Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 февраль , 21:38

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (7)

— Юк, мин милициядән тоттырмыйм! — дип еламсырады үсмер егет. Һәм шул көннән чормада качып ята башлады.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (7)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (7)

Сибгатулла җансыз йортка сулыш өреп азаплана, тупсасы каерылган капканы төзәтә иде.

— Әнкә кая? — диде егет.

— Әһә, кайтмыйм дигән үгез капка баганасын сөзә. Кудымы хәерче Мөслих? Мин бит аларга табан юыртканыңны күрдем, малай. Әз генә дә горурлык юк икән синдә, субакы.

— Әнкә кая? — дип кабатлады Рәхимҗан.

— Авырый. Ник ул сиңа?

— Күп белсәң, тиз картаерсың, — дип, егет өйгә ыргылды. Кулындагы чүкечен ташлап, атасы аның артыннан иярде һәм шыр ялангач ызбадагы иске тимер караватта керпе сыман бөгәрләнеп яткан карчыгын гәүдәсе белән ышыклап басты.

— Тия дисең мәллә, карун? Тимим, сорыйм гына, — дип ярсынды Рәхимҗан. — Әнкә, ач әле күзеңне. Сине саташтырган кош ниндирәк ул?

Карчык:

— Ка-ка, — диде.

— Синең тавык кебек какылдавыңнан ни мәгънә, әнкә, авыз тутырып әйт.

— Караватка бәйләп телдән яздырдың да, инде сөйләтәсең килә, — диде атасы. — Каракош димәк була ул.

— Каракошмы? Дөресме, әнкә? Әнкәсе, пыялаланган күзләре акайганчы көчәнеп, тагын «ка-ка» диде.

— Ие, Каракош шул, — дип җөпләде Сибгатулла. — Син, малай, кызмале, суын. Мин дә бит йортың янар алдыннан гына кыекка кунган бер килбәтсез зур кош күрдем. Кып-кызыл күзле кош. Тәһарәт аладыр ием, бу тора канатлары белән кояшны томалап. Әнкәң белеп тыкылдаган, ахрысы.

— Син дә ычкынасың, картлач, сез ике пар тилеләр.

Рәхимҗан бакчага чыгып китте. Уртак койманың баганасы черегән, ул Сибгатуллалар алмагачына таба кыйшайган иде. Егет шуның бер ягын җилкәсе белән күтәреп турайтты. Карга Һашия кызы ишегалдында бәбкәләр ашата иде.

— Әй, тупый танау! Сине бүлнистә кәкрәйгән, диделәр бит, — дип, койма аша гына сүз очырды Рәхимҗан.

Сафия, күлмәк итәген сыпыра-сыпыра:

— Терелдем инде, — диде. — Сез өченче кат яндыгызмыни?

— Янмадык, безнең өйгә кояш мәтәлде.

— Тәүбә диң. Әнкәгез дә хаста икән.

— Хаста, хаста, — диде егет, күзе белән берәм-берәм бәбкәләрне буып. Әрҗәсе белән сарайларына куйса, төнлә бу сары йомгакларны «тәгәрәтергә» кирәк. Әнкәсенә ике тамчы су кебек охшаган кызыйга үчегәсе килә иде. Карга да карга, монысы да карга!

Рәхимҗан алмагач төбенә сузылды.

— Чык, малай, булыш, — дип эндәште атасы.

Егет бугазы ертылганчы үкерде:

— Саруымны кайнатма! Сиңа рәхәт, карун. Синең бер аягың кабердә, яңа йорт дип дәртләнмисең. Иске-москыңны төкерегең белән ябыштырып та яшәрсең, ә Рәхимҗан кая барыр, кем куышына баш куяр?! Аңа йортка да керергә ярамый, имеш! Горурлыгыңнан бөкләп-бөкләп аркан иш, надан «чикритар»! Сиңа карыйлар ди, көт. Син — кол, Рәхимҗан — хаким. Бәрия йортка кертергә ризалашмаса, быел сезне улыгыз сарайда кышлатачак. Ызба — киленегезгә! Син үзең гаепле, атай. Һашияләр белән чуалмасаң, бүген бердәнберең урам этедәй шыңшып йөрмәс иде. Бөтен бәхетсезлек синең азгынлыктан башланды.

...Бәрәңге боламыгын Рәхимҗан су белән юдырды.

— Һашияләрдә кемдер бар, атай!

— Ке-кем? — диде Сибгатулла, буыла-буыла йөткереп. Бәрәңге кисәге тын юлына эләккән иде.

Малай дык-дык аның аркасын кыйнады.

— Шудымы, атай?

— Сукма, кабырганы сындырасың! Әй, Минҗамал, кем ул Каргаларда, белеш.

— Ниндидер балалы хатын, хәерче чегән, ахры. Алар хуҗасыз йортларны басарга мачтыр. Ата белән малайның йөзе кәгазь сыман агарган иде. Икесенең дә күзендә шик күләгәсе чайкалды. Әнкәсе күршеләреннән бәхет кошы тоткандай елмая-елмая йөгереп тә чыкты.

Ул:

— И-и, танымадыгызмы? Һашия кана! Әйттем лә, исән, дидем лә. Сеңлесеннән сөенеч алыйм, булмаса, — дип гөрләде, өстәл янындагы ике тораташны күрмәде. Ә алар чынлап та таш иде.

Хатыны ишекне япкач кына, Сибгатулла авыз эчендәге телен кыймылдата алды:

— Бет-тек...

Атасы әйтмәсә дә, Рәхимҗан бетеп ята: чалбар төбе юешләнгән, тәнне калтырау биләгән иде.

— Ми-мин а-тай, ка-качам, — диде ул, урындыгыннан аска шуып.

— Өстәл астынамы, күсәк?! Ерак җыенгансың! Безгә хәзер уйлашырга кирәк. Ничек баз төбеннән калыккан ул, җә?! Монда ми кайный. Берәрсе коткарганмы?

— Базда бәбиләде микән?

— Кайда бәбиләгәнен милисиядә белгертерләр, күсәк. Сөйләр Карга энәсеннән җебенә кадәр.

— Юк, мин милициядән тоттырмыйм! — дип еламсырады үсмер егет.

Һәм шул көннән чормада качып ята башлады. Гаҗәп, Һашияләр тарафыннан җил дә исми иде. Җанбәгырьгә чәнчеп бер атна үтте — эзләп килмәделәр, ике атна үтте — һаман юк. Кайчан төрмәгә ябар икән дип көтә-көтә болар тере мәеткә әверелсен, ди микән Карга. Рәхимҗанның таза йөрәге бер җепселдә генә эләгеп торса, картаю ягына авышкан «чикритар» ата тәмам изрәде. Моңарчы чәче яртылаш кына агарса, хәзер ул тузганак төсле ап-ак башлы булды.

Малай бер утыра, бер баса. Көннәр буе чорма тишегеннән Һашияләрне күзләде. Карга тышка сирәк чыга, күбрәк ишегалдында аның сеңлесе кайнаша: бауда бала чүпрәкләре киптерә, су ташый, тавык-чебешкә җим сибә иде.

Туйды, ялыкты иңе-буе тишектән артмаган дөньядан Рәхимҗан.

— Бүтән мин чормада сөрсемим, — диде ул атасына. — Без юкка койрыкны кыстык, Һашия базга кем мәтәлдергәнен абайламаган ул. Караңгы иде бит.

— Күлмәк якасы нәрсә?

— Фи, авылда бөтен малай шундый күлмәк кия иде. Әнкә Каргаларга керештерә, ниләр каркылдый ди тегең.

— Чирли, ди, яман. Аяксызланган, ди. Йомык, ди, ләм-мим, ди. Баласын да сеңлесе генә тәрбия кыла икән.

Малай атаның нурсыз йөзенә карап ыржайды:

— Кызы кемгә охшаган икән соң, иптәш «чикритар»?

Сибгатулла тиз сөялгә басты.

— Иртә теш агартасың, малай. Хәлләнгәч, милисиягә җәвит итә сине Һашия, — диде.

— Безнең синең белән кендекләр береккән, атай. Партияңнән себерке белән кумаслар димә, яме.

Ә беркатлы әнкәсе аларның куырылып яшәвен сизми, Һашия йортындагы хәбәрләрне өйгә ташый, иренең суктырып-суктырып сорашуларына түкми-чәчми җавап бирә иде.

— Карале, Минҗамал, күрше бу гумер кайда себерелгән?

— Ирсез корсак күтәргән хатын кайда себерелсен, каладагы туганнарында яткандыр.

— Карале, Минҗамал, сиңа гүпчим серен ачмыймы Карга?

— Зерә сүзсез Һашия. Телен кистергән диярсең, Аллам.

— Карале, Минҗамал, Карганың аяклары нык зәгыйфьләнгәнме соң?

— Чире хакында сүз кузгатмый шул, яшерә.

Аның һәр җавабыннан соң ата белән ул серләрен тагын да эчкәрәк йотып, иркен сулап куя иде. Әмма беркөнне икесенең дә сулышы кысылып, эченә шөр йөгерде.

— Һашия райунга җыена, духтырга, юллык акча бир, ди.

Минҗамал сандыгы янәшәсенә тезләнгән иде, Рәхимҗан ыжгырып аңа ябырылды:

— Бирмә! Җәяү тәпиләсен!

— Эһе, малай хак, — дип ата да кушылды. — Бирмә, юк акчабыз, диң.

Доктор бер сылтау гына, көч җыйган Карга аларны милициягә әләкләргә бара икән, ниһаять!

— Алладан куркыгыз, — диде ул. — Кешенең аяклары шешкән, ничек җәяү унбиш чакрым тәпиләсен бахырым. Сезгә аның ни начарлыгы тиде соң? Дөнья булгач, әрләшеп-талашып та алгалыйсың. Атагызны суймаган ла ул анук дошман күрергә!

Сибгатулла җеннәре дулап бәргәләп ташламаса, әнкәсе Каргага тәки акча бирәсе иде...

Бу юлысы бәладән шулай арындылар. Тик торган саен зурая барган куркынычның авызын йодрык тыгып кына капларга мөмкин түгел иде. Нидер кылырга, нидер...

Егет көн-төн усал уй белән йөрде-йөрде дә шундый карарга килде: авыл ишелеп йоклагач кына ишеген тыштан терәтергә дә ут салырга Һашиягә! Баласы белән икәү чиный-чиный янсыннар әйдә. Ул инде бакчада җир казыган булып Каргаларга кай тишектән керергә, кай җирдә бензинга манчылган  чүпрәккә шырпы сызарга икәнен дә чамалап куймакчы иде, шунда уртак койма буенда кыштырдау ишетте. Якынрак барды һәм... чүт аркан аумады. Тезләнгән Карга койма кырыеннан үрмәли иде. Менә ул, башын күтәреп, чем-кара күзләрен Рәхимҗанга текәде. Хәзер чәрелдәп кешеләр җыя бу дип шүрләгән төстә егет як-якка каранды, әмма Һашия кычкырмады, ике күзе белән тигәнәк кебек кадалды да калды. Рәхимҗан әсәренде, карашын читкә алырга тырышты, алалмады, күзләр аны үзенә суыра иде... Ләкин куркуыңны сиздерергә ярамый. Ул көрәк сабына ныграк таянды да:

— Нәрсә чекерәйдең, үләксә? — диде.

Кинәт алмагач ботагына кунган карга йөрәкне тибүеннән туктата язып шар ярды:

— Кар-р, кар-р!

— Әнә, — диде егет. — Иш-кушын көтә, бар, аның белән оч!

Кошка төртеп күрсәткән арада, Һашия ярыкка чумгандай юкка чыккан иде... Рәхимҗан төксәрде һәм абына-сөртенә бакчадан чыгып качты.

Шабашкага киткәч кенә аның куркуы басылды. Әмма йөрәккә оялаганы һаман авызын купайтып тора иде әле. Таң атса да, кояш баеса да, күңелгә тынычлык иңмәде, эзгә бастырып милиция килер сыман иде.

Чуашларга бура бурап, көмешкә чөмереп кайтып барган кичтә Рәхимҗан капка төпләрендә туңкайган Һашияне күрде. Алай якты дөньяга чыкканы юк иде әле Карганың. Әнә ул ерактан ук егеткә күз угын очырды. Кара, ничек тез буыннары калтырый. Йә, күпмегә сузылыр бу куян мескенлеге?!

— Әй син, Карга, — диде Рәхимҗан. — Шыпырт кына каргыйсыңмы? Дөмек, дисеңме? Синең ишеләрнең каргышына төкердек без. — Ул батыраеп якын ук килде. — Тө-кер-дек, — диде. Һәм төкерде, әмма лайлалы төкереге үзенең күлмәк изүенә сыланды.

Һашия берни дә дәшмәде... Күзен дә яшермәде...

Сибгатулла, улының башбаштаклыгын өнәмичә:

— Их, малай, бәладән котылып барабыз бит, тишегеңне кысып кына йөр инде, ачуын китермә Карганың, — дип орыша башлаган иде, егет беренче мәртәбә күкрәген йолкый-йолкый улап елады:

— Ярты җан белән яшә-ә-әтте! Юк-ка! Базга мәтәлдерүченең мин икәнен белми у-ул!..

— Белә, — диде атасы, өздереп. — Белгәнгә шулай күз белән җәзалый, Һашия усал-унтагай хатын. Безне калтыратудан тәм таба ул.

— Юк, белми! — дип бәхәсләште Рәхимҗан. — Күптән төрмәгә тыгар иде. Карга нәселе үчле халык бит. Давай, атай, онытыйк, кешечә аяк сузып яшик.

— Онытырсың, пычагым. Шундук исеңә төшерер.

Һәм төшерде Кара Карга. Ертылган күлмәк якасын уртак койманың казыгына чыгарып элде... Өч көн җилфердәде чүпрәк.

Рәхимҗан тагын кара кайгыга батты.

— Өшкерттерә милициядән, — диде.

— Үзең гаепле. Салмыш баштан әтәчләнеп төкерендең, — диде атай. — Тишегеңне кыс, дидемме, җә?

Аһа-һай, бу дөньяның сәерлеге! Вакыт та сүтмәслек җөйләр бар икән бит, ә! Һашиянең кызы үсте, Рәхимҗан киң җилкәле әзмәвергә әверелде, партия таркалып, «чикритар» Сибгатулла «блач»тан сөрелде, картайды, ә ике йорт арасында һаман суык җил исте. Бу хакта ачыктан-ачык игълан ителмәсә дә, Рәхимҗан өчен иң хәтәр дошман Карга Һашия, Һашия өчен, һичшиксез, Рәхимҗан булды. Дөрес, Кара Карга корбанын бүтән күз белән ауламый, ул әҗәлен көтеп үлем түшәгендә ята иде. Кызы су гына эчереп тора, ди. Көннәре санаулы, ди. Аталы-уллы шат иде. Бигрәк тә Рәхимҗан сөенде: Карганың дөмегүе аңа тәҗел кирәк, ул куян йөрәге белән яшәүдән гарык иде.

Кышкы айларның берсендә Һашия җан тәслим кылды. Аның җеназасын зиратка озатканда, егет: «Рәхәтен күрмәм, Карга төрмәдә башымны черетер», — дип, күңеле тартмыйча гына төзегән яңа йортында учак тергезде. Шатлык-сөенечнең иге-чиге юк иде. Ниһаять, ниһаять! Ул тимер кыршаудан мәңгегә азат! Менә өйләнер һәм бер кайгысыз бәхетле көннәр башланыр.

Ата белән ул Каргадан котылу шатлыгын утырып юдылар. Сибгатулла карт исерде һәм өстәлгә янтаеп пышылдады:

— Мин бит... малай, Һашияне яраткан ием, — диде, чепи күзеннән мөлдер-мөлдер яшь акты. — Алдамыйм, чын мәгәр, яраткан ием. Базга ыргытып яшьләй имгәтмәсәң, чәчәк кебек хатын ие ул...

— Шыттырма, атай. Бездә синең белән мыскал да хатын-кыз ярату юк. Алар да безне сөйми. Әллә Бәрия миннән биһуш дисеңме? Аның кадәр гыйшкыңнан тилергәч, баздан ник чыгармадың, йә? Ха-хаха! Син аны түгел, «блач» яраттың, иптәш «чикритар». «Блач» Һашияңнән тәмлерәк иде. Сафия кызыңдыр бит, чакыр, мин синең атаң, дип, итәгенә тозлы күз яшеңне түк.

Атасы кул гына селтәде.

— Һашия хәйләсе. Бүтән орлыктан ул бала, мин аңа ниткән ата ди. Безнең нәселгә дә тартмаган кыз, чат кара, — диде.

(Дәвамы бар)

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: