Нигә аларны уйлый әле Рәхимҗан? Нигә үткәннәргә бәке уеп, карлы-бозлы суына чума? Чукынсын каргалар! Аңа алдагысы мөһимрәк хәзер. Йортка кергән тәкъдирдә йомгакны кая таба тәгәрәтәсен белер иде ул. Бәриянең атасы — Сибгатулла сыңары, гомер ыштан балагына акча җыйды. Терлек үрчетте, терлек сатты. Башыңдагы шөрепләрең тутыкмаса, бабайны рәхәтләнеп саварга мөмкин. Авылда бот чабып көләрләр, әлбәттә. Йортка керү ир-егеткә хурлык санала. Әйдә көлсеннәр. Тормыш арбасын гел ат кебек җигелеп кенә тартмыйлар, аның тәгәрмәчен келдерәтер өчен хәйлә-мәйлә дә коралар. Җене өзелгәнче тырышты бит инде Рәхимҗан, йә, ни майтарды? Беренче өе яну белән, аңа Бәрияләр ягына аварга кирәк булган. Икенче йорт бабай акчасына төзелер иде.
Марҗа карчыклары бәлагә тарган күршеләрен арбаларына ипи-сөт куеп озатып җибәргәндә дә егет урыныннан селкенмәде, бүкәнгә береккәндәй утырды. Телдән язган әнкәсе кул изәп инәлә-инәлә чакырды аны, ә ул күтәрелеп тә бакмады, дөньясына ачуы көчле иде.
Төнгә каршы күзеңне тасрайтып Бәрияләргә бару килешмәс, аннан, кичке акыл иртәгесе көнгә ярамый дип, егет кисәүләре пыскыган нигез кырыена иске-москыдан урын җәйде. Агач ботакларын сындыра-сындыра дулаган җил тынып, авыл өстендә бер уч болыт әсәре калдырмаган, офык читенә илтеп өйгән, күк йөзе зәп-зәңгәр, җирдән саркыган караңгылык аның төсен күмә алмыйча азаплана иде. Рәхимҗан авызын зур ачып төтен сеңгән һаваны йотты. Әкрен генә көй көйләде, моңсыз тавышы борыны тыгылган кешенең ыңгырашуына тартым иде. Их, бәхетеңне керпе ашагач, шул инде ул. Ятасың сәләмәгә төренеп, күккә карап. Янында, ичмасам, күңел өчен генә бер эт ышкынса икән. Ни хәлдер, этләре дә аны яратмады, каршы килсәң, койрыкларын бот арасына кыстырып шыла иде. Эт эт инде, мәхлук хайван төркеменнән. Ә кешеләр нәрсә? Егет алар өчен өрәктән дә куркынычрак зат түгелмени? Атасы аркасында шулай бу. Ул заманында Кыязлының канечкеч түрәсе, ә Рәхимҗанның горурлыгы иде. Кем гайрәтле атасы белән масаеп, түш киереп йөрмәс икән, ә?! Йөрде малай, йөрде.
Сибгатулла Бикмуллин склад мөдире иде. Ул складка ниләр кергәнен һәм ниләр чыгып киткәнен Кәҗә кушаматлы колхоз рәисе Газизулла да аңышмады хәтта. Ял саен, пардан ат җигеп, Сибгатулла урланган мал-мөлкәтен сатар өчен җиде чакрымдагы базарга ашыга иде. Сыкты дөнья маен мөдир! Кикергәнче ашап, күз кабагы шешенгәнче эчеп, тормышның эчен актарып яшәде. Склад белән генә чикләнсә икән Сибгатулла, авылга да тулаем ул баш иде. Кәҗәне сакалыннан тотып, теләсә уңга, теләсә сулга борды, тегесе дә юаш иде, карышмады, гел аның җырын җырлады.
Ә мәктәптә, урамда Рәхимҗан патшалык итте. Атасыннан кимен куйсынмыни малай! Теләсә, иптәшләрен суктырды, теләсә, баш идерде, яшьтиләр аның кул катысын татымас өчен ничек тә ярарга тырыша иде. Тик менә кыз-кыркын... Теше үтмәде бит шуларга Рәхимҗанның, үтмәде! Чәчби халкы аңардан шөлләми, ул күренүгә, йөзләренә үтеңне сытарлык җирәнгеч кыяфәт чыгара, әрем тәме сеңгән беләк буе телләре исә елан агуына тиң иде. Шуңа күрә малай мәктәптә укыганда ук салам сыйракларга кул тидерергә базмады. Кыскасы, шүрләде. Тыштан гайрәт чәчсә дә, йөрәгендә дер-дер калтырап куян утыра иде бит аның. Каһәр суккан чәчбиләр моны абайламый дисеңме әллә? Үсә-үсә ул кызлардан тагын да ераклашты. Бу аңлаешсыз, сәер халык таш кебек аның бавырына төшеп утырган иде. Ә әнкәсе? Бит ул да алар кавеменнән иде. Бик очыныр, бик кәпрәер иде Минҗамал, атасы дилбегәне нык тотты, һәм бүген менә ачыкланды: Сибгатулла арттырыбрак җибәргән, йодрык ашаган әнкәсе шыр диванага сабышты әнә. Өендә Минҗамалының тетмәсен тетсә дә, бүтән хатыннар янында алай ук шәбәймәде карун. Базардан ул кунмыйча кайтмый, аның төнне кемнәр кочагында уздыруы да сер түгел: калын марҗалар, ягылган мич кебек, һәрвакыт кайнар булыр, Сибгатулланы май кебек эретер иде. Яратмыйча ярата иде ул, котырган нәфесен басар өчен генә хатын-кыз кочты. Ни атага, ни улына мәхәббәт тәтемәде шул. Ирнең азгынлыгы әнкәсен җилгә элеп киптерде. Бер юанычы бар иде хатынның: менә улы буй тартсын әле, күрсәтер сиңа, урам эте! Менә буй гына тартсын... Ә Рәхимҗан үскән саен әнкәсеннән читләшә барды. Кая ул үкерә-үкерә хатынын тукмаган атаның кулына сугу, өйдә кара тавыш тынганчы, багана хәтле гәүдәсе белән тышта йөри иде малай. Әнкәсенең күз яшьләренә аның кылы да селкенмәде. Әнкәсеннән ни файда әле аңа? Атасына ныграк сыенырга кирәк: ул кием бөтәйтә, ул сораган әйберләреңне юнәтә. Малайларның төшенә дә кермәгән фифирус дигәнне авылда кем тарта? — Рәхимҗан тарта. «Начар» димәде бит атасы, «мә, рәхәтлән, бетсә, тагын сора» диде. Атасы улы белән бик сирәк гәпләшә иде. Ә беркөнне ул ундүрт яшьлек малаена беренче тапкыр серен ачты.
— Минем абруйны үстерерлек эш муенын сузып тора бит әле, малай. Ниткән эшме? Дәрәҗәле, малай, дәрәҗәле. Биш хуҗалыкка бер башлангыч партоешма укмаштырмакчылар. Беренче чикритар үзе килде Кыязлыга шул мәсьәләдә. Авылларда коммунистлар күбәйде, даваегыз, ди, җитәкче сайлагыз, ди. Мин Газизулланы читкә апкитеп сакалыннан тарадым, мәйтәм, мине сайлатасың. Иту кәҗә маеңны агызам.
— Нәрсәгә ул сиңа секретарь дилбегәсе йөгәне, атай?
— Һи, тишек борын, блач бит ул, үзе акчалы блач. Вызнусын исемлеккә киметеп язасың да шалт кесәңә чумырасың.
— Ярамаган ди склад мөдире булуың гына.
— Алай димә, малай. Чикритар әйтә, кем сайлана, шуңар арбалы матай бирәбез, ди.
Рәхимҗан колагын шомрайтты.
— Матай, дисеңме?! Сиңамы?!
— Кәнкрит миңа димим, кем сайлана, шуңар, дим. Бу урынга кызыгучылар байтак. Матай, матай! Рәхимҗанны ымсындырган матай. Юк, атасы алдыйдыр, валлаһ.
— Бирерләр шул, — дип сөйләнде Сибгатулла. — Чикритар башың белән биш авылны җәяү әйләнмәссең. Блач кешесенә сан бар ул, малай, шаярма син.
— Алайса, ничек тә тырыш инде, атай. Үзең яклы кешеләр җый. Матай безгә эләксен иде.
— Әһә, күзең кыздымы матай дигәч, тишек борын! Атланып чабар идең, көнозын җил белән узышыр идең, ә?! Икебезгә дә җитә ул тимер айгыр, тик мона... — Шунда атасы шиген дә белдерде: — Тик мона берәрсе хатын-кызга хирыс дип чикритарга жалу язмас микән? Анда шул якны яратмыйлар икән, шайтан алгыры.
— Марҗалар әләк сырлар дисеңме?
— Юк ла!
— Әнкәме?
— Хи, әнкәңә тагы. Сарыкның сарыгы ул.
— Соң, атай, марҗа сасысын иснәмичә тор әзрәк. Ике атнадан Ходай үзеңә фәрештә таныклыгы бирер.
Сибгатулла:
— Хихылдама, малай! Йөрмим мин алар янына, туктадым, чиста атаң бүген, — дип шапырынса да, ниндидер сер яшерә, бу сер газап булып аның симез йөзенә җәелгән.
Сере белән шайтаныма олаксын, нәрсәгә ул Рәхимҗанга, тизрәк матай ишегалдына керсен иде. Их, яшьтиләрнең эчен яндырып выжылдап узар иде малай урамнан! Татлы хыялдан Рәхимҗанның ирен читләренә селәгәе агып чыкты. Ул бөтен җаны белән атасының «блач» сәндерәсендә аяк бөкләп утыруын теләде.
Ә Сибгатулла көннән-көн басылды, кечерәйде, әйтерсең авыр хәсрәт йота иде. Өйдә һич көтелмәгән тынлык, мышный-мышный хатын кыйнау да юк, акыру-җикеренү дә юк, аты-юлы белән сүгенү дә юк, атасы коеп куйган фәрештә! Әнкәсенә дә ул «әй син, ана эт» дип мыскыллап эндәшмәде, «Минҗамал» дия башлады. «Кара бу атасын, «блач» башына атлану өчен яңадан туарга әзер бит, — дип шаккатты малай. — Тырыша-тырыша яңа тормышка көйләнә, хәйләкәр».
Мөдирнең склад саклыйм сылтавы белән ярты төнгә кадәр югалуы гына сәер иде. Элек ник сакламаган икән?
Беркөнне Рәхимҗан шыпырт кына Сибгатулла артыннан күзәтте. Ул мунча кырыеннан иелә-бөгелә килде дә койма башыннан гына күршеләр ишегалдына сикерде. Малайның күзе акайды, Һашияләрдә ни югалткан атасы?! Авылда карунның бәбәген чукырлык бердәнбер кыю хатын-кыз — ирдәүкә Һашия генә, аның кушаматы да Кара Карга иде. Сибгатуллалар белән Каргалар бер-берсен өнәмәде, йомышка да йөрешмәде, дошманнар кебек яшәде. Качып-посып кына нишли аларда ул?
Рәхимҗанны кызыксынуы җиңде, ул сынык рәшәткә ярыгыннан сыдырыла-сыдырыла эчкә керде. Әнә шыгырдап Карганың ишеге ачылды һәм Сибгатулла, шәүләсен ияртеп, өйалдына чумды. Аяк очына гына басып килгән малай ишеккә колагын терәгәндә, Һашия белән атасы ярым пышылдашып әрләшәләр иде.
— Тагын ялынырга кердеңме, Сибгатулла? Бушка җөрмә, зинһар. Күтемне бирсәм дә, сүземне бирмим, шундый холыклы хатын мин. Кушылыйк, дидемме, кушылыйк. Ташла Минҗамалыңны. Алты айдан бала тудырасы миңа, син әтмәлләгән баланы.
— Һашия, дим, төшерт корсагыңны. Күпме сорасаң да бирәм.
— Кит, бер тиен өчен чукынасың бит син. Ялганлап көмәнемне салдырттырыр идең дә шымытырыңны тоттырыр идең! Җөрмә, дим бит блач дия-дия кәпрәеп. Көндез йолдыз күрмәгән кебек күрмәссең син блачыңны, секретарь итеп сайлаттырмыйм мин сине, корсагымны бүлтәйтәм дә керәм беренчегә, җәям дә салам гөнаһыңны. Себерелгән хатыннарың чутсыз, авыл саен өчәр марҗа. Партия кешесе азгынланып чит хатыннар түтәленә орлык чәчми.
— Хәзерге вакытта хатын аерырга ярамаганны беләсең бит, Һашия. Андыйларны чикритар итмиләр дә итмиләр инде ул, — дип, борынын лыш-лыш суырган атасын танымады малай. Авылны дер селкеткән аждаһа шулай мескенләнәме? Кем алдында диң син! Үләксә Карга алдында. Учына кысып кына сытасы юкса...
— Үзеңә дә хурлык бит, Һашия, уйнаштан тапкан бала ни инде...
— Хурлыгы-ние бәби белән бергә үтәр, Алла кушса. Миңа бала кирәк.
— Мужыт бездә камсамул оешмасы да ясарлар. Анда чикритарлыкка сине куярбыз. Партия сүзе берәгәйле сүз, ди, ул.
— Көлдермә, күрше, мин нинди комсомол оешмасының башлыгы ди. Яшем кырыкта, бала табып, кан алмаштырып яшәрсәм генә. Сиңа да яшь әти исеме килешер.
— Тилермәсәнә, Һашия. Бушатсана корсагыңны! Мужыт соңрак кушылып китәрбез. Дөнья җайлангач.
— Хи-хи, ышандылар ди синең әкиятеңә. Баладан котылсаң төкермисең дә син, абзыкаем. Йә, чык. Өч көннән урман буена килерсең. Караңгылаткач. Уйлап кил. Йә син, үзең әйтмешли, «чикритар», йә һаман шул складның карак мөдире, ха-ха!
Һашиянең ихахайлап көлүе Рәхимҗанны чүт кенә һуштан яздырмады. Үтүт матай, кулдан ычкына матай! Үтүт урамнан тузан туздырып выжлап очулар. Ахмак ата! Кем белән бәйләнеп буялды бит! Гыйшкыннан башы әйләнеп акылын җуйган дияр идең, аңа тагы ярату! Җаны агач, үзе агач. Азгынлыгы әнә кая илтеп терәде. Тот хәзер «блач»ыңны учлап!
Иртән ул ачуыннан, билгеле инде, матай тәтемәү ачуыннан, атасына төрттерде:
— Карга белән пешергән боткагыз көймәдеме, иптәш «чикритар»?
— Маңка, сиңа ничу иснәнергә, — диде малайның артыннан күзәтүен сизенгән Сибгатулла. — Башың яшь. Пычагым аңлыйсыңмы син?!
Ата кайгыра, яну-көюләре күзеннән ташый иде. Шулкадәр түрә буласы килер икән адәмнең. Юкса Сибгатулла белеме дүрт сыйныфтан артмаган шыр надан. Партиягә алганнары өчен рәхмәт кенә укып утырасы иде аңа, блачка кызыкмыйсы иде. Мин-минлек котыртты атаны, ул котыргач, малай да котырды: Сибгатуллага — абруй, аңа матай кирәк. Ләкин икесенең дә хыял канатларын кисеп, уртага Карга Һашия баскан. Ул, «мә» дип, йодрыгын әле атага, әле малайга күрсәтә, ихахайлап көлә...
Сер төенен атасы үзе чишмәс кебек. Димәк, Рәхимҗанга аның белән сорашмый-төпченми генә берләшергә кала.
— Чәнчелдер син аны, атай!
Әллә икесенең дә уйлары бер тирәдә бөтерелә иде, Сибгатулла, ашыгып:
— Ничек? — диде.
Рәхимҗан иңбашын сикертте:
— Бусы — синең хәсрәт. Теләсәң — ас, теләсәң — кис, үз ихтыярыңда. Карга белән түшәк бүлешкәндә «ничек?» димәдең, киңәш сорамадың.
— Булмый, малай. Кеше үтералмыйм. Яхшылык белән ризалатырга Карганы. Өн-тын чыгарттырмаска, шул. Син кысылма, яме. Икенчеләй шыпиун кебек иснәнеп йөрсәң, башыңны сугып ярам!
Һәй җүләр ата, синең янавыңнан Рәхимҗанның коты ботына төшкән ди.
Өч көннән Сибгатулла урманга — Һашия белән күрешергә чапты. Малай да яшеренеп кенә аның итәгенә тагылды. Үлән-яфракларны кыштырдатмас өчен, үкчәсенә сарык йоны бәйләде. Төн айсыз-йолдызсыз, дөм караңгы иде. Сибгатулла белән Карга, аякланган агачлар сыман селкенеп, егерме-утыз адым алдан атладылар, аларны күздән югалтмаска тырышып, тыңлана-тыңлана, Рәхимҗан теркелдәде. Һашия күзеннән очкыннар чәчрәткән гайрәтле атасын камыр кебек изеп, җебек, мескен ир итеп әвәләгән, аңа авыз да ачтырмый:
— Миңа үләнәсеңме, иптәш «чикритар»? — дип, юри «секретарь» сүзенә басым ясап үрти-көлә иде.
«Буып ташла, — дип шашынды Рәхимҗан. — Җебемә, тәре бугаз. Матайсыз калдырасың бит!»
Өметен өзгән атасы имән төбенә чүгәләде.
— Уф, — диде. Уфыруыннан йокымсыраган яфраклар шыбырдашып куйды. — Адәм җанын ашаучы икән син, Һашия. Әллә мине үләндертеп рәхәттә яшәрмен дип уйлыйсыңмы? Ярты җанвалит әнәтек Минҗамал. Кул каты минем.
— Мин синең Минҗамал ише кол булмам, иптәш «чикритар». Колагыңны өзеп кулыңа тоттырырмын, тырнак белән генә чиерт. Кыйнашып үлсә-үлә безнең Карга нәселе хатыннары, ну иреннән тукматмый.
— Шуңар ир заты сиңа якын бармады. Мин, ахмак баш, кул яктым.
— Яктың икән, хәзер үкенмә, күрше.
— Һашия, җә инде, араны көйлик, бозылышмыйк.
— Син, Сибгатулла, күрәм, өздереп сүз әйтер өчен килмәгәнсең. Уйлап бетермәгәнсең, димәк. Уйла, мин киттем.
Һашия чынлап та кырт кына кыр ягындагы ташландык үләт базына таба борылды. Моннан авылга якын — нибарысы бер генә чакрым иде. Әзрәк баргач, баз кырыеннан тар гына кәҗә сукмагы сузыла иде, йөрәкле икән Карга, чокырга егылырмын дими, йөгерә генә.
Хатынны Рәхимҗан нәкъ баз турысында куып тотты. Куып та тотты, чәч үрмәсеннән эләктереп, баз авызына таба сөйри дә башлады. Көтелмәгән һөҗүмнән каушаса да, Карга бирешмәде, үз чиратында малайның күлмәк якасына ябышты. Әгәр яка шытырдап ертылмаса, чокыр төбенә икәү очасы иде алар. Яка җөеннән умырылды да, Һашия, җан ачысы белән акырып, аска мәтәлде. Төптән яңгыраган ачы аваз колак пәрдәсен дерелдәтте...
Шул мәлдә Рәхимҗанга калтырау сукты. Дер-дер килеп артына утырган иде, чалбар төбен чылатып балактан юеш акты... Әле генә нишләде соң ул? Ник исәп-хисап бирмичә Карганы базга томырды. Әгәр тырмаша-тырмаша үрмәләп чыкса? Бетте бит баш, мәңгегә төрмәдә черетәчәк бит ул. Юк, юк, өскә менә алмас Һашия, баз тирән, аны казыганда озын-озын баскычлар куеп төшкәннәр, имеш. Тора-бара бу гуҗ чокыр астан су белән ашалып тирәнәйгән, төпсезгә әйләнгән, һәм адашкан күпме терлекне йоткан, диләр.
Әгәр берәрсе тавыш-мазар ишетеп коткарса? Һә, кем йөрсен бу җенле үләт базы тирәсендә. Аннан, төпкә кадалганчы ук, җаны күккә очкандыр инде ул Карганың.
Малай исен-аңын җыеп торып басты. Авызын каплап чайкала-чайкала кире урман эченә атлады. Күңел болгана һәм укшыта иде...
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com