Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 февраль , 21:44

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (8)

Ул, шалдыр-шолдыр агачтан чикләвек коямыни, ике куллап кызны селкетергә кереште. Кинәт ачуын үпкә-рәнҗү алмаштырды. Күр, аның берәүгә дә кирәге юк. Шушы күшеккән җанына хет өч кенә тамчы җылы тамызсалар иде! Жәлләсәләр иде аны, юатсалар иде.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (8)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (8)

...Алар җан тынычлыгына тиенеп өч кенә көн яшәделәр. Дүртенче көндә ут, төпсез күккә телен суза-суза, яңа йортны «ашады». «Инде!» дигәндә генә тормыш арбасы шылтырап кире таудан аска тәгәрәде...

Шуннан бирле Рәхимҗанның хыялдагы бәхет алмасына корт тешен батырды. Әнә агачтан җиргә тишекле-челтәрле алмалар коела, ә тазасы алсуланып ботагында тирбәлә. Ул көзгә хәтле тамыр суы белән туеныр, йомшак җилдән иркәләнер, кояш нурыннан балланыр-кызарыр. Рәхимҗанга да, Каргадан арынгач, язмыш тап-таза бәхет алмасы сузган иде. Ә ул нигәдер туфракта ауный, аны корт кимергән...

Бакча рәшәткәсеннән муенын сузган атасы:

— Малай, чык, булыш, — дип ялвара иде. Ул күкрәгенә тып итеп төшкән бер черек алманы аңа томырды.

— Мөгрәмә, капкаң белән чукынып бет, — диде. Һәм эңгер җәелгәнче кузгалмады, аннары торып коедан су тартып эчте дә яхшы ат тизлегендә әрәмәлеккә юыртты.

Киләм, дигән Бәриянең эзе дә юк иде. Гарьләнде егет, чүмәшеп тезенә йодрыгын бәрә-бәрә ыңгырашты. Шулай инде, шулай, йорт-җирсез ир кемгә хаҗәт. У-ух, хәерче көтүче чыбыркылары! Сытып, эчәкләрегезне саварга иде бер! Саварга иде...

Ачуыннан бүртенгән егет, җил-җил атлап, Бәрияләргә китте. Мөслихләр зур бүлмәдә кунак мәҗлесе җыйган, җырлап-көлеп күңел ачалар иде, борын сызгыртып мышнаган әзмәверне күргәч, һәммәсе дә шымаеп авызын япты. Бәрия иң түрдә балкып утыра иде, егет аны урындыгыннан йолкып кына торгызды.

— Әйдә, әнчек!

Мәҗлес исәйгәнче, ул кызны, йодрыгы белән аркасына кадый-кадый, ян бакчага куалап керткән иде инде.

— Рәхим, дим, Рәхим, нишләвең бу? Апалар читтән кайтты, алардан оял, — дип чинады Бәрия, Рәхимҗанның келәшчә төсле кыстырган бармакларыннан ычкынырга уйлап әле уңга, әле сулга тартылды.

— Патшалар кайтсын, миңа димәгәе! Ник вәгъдәңне боздың? Кич сөйләшербез, диюче бит син!

Ул, шалдыр-шолдыр агачтан чикләвек коямыни, ике куллап кызны селкетергә кереште. Кинәт ачуын үпкә-рәнҗү алмаштырды. Күр, аның берәүгә дә кирәге юк. Шушы күшеккән җанына хет өч кенә тамчы җылы тамызсалар иде! Жәлләсәләр иде аны, юатсалар иде.

— Бастырып суярга да каберстанга озатырга сине, кызый!

— Һи, мине каберстанга, тек сине туп-туры төрмәстанга инде, алайса, — дип телләште Бәрия, һәм шушы янавы белән бәгырьгә чәнечте. «Төрмә» сүзе ничә еллар буе аның котын очырды бит.

— Йә инде, — диде егет, капыл йомшарып. — Уен белән чынны аермыйсың, ахры.

— Сүзеңне үлчәп сөйләсәң, аерырбыз. Йортка керәм, дип, иртән әтине җенләндергәнсең икән. Синең үкчәгә ут ияреп йөри, безне дә яндырмак буласыңмы? Җә, кысма беләгемнән, шаяртам гына. Әти йортында миңа да урын тарайды, йөрәк маем. Апалар төянеп Себердән кайтты әнә, бөтенләйгә, өч бала белән. Лутчы тагын йорт салырга кереш.

— Бетемне сатыпмы?

— Һи, сездә акча — бер букча. Атаң ике яклап талады халыкны: колхоз малын сатты, взностан чәлдерде.

Сүз төгәлләнмәде, кызның туганнары ишегалдына ишелгән, сеңелләрен эзли иде, егет бакча артыннан гына тыкрыкка шылды.

Көрсенә-көрсенә Сибгатулла карт улына болай диде:

— Удмурт багучысына барып егыл син, малай. Нилектән пажар чыкканын сорарсың. Өч тапкыр бит, өч. Ул дөресен әйтер. Мә, пинсәдән ун мең, баккан өчен карчыкка бирерсең.

Рәхимҗан атасының жәлли-жәлли биргән акчасына җирәнеп кенә карады.

— Аның телен синең ун тиенең түгел, менә бу нәрсә чишәр, — дип, ишек башындагы терлек чала торган пычакны алып картның борын төбендә уйнаткач, чалбар каешына кыстырды.

Тузганакка кинәт җил бәргәндәй, Сибгатулла чайкалды.

— Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла! Ни сүз бу! Багучы белән ипләп сөйләш. Янап-нитеп каһәренә эләкмәгәең, малай.

— Эләкмәбез, — диде егет. — Карчык белән безнең очрашкан бар, атай.

Кояш әле уянмаган, ә карчыкның капка төбендә халык мыжлаган иде. Монысында Рәхимҗан тәҗрибәле иде, капкага якын да бармады, бәрәңге бакчасыннан иелә-бөгелә ишегалдына элдерде. Хәзер ыштын-пыштын гына йодрык белән суксаң таралачак өйалды ишеген ачарга кирәк иде. Ул теше белән тупсаның күгәргән кадагын суырды.

...Багучы идән уртасындагы сулы ләгәндә балалар кебек каурый йөздерә иде, бугазына терәгән пычактан керфеген дә селкетмәде.

— Мингар килеп ятуын төнә үк мәгълүм, — диде. — Эчеңдә явызлык болдырый. Болдыр-болдыр, болдыр-болдыр...

— Болдыратам хәзер, шайтан әшнәсе. Бик белдеклеләнгәч әйт: ник килдем мин? Суям әйтмәсәң!

Кулның җегәре китеп маташа иде, ул пычак сабын катырак кысты, әмма пычак, елан кебек шуып, ләгәнгә чумды, идәнгә су тамчылары чәчрәде. Карчык яулык очы белән битен сөртте дә:

— Ни күреш суда? — диде.

— Син, — диде Рәхимҗан, әллә карчыкка, әллә ләгәнгә тибәргә белмичә. — Уйнап утырма монда. Йортларыма кем ут төртте, шуны тап!

— Ыһы, каурый аша бактым. — Карчык аның әмерен колагына да элмәде, үзенекен такылдады. — Кап-кара чокыр... Төбе җәһәннәм түбәсенә тиклүк йиткән, аһ тирән! Бакчы, бак. Анда катын җылый... Яуызлыгыңны үлчәргә бизмән җитмәс. Син төртеп төшергән бичара шышыдыр... Атаң берлән тәү катыма килдең — сүләшмәдем, ялгызак килдең — кудым, чөнкиләр сез тәмуг кисәүләре, сезгә багу — гөнаһның гөнаһы...

— Тукта, җен, юкса ипи шүрлегеңне ватам. Исән чагында Һашия үзе зарландымы?

— Мин ангыр гумер күрмәем, мона суда шәүләсен тәү шәйлим, — диде карчык. — Айгырның утлы җаны кәзер кошта... Сингарның ызба кыегына куна да уты чәчелә җаныннан. Каракош ут сала, кап-кара кош.

Рәхимҗан, үртәп, авызын чалшайтты:

— Ник ул башкалар йортын яндырмый?!

— Чөнкиләр сингарда хатын ләгънәте, ангарга ут йоттыручы син. Хәзер мин утны сүндерәем, тик сингар сүз каты: кара төстәге кошларга тимә, аларны эзәрлекләмә. Катын җаны шунда тынар, үч алмас бүтәнли, үз җае берлән күк катына ашар. Амин, нокта.

Егет янды-пеште, маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәрде. Ни ди, ә? Кош ут сала, ди. Әнкәсенең дә Каракош дия-дия акылы зәгыйфьләнде. Аны балага санап, әкият сата болар. Мөгаен, сүз берләшкәннәрдер. Җәзадан куркып, шыр җибәреп яшәсен, дигәннәрдер. Моннан соң күктә карганың әсәрен дә күрмәссез! Каргасын да, Каракошны да меңгә чәрдәкләп каурый яңгыры яудырачак ул.

— Мин сиңа ышанмыйм, чепи күзле әбекәй. Җаны кошка күчкән хатын җәһәннәм упкыныннан ничек өскә үрмәләгән?

Карчык:

— Монысын кандаш туганыңнан төпчен, — дигәч, Рәхимҗан ирексездән телен шартлатты. Кандаш туган?! Анасын саткыры, Сафия аның сеңлесе булып чыгамы? Атасы шапырынды бит әле, Һашия хәйләсе, бүтән орлыктан ул бала, мин аңа ниткән ата, диде. Аһ, хәйләкәр карун, аһ, сакаллы аңгыра!

Юл буе атасын әрләде егет. Һәм бөтен бәхетсезлегенең башын аңардан күрде.

Карт һаман йорттагы тишек-тошыкны ямый иде.

— Нәрсә, малай? Ни диде багучы?

— Атаң шакшы җан, диде.

Сибгатулла ничектер кечерәеп китте, тузганак башы җилкәсенә батты.

— Заманасы дөрес яшәтмәде бит аның, малай. Бездән гыйбрәт ал да, син туры юлга бас инде, хаталанмыйча, гөнаһ кылмыйча тереклек ит. Ходайдан кичерү сорап ялварсаң, шәт, иншалла, ул ишетер.

— Һи, карун, син, миннән уздырып, дөньяны дер селкетеп, айгыр кебек кешнәр идең, көч-дәрманың кимеде шул. Адәм, көче бетә башлагач, Алла, дия, тәүбә, дия инде. Булды, минем белән бәхәсләшмә! Күпме генә Алла димә, чабуыңдагы гөнаһларыңны кояр өчен күпме генә мәчеткә йөрмә, намаз укыма, шайтаннар сиңа тәмугта урын әзерләгән... Әнкә йоклыймы?

— Аны Сафия мунча юындыра.

— Ә-ә, Сафияме? Мин шул кызың турында әйтеп әнкәне сөендерим дигән идем. Сибгатулланың күршедә генә газиз балакае яшәгәнен белсен әле ул.

— Малай! — Карт аңа инәлде. — Әнкәңнең йөрәге моңар чыдамас. Ни усал Һашия дә аны кызганды, серен ачмады.

— Ә мин ачам, атай. Сиңа үч итеп ачам. Сафия минеке түгел, дип, ник алдадың?

— Үз гөнаһым — үземә, әнкәңне кызган, малай.

— Бер шартым бар, яме. Мылтык тапсаң, дәшмәм.

— Бәй, ник ул сиңа?! — Гаҗәпләнүдән Сибгатулланың йөзендәге җыерчык сырлары тирәнәйде.

— Хәтерлисеңме, атай, сез Кәҗә Газизулласы белән әрәмәлектә мылтык атыш уйный идегез. Паф та паф, паф та паф чыпчык чүпләдегез. Хәзер минем чират. Әнә! — Егет Сафияләр бакчасындагы тупыл агачларына ымлады. — Бүктәр-бүктәр карга оясы. Мин аларның нәселен корытам.

— Карга затының ахырзаманда да бетәсе юк, малай, бала-чагаланма. Әйдә, нигезгә туфрак ташы. Кышка керәселәребез бар, бөтен җирдән җил өрә. Кошларның сиңа ни зыяны тигән ди әле.

— Шуларның берсендә Һашия җаны, имеш, атай. Ха-ха-ха! Матур әкият, әйеме? Син, карун, моңа ышанасыңмы?

— Әй, бу көннәрдә барыбыз да тилердек бугай. Курыкканга куш күренер, ди. Каракош дигәннәре дә шул куркудан туган галәмәттер. Йорт-җир тирәсендә нинди генә кош очмас, ашарга эзли күбесе, тавыкка сипкән бодайга да төшә. Әнкәң чире синең дә башыңа йөгермәгәндер лә?

— Син, картлач, боргалама, яме. Мылтык, диләр сиңа, мылтык. Сора Кәҗәдән, куян ата малай, диң.

Сибгатулла карт сукранып кына Газизуллаларга китте. Сафия белән Минҗамал култыклашып мунчадан чыгалар иде, ызба нүешенә сөялгән Рәхимҗан кызның йөз-кыяфәтеннән атасының чалымнарын эзләде. Җир — кара, Сафия җирдән кара иде. «Чегән арбасыннан төшеп калган нәстәкәй» диде егет, үзалдына ачуы кабарып. «Әнкәсе янында тикмәгә генә сырпаланмыйдыр бу. Тәки тындырмадылар бит җанны, башта анасы, аннары баласы...»

 

Фото: freepik.com

 

(Ахыры бар)

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: