Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 февраль , 11:05

Венера МӘҖИТОВА. Ай яктысы. Хикәя (2)

— Ник мине ташлап чыгып киттең соң син, Рәнис? Әле булса шул сорауга җавап таба алганым юк.— Син бәхетле булсын өчен ташладым мин сине, Айзилә...

Венера МӘҖИТОВА. Ай яктысы. Хикәя (2)
Венера МӘҖИТОВА. Ай яктысы. Хикәя (2)

(Ахыры.)

Айзилә иренә яратулы карашын ташлады да үзләренең
“Лада Гранта”лары янына атлады. Машина ишеген ачып
утырам гына дигән иде, кемдер күкрәк тавышы белән:


“Ай янында якты йолдыз,
Минем йолдызым гына шул.
Таң атканда ул да сүнә,
Калам ялгызым гына шул”,


дип җырлап җибәрде.
Тукта, кем булыр бу? Каян килә соң әле бу тавыш?
Баягы хәер сорашучы дисәң, ул да урынында күренми.
Мөгаен, Айзилә биреп калдырган акчаны туздырырга,
берәр ярты алып эчәргә киткәндер. Тавыш якыннан
гына — тау астыннан гына килгән кебек. Айзилә тавыш
килгән якка үрелеп карады. Бәй, бая күрмәгән дә, аста
тирән чокыр икән ләбаса. Автосалон бинасын чокырны
уеп салганнар икән лә.


“Ай янында якты йолдыз,
Нигә ул якты яна шул.
Минем йөрәккәем яна,
Сагынып карасам аңа”.


Тукта, бу бит, чыннан да, баягы тавыш. Теге, хәер
сорашучының тавышы. Акча биргәндә: “Үзе шыксыз
булса да, тавышы ягымлы”, дип уйлап куйган иде, чын-
нан да шулай булган икән. Кемне уйлап моңлана микән
инде бу бахыр? Бер дигән җырчы булып йөрерлеге бар
да соң моның. Хәерчелек сукмагына төшеп кенә үзен
әрәм иткән, югыйсә...
— Хатын, кузгалдыкмы?
— Кузгалдык, хәерле юлга!
— Амин, шулай булсын!
Уфа эчендә берничә тапкыр гына рульдә йөргәне
булды Айзиләнең. Анысы да ире пассажир ягына утыр-
ган килеш кенә. Бу юлы машинада берүзе генә. Кур-
кыта. Димәк, Дамирдан калышмаска кирәк. Калышса,
берүзенә генә бу кадәр машина агымында авырга туры
киләчәк. Шулай уйлап, Айзилә ире артыннан иярде.

* * *
Уфа артта калды. Алда — ике сәгатьлек озын юл. Бары
да әйбәт кенә булса, Яңа елны каршыларга кайтып җитәчәкләр.
И сөенерләр инде уллары яңа машинаны күргәч. Ходай
насыйп итсә, киләсе елга барысы бергәләп Сочига барыр-
лар, Олимпиада объектларын карап кайтырлар.


“Минем йөрәккәем яна,
Сагынып карасам аңа...”


Тукта, каян тагын адашап килеп керде соң әле бу
җыр аның күңеленә? Уфасы турында да, андагы хәерче
турында да оныткан иде бит инде. Күңелен Яңа елны
каршылау мизгеле җилкетә башлаган иде.
Айзиләнең тагын күз алдына автосалон ишеге төбендә
моңаеп утырган хәерченең килбәтсез гәүдәсе килеп басты.
Шул адәмне кайдадыр күргәне барлыгы исенә төште.
Җитмәсә, менә бу җыры да күңелдән китми. “Тукта! Бу
бит... бу бит аның яшьлек мәхәббәте Рәниснең тавышы,
шуның күз карашы. Нишләп, нишләп тәү күрүдә үк таны-
мады ул аны? Нишләп текәлеп каравыннан ук аның Рәнис
икәнлеген аңламады? Ул гына, бары ул гына йөрәкләргә
үтәрлек итеп “Ай янында якты йолдыз”ны башкара иде
бит. Теге чакны клубта узган Яңа ел кичәсендә дә аңа атап
шушы җырны башкарган иде”.
Шулай уйлап бетерүгә, унбиш ел элек булган ва-
кыйгалар, язгы тамчылардай тыпылдашып, Айзиләнең
хәтеренә төшә башладылар.
* * *
Ул елны Айзиләне — Карсылу, Рәнисне Кыш бабай
итеп куйдылар. Бар да алдан төзелгән сценарий буенча
барды. Иң азактан — кичә тәмамланыр алдыннан Кыш
бабай сүз сорап алды да, күкрәк түреннән ургылып чык-
кан моңлы тавышы белән:


“Ай янында якты йолдыз,
Минем йолдызым гына”,


дип сузып җибәрде. Беренче аккордларыннан ук Айзилә
җырның үзенә багышланганын аңлады.
Рәниснең җырындагыча, гаҗәеп айлы кич иде ул.
Тулып килгән ай янына дус кызлары — ялтыр күзле йол-
дызлар җыелганнар иде. Шул йолдызларны саный-саный
урам әйләнгәннәр иде. Яңа елны да шушында — урамда,
ай яктысы астында гына каршылаганнар иде. Аннан соң
да өч Яңа ел кичәсен бергә каршыладылар әле алар.
Дүртенчесен генә бергә каршылый алмадылар.
Ул елны да авыл клубында узган кичәдә Айзилә —
Карсылу, Рәнис Кыш бабай булырга тиеш иде. Тик,
күпме генә көтсә дә, Уфага эшкә киткән Рәнис Кыш бабай
булырга да, Яңа елны каршыларга да кайтмады. Аннан
соң да күзгә-башка күренмәде. Сарыларга сабыша язды
Айзилә. 8 март бәйрәмендә исә аңа: “Рәнис өйләнә икән.
Бер кыз аннан авырга калган икән”, дигән хәбәрне ките-
реп ирештерделәр. Ул вакытта ниләр кичергәнен бер үзе
генә белә Айзилә. “Вакыт — дәва”, диләр. Еллар узган
саен Айзиләнең дә күңел яралары төзәлде. Бер дигән
кешене очратып тормышка чыкты. Ике улы үсеп килә,
тормышлары да, Аллаһка шөкер, түгәрәк әнә. Рәниснең
дә әллә ни исенә төшкәне юк. Кемгә өйләнгәнен дә, кайда
яшәгәнлеген дә белми Айзилә. Хәер, нигә кирәк инде ул
аңа? Ни дисәң дә, үзе сайлаган язмыш бит. Димәк, яратуы
шул чама гына булгандыр. Ә Айзиләме? Айзилә ярата иде
аны, чык суыдай чиста иде сөюе. Рәнис кенә ак карлардай
ак хисләрен җиргә салып таптады аның. Хыянәте белән
саф-садә сөюен бер мизгелдә юкка чыгарды.
Тукта, әгәр бу кеше чыннан да Рәнис булса, ул нишләп
бу хәлгә төшкән соң әле? Их, сорыйсы иде үзеннән, ә?
Теге чакны нигә аны ташлап киткәнлегенең сәбәбен дә
беләсе иде. “Сез бу елның соңгы клиенты”, — дип бераз
ташлама да эшләгәннәр иде. Шул акчаның беразын бул-
са да аңа бирәсе иде. Кешелеккә чыгу юллары турында
бераз аңлатасы, кызартасы, оялтасы иде. Әле дә шунда
утыра микән? Утырадыр. Һаман да шул “Ай яктысы”н
сузып, моңаядыр.
Айзилә, ялт кына кесәсеннән телефонын алды да:
“Автосалон буенда бер әйберем төшеп калган. Кире
борылыйк әле”, — дип иренә эндәште.
— Ничек инде төшеп калган? Кире борылсак, Яңа
елны каршы алырга өлгермибез бит, — дип Айзиләнең
сүзләренә шундук каршы төште Дамир.
— Борылырга кирәк, — диде дә Айзилә, тормозга басты
һәм, юлдагы туры сызыкны кисеп, Уфага таба юнәлде.
Йөрәге: “Китмәсә генә ярар иде”, — дип, читлегеннән
чыгардай булып, тибәргә тотынды. “Минем сүзләрем аңа
тәэсир итәр дә, берәдәклектә йөрүеннән туктар. Кесәдәге
илле мең сум акча аңа кешелек дөньясына кереп китәргә
башлангыч капитал булыр”, дип уйланды.
Хатын машина көзгесенә күз салып алды. Теләге —
Дамирның үзе артыннан борылганмы-юкмы икәнлеген
күрү иде. Тик караңгыда ул иренең машинасын күрә
алмады. Аны күрә алмагач: “Борылгандыр, артымнан
киләдер.
Төн уртасында ни йөрәге белән берүземне Уфада
калдырып китсен ди ул? Аптыравын аптырагандыр инде.
Гомер булмаганча дуамалланды бит. Ярар, аптыраса,
аптырар әле. Кайткач, барысын да әйбәтләп аңлатыр.
Аңламый торган кеше түгел ул Дамир”, дип үз-үзен
тынычландырды.
Уфага килеп кергәндә генә Айзилә башкала урамна-
рында Ташлыдагы кебек иркенләп йөри алмаганлыгын
аңлады. Җитмәсә, бу юлы, артына тагылгандай ияреп
барырга, Дамир да юк. Айзиләнең тез буыннарын җиңелчә
калтырау, күңелен курку хисе биләп алды. Ничек тә
каушамаска, гаишникларның күзенә чалынмыйча гына
“Ниссан үзәк”кә барып җитәргә тырышты. Күктәге тулган
ай да: “турыга бар”, “уңга борыл”, “сулга бар”, дигәндәй,
юлны яктыртып, аңа көч-куәт биреп торды. Бәхетенә,
бәла-казасыз гына автосалон турына килеп җитте. Ма-
шинасыннан төште дә туп-туры яр кырыена — бая Рәнис
утырган урынга килде. Рәнис урыныннан торыр да:


“Ай янында якты йолдыз,
Минем йолдызым гына шул”,


дип җырлап җибәрер төсле тоелды.
Тик яр буенда Рәнис күренмәде. Айзилә, Рәнисне
күрергә өметләнеп, караңгылыкка чорналган чокырга
тагын бер кат карап алды да:
— Киткә-ә-ән! Мине көтмәгә-ә-н!— дип ачыргала-
нып әйтеп куйды.
— Көттем мин сине, китмәдем, — дип иләмсез авыр
кул сак кына иңсәсенә кагылуга исә дерт итеп китте.
Күзләрен зур ачып Рәмискә текәлде. Ул да бер мизгел
аңа текәлеп карап торды да:
— Танымады инде бу, дип уйлаган идем, таныгансың
икән, — дип, тавышына үкенү билгеләре чыгарган
кебегрәк, әйтеп куйды.
— Башта, билләһи танымадым, Рәнис. Бигрәкләр
нык үзгәргәнсең бит, танымаслык булып үзгәргәнсең,
— диде дә Айзилә, “Чыннан да синме соң бу?” дигәндәй
тагын бер кат каршында басып торучының күзләренә
текәлде.
— Үзгәртте шул дөнья, Айзилә, бик нык үзгәртте.
Сине ташлап авылдан чыгып киткән көннән башлап
тормыш йомгагым кирегә табан тәгәри башлады.
— Ник мине ташлап чыгып киттең соң син, Рәнис?
Әле булса шул сорауга җавап таба алганым юк.
— Син бәхетле булсын өчен ташладым мин сине,
Айзилә.
— Ничек инде мин бәхетле булсын өчен?
— Теге чакны, Уфага килеп эшкә урнашу белән,
свинка чире белән авырып, бик озак кына дәваханәдә
яттым. Аннан чыкканда табиб балам булмау ихтимал-
лыгын әйтте. Ул шулай дип әйтүгә сине — җандай якын
күргән сөйгәнемне күз алдыма китердем. Исеңдәме,
икәү бергә урам әйләнгәндә тулган айга карап: “И,
Ходаем, ким дигәндә безгә өч бала бир”, — дип теләк
теләгәннәрең. Табиб белән сөйләшүгә мин дә синең
шул сүзләреңне исемә төшердем. Өйләнешеп, бала-
быз булмаса, синең бәхетсез булачагыңны күз алдыма
китердем. Шуңа авылга кайтмадым. Якын дустым аша:
“Үзеннән авырга калган кызга өйләнә икән”, дигән
хәбәрне җибәрттем. Чынлыкта мин бер балалы хатынга
өйләндем. Сине уйлап газап кичерсәм дә, башта бар да
әйбәт булды кебек. Йортка кергәндә 1нче сыйныфта
укып йөргән улы үсә төшкәч, миңа анда урын тарая
башлады. Тора-бара егет наркотиклар белән дуслашып
алды. Ике ай элек күзе-башы тонып кайтып керде дә,
канга батырганчы тукмап, мине өйдән куып чыгарды.
Шуннан бирле урамда мин менә. Чарасызлыктан эчә
башладым. Эчкәч, эшемнән дә кудылар. Менә икенче
ай инде урамда яшим.
— Бәй, нигә авылга — әниең янына кайтмыйсың?
Болын кадәр йортта берүзе генә гомер кичерә ләбаса?
— Оялам мин әнидән. Аның җилкәсендә яшәүдән
оялам.
— Ә син оялма, Рәнис, тәмам кешелектән чыгып
беткәнче, тот та авылга кайт. Мин әйткән иде, диярсең,
авылга кайтсаң, әрәм түгел, адәм булачаксың син!
Шулай диде дә Айзилә, “Мин хәзер”, — дип, маши-
насына таба юнәлде. Аннан акча янчыгын тотып Рәнис
янына килде.
— Рәнис, юк, димичә менә бу акчаны ал әле, яме.
берәр мунчага барып юын, яңа киемнәр сатып ал,
тамагыңны туйдыр. Үзеңне тәртипкә китер дә, аннан
әниең янына кайтырсың. Ал инде, мә, кыенсынма!
— Юк, юк, син нәрсә? Нишләп мин синнән акча
алыйм, ди? Үзем эшләп табам мин аны, үзем! Сине
күргәч, үземдә тауларны актарырлык көч барлыгын тоя
башладым әле менә.
— Димәк, һаман да яратасың...
— Ә үзең соң, үзең яратасыңмы?
Айзилә җавап бирергә өлгермәде, автосалонга алып
төшүче юлга таба бер биек машинаның борылганы
күренде.
— Ирең! — диде дә Рәнис, йөгерә-атлый ярдан
төшеп китте.
— Тукта, сөйләшеп бетермәдек бит әле! — дип аны
туктатмакчы булды Айзилә.
Рәнис ярдан төшеп барган уңайга гына:
— Булды, җитте, башка сүз әйтмә. Миңа карап, гаилә
бәхетеңне җимерә күрмә. Син бәхетле булсаң — мин
дә бәхетле булырмын, Айзилә-ә-әм! — дип җаваплады.
“Айзилә-ә-әм!” — дигәне әллә каян ерактан — чокыр
эченнән генә ишетелгәндәй булды.
Айзилә күз яшьләренә төелеп яр буенда басып торган
арада Дамир да килеп туктады. Машинасыннан төшә-
төшешкә:
— Югалтканыңны таптыңмы, хатынкаем? — дип
янына килеп басты.
— Таптым да, тапмадым да... — диде дә Айзилә,
баягыча, иренең киң күкрәгенә сыенды.
Күктәге ай да: “Әнә шулай, Яңа ел белән сезне!” —
дигәндәй аларга карап елмаеп куйды.


Гыйнвар, 2016.

Фото:  teksomolika; Freepik.

Венера МӘҖИТОВА. Ай яктысы. Хикәя (2)
Венера МӘҖИТОВА. Ай яктысы. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: