Чәчмә әсәр
7 Февраля 2024, 02:35

Ильяс САЛИХҖАН. Гарифҗан ачышы. Хикәя (Ахыры)

Менә сез әйт­кән акча пирамидасы ничек төзелә: башлап бер ертлачы дүрт кешедән акча җыя. Аннары аңа китергәннәре башка беркатлыларга тозак куя...

Ильяс САЛИХҖАН. Гарифҗан ачышы. Хикәя (Ахыры)Ильяс САЛИХҖАН. Гарифҗан ачышы. Хикәя (Ахыры)
Ильяс САЛИХҖАН. Гарифҗан ачышы. Хикәя (Ахыры)

2

Гаҗәп кыяфәтле карчык каршы алды аларны. Аньщ җитди-сынаулы карашы ук белгән-күргәннекенә охша­маган иде. Җыелмаган чәчләре җил тузгытып ташла­ган печән чүмәләсен хәтерләтә, калын кара кашлары да җыерчыклы йөзенә бөтенләй килешми... Гарифҗан ирексездән хатынына сыенды.

– Нәрсә китерде сезне, балалар? – дип сорады кар­чык көтелмәгән көр тавыш белән.

– Без, ни... – дип, тотлыга-тотлыга булса да, үзе сүзгә кереште Шәмсия. Ул иренең каушап төшүен си­зенгән иде инде.

Әмма күз буучы шунда ук аның сүзен өзде. Ике кулы белән ике якка күрсәтеп, аларга аерым урыннарга утырырга кушты. Шуннан соң гына хатынның гозерен тыңлады.

– Аңлашылды... Уен белән мавыккансың, балам! – дип башлады ул сүзен, таләпчән укытучы карашы белән Гарифҗанга текәлеп. – Беләм мин ул алдавыч пирамида­ны. Ничек кеше ышана торгандыр шул ялганга? Көн кебек ачык бит инде: уенны оештыручы сездән акча сыга. Аңа дәүләт тә бирми, күктән дә төшми байлык. Шуны аңлап, ваз кичәргә кирәк аннан, гомумән, андый тайгак юлга басмаска кирәк. Үзегез дә беләсез бит: акча хезмәттә генә табыла! Сез заводта эшлисезме әле?

– Әйе, әйе... – дип, ашыгып җавап бирде Шәмсия.

– Менәтерә табышмак! Аңламыйм мин сезнең акча тота белмәвегезне. Үзегез аны хәләл көч куеп табасыз. Сак булырга кирәк. Мин завод кешеләрен бер караган­да жәллим. Жәлләвем шуннан: шулхәтле авыр хезмәте әҗерен – берәмтекләп җыйган акчасын – ул теләсә нинди алдакчыга ышанып биреп җибәрергә әзер. Бу – беркат­лылык, әлбәттә. Шул ук вакытта, төрле уенда катнашып, хәйләгә өмет баглыйсыз! Бу – намуссызлык. Бер сум би­реп, ун мең алырга телисез бит! Димәк, кемнедер алдая­чаксыз! Башка юл юк: акча үзеннән-үзе генә үрчеми ул! Кемдер алдана дигән сүз. Яхшы ниятме бу комсызлык? Монысы өчен заводныкыларны битәрлисем дә килә. Сез минем белән килешергә тиеш!

Карчык шунда кинәт кенә сабак бирүеннән туктап калды.

– Аңладыгызмы мин әйткәннәрне? – дип сорады ул, тыңлаучыларын күзләп алгач.

Тагын Шәмсия икесе өчен дә җавап тотты:

– Төшендек, төшенмәгән кая!..

– Алай... – дип сузды күз буучы һәм таләпчән укы­тучы корылыгы белән сүзен дәвам итте: – Менә сез әйт­кән акча пирамидасы ничек төзелә: башлап бер ертлачы дүрт кешедән акча җыя. Аннары аңа китергәннәре башка беркатлыларга тозак куя... Тамыр җәелә бара, теге берен­че баеганнан-баеп өскә күтәрелә, пирамида үсә. Әмма күпме күтәрелер ул? Ай-һай, озак барыр микән андый алдау-алдану!.. Әйтик, йорт салганнарын күргәнегез бар­мы сезнең?

– Нишләп булмасын? Гарифҗанның атасы – каена­там – балта остасы ич!

– Алаймыни?.. Әйтегез менә: өйне өстән төзиләрме?

– Нигезен коралар алдан. Ничек өстән төзесеннәр инде?!

Бу юлы Гарифҗан җавап биреп өлгерде. Беренче тапкыр, ниһаять, ачык итеп сүз әйтә алды ул.

– Соң, шулай булгач! Димәк, өстән оеша башлаган пирамиданың язмышы көн кебек ачык: ул иртәме-соңмы ишеләчәк. Шулай бит!

– Әйе шул! – дип, җавапка ашыкты оста малае. Йөзе ачылып, башы югары күтәрелгән иде аның. – Бар да нигездән тора, нигезе ныклы булсын, ди минем әти дә! Ничек баштук уйламадым мин аны? Их, өйрәтүче юк шул безнең ишеләрне!

Гаҗәп, күз буучы шунда йомшап китте.

– Аңлагач, балалар, аның ише сазлыкка кермәгез инде. Ул батырганчы суыра. Барыгыз, өегезгә кайтыгыз!–дип йомгаклады.

Урамга чыккач, Гарифҗан:

– Кара син, ә? Ничек үзем уйламаганмын аны? Башта нигезен салалар шул. Күзләремне бу мәзәк карчык ачты бит! – диде, шаккатып.

Шундый гади әйберне үзе генә аңлый алмавына ап­тырап, юл буе сөйләнеп кайтты ул.

Фото: https://ru.freepik.com/

Ильяс САЛИХҖАН. Гарифҗан ачышы. Хикәя (Ахыры)
Ильяс САЛИХҖАН. Гарифҗан ачышы. Хикәя (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас