубларның берсеннән чыгып, шау-гөр килеп таралып маташучы яшьләр арасына ташланды. Аны куучы булмады. Пальто сәдәфләрен барган уңайга эләктерә-эләктерә, көзге салкынча шәһәр урамнары буйлап ул йөгерде дә йөгерде. Хәзер ул еламый иде инде. Уйланылган эш барып чыкмаса да, ул үзенең югалып калмавына, тәвәккәллегенә, исән-имин булуына сөенде. “Сары авызлар, бушка кирәк булган аларга. Моннан соң андый уй озакка башыгыздан чыгар әле. Кирәгегезне алдыгыз”. Ике әшәкене акылга утыртканга аның күпмедер күңеле булган иде. “Йөргән таш шомара, кичә бер сабак алган булсам, бүген менә икенчесен алдым. Тагын иртәгесе көн нәрсә күрсәтер?” Шушы ике көн эчендәге күңелсезлекләргә дә карамастан ул үзенең «теге кәсепкә» мораль әзерлеген, нык якынайганын, тәвәккәллеген, шулай ук күңеле катканын да ныклап тойды. Шулай да кайтып җитәрәк «тагын бер генә кич чыгып карыйм да, анда да булмаса бүтән аягымны да атламыйм» дигән уй да йөгереп узды аның башыннан.

(Ахыры бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас