* * *
Тыкрыктан төшкәч, Галиулла ирексездән клуб алдына, сугыш каһарманнары хөрмәтенә куелган обелиск янына килеп туктады. Яз көне утыртылган чәчәкләрне кыргый үләннәр баскан. Стелладагы кызыл йолдызның буяулары урыны-урыны белән купкан. Тирә-якта корыган агач ботаклары аунап ята. Галиулланың бу күренештән җаваплы иптәшләрнең битарафлылыгына нәфрәтләнгән күзләре мәрмәр тактага чокып язылган «Хәмит Ярулла улы Фәхрисламов» дигән исемгә барып тукталды...
1945 елның башында Кызыл Армия, Висла елгасы аша чыгып, Польшаның Стремень шәһәре өчен каты сугышлар алып барган. Галиулланың әтисе Фәхри хезмәт иткән артиллерия полкы көтмәгәндә камалышта калган. Шулчак аларга танкистлар ярдәмгә килгән. Менә шунда очрашканнар да инде авылдашлар. Җимерелгән орудиеләрне машинага төягәндә, Фәхри урам буйлап китеп барган яугирне күреп калган.
– Кем ул? – дип сораган янындагы егет, аптырап.
– Якташым – авылдашым бугай, – дип җаваплаган Фәхри һәм тегенең артыннан йөгергән. Ялгышмаган икән: тупчы-танкист авылдашы Хәмит Фәхрисламов булып чыккан. Кочаклашып күрешкәннәр, хәл сорашканнар, авылдашларын, туганнарын искә алганнар. Саубуллашканда Хәмит Фәзфигә кул сәгатен бүләк иткән, ә Фәхри кесәсеннән бер савыт тәмәке чыгарып биргән. Шундый кыска, шатлыклы очрашу булган ул! Әмма Хәмит сугыш тәмамланырга бер ай кала һәлак булган... Ә Фәхри, исән-сау әйләнеп кайткач, авылдашы бүләк иткән сәгатьне аның гаиләсенә илтеп тапшырган. Атасыннан калган истәлекне озак еллар Хәмитнең төпчек улы Мансур тагып йөрде... «Бу тарихны... Илсур беләме икән?.. Полиция сержанты дигән була!.. Ә картөтисе Хәмит старшина иде!..»
Шулчак шыгырдап клуб ишеге ачылды һәм баян кычкыртып, җырлый-җырлый Гали малае Илдус килеп чыкты. Авызы ерылган, күлмәк җиңнәрен сызганып куйган.
– Ни хәлләр бар, Илдус улым? – дигән булды Галиулла, тегесе күрмәмешкә салышып капка ягына юл алгач. –- Кая ашыгасың болай?
– Әй, Галиулла бабай икән! – дигән булды клуб мөдире, артистларча көр, сәхнә тавышы белән. – Күрми дә торам.
– Шулаймы? – Галиулла башта сүзне уенга алырга тырышты. Азактан башы белән обелиск ягына ымлап өстәп куйды. – Нигә һәйкәлне карамыйсың – чүп-чар баскан ләбаса!
– Аны мәктәп карарга тиеш! – диде тегесе исе дә китмичә. – Җиңү көне алдыннан буяганнар, чистартканнар иде... Әле каникул, уку башлангач, кабат тәртипкә китерерләр әле.
– Ә син нәрсәгә? – Галиулланың тамагына төер тыгылгандай булды. – Обелиск клуб алдында тора түгелме?
Шулчак, тузан бөркетеп, капка янына кызыл «Жигули» килеп туктады
– Минем вазифам башка! – Илдус, куенындагы баянын сузып, бию көе уйнап алды. – Минем эшем шундый: көн дә бәйрәм, көн дә туй!.. Пока, Галиулла абзый үпкәләмә!..
«Жигули», торган урынында тузан өере калдырып, зур тизлек белән урам буйлап китеп барды.
Галиулла, авыр сулап, җиңнәрен сызганды да, чүгәләп, чүп үләннәрен йолка башлады...
* * *
Мәшәкатьләр белән көн артыннан көн үтте. Галиулланы районга судка чакырдылар – штраф түләп, документларын алып кайтты. Бу аның ачуын кабат яңартты. «Тау белән тау гына очрашмый», – дип кабатлады ул бу вакыйга исенә төшкән саен.
Ә очрашу көтмәгәндә, уйламаганда булды. Галиулла ял көнне «Жигули»енә утырып район үзәгенә базарга барырга чыккан иде. Ике чакрымны үтеп олы юлга борылуы булды, тукталыш артыннан полиция хезмәткәре чыгып аклы-каралы таягын күтәрмәсенме?! «Кара, кайда качып утырган, – дигән уй көйдереп алды Галиулланы. – Йөриләр шунда, ял көне дип тормыйлар – бәйдән ычкынган этләрмени?»
Галиулла документларын алырга дип кесәсенә үрелде һәм дертләп китте. «Алмаган бит, оныткан – кесәсендәге барлык документлары да өстәлдә ятып калган, аһ...»
Шул арада полиция хезмәткәре машина янына килеп тә басты.
– Саумысыз, Галиулла бабай!
«Таныш тавыш, кем булыр бу?..» Галиулла гаҗәпләнеп башын күтәрде һәм телсез калды. Янында күптән өзелеп көткән Мансур малае... Илсур басып тора иде.
– Һе, – дигән булды Галиулла, кабинасыннан чыккач, сер бирмәгәндәй. – Нигә теге чактагы кебек... сержант Фәхрисламов, димисең?
Илсур, елмаюын яшерергә теләп, башын читкә борды. Ул да, иртәме-соңмы, авылдашы, сугыш һәм хезмәт ветераны, хөрмәтле аксакал Галиулла бабасы белән барыбер очрашачагын белә иде. Авылга еш кайтыла – өти-әнисе олы кешеләр – хәлләрен белеп торырга, ярдәмләшергә кирәк. Ә Галиулла бабайның артык үпкәчел икәнен бөтен авыл халкы белә. Кушаматы да «үпкәчел Галиулла» бит.
Уйлады да юри Галиулла бабайга «бәйләнеп» алырга булды.
– ЮХИДИ инспекторы, сержант Фәхрисламов! – диде ул, уң кулын чигәсенә куеп. – Документларыгызны карарга рөхсәт итегез!
Галиулланың тамагына төер тыгылды. «Әй, карт ишәк! – дип сукранды ул эчтән генә. Документларың юк килеш, сүз куертып, үпкә белдергән буласың... Көенә генә торырга, күрешеп хәл сорагач, әйбәт итеп җавап бирергә иде дә... вәссәлам!»
– Әллә документларыгыз юкмы? – дигән булды Илсур эре генә.
– Бар, бар, нигә булмасын... – Галиулла, тырышып-тырышып, кат-кат кесәләрен актарган булды.
– Ярар, Галиулла агай, – документларыгыз кирәкми. – Илсур сиздерми генә елмаеп куйды. – Әле генә автобустан төшеп калдым, әйберләрем күп – авылга гына кертеп куймассызмы дип туктаткан идем.
– Ә-ә-ә, шулаймыни? – диде Галиулла, тантаналы тавыш белән. – Монысына инде протокол яза алмыйсың!
– Ачуланмагыз инде, алиулла агай... Шәһәрдәге вакыйганы да онытыгыз... – Онытырлыкмыни? – диде Галиулла, бугазына килеп тыгылган төерне чак йотып. – Һәрбер начарлык менә монда, йөрәктә, утырып кала бит ул.
– Начарлык? Мин начарлык эшләмәдем. Сез юл кагыйдәсен боздыгыз – чак авария булмый калды. Җитмәсә, янымда командирым басып тора иде.
Галиулла эндәшмәгәч, Илсур сүзен дәвам итте;
– Галиулла агай, хәтерлисезме?.. Без, малайлар, көтү кайткач, яланда сыерлар саклаганда, яшел борчак ашарга басуга качып керә идек. Сез ул чакта басу каравылчысы идегез... Исегездәме, безне, балаларны, чыбыркы шартлата-шартлата ничек куа идегез?.. «Колхоз басуы, таптарга ярамый... Мине тиккә караучы итеп куйганнармы әллә», – дип кычкырганыгыз һаман исемдә...
– Син, балам, акны кара белән бутама, юл кагыйдәләрен бозу белән басуга кереп борчак урлау – икесе ике нәрсә! – Галиулла машинасының тәгәрмәченә типкәләп алды да, сер бирмәгән кешедәй, эре кыяфәт белән кабинасына кереп утырды. Авылга тикле кертеп куя алмыйм – ашыгам, иптәш... «сержант»!..
Машина торган урынында куе төтен калдырып кузгалып китте. «Торсын әле юл буенда турсаеп, – дип уйлады алиулла канәгать елмаеп. Ул шушы мизгелдә ниндидер рәхәт тойгылар кичерде. – Авылдан чыгып китәләр дә борыннарын күккә чөяләр!»
Галиулла борылыштан узганчы кырый көзгедән Илсурны күзәтеп барды. «Борчак басуында?.. Кудыгыз, диме?.. Хәтерли, чукынчык малай... Бәй, кумыйча каравылчы булгач...» ’
Галиулла машинасын юл читенә чыгарып туктатты да ике куллап рульгә ябышты. «Чынлап та, озак еллар колхоз басуларын сакларга туры килде аңа... Тәмле яшел борчак ашарга бала-чага качып керә иде. Куды инде, куды сабыйларны басудан...»
Галиулланың йөрәге чемердәп куйды. «Менә ничек килеп чыга бит!.. Төптән уйласаң, теге чакта шәһәрдә аның гаебе белән... чак-чак авария булмый калды шул... Ә ике машина бәрелешкән булса?.. Аллам сакласын!.. Җитте – машинаны оныгыма бүләк итәм... Теге урыс инспектор дөрес әйтте ул... Бәлки минем яшькә җиткәч, чынлап та, мич башында яту кирәктер?..»
Галиулла машинасын кабызып кире борылды да авылдашы, полиция сержанты Илсур янына килеп туктады.
Фото: bashinform.ru