Чәчмә әсәр
14 Февраля 2024, 16:06

Наил ШӘРИФУЛЛИН. Гөлзидә. Хикәя (1)

Әмма яшәргә кирәк. Тырышып, тырмашып, ачлы-туклы булса да, акчасыз, яхшы киемнәрсез булса да. Балалар, апасының балалары хакына. Ике газиз сабыен калдырып, үткән көздә кинәт кенә үлеп киткән бертуган апасын җирләгәч, югалтудан, авыр кайгыдан айный, аңына, зиһененә килә алмыйча, ике атна буе шушы балаларны кочаклап, ярсып елаган иде Гөлзидә.

Наил ШӘРИФУЛЛИН. Гөлзидә. Хикәя (1)Наил ШӘРИФУЛЛИН. Гөлзидә. Хикәя (1)
Наил ШӘРИФУЛЛИН. Гөлзидә. Хикәя (1)

Караңгы төшәр-төшмәстә үк башланган салкын яңгыр, азга гына туктаган төсле була да, күңелне сискәндереп, шыбырдап, эре тамчыларын тәрәзәгә бәреп, кисәк кенә яңадан ява башлый. Урамдагы ярсулы җил, тәрәзә турылап үскән агачларны һаман як-якка чайкый, тибрәтә, шаулата, ябалдашларда берән-сәрән генә калган яфракларны ялмый, туздыра, өзеп алып асфальт читендәге пычрак күлләвеккә ташлый. Көзге салкын, шушы шыксызлыкны, ямансулыкны тагын да арттырып, сыланган, ябыштырылган рамнар аша урамнан бүлмәгә үк үтеп, очсыз тәрәзә пәрдәләренә кагыла. Җил ябырылган саен алар салмак кына селкенгәләп куялар. Шактый ярлы җиһазлы, бер бүлмәле салкынча фатирның түрендәге киң караватка җәелгән урын-җир өстендә изрәп йоклап яткан алты-җиде яшьлек кыз бала һәм аңа сыенып мышнаучы ике-өч яшьлек ябык малай янында яшь бер хатын-кыз тавышсыз гына елап утыра. Ике як бите буйлап аккан мөлдерәмә яшьләрен куллары белән сөртә-сөртә, ул бер йоклаучы нарасый балаларга, бер эре тамчылар белән шадраланган тәрәзәгә карап ала да, ике учы белән битен, авызын каплап, калтыранып тагын үксергә керешә. Шулай күпмедер вакыт әрнеп күз яшьләре түккәч, кабат азга гына тынычланган сыман булып, балалар өстендәге юрганны төзәткәли. Башта ябык малайның, аннан соң капланып яткан кызның башларыннан сыйпап куя. Тик күп тә үтми, нәрсәдер исенә төшкән кебек, кабаттан, яңабаштан ярсып еларга, үксергә тотына, бөтенләй бөгелеп үк төшә. Балаларны уятмас өченме, иреннәрен кысып, башын тезләренә салып, сыкрый, өзгәләнә, яңадан калтырый ук башлый. Бу хәл инде икенче кич шулай кабатлана. Кичә дә, нәкъ бүгенге кебек, бер тышка, бер йоклаган сабыйларга карап, шактый гомер тавышсыз гына елап, шыңшып, балавыз сыгып, икеләнеп утырды да, беркая да чыкмады Гөлзидә. Инде атна буе уйлап йөргән, аягы гына түгел, җаны да, тәне дә тартмаган, искә төшкән саен күңелен чиркандырып куйган ул эшне тагын бер көнгә кичектерде ул. Иртәгәгә, туачак көнгә янә өмет, үзе дә белмәгән ышаныч баглап, хәтта өйдә калганына куанып, сабыйлары янына ятты да, бераздан тынычлап йоклап та китте. Йоклап киткәнче эченнән гел бер үк сүзләрне кабатлады:

— Я, Раббым, шушы гөнаһсыз балалар, әнисез ятимнәр хакына ярдәм итә күр берүк. Мәрхәмәтеңнән ташлама. Теләсә нинди эшкә дә риза ич мин. Ул  гамәлгә генә этәрмә, гөнаһлы итмә мине, Раббым.

Кичә шулай өйдә калды ул. Тик яңа көн Гөлзидәгә бу юлы да бер генә яхшылык та алып килмәде. Өметләре акланмады аның. Көзге пыскак яңгыр астында олы шәһәрнең пычрагын ерып, әлсерәп күпме генә йөрсә дә, бүген дә рәтле эш табылмады. Әллә кайда, шәһәр читендәге бер балалар бакчасына төнге каравылчы булып барырга мөмкинлек килеп чыккан иде дә. Ләкин, беренчедән, акчасы бик аз, икенчедән, анда урнашкан очракта мәктәпкә өлгерә алмаячак. Балаларның үзләрен генә төнгә каршы калдырып китү дә бер олы газап булачак. Күрше кварталдагы мәктәптә җыештыручы булып эшли ул. Аптыраганнан, үз белгечлеге буенча берәр ярарлык шөгыль, түләүлерәк башка эш таба алмаганнан инде. Кимсенүнең, хурлануның ни икәнен һич белмәгән, эшкә җитез кызга идән юууның бер кыенлыгы да юк юклыкка. Гел ярамаслык шөгыль түгел анысы да. Тик хезмәт хакы гына ташка үлчим. Ул акчаны алып фатирга, коммуналь хезмәтләргә түләгәннән соң ике-өч йөз сум кала микән? Әле дә ярый, күп булмаса да, балаларга караучысыз калганга тиешле түләм бар. Шул акчаларга җан асрап килделәр алар моңарчы. Тартып-сузып җиткерделәр. Үзенә инде күптән кием-салым алмаса да, балаларны ач-ялангач итмәскә тырышты Гөлзидә. Үзенчә өсләрен дә карады, тамакларын да туйдырып килде. Айга бер тапкыр гына булса да, сөендерәсе килеп, хәтта туңдырмасын да алып кергәләде үзләренә. Әмма, хәерчегә җил каршы дигәндәй, фәкыйрь, ләкин бер җайга көйләнгән тормыш озакка бармады. Кечкенә Рамилдә табиблар быел җәй йөрәк зәгыйфьлеге таптылар. Әйтүләренчә, ул электән үк булган, ягъни тумыштан килгән чир икән. Үзен сиздертмәгән генә. Кичекмәстән операция ясатырга киңәш иттеләр. Тик аның өчен тагын шул әлеге дә баягы акча кирәк. Хәтсез акча. Каян гына алырга ул акчаларны? Аларны бары яхшы, түләүле эшкә урнашып кына җыеп, бурычка алсаң түләп бетереп була шул. Шул дәвердән, җәй азагыннан бирле эзли инде Гөлзидә эш. Таба алганы гына юк. Ә бичара сабыйның хәле яхшыга таба түгел. Аз гына йөгерсә дә иреннәре, бите, борын очлары зәңгәрләнеп чыга, һава җитмәгән төсле еш-еш сулыш ала башлый, тиз арый. Аннан соң уенчыкларын читкә куя да, җитди күзләрен түшәмгә төбәп, арып-талып эшләп кайткан өлкәннәр кебек, хәтсез генә тик ята. Элек бу билгеләр беленер-беленмәс булсалар, соңгы араларда үзләрен нык сиздертә башладылар. Ә үткән атнаны, гомүмән, алар фаҗигадан бер адымда гына калдылар. Идәндә шакмаклардан тыныч кына «өй» төзеп утырган Рамилнең кинәт кенә сулышы кысыла башлап, ул, кулындагы шул шакмаклары белән идәнгә ауды. Бөтен тәне күгәреп, зәңгәрләнеп чыкты, шешенеп китте. Бу өянәк, йөрәк зәгыйфлеге тудырган өянәк иде. Каушаган Гөлзидә, башта нишләргә дә белмичә, хушсыз баланы кулына күтәреп, кычкырып елаган Лилияне ияртеп, бүлмә буйлап арлы-бирле чабып йөрде дә, аңына килгәч, яшьләренә буылып күршеләргә, телефонга йөгерде:

— Рания апа, Рамил үлә бит, коткарыгыз! Рәхмәт төшеп ун минут эчендә килеп җиткән «ашыгыч ярдәм» табибы шунда ук Рамилне хастаханәгә алып китте, йөгерә-атлый, күтәреп тиешенче катка менгерде. Уколлардан соң элекке хәленә кайта башлаган сабыйны шәфкать туташына калдырып, өлкәнрәк яшьтәге ир-ат табиб, Гөлзидәне читкәрәк алып китте дә, әйтте:

— Сеңлем, болай булмый. Бу елдан да соңга калмый операция ясатырга кирәк. Шушы араларда ясата алсагыз тагын да яхшы. Мондый өянәкләр кабатланырга мөмкин. Соңга калсагыз бик үкенечле булыр.

Табиб, әлбәттә, Рамилнең дөмә ятим икәнен дә, Гөлзидә аның анасы түгел, ә анасы белән бертуган апасы гына булганын да, аның кесәсендә акча дигән әйбернең беркайчан да ипилек-тозлыктан артмаганын белми иде. Әммә табибның кисәтүләрен кыз бик дөрес аңлады һәм операцияне дә күңеленә киртләп куйды. Эш, рәтле хезмәт хакы түләнә торган эш кирәк иде. Башка ниятләр юк иде әле кызның башында ул көнне. Бик ярата иде шул ул балаларны. Рамилне бигрәк тә. Өч яшьтә генә булса да, Рамил үзе болай бик тыңлаулы, акыллы бала. Шул тиз талчыгуы, аруы аркасындадыр инде, күбрәк утырып торырга, апасының карандашлары белән дәфтәр битләрен сызгаларга, үзенчә рәсем ясарга, сурәтле, төсле журналлар карап утырырга ярата. Утыра-утыра да, наз эзләпме, Гөлзидәгә килеп сарыла, йомырылып алдына сыена, моңлы зур кара күзләрен апасына төбәп:

— Апа, әрҗәсе күтәрелә торган машина алып бир инде миңа, –дип күптәнге гозерен белдерә. Гөлзидәнең ике як битеннән татлы итеп үбеп тә куя.

Күпме талпынгандыр Гөлзидә шул уенчыкны алырга. Акчаны шул күпме тартма-сузма, барыбер җиткереп булмый. Әле менә Лилия укырга керер алдыннан һәм бигрәк тә кергәч, ул акча дигәннәре тагын кискен рәвештә җитми башлады. Коммуналь хезмәтләр өчен барысы ике ай, август белән сентябрьгә генә түләми торган иде, бер-бер артлы кисәтү кәгазьләре китерә башладылар. Кәгазьләрдә ул акчаларны түләмәгән очракта эшегез судка бирелә диелгән иде. Аларның өчесен дә кимсетүче ул кәгазьләрнең барлыгын белмәс, күрмәс өчен почта тартмасын ике атналап ачмый, карамый иде Гөлзидә. Соңгы араларда болай да булмаган кәефен бөтенләй бетерәсе, күңел төшенкелегенә тәмам биреләсе килми аның. Ансыз да әле егерме ике яшьлек кызның яшәүдән, бу гаделсез тормыштан күңеле кайткан, җаны арыган көннәре ешайды. Әмма яшәргә кирәк. Тырышып, тырмашып, ачлы-туклы булса да, акчасыз, яхшы киемнәрсез булса да. Балалар, апасының балалары хакына. Ике газиз сабыен калдырып, үткән көздә кинәт кенә үлеп киткән бертуган апасын җирләгәч, югалтудан, авыр кайгыдан айный, аңына, зиһененә килә алмыйча, ике атна буе шушы балаларны кочаклап, ярсып елаган иде Гөлзидә.

— Йә, Ходаем, нигә ике балалы апамны алдың, нигә мине генә алмадың, – дип, бу дөньяның гаделсезлегенә үртәлеп газапланган, гаҗизләнгән иде ул. Тик көне буе шыңшып утырып кына эш бармый шул. Өстенә кинәт кенә ишелеп төшкән олы йөкне тартырга, сынмаска, үрмәләп булса да дөнья көтәргә кирәк иде кызга. Апасының үләр алдыннан пышылдап әйткән сүзләре аның колагында әле һаман: «Сиңа бик кыенга туры килер инде, сеңелем. Түз, чыда инде. Балаларымны берүк ташлама». Ул газизләрне ничек ташласын соң инде Гөлзидә? Тормышлар кайсы якка гына тәгәрәсә дә, хәзер инде ул ахырынча алар белән булачак. Алар өчен яшәячәк. Башкача була алмый. Башкача бу рәхимсез, кырыс дөнья ул бер гаепсез сабыйларны сытачак, юкка чыгарачак. Кияүгә дә чыкмаячак ул. Дөресрәге, бу ике  бала белән аны кияүгә кем генә сорар соң? Ярар, алмасалар алмаслар кияүгә, бер яхшырак эш табасы, Рамилне терелтәсе иде менә. Тормышлар җайланыр иде ичмасам. Эш табу белән ул, операциягә дип, җыя алган чаклы тагын бурычка акча җыяр иде. Арттырып түләргә хәленнән килсә, юньле эшең булса, банклар да бирә акчаны. Апасының элекке танышыннан алып торган биш мең сумы бар инде аның. Хастаханәдә әйттеләр, сездән операция өчен акчаның яртысын гына алачакбыз, диделәр. Тик анысы да күтәрә алмаслык шактый зур сумма шул. Идән юып кына җыярлык, бурычка алсаң түләп бетерермен, димә. Хәзерге эшенә техникумның көндезге бүлеген тәмамлар-тәмамламаста ук, апасы ныклап чирләп киткәч, урнашкан иде ул. Укуын бетергәч тә, дипломын тотып, өметләнеп, арурак, керемнерәк булмасмы дип, эш эзләп караган иде дә. Кая ул, буламы соң. Шәһәрдә эшсезлек. Кайчандыр шаулап-гөрләп торган, ярты шәһәрне үзенә сыендырган олы завод көчкә-көчкә генә җан асрый. Ел саен кыскартулар. Шунлыктан Гөлзидә кебек техник-технологлар беркемгә дә кирәкми. Теләсә нинди эшкә әзер хатын-кызлар белән шәһәр тулы. Хәзер дә, бер елдан соң да, хәл үзгәрешсез. Ә балалар һаман әниләрен юксыналар, сорыйлар. Үткән атнаны шулай мәктәптә идән юганнан соң эш эзләп йөреп фатирларына кайтып керсә, Рамил уенчыкларын тоткан килеш йоклап ята, арыган күрәсең. Лилиясе аның янында елап утыра. — Апа, мин әнине сагындым. Син үлгән кешеләр үлмиләр, алар башка дөньяда, безнең дөньядан рәхәтрәк җирдә яшиләр, дигән идең. Әйдә, өчебез дә үләбез дә әни янына китәбез. Барыбызга да рәхәт булыр, бергә булырбыз. Рамил белән мине сагынып әни анда көн саен елыйдыр инде. Әйдә, китик инде, апа, шунда. Үзең әйтәсең бит, туйдым бу дөньядан, дисең. Ул көнне озак юатты Гөлзидә кызны. Үзе дә чак кына елап җибәрмәде.

— Үзең теләп үлү зур гөнаһ ул, кызыкаем, – Гөлзидә, балалар аңа «апа» дисәләр дә,  үзе “улым”, “кызым” дияргә өйрәнеп килә иде инде. — Синең әле зур булып үсәсең, мәктәпне бетерәсең, аннан соң кияүгә чыгасың, балалар үстерәсең бар. Юләр уйлар уйлап утырма.

— Син үзең нигә кияүгә чыкмыйсың соң, апа?

— Ник чыкмаска, чыгам. Менә Рамил дә үсеп җитеп мәктәптә укый башласын да, чыгам аннан соң.

Лилия тынычланган иде инде:

— Бай абыйга чык, апа, яме. Ул абый Рамилгә әрҗәсе күтәрелешле машина, миңа елый белә торган курчак алып бирер. Әти кебек безне ташлап та китмәс.

Гөлзидә апасының ирен, эш сөймәс, булдыксыз, шул ук вакытта мактанчык һәм очраган бер итәккә тагылырга торучы, ике еллап элек, эш эзләгән булып, каядыр Себер ягына китеп олаккан җизнәсен исенә төшерде.

— Мин бик яхшы кешегә чыгачакмын, курыкма. Сезне дә, мине дә бик яратучы, күп итеп акча эшләүче, безгә өеп бүләкләр алып кайтучы кешегә.

Балага шулай сөйләп, үзе дә ихтыярсыз рәвештә, эченнән генә “их, чынлап та очрасын иде шундый кеше”, дип, хыялланып, уйлап куйды кыз. Тик бик тиз күктән җиргә төште. Бүгенге мәрхәмәтсез чорда, салкын хисап заманында андый юләр табыла ди сиңа, тот капчыгың. Синең алмадай чагың, сөяр-сөелер вакытың дип тормый шул бүгенге сансыз дөнья, үзеңә тиң яр, бәхетле мәхәббәт урынына яңа сынаулар, газаплар гына өстәп тора. Гөлзидә күңеленнән тагын бер кат соңгы елларны күзаллады. Шатлык-куанычлар бик аз иде ул елларда. “Бер бәхетсез — гел бәхетсез” диюләре дөрестер инде, күрәсең, апасының да, шушы көнгә кадәр аның үзенең дә искә алып сөйләрлек рәхәт күргәннәре булды микән? Авылдагы әти-әниләре дә бик иртә гүр ияләре булдылар. Сабыйлыктан чыгар-чыкмас вакыттан, уналты яшеннән бер ялгызы дөнья көтә башлады Гөлзидә. Ярый әле бердәнбер туганы булган шушы апасы, шәһәрдә эшләп заманында әлеге фатирны алып кала алды. Кысык була, димәде, мәктәпне бетереп инде бер ел буе фермада бушка иза чиккән сеңелесен авылдан алып килеп үзләре янына сыендырды. “Эшләргә өлгерерсең, башта укы”, дип техникумга кертте, укытты. Ире китеп югалгач та әллә ни көенмәде. Чөнки файдасыннан зыяны күбрәк иде аның. Сеңелесе янында булганга сөенде. Кайнар цехта, шактый авыр эштә эшләде апасы. Хезмәт хакын да, артык күп түләмәсәләр дә, вакытында алып килде ул. Артык җирләре, байлыклары булмаса да, бөтенләй зарланырлык түгел иде төсле дөньялары ул чакларда. Әмма күпкә булмаган икән. Язмышлар китабына син туганда ук “бу кеше бәхете-шатлыгы белән яшәсен, рәхәт күрсен, гомере буе сәламәт булсын” дип язылмаган икән, син бу шәфкатьсез дөньяда ни генә кылма, эшләмә, бәрелмә-сугылма, язмыш сине кызганмый, якты итеп елмаймый, сакламый икән. Шулай дүртәүләп бер көйгә генә яшәп ятканда бәхетсезлек килде, апасы кинәт чирләп китте. Башына кан савып бөтенләй диярлек хәрәкәтсез калды. Сөйләшүен дә бик авырлык белән сөйләште. Табибларның дәвалавына да карамастан, ике атналап шулай газапланып ятты да, газиз сабыйларын Гөлзидәгә калдырып күзләрен мәңгегә йомды. Шул кайгыдан яңа мантып кына килгәндә, быелгы җәй икенче бәхетсезлек — кечкенә Рамилгә чир китерде. Шул чирдән котылыр өчен кыз яңа утка, яңа бәхетсезлеккә керергә, бала хакына шәхси фаҗигага тиң гамәлне сайларга мәҗбүр бүген. Башка чара юк… Йоклаган нарасыйлары янында икенче кичен озак итеп елап утырган Гөлзидә, ниһаять, тынычланды. Балаларны, үз-үзеңне кызганып утырып кына бернәрсә дә чыгара алмыйсың. Ул шуны аңлады. Татлы итеп, бер-берсенә сыенып йоклаучы балаларга тагын бер кат карап куйгач, урыныннан торып төнге лампаны сүндерде дә, битен, күзләрен юарга дип ванна бүлмәсенә кереп китте. Юынып сөртенгәч, бүлмәдән барлы-юклы бизәнү әйберләрен алып кереп, теләксез-ихтыярсыз гына бизәнә башлады. Ул тәвәккәлләгән иде инде. Шунда кыз, ванна көзгесендә үзенең усал карашын, ачу белән янган күзләрен абайлады. Аның күңелендә моңа чаклы булган әче сагыш белән чарасызлык соңгы мизгелдә нәфрәт, дөньяны каплаган бар гаделсезлекне күралмау белән алышынган иде.

— Ярар, бер миннән генә калган шөгыль түгел. Чукынып кына китсен инде бу каһәрле дөньясы, — кыз шулай уйлады.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас