Чәчмә әсәр
6 Февраля 2024, 16:17

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (4)

Хәзер аңа, бернәрсәгә дә карамыйча, Бәрияне үзенә ябыштырырга кирәк. Моның өчен иң әйбәте — башны юләргә салып, кызга йортка керү.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (4)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (4)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (4)

Егет тынычланып кыекка таба сузган баскычка үрмәләде, тик эшкә керешә алмады, юлдан тагын әнкәсе килеп ята иде. Хәерсез кортка, кул-аякны бәйләп йөри бит, ә! Сырхау дип жәллә аны, көн дә бәбәген терәп монда чаба. Әй бу картларны, үзләреннән алдан сине кабергә илтеп тыгалар, валлаһ.

Карчык, йөзе каралган улына күз дә салмыйча, баскычка төртелде һәм кулындагы төенчеген чишеп җибәрде.

— Бисмиллаһир-рахмәнир-рахим. Шулпа апкилдем, улым. Йөрәгеңә яткырып кына аша әле. Төнәгенәк атаңның мәчеткә китүен генә көттем дә, Фәтхетдин абзаңнан тавык суйдырдым. Атаң тавык-чебешкә тимәскә куша бит, санап кына тора.

Каты-коты чәйнәп егетнең ашказаны бозыла башлаган иде, ул, тәмләп кенә тавык ботын кимерә-кимерә, шулпа чөмерде.

— Атай мәчеттә нишли?

— Җомга намазына йөри.

— Һы. Шул сакаллы тәрене ничек мәчет бусагасыннан атлаталар икән соң?

— Кяферләнеп атаңа тел-теш тидермә, улым. Сиңа да гөнаһлардан арынырга вакыттыр, ирләр яше куасың бакчи.

— Миңа вәгазь укыма, әнкә! Яратмыйм акыл өйрәтүләрегезне, минем үземдә дә баш бар.

— Теге көнне сүземне бүлдереп кудың, улым. Тыңлап бетер. Төшлек салдырган ием, изгеләрдән шул килеп иреште. Пакьләнеп-аруланып, «кылган кара эшемә тәүбә итәм, йа Аллаһы Тәгалә, истигъфар кыл» дип, җитмеш мәртәбә кабатласын. Шунда Каракош тынычланыр, аңа каныкмас, бу нигезеңә дә ут китермәс, диделәр.

— Уф, тагын Каракош! Шулпа хәйләсе белән син тиле сүзләреңне сөйләргә килгәнсең икән. — Рәхимҗан буш савытны җан ачысы белән җиргә бәрде, тавык сөяген тезенә сугып сындырды. — Гарык  мин сездән, әнкә! Газраил ник атай белән сине онытты икән, ә?! Таптап-таптап күмәр идем, валлаһ! Күздән сыңар тамчы яшь сытылмас иде!

— Җир күтәрмәс гөнаһ белән ничек яшәмәк кирәк, бала! — дия-дия, әнкәсе яньчелеп туфракка буялган савытны алып төенчеккә төйнәде, бүтән бәхәсләшмәде, гөлт итеп кабынган Рәхимҗаннан шүрләде бугай, тиз генә табан ялтыратты.

Әнкәсенең сүзләре бер колактан кергән, икенчесеннән чыккан иде, тук егет ишегалдын яңгыратып кикереп калды. Тәмле шулпа ашказанын тыгызлый иде. Үзе гөнаһ сөйли, үзе тавык урлый, юләр генә димәссең әнкәйне. Пешерүен Фәтхетдин хатыны пешергәндер инде. Кая тиле карчыкка аш-су тирәсендә кайнашу!

Әнкәсе аны тагын бер кыланышы белән үтереп ташлады. Яңа йортка күченгәндә, «монда калам, китмим» дип, киресенә катты. Әүвәлгеләрендә ул болай карышмаган иде. Мич арасына поскан карчыкка төрлечә ялындылар, тыңламый гына бит. Ахыр чиктә егет камчы тотып керде. Атасы беләгенә асылынмаса, үз-үзен белештермичә тетә иде ул.

— Кулың черер, анаңа суксаң, — дип мышкылдаган картка акайды гына Рәхимҗан.

— Фу, дуңгыз. Син яшьрәк чагында күпме кыйнадың аны, ник һаман кулың исән соң, ник череми?!

— Ул миңа хатын, сиңа газиз әнкә.

— Ярар алайса, хатыныңны тартып ал аралыктан, түлке тиз кыймылда, ишек-тәрәзәләргә такта кагам.

Шулай ызгыш-талаш белән күченде алар. Егет, басу капкасын чыкканда, авыл ягына борылып лач иттереп төкерде.

— Бодай-арышларыңны боз суктырсын, кешеләреңне мур кырсын, албасты Кыязлысы, — диде.

Ә атасы белән әнкәсенең күзендә мөлдерәмә яшь иде... Имеш, картаймыш көннәрендә изге җирләреннән куптылар. Имеш, әби-бабалар күмелгән зират рәнҗеп кала.

Картларның күңел дөньясына да төкерде яңа йорт хуҗасы. Ияләшерләр, урыс авылы да авыл. Аның үзенеке куәтлерәк иде әле. Бәрия аңардан сүрелгән кебек тоела. Тизрәк араны җайлап, туйга хәстәрлек башларга иде бит. Ул сикергәк кәҗә бәтиенә кәбестәнең тәмлерәген каптырсаң, үпкә-сапкаларын онытыр иде инде. Сибгатулла акчалар белән бергә чүлмәккә хатынының көмеш әйберләрен дә яшергән иде, хәзер ул алка-беләзекләр Фәтхетдин хатыны биргән иске сандык төбендә ята. Әби төсе дип, әнкәсе шуларны алып-алып карый да кире сала иде. Бәриягә менә дигән бүләк ләбаса көмешләр!

Карчык сизмәсен дип, ул бушаган чүпрәк янчыкка калай кисәкләре салды.

Рәхимҗан ялгышмады, бүләкләрне күргәч, кызның күзләре ялтырады.

— Абау! Чын көмеш! Бигрәк матур! Каян чәлдердең?

— Нишләп чәлдерим ди. Сиңа атап базардан алдым.

— Ялганлама, яме. Мондый борынгы нәстәкәйләрне кала музейларында гына саклыйлар. Атаң теге елларда берәр җанкисәкнең колак-бармакларыннан салдырмагандыр, шәт.

— Җә, беләк буе телеңне сайратма, тагып йөр. Биргәннең битенә төкермиләр. Туй бүләге бу сиңа.

— Туй бүләге?! Әллә көләсең инде? Тавык канатын сындырып биргән төсле генә чыга бит бу, йөрәк маем. Әнә бүтәннәргә...

Егет киң учы белән Бәриянең авызын томалады.

— Ашыкма, яши-яши алтынга күмәм мин сине, валлаһ. Тагын бер бүләк әзер. Яңа йорт.

Кыз аның кулын читкә этәрде.

— Япма әле, минем авызга капкач кирәк түгел. Йортың шәп анысы. Кибеттә ир-атлар сөйләде, Кыязлының карун Сибгат малае ике ятажлы клуб чәпәгән, дип. Әкәмәт зур, дип.

Бу мактау Рәхимҗанның ачлыктан киселгән йөрәгенә сары май булып сыланды. «Менә шул клубны син — ана дуңгыз тутырасың инде, ел саен итәк астыңнан бала тәгәрәтеп» дип, эченнән генә уйлап, астыртын елмайды. Ике-өч атнадан Бәрия куенга керәчәк, аннан тәмугка күчәчәк, егет аны бик-бик «татлы тормыш»та яшәтәчәк иде. Атналарны өч көнгә калдырып кыскартырга да була, тик әлегә бурыч тулысынча түләнмәгән, ул идән такталары өчен урманчы Ранаска диләнке чистартырга тиеш, башта ук шулай кул сугышканнар иде. Йорт дия-дия сандыкта хәзинәң бушый, беләктә көчең кими икән. Барып җен урынына эшләп бурычын каплап кайтса, бүтән ватылмас иде ул, адәмчә тереклек итәр иде.

Ләкин урманга дип җыенган егет тоткарланды, һаман шул әнкәсе гаепле иде. Ул үлә-үлә саташа, төне буе тәрәзә төбендә утыра, тыныч кына утырса бер хәл, «Каракош килә, Каракош ут сала» дип бакырып йоклатмый иде. Аптырагач, Рәхимҗан аны озын аркан белән уратып-уратып караватка бәйләде.

— Мәңге ычкынмассың хәзер, чәбәләнмә дә, җен, — диде. — Мин кайтканчы ят. Атай чишсә, икегезне дә үтерәм! Бирәм мин сиңа Каракошыңны!

Карчыкка дәшмичә генә ятасы да бит, юк шул, аның теле кычытты бугай:

— Көмешләремне урладың, син — угры, — дип еламсырап, үпкәне кабартты. Әнкәсенең тешсез авызына чүпрәкне йомарлап ничек тыкканын да белештермәде егет...

Өй дөрләп янганда, ярты юлга җиткән иде ул. Әй кире борылып чапты, әй чапты, каршы искән җил калкан булып күкрәккә бәрелә, тынны кыса, аяктан ега иде...

Утны сүндерә алмадылар. Хәер, берән-сәрән йортлы авылда юньле кешесе бармыни аның. Булганы да аксак-туксак, китек-петек җан ияләре. Ялкын бугазны көйдереп эчкә үрләде бугай: йөрәк-бавыр өтелә. Их-ма, бер-бер артлы өч йорт! Кайгыңнан үзең дә тәгәрәп китеп янарсың. Кайсы ләгънәт сукканы ут тубалы белән кизәнә аңа, йә, кайсысы? Нишләп нәкъ менә Рәхимҗанга үчегә ул?! Нишләп, нишләп, нишләп?!

Киеменнән төтен исе аңкытып янына атасы килеп басты, тузан бөртеген каккан сыман гына улының җилкәсенә сукты:

— Хана, малай, ызбаңның өч көнлек рәхәтен күрмәдең.

— Кем төртте?

— Шайтан төртсенме! Ул аска икенче ятаждан сикерде.

— Ишегалдында ике мичкә су иде, ник сипмәдең, карт хөрәсән?!

— Сиңа әйтүе җиңел, малай. Сүндергәннәр ди җил тудыйм-судыйм бутаган утны мичкәдәге ярты уч суыңны өфелдәтеп. Әнкәңне көч-хәлгә караватыннан чиштем, акырып тереләй яна иде. Куркудан телсез ята әнәтерәк Начталарда.

— Икегезне бергә бәйләп калдырасы иде аны, — диде Рәхимҗан, тешләрен шыгырдатып.

Карт килеште.

— Син, имансыз, булдырырсың моны, — диде. — Ярар, маңка агызып ничу утырырга, үз нигезебезгә кайтыйк.

— Нинди нигезгә?

— Кыязлыдагы төп йортка. Синең уең кая бармакта соң? Төкерсәң дә, шунда җан асрыйсы, малай.

— Бар, әнкәне сыртыңа сал да, таегыз!

— Син нишлисең? Эңгер иңгәнне көтәсеңме? Халыктан ояласыңмы якты күздә кайтырга?

— Телең белән чеметмә, атай, үкенерсең. Төкергәннәр ди синең Кыязлы халкыңа! Элек аларны миңгерәү сарыклар дип сүгә идең, халык дисеңме хәзер үзләрен, яхшатланасыңмы?

— Шыпырт, малай, ярсыма. Сакаллы урыслар көлә. Лутчы әйдә кайт, Начта ире ат җикте, илтешәм, ди. Әнкәң арбада. Монда көлгә борын төртеп шыңшуның файдасын күрмим.

Рәхимҗан аларга иярмәде. Кыязлыга якты күздә кайттың ни, караңгыда ни, барыбер иде. Оялмый ул халыктан, атасы тик акыл сатсын шунда. Аңа Бәрия тынгы бирми иде бу минутларда. Кызый күкне биләп янган йорт турында ишеткәндер, авыл белән авыл арасында хәбәр очып кына йөри. Кибеткә кергән һәр кеше әлеге янгын турында әйтмичә калмагандыр. Бүген-иртәгә хатының буласы кыз кибетен бикләп җәяү йөгерер, кайгыңны уртаклашыр, җылы сүз белән юатыр иде. Ә Бәрия күренмәде. Ташның ташы икән хәерче көтүче сәләмәсе! Әйдә, яныңа сугылмасын ди. Моңа гына түзә әле егет, ә менә йортсызлыкны сылтау итеп, сиңа чыкмыйм, дисә, нишләр ул? Яңадан дүртенче казык кагарлык рәт бетте: шыр ялангач Рәхимҗан. Акча җыя торыйм дисә, еллар уза, сакал билгә җитә, кәләш ятларга ычкына.

Хәзер аңа, бернәрсәгә дә карамыйча, Бәрияне үзенә ябыштырырга кирәк. Моның өчен иң әйбәте — башны юләргә салып, кызга йортка керү.

Әйе, әйе, йортка керү. Башка чара юк. Ата нигезенә аның борылып төкерәсе дә килми. Ул тирес өеменнән гарык! Җитмәсә, теге хатын... каргага әверелеп гел агач ботагында тирбәләдер кебек. «Кар-р, кар-р...» Үлмәгәндер карга тәресе, валлаһ. Үлсә дә, кызы исән ич, суйган да каплаган Карга: чем-кара чәч, чем-кара күз...

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр комитеты фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас