– Кадерле укучыларым! Иртәгә мәктәбебезгә районыбызның мәгариф бүлегеннән инспекторлар килә. Шуның өчен һәр предметтан ныклап әзерләнегез, чөнки мин алар алдында ачык дәрес бирәчәкмен. Аңлашылдымы? – башлангыч класс укытучысы Мөршидә Харисламовна парта артында утыручы III класс укучыларына сораулы карашын йөгертте.
Бу хәбәрдән кызык табып, балалар бер-берсенә карашып елмаешып алдылар. Шул арада Наил исемлесе кул күтәреп сорау биреп тә өлгерде:
– Ачык дәрестә, апа, класс ишеген шар ачып укыйбызмыни? Вәт кызык икән...
Мөршидә Харисламовна шунда ук мәсьәләнең асылын турыдан-туры ачып салырга булды. Әйдә, педагог хезмәтенең авырлыгын кече яшьтән үк белеп үссеннәр:
– Менә, балалар, һәр дәрестә мин сезнең белемнәрегезне тикшереп билге куям. Бу юлы ачык дәрестә исә инспекторлар миңа дәресем өчен билге куячаклар. Сез минем сорауларыма дөрес җавап бирсәгез, дәрес шәп чыгачак. Кабатлап әйтәм – бүген өйләрегезгә кайткач, урамда трай типмәгез, әзерләнегез!
Тәнәфес вакытында Ришат исемле малай иптәшләрен җыеп алды:
– Беләсезме нәрсә, малайлар, кызлар? – дип сүз башлады ул. –Укытучыны тикшерәләр икән, барысы да гадел булсын. Нишләп без аның сорауларына җавап биреп ярдәм итәргә тиеш?! Дөрес түгел бу. Беребез сорауга җавап биргәндә белми торса, икенчебез аңа пышылдап әйткәндә, укытучы апа билгене бер баллга төшергәнен барыбыз да яхшы беләбез. Ачык дәрестә аның сорауларына җавап биреп утырсак, әлбәттә, инспекторлар аңа түбән билге куячаклар. Һәркем үзе өчен үзе генә җавап бирә дип өйрәтте ләбаса. Үз дәресе өчен үзе генә җавап тотсын! Апага ярдәм итү йөзеннән ачык дәрестә барчабыз да авызга су уртлап утырыйк. Килештекме?
– Мин риза түгел, – дип бер-ике уку алдынгысы каршы чыккан иде дә, дәлилен йодрык белән исбатларга әвәс Ришат аларны әйткән фикеренә тиз күндерде:
– Кем дә кемегез дәрестә авызын ача, азак ни көткәнен белегез,– дип, һавада йодрыкка учмарланган кулын болгады.
Менә ачык дәрес башланды. Арткы рәттә урын алган 3-4 инспектор дәреснең һәр мизгелен блокнотларына теркәп баралар.
Әлбәттә, Мөршидә Харисламовна эшне тәүдә укучыларының белемен тикшерүдән башлады:
– Кемнәр өйгә бирелгән биремне эшләп килде? Яле, кулларыгызны күтәрегез.
Әмма ни гаҗәп, укучылар, әлифне таяк дип белмәгән наданнардай, барчасы башларын иеп аска караганнар.
Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чумгандай, укытучы да һич көтмәгәндә бүген рамкадан чыгучыларын берәмләп бастырып сорый башлады:
– Кем ул Габдулла Тукай? Шагыйрьме, әллә космонавтмы? Әйдә, Минзилә, сорауга җавап бир.
Парта арасыннан торып баскан кыз, авыз ачып рәхәтләнеп җавап бирергә торганда, кисәк кенә башына Ришат әйткән фикер кереп оялады. Җавап бирүен бирер дә,классың ярдәм итте дип инспекторлар укытучыга билгене киметсәләр?.. Юк, эндәшмәвең хәерлерәк... – Шулай итеп, чәйнәп каптырганны йоталмаган бу җан көеге дә “белмим” дип башын аска иде.
– Әллә авырыйсыңмы, Минзилә? Ни булды сиңа?
– Авырмыйм, апа...
– Син утырып тор. Рәфискә сүз бирик. Кем ул Габдулла Тукай?
Эх, сәгатьләр буе сөйләр иде Рәфис халык шагыйре турында, әгәр дә мәгәр парта астыннан Ришатның чукмардай йодрыгы тыймаса. Баш иеп күпме вакыт эндәшми торыр иде икән малай, ярый инспекторларның берсе арага керде:
– Утыр, үскәнем. Ә Сез, Мөршидә Харисламовна, теманы кабаттан аңлатыгыз. Күрәсез ич, балалар берни дә белмиләр!
Дәрес тәмамлануын белдертеп кыңгырау шалтыраганда Мөршидә Харисламовна тиргә батып, йөрәге дарсылдап тибә иде. Инспекторларны озату белән ул укучыларын җыеп алды:
– Я инде, хәзер яшерми әйтсәгез дә була. Нәрсә этәрде сезне дәрестә җавап бирмәскә?
– Сезгә ярдәм итү йөзеннән, апа,– диде Ришат алга чыгып. – Берәүләр җавап тотканда башкалар аңа ярдәм итмәскә тиеш. Юкса билге бер баллга түбән куела дип Сез өйрәттегез ләбаса. Сезгә “бишле” куйсыннар өчен без ярдәм йөзеннән бер соравыгызга да җавап бирмәдек. Бары шул гына.
– Әйе, апа, бары шул гына, – дип Ришатны җөпләде калган балалар да.
Булмас димәгез. Педагогикада әнә шундый мәзәк хәлләр адым саен очрап тора ул...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.