Кара төндәге этлеген ул атасына сөйләргә ашыкмады. Әнә Сибгатулла Һашиянең капыл югалуына ничек борчыла: тәмам пошаманга калды, ашавы ашау, йоклавы йоклау түгел. Ничә көн кырынмый, тиресе бөрешкән йөзен төк басты: шүрәле сыман ямьсезләнде ул. Әйдә, газаплансын әле. Кысылма, башыңны сугып ярам, янәсе. Малаеңа бүген түләп бетергесез бурычлы син, карун. Сереңнән күбенеп йөрмә, ачыл Рәхимҗанга, ачыл. Ачылмыйсыңмы? Алайса чукынып кадал.
Сибгатулла чыдамады, беркөнне эчендәгесе тышка бүселде:
— Кил әле, малай. Тс-с, әнкәң ишетмәсен. Теге райунга өстемнән жалу бирергә киткән, ахры, ишегендә ничә көн амбар йозагы. Иртә карыйм — күренми, кич карыйм — күренми.
— Тәмугта каты яндыралар, дип, Алласына жалу язса гына инде.
— Туктале, малай, куй шаяртуыңны. Синең белән олылар сөйләшә.
— Һи, синең олылыгың, минем кечелегем. Олы булсаң, Карга Һашияне капшамас идең, әзмени марҗа-калҗа.
— Ялгыштым, малай. Сырт күрше бит, ил-көн сасытмас, дидем.
— Тезләнеп миңа рәхмәт укы, атай. Тәмугта четер-четер яна Каргаң.
— Ә?! — диде Сибгатулла, күзен шарландырып.
— Мә! — диде малай, телен күрсәтеп. — Бетердем мин аны, үләт базына олактырдым. Этем дә өрмәде.
Атаның ирен читеннән саркыган елмаюы табак битенә җәелде.
— Вич мин инде син, малай, — диде ул, улының маңгаена чиертеп. — Яши белерсең син болай булгач, шушы яшьтән башың эшләгәч. Чупылт дисеңме Карганы базга? Маладис! Матай синеке, көпчәге тузганчы чабарсың.
Мактаганга бик эремәде Рәхимҗан, сүз көрәштерде:
— Үзең белән чагыштырма, атай. Мин синең сымак куркак түгел, — диде. — Бер үләксә Карганың канатларын сындыра алмадың. Эшеңне мин эшләдем.
Сибгатулла сөенечле хәбәрдән соң кеше кыяфәтенә кереп бара иде, малайны тиз бастырды.
— Кеше үтереп батырайган берәү! Кәпрәймә, маңка, тыныңны кыс! — диде.
Әйе, ата куркак, һәм аның бу өркәклеге Рәхимҗанны куркыта иде. Сибгатулла барыр да Карганы үләт базыннан өстерәп чыгарыр, җан кыеп үз өстемә гөнаһ алмыйм, дияр. Ә Карга Һашия чыксамы... ул чыкса, хуш, якты дөнья, хуш, арбалы матай! Явыз хатын аны, артына типтерә-типтерә, төрмәгә озаттырачак. Кулында күлмәк якасы... Үзе бер шаһит.
Малай ялгышты. Сибгатулла Һашияне упкыннан араларга җыенмый, утка басып, сайлауга әзерләнде. Авылда ирдәүкәнең югалуын бик тиз сизделәр. Хисапчы иде шул Карга, каш өстендәге күз иде. Кияүдәге сеңлесе көн саен аның йортын бер килеп әйләнә, көн саен:
— Апаны күрмәдегезме, кайтмадымы ул? — дип, Рәхимҗаннарны тинтерәтә иде.
Тавык-чебеш ишегалдына керсә дә, чәр-чәр кычкырышкан күршесенә әнкәсе ярдәмгә ташланды, әз генә бушады исә аның терлек-туарын ашатты, идәнен юды, казан астында ут үрләтте. Авыл кинәт гаип булган Карганың ләчтитен сатып шаулап алды да тынды, ә бу уйламый да, ике йорт арасында чаба бирә! Әлбәттә, Сибгатулла моны өнәмәде. Атасының бүтән тәүфыйклы песи ролен башкарасы юк, ул башлангыч партия оешмасы секретаре итеп сайланган, хәзер үзенең элеккеге Сибгатлегенә күчеп ята, вакытлыча гына бушаткан зәһәрен кире эченә төйи иде.
— Җөрмә анда, ана эт, тукта, — диде ир, хатынына җикеренеп. — Каргаң мужыт мәеттер инде.
Әнкәсе, ничектер тыныч кына:
— Исән лә ул, — диде. Һәм шушы сүзе белән иренең йөрәгенә хәнҗәр белән сызды. Исән?! Рәхимҗан белән Сибгатулла бер-берсенә караштылар. Икесенең дә күзендә шом иде.
— Кем әйтте исән дип? — Атасы көчкә телен әйләндереп сорады.
Соңгы вакытта бер ноктага карап оеп китә башлаган Минҗамалның карашы нүештә иде.
— Әнә күләгәсе сузыла, — диде ул, шул якка ымлап.
— Фу, дивана, — диде моңа каршы Сибгатулла.
Ә үзенең шуннан соң төн йокысы качты, бәгырен шик корты кимерергә тотынды. Удмурт карчыгы, әнкәсенең сүзен раслагандай, «кешегез исән» дип тырылдатып куып җибәргәч, чәче дә яртылаш агарды...
Рәхимҗан гына тимер кебек нык иде. Егет дөньясын онытып матайда җилдерде. Кайтмый Карга, үләт базында әҗәлен тапты ул. Җил иссә дә калтырама, карун, күкрәк киереп яшә.
Ике ай үтте, өч ай үтте, дүрт ай үтте, исән Карга канат җилпемәде. «Чикритар» тынычланды. Менә кайтыр Һашия, менә кайтыр дип куркып яшәү аны ябыктырган иде: корсагына янә катлам-катлам май түшәлде, ике ияк чыгып, тамак асты салынды. Кичләрен ул счет төймәсендә чалт та чолт взнос керемен саный, карандаш белән тутырган исемлекне сыза-боза, төзәтә һәм канәгать елмая иде...
Малай матайдан тиз туйды. Бала-чага уенчыгы икән ул. Яшьтиләр көнләшер дип көткән иде, көнләшмәделәр. Әллә «тимер ат»ка, әллә чыбыкка атланып чапты Рәхимҗан, берсенең дә исе китмәде. Машина заманы җитеп килә, авылларда сирәк-мирәк кенә «Жигули»лар борын төртә, һәм егет рәвешен алып барган үсмер малайны зур акчалы эшләргә ымсындыра иде. Ул укуын ташлап чуашларга шабашкага ялланды. Ә аларның ат кертеп биетерлек зур-зур өйләрен күргәч, машина арткы планга күчеп, алга шәп кенә йорт салу уе калкып чыкты. У-у, моның өчен мая туплый-туплый биш-алты ел тиреңне агызырга кирәк иде шул. Карун ата нигез яңарту турында уйламый, ул надан «блач» дип әтәчләнеп йөрергә дә хатын-кыз кымтырыкларга гына оста иде. Балтачы һөнәренә җиңел өйрәнде Рәхимҗан, кинәнеп эшлә дә эшлә генә иде. Ә беркөнне... беркөнне бәләкәй генә буйлы хатын Карганың җил капкасын этте. Аның кулында озынча төргәк иде. Хатын ишеккә аркылы кадакланган тактаны шатыр-шотыр каерганда, төргәк җанланды. Алабута баскан ишегалдына «уа-уа» дигән бала авазы таралды. Уа-уа, уа-уа... Бу кыска-кыска авазлар Сибгатуллаларга да ап-ачык ишетелде.
Ата белән ул, тәрәзәне киң тутырып ачып, тирли-пешә бәрәңге боламыгы сыпыралар иде, капкан ризыклары бугазларына төртелеп калды.
...Болай да караңгы төннең отыры каралуыннан дерт итеп уянды Рәхимҗан. Баш очында ниндидер кош күк яктылыгын томалаган да тәпиләрен салындырып эленеп тора, аңардан тәнне пешерерлек кайнарлык бөркелде. Менә ул уктай аның өстенә атылды, мәгәр шул мәлдә егет йөзен кулы белән капламаса, күзне чукып алачак иде. Кан эчеп туенучы бәдбәхет бугай, аны үлек дигәндер. Кемнәрне генә асрамый бу чытырманлы урман. Тотса, канатын канатка, ботын ботка аера иде инде, өркүеннән әзрәк каушады Рәхимҗан.
Ул әле йокысыннан айнымаган иде, ә йокы тәмам качып, башына аң кайткач, әллә нишләп китте. Бу бит Каракош! Ул төшләнми, ул уяу, бу — Каракош! Битенә тигән канат җиленә хәтле аныкы!
Егет җан-фәрманга Кыязлы юлына таба йөгерде. Әйтерсең коштан качып кына котылып була иде. Басу капкасы төбендә таң аттырды ул, аннан Кызыл чишмәгә төшеп юынды. Халык көтү куганда, кулын чалбар кесәсенә тыккан хәсрәт кияү, як-ягына ялт-йолт карана-карана, Барыйлар тыкрыгына төшеп бара иде. Йөрәкне чемердәткән курку бетмәгән әле. Җенле урыс нигезенә оя корды бугай Рәхимҗан. Шунда ләгънәт кош җәфаларга тотынды лабаса. Йә тәрәзә пыяласы чукып өнне ала, йә бугаздан буа, йә бүгенге сыман өскә ташлана. Әгәр ул әнкәсе саташкан Каракош булса?! Һай, аныкын чынга алсаң! Исәр карчыкның күзенә ни күренмәс.
Бәриянең атасы турларыннан узган көтүгә сыерын кушып маташа иде, булачак кияүне өнәмәгән төсле, ачылып китмичә генә сәламләде. Өйгә кер дип кыстамады, капка төбендәге буяулары чатнаган эскәмиягә артын төртте. Рәхимҗан да аның янәшәсенә утырды.
— Ишеттек, — диде карт, ачу китерерлек дәрәҗәдә тыныч тавыш белән сүз башлап. Сибгатуллаларның иске бәдрәфе генә янган диярсең, йөзендә ник бер борчылу галәмәте чагылсын! — Ишеттек. Әллә ниткән әкәмәтләр сез.
— Тел төбеңне аңламадым, бабай?
Бабай, дигәч, карт таягын дык иттереп җиргә кадады. Яратмады.
— Әй, Мөслих абзый, — дип төзәтте егет.
— Түшәгән бер гүрничәң дөрли, олан. Ышту әйтерең тагы, әкәмәтләр дими. Ни тәмәке төпчеге ыргытмыйлар, ни...
— Ярар, Мөслих абзый, ярага тоз сибеп утырмале син. Минем йомыш икенче иде. Кызың белән безнең башлар исән-сау бит әле.
— Муеныгыздадыр башыгыз, муеныгызда. Шуннан?
— Озын сүзнең кыскасы, мин килдем.
— Кая килдең? — диде Мөслих, аптырап.
— Соң... Бәрия янына, бергә-бергә яшәргә. Өегез болын хәтле, иркен, киң.
— Бездә яшәргә килдем дисеңме? — дип сорады миңгерәгән карт.
— Шулайрак дим, Мөслих абзый.
— Синме, олан? Пәртәйни сикритар Сибгатулла малае көтүче Мөслихкә йортка керәме?! Хурланмыйчамы? Атаң заманында чыбыркы түтәсе белән сугып авыз-борынымны канга манчыган иде, көтүне начар саклыйсың, хәерче бете, сыерлар уҗым таптый, дип. Шушы хәерченең кызына үләнгән генә җитмәгән, инде түреннән җылы урын капшыйлар.
— Нишлим инде, Мөслих абзый. Бәрия, сәләмә, ди, атай йортына бармый.
— Җук! Теләсә кайда яшәгез! Ялгызак карчыклар авыл тулы, өйдәш итсен берәрсе. Әй Хода бәндәсе, ансы да батмый икән, чөнки дә син булган җирдә ут-күз чыга, олан. Зәхмәтле син.
Картның тешсез авызыннан «без-без» авазлары чыгарып аны хурлап утыруы егетнең үпкәсен күпертте.
— Безелдәмә, ичмасам! Йөз белән сөйрәлгән кызыңа өйләнгәнгә рәхмәт укы. Этләр аны иснәми дә, пес кенә итә.
Карт гарьләнер, тузыныр дигән иде ул, тик Мөслихнең йөзе дә чытылмады.
— Әй, олан, мең белән сөйрәлсә дә, безнең кыз артык сиңа, убыр карчыгына үләнсәң генә, — диде.
Ачуыннан тиресенә сыешалмаган Рәхимҗан картның таягын тибеп очырды.
— Атай белеп танауыңны җимергән! Бар, Бәрияне уят, итуса дөньягызны ишеп бер чүмәләгә өям.
Тамызса, каты тамызыр бу дип шүрләп, карт пышан-пышан гына капкага юнәлде. Озакламый өйдән, йокылы күзләрен уа-уа, иңенә шәл бөркәнгән Бәрия чыкты.
— Ник таң тишегеннән шаулашасыз? — диде ул, ризасыз гына. — Әтине дә үпкәләткәнсең.
— Ишеттеңме?
— Нәрсәне?
— Кичә йорт янды.
— Сөйләделәр инде кибеттә. — Сөйләделәр, имеш! Җаның бармы синең? Килеп әйләнер идең хет. Хатын булырга җыена тагы!
— Карале, Рәхимҗан, синең янган йортыңда минем ни катнашым бар, һич аңламыйм. Йокымны өздең менә. Керәм дә ятам. Сүзең булса, кич әрәмәлектә көт, — диде кыз, егетнең кайгысын туп кебек баш аркылы гына чөеп.
Рәхимҗан төнтәеп өйләренә атлады. Дөньясы салкын һәм шыксыз иде. Нишләп кинәт кенә тормышның рәте-чираты китте соң, ә? Кинәт дип... Кинәт тә түгел бугай инде. Шул хатын гына яртылаш сулап, яртылаш йоклап, яртылаш көн күреп яшәргә мәҗбүр итте түгелме соң? Әйе, әйе, үлгәнгә чутлаган Карга кайтты да түм-түгәрәк, туп-тулы дөньяны яртылашка калдырды. Шуннан китте, китте, китте...
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com