Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 февраль , 23:00

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (Ахыры)

Егет, «үтерәм!» дип үз-үзен кыздыра-кыздыра, соңгы көчен җыеп, Каракош өстенә сикерде... Шул мәлдә аның аяк астындагы җир каядыр шуышып китте, һәм ул, корбанын кочаклаган килеш, упкынга мәтәлде. Үләт базы дигән җәһәннәм аны күптән көтә иде...

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (Ахыры)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (Ахыры)

Сафия баскычка җиткәнче аны күзе белән чәнчеде ул. Һәм, шелтәләп:

— Көпә-көндез кем мунча керә, йә? — диде.

— Минҗамал апага атап якканыем, кичкә таба хәлсезләнә ул, — диде кыз, гаепле кеше сыман. — Чабынырга себерке генә булмады менә.

— Бер себеркеңне жәлләмәскә иде.

— Себеркеләр чормада. Әнкәй үлгәннән бирле анда ниндидер кош пырхылдый. Менәргә куркам шул.

Кинәт Минҗамал карчык, күзләрен шарландырып:

— Ка-ка, — диде, кулын бутый-бутый нәрсәдер аңлатырга азапланды. Ул әле һаман ипкә килмәгән иде.

— Какылдамасана, тавык! Бар, кереп ят, — диде егет, карчыкны өйгә куалады. — Нәрсә дидең син, кызый? Кем пырхылдый дидең?

— Кош, дидем. Абау, нишләде битең, Рәхимҗан абый?! Кып-кызыл!

Кош, кош! Әһә, димәк... чормага оялаган. Багучы аңа тимә, диде. Ух-ух, мылтык кына юнәтсен Рәхимҗан, бәдбәхетнең йонын пырылдатачак.

— Ник һавага терәлдең, тай! — диде ул кызга һәм шаулап кан аккан бит очын уарга кереште.

Сафия:

— Бетми, иягеңнән муеныңа ага, — дип, аңа төртә-төртә капкага таба чигенде...

Ә Рәхимҗан котырган үгез халәтендә иде, аның күзенә ак-кара күренми, бар уен Каракош биләгән, тизрәк Сибгатулла кайтсын да мылтык кына тоттырсын, ул җәза сәгатен шунда ук билгеләячәк.

Мылтык алып кайтты атасы. Күзен кан баскан улына әсәренеп карады.

— Төсләрең әллә нинди, — диде. — Хәерлегә түгелдер бу, бала. Гөнаһыңа гөнаһ өстәп кошлар үтермә, ниятеңнән тыйлык. Каргалар бала чыгара, балаларын очыргач туздырырсың ояларын, инде бик тәкатең корыса.

— Миңа акыл сатканчы, үзеңне тикшер, атай. Син түгелмени ул шакшыга буялып яшәүче? Әле дә синнән марҗа исе аңкый. Хәзер генә бит Аллаң исеңә төште, хәзер генә тәүбә дип җиргә баш орасың. Бозык Сибгаттән кем яралсын? — Рәхим яралган!

Ул картка иң кызык хәбәрен әйтмәде, яшерде. Каракош бар, Каракош әкият түгел, ул чормада яши. Багучы ялганлады дияр идең, хәзер генә Сафия дә шуны раслап торды. Кошта чынлап та Һашия җаны микән? Рәхимҗанны үлгәнче тинтерәтер өчен күчергәнме аны Карга хатын?! Юк, үләксә, син ике аяклы Һашия килеш тә егетне җиңмәдең, җиңәрлек көчең калмаган иде, Каракошка әверелеп кенә әллә ни узынмассың: ядрә утында канатларың бик тиз өтелер.

Сафия эшкә китү белән, егет аларның өй чормасына менде.

Актарынды-казынды, һәр тишеккә кул тыкты, тик кош юк, юк кынамы, аның барлыгын искәрткән чәнти бармак хәтле эз дә табылмады. Ул утырып нәтиҗә ясады: көндез тупылдагы каргалар белән бутала, бәдбәхет. Мөгаен, әллә ни зур да түгелдер үзе, карга чамасыдыр. Атай әйтмешли, курыкканга куш күренә ул.

Егет, чын хуҗа сыман, Сафияләр бакчасында йөренде, башын артка чөеп әледән-әле тупылларны караштыргач, туфлиларын аягыннан кагып кына төшереп, беренче агачка үрмәләде. Адәмнән яманлык киләсен сизеп, каргалар пыр-пыр һавага күтәрелде, тирә-як колак тондыргыч каркылдау авазы белән тулды. Мәхшәр куптарып, ояларны ул берәм-берәм җиргә томырды. Карга көтүе инде каркылдамый, юк ителгән балаларын жәлләп, тамак төбе белән генә каркылдый иде...

Бакчага атылып Сафия керде. Бер күкне айкап очкан кошларга, бер җир тулы карга баласына карады.

— Нишлисең син, абый?! Ник бу гөнаһсызларны үтерәсең?!

Рәхимҗан, чирканып:

— Ямьсезләр бит. Ни матурлыклары бар соң?! — диде.

— Ходайның рәхмәте киң, ямьсезгә дә, матурга да урын җитә.

— Һи, тиле кыз, колагың тынычланыр. Болай иртә — кар-р, кич — кар-р. 

— Мин тиздән кияүгә чыгам, күрше авылга. Безнең өй нык, таза, атаң белән әнкәң монда кышлар.

— Кияүгә?! Шыттырма, кызый! Син җен калдыгын да алалармы?

— Алалар, Ходайга шөкер. Хурлама мине, яме. Әйтсәм әйтим, үкенечкә калмасын: мин — синең сеңлең.

Егет ишетмәгән кыланды, койма буенда күз ялтыраткан мәчегә, ботыннан эләктереп, карга баласы үләксәсен ыргытты.

— Мә, авыз ит, мәче туган.

— Син миңа абый тиешле кеше, — диде кыз.

Тапты шаккатырырлык яңалык! Беләләр, җанкисәк, беләләр, әмма Рәхимҗан кебек акыллы башлар телне аркылы тешлиләр.

— Сине әнкәң ягадан апкайтты, атайның сезгә катышы юк, — диде ул.

— Әнкәй мине тудырганчы чуаш карчыгында торган. Аяклары имгәнгән булган аның, соңра да тубыктан гел шешә иде. Аны бит корсаклы килеш үләт базына төртәләр. Урман кисүчеләр аркан белән генә чыгарды, юкса шунда үләсе идем, дия иде, мескенем.

— Кем төрткән базга?!

Рәхимҗанның эчтән кайнап бәрелгән сулышы иренен пешерде.

— Ипидер, әйтмәде. Ул кеше бу дөньяда рәхәт күрмәс кенә, диде.

— Кызык, кем икәнен белгәч, нигә милициядән аның кулына богау салдырмады? Ник шыпырт кына теге дөньяга олакты икән Карга әнкәң?

— Үз җәзамны үзем хәстәрләрмен, диде.

— Һе, Алласыннан өч көнгә үз хисабына түләүсез ял сорап кайтып, җәзалар микән базга этүче кешене?! Ха-ха-ха! Боларны ул сиңа юри лыгырдаган, юри. Акланыр өчен, үзен фәрештә итеп күрсәтер өчен. Чынлыкта әнкәң себерке иде, чуашлар белән себерелде. Чуаш орлыгыннан яралган бала син, миңа гүпчим дә сеңел түгел.

Сафия Рәхимҗанны шаккатырып җиңел сулап куйды.

— Лутчы чуаштан ярал, сездән яралганчы. Синең кебек ерткыч белән туганлашырга Ходай язмасын, — диде.

...Оялары туздырылса да, каргалар бакчадан китми, йә дәррәү тупыл ботакларын сырып ала, йә җиргә канат очын тидереп-тидереп астан оча иде.

Сибгатулла карт:

— Әй, үзәкне өзеп елый да соң бит кошлар, — дисә, әнкәсе «ка-ка»сын да кабатламый, үзалдына йомылып, телсезгә әйләнеп бара иде.

Ә Рәхимҗан көн туды исә гөрс-гөрс карга атарга тотынгач, карт белән карчык тәмам бөрешеп почмакка елыштылар.

— Мин — каргалар Газраиле, күрегез, тышта каурый яңгыры ява, — дип, ул аларның өнен алды. Рәхимҗан карга чүпләү белән шулкадәр мавыкты ки, өйләнү хәсрәте дә, Бәрия дә онытылды. Әйтерсең йортлары да янмаган, әйтерсең йөрәкне авырттырып-чәнчеп кайгы да кискәләмәгән.

Һәр гөпелдәткән карга аңа чамасыз ләззәт бирә иде. Койма буенда тау хәтле кош үләксәсе өелде.

— Атай, — диде егет, — үләт базына ташы бу чиркангычларны. Бакчаны чистарттым.

— Дөньядагы барча карганы чүпләмәссең, малай, куанма.

— Берсе ычкынды, атай. Ну барыбер каптырам мин аны, Һашияләр кыегына шылды, мөртәт.

Төнлә ул Сафияләр чормасын кармаларга уйлады. Кесәсенә фонарен тыкты. Каракош, һичшиксез, шунда поскан иде. Уртак коймадан теге якка сикерәм дигәндә генә, күзе ишегалды уртасында тыпырчынган кап-кара әйбергә төште. Менә әйбер, җанланып, тәпиләренә басты һәм сыңар канатын шапылдатты. Каракош!!!

Егет, койманы дөбер-шатыр аударып, аңа ташланды, тик кош ике-өч сүәм биеклектә өскә күтәрелеп өлгергән иде, егет сикерә-сикерә аңа үрелмәкче булды, буе җитмәде. Аннан кош бакча артыннан гына кырга таба очты. Бик түбән очты. «Әһә, — диде Рәхимҗан, сөенеп. — Сыңар канат белән җилпенәсеңме? Берсен ядрә тиштеме? Ерак чаптырмассың, алайса, безне, җанкисәк, җиргә мәтәлерсең».

Алар куыша-куыша урман авызына җиттеләр. Кинәт Каракош иң биек агач ботагына кунды да тибенә-тибенә:

— Кар-р, кар-р, — диде. Аның күзе ут кебек кып-кызыл иде...

— Әле син ял итәсеңме, ух-ух, — дия-дия, егет аңа гырда белән бәрде.

Кош өркеп агачтан аерылды. Аны ничек кенә булса да яңадан кырга таба куаларга кирәк, анда канат ялы бирердәй куак-мазар юк иде. Рәхимҗанның теләгенә буйсынгандай, «уткүз» кырга борылды. Ул хәзер сыңар канат кагып әлсерәгән, егетнең алдыннан җир ягалый гына оча, ике-өч талпынсаң, кулга эләгәчәк иде.

Егет, «үтерәм!» дип үз-үзен кыздыра-кыздыра, соңгы көчен җыеп, Каракош өстенә сикерде... Шул мәлдә аның аяк астындагы җир каядыр шуышып китте, һәм ул, корбанын кочаклаган килеш, упкынга мәтәлде. Үләт базы дигән җәһәннәм аны күптән көтә иде...

 

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: