Чәчмә әсәр
6 Февраля 2024, 02:40

Ильяс САЛИХҖАН. Гарифҗан ачышы. Хикәя (Башы)

Ничек итсә итте – ышандырды Гарифҗанын Шәмсия шул күз буучы янына барырга. Шайтан котыртуыннан ничек тә котылырга тырышты ул.

Ильяс САЛИХҖАН. Гарифҗан ачышы. Хикәя (Башы)Ильяс САЛИХҖАН. Гарифҗан ачышы. Хикәя (Башы)
Ильяс САЛИХҖАН. Гарифҗан ачышы. Хикәя (Башы)

1

Гарифҗан эштән ашкынып кайтып керде.

– Шәмсия, мин акча оту җаен таптым! – дип кычкыр­ды ул, ишекне ачуга.

Хатыны исә, ишетеп бетермәдеме, иренең куанычын уртаклашырга ашыкмады:

– Кайттыңмы? Әйдә, юын, пеште инде бар нәрсә дә! – диде, аш бүлмәсеннән башын гына күрсәтеп.

Хатынының исе китмәве Гарифҗанның ачуын куз­гатты.

– Юк, тукта әле, Шәмсия! Мин чынлап әйтәм ич! – дип дәште аңа. Тегесе алгы якта күренгәч дәвам итте.

– Бүген бухгалтериягә барган идем, анда зилзилә күтәргәннәр, малай! Пыр тузып акча җыялар: дүртәр мең! Теге үзара ярдәм кассасы кебек түгел ул – заман уены. Менә кара: беренче тапкыр син бирәсең дүрт меңне үзеңнән алдарак башлаган кешегә. Ул сине шул уенга кабул итә. Аннары син, дүрт кеше табып, дүртәр мең җыясың. Аның бер өлешен кесәңә саласың, ә кал­ган өч өлешен – тагын тегеңә бирәсең. Үз чиратында син тапканнар, дүртәр кеше оештырып шулай итә... Си­зәсеңме, ничек тиз баеп китүеңне, карчык! Миңа аны безнең бухгалтер Зәйтүнә апа җентекләп өйрәтте. Ул мине үзенә язып та куйды инде, иртәгә акча алып ба­рырга кирәк.

– Иртәгә? Дүрт мең? Каян аласың шул кадәрле акча­ны? – дип сорады хатыны, аңа туры карап.

– Бәй, кассадан. Салып барабыз бит ай саен!

– Фатир алырга дигән акчанымы? Әле ул җитәрлек җыелмады ич!

– Соң, мин нәрсә дим сиңа? И, бу хатын-кызның башсызлыгы! Менә шул җитмәгән өлешен тутырырга дип уенга керәм бит инде мин!

– Тукта әле, аның өчен тагын дүрт кешене килеште­рергә кирәк дисең бит үзең. Әгәр тапмасаң, Гарифҗан? Кемнең генә артык акчасы бар икән хәзер?

– Анысы – пүчтәк мәсьәлә! Мин бригададагы егетләр­гә әйтсәм, йөгерә-йөгерә китерәчәкләр. Әлегә мин генә беләм бу уенны, башка беркем белми! Жүләрме әллә Мин бүтәннәргә дәшәргә: кем алданрак өлгерә, шул ота монда! Башта үзем керәм уенга!

Гарифҗан, соңгы сүзләрен әйткәндә, күкрәгенә сугып алды, башын чөеп җибәрде. Йоклаганнардан түгел ул, янәсе!

“Эшең барып чыкмас борын масаерга ашыкма әле син”, дип акылга утыртмакчы иде дә аны Шәмсия – ире алданрак өлгерде.

– Җарар, мин юынган арада, кассага чыгып кер инде син!

Хатыны авыр сулап куйды, әмма карышмады. Ире­нең сүзен сүз итә ул.

...Төнлә Гарифҗан хатыны елавын ишетеп уянды.

– Ни булды, Шәмсия? – дип сорады ул йокы аралаш һәм үзе үк төшенеп тә алды сәбәбен. – Ә-ә... акча жәл!

– Жәл булмый ни! Үзебезне кысып җыябыз ич аны. И Ходаем, шушы беткән малосемейкадан чыга алмабыз микәнни инде без?

– Юкка суган суы сыкма әле! Аңлаттым бит инде мин сиңа: отышы гаҗәп тиз киләчәк аның!

– Ышанмыйм мин аңа, Гарифҗан! Йоклый алмый уйлап ятам менә: кемдер отадыр ул уеннан, ә халык отыла анда. Башкача булмас. Әгәр син дүрт кеше таба алмасаң нишләрбез? Табылса да ничек булып бетүе бил­гесез әле. Сөйләшкән кешеләрең үз чиратында уңышлы барып чыкмаса, сиңа киләчәкләр: кайтар безнең акчаны, дип! Хатыннарын, бандитларын ияртеп. Бөтен җыйган акчаларыңны да түләп котыла алмассың ул җәнҗалдан! Әнә сөйләделәр...

– Җарар, җарар! Аңлашылды. Кермим алай булгач уенга. Бу акчаны иртәгә кире сал! Әйдә, ят, иртән эшкә бит!

Тегесе, уңай җавап ишетсә дә, тынычланып бетә алмады тәки. Иренең болай тиз генә килешүе йокысы килүдән дип фаразлады. Яхшы белә инде аны. Уйламаганда-көтмәгәндә, гел башкага үзгәрүе яңалык түгел. Әллә нәрсәдән мөгез чыгарып куюы бик мөмкин. Әҗәткә кереп булса да.

Шәмсия тәмам аптырап бетте. Икенче көнне эшенә баргач та, борчуын оныта алмады. Хәлен сөйләде иптәш хатыннарына. Алары ишеткән-белгәннәре белән уртак­лашты. Сүз артыннан сүз чыгып дигәндәй, уенга бирелеп, бар тормышын оттыручылар турында бихисап мисаллар китерде хатыннар. Шунда берсе ирен күз буучыга алып барырга киңәш итте. Эчкечелектән, төрле зыянлы мавы­гулардан һәм хәтта комарлы уенга бирелүдән дә чыгара ала торган танышы бар икән. Уенга кереп батканчы, менә шулай беренче адымында туктату мөһим, дип аңлатты аңа тәҗрибәле хатын.

Ничек итсә итте – ышандырды Гарифҗанын Шәмсия шул күз буучы янына барырга. Шайтан котыртуыннан ничек тә котылырга тырышты ул.

Фото: https://ru.freepik.com/

(Дәвамы бар)

Ильяс САЛИХҖАН. Гарифҗан ачышы. Хикәя (Башы)
Ильяс САЛИХҖАН. Гарифҗан ачышы. Хикәя (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас