Чәчмә әсәр
5 Февраля 2024, 02:40

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Хикмәтле туган көн. Хикәя (Ахыры)

Хөкүмәтнең бит яңа карары чыкты. Быел ветераннарга фатир бирәләр бит. Син тол ветеран саналасың, сиңа ул һичшиксез тиеш.

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Хикмәтле туган көн. Хикәя (Ахыры)Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Хикмәтле туган көн. Хикәя (Ахыры)
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Хикмәтле туган көн. Хикәя (Ахыры)

* * *

Кичә арылган булгангамы, карчык иртән соңга калып уянды. Шуңа күрә үзенең танышларын озатып калырга, иртәнге трамвайларны сәламләргә өлгермәде. Көн саен бер вакытта уянган карчык борчылып куйды. Чәен дә тәмләп, озаклап эчә алмады. Тиз-тиз генә тамак ялгап алды да, өен җыештырырга кереште. Ул да булмады, ишектәге кыңгырау тавышы яңгырады, Миңниса карчык кинәт сискәнеп китте, шунлыктан күз аллары караңгыланды. Кемлеген сорап тормыйча гына ачып җибәрсә, ишектә Әлфинур иде. Кочагын җәеп, елмаеп басып торган Әлфинур артында зур тартма тоткан сары чәчле егет тә бар.

– Танымыйсыңмы? Улым – Альфред бу. Безнеңчә – Әлфәрит инде.

– Шулаймыни? Чәче кара иде шикелле...

– Әй, мода галәмәте инде, – диде Әлфинур, исе китмәгәндәй кулын селтәп.

– Ә-ә, – диде Миңниса карчык, аптыраудан.

Бергәләшеп, юк-бар сөйләшә-сөйләшә, чәйләп алдылар. Альфред кесә телефонына текәлеп, дөньясын онытты. Әлфинур исә урындыгын карчык янына ук күчереп, сүз башлады:

– Нәселдә быел зур эш көтелә әле – Альфредны өйләндерәбез.

– Шулаймыни? Кызы кем соң, кайсы яклардан?

– Татар кызы булмады инде, исеме – Наташа. Берни эшләп тә булмый. Яшьләрнең үз сүзе хәзер – олыларны тыңламыйлар. Аннары... Ни бит әле... Синең белән киңәш-табыш итәргә дип тә килгән идем... – Аның йөзенә сизелер-сизелмәс кенә кызыллык йөгерде. Миңниса карчык дәшмичә генә баш кагып куйгач, ул карашын аңа туры төбәп, сүзен дәвам итте:

– Ие, апа, ни бит, синнән зур ярдәм кирәк иде. Үзең беләсең инде, без бай кешеләр түгел, улыбызга фатир бүләк итә алмыйбыз. Аннары ни... Э-э, яшьләрнең тормышы барып чыгармы-юкмы, бик шикләндерә. Наташаны үзебезнең фатирга кертсәк, аерылышып-бозылышып йөрмәсләрме икән дим. Шуңа күрә, э-э, сиңа зур йомыш белән килгән идем... э-э. Хөкүмәтнең бит яңа карары чыкты. Быел ветераннарга фатир бирәләр бит. Син тол ветеран саналасың, сиңа ул һичшиксез тиеш.

– Кирәкми лә миңа бернәрсә дә...

Әлфинур аны ярты сүздән бүлдереп, тиз-тиз сөйләвен дәвам итте:

– Анда квадрат метрларга карыйлар. Әгәр-мәгәр дим, Альфред белән Наташаны... э-э... сиңа пропискага кертсәк, ул фатир тиз арада булып та куяр иде. Хөкүмәт ветераннарны бик олылый быел...

– Һай, Әлфинур, үз өем бик яхшы, бик җитә. Нәрсәгә миңа яңасы? Шушында тынычлап үлсәм...

– Алай димә, апа! Бушка бирәм дигәндә – алырга кирәк. Аннары... – Әлфинур беразга гына туктады да, ашыгып әйтеп салды:

– Ул яңасында син тормасаң, Альфред белән Наташага булыр. Сине ничек тә бәхилләтербез. Үзем тәрбияләп, соңгы юлга озатырмын...

Миңниса карчык кинәт борылып Альфредка карады. Бер авыз татарча белмәгән бу егет бик тә ят тоелды аңа. Ул бөтенләй аптырап калды. Кешегә гомере буе изгелек кылып яшәгән Миңниса карчык: «Юк!» – дип кистереп җавап бирә белми дә иде.

– Уйлап карармын, – диде ул, ничарадан-бичара.

– Яхшылап уйласаң бик яхшы булыр иде, Миңниса апа. Буш итмәбез. Берничә көннән шылтыратырмын әле, син сүзеңне әйтерсең.

Миңниса карчык авызын ачып нидер әйткәнче, ул малаен җитәкләп чыгып та китте. Карчык, үзенең хәлсезләнеп китүен сизеп, караватына барып ятты. Эченнән генә Әлфинурны сүкте ул. Керфекләре бер-берсенә тоташам дип торса да, күзенә йокы кермәде: Әлфинурларның килүе аның бөтен тынычлыгын качырган иде.

Шул арада аның ишеге ачылып китте.

– Үләм, күршекәем, ишегең шыр ачык, нишләвең бу? – Сәлимә карчыкның сулышы капкан, йөгерә-атлый Миңниса карчык караватына килеп тә басты.

– Япкан шикелле идем дә, кара, онытканмын икән әй...

– Берәрсе килгән иде әллә соң?

– Ие, сугылып чыкканнар иде...

– Кемнәр ул? – Сәлимә карчык әллә ничек кенә – сәер итеп сорап куйды.

  • Әлфинур, мәрхүм энемнең кызы...

– Каян искә төшергән әле ул яхшылыкның кадерен белмәгән бәндә?

– Тәүбә, диең, Сәлимә. Авызыңнан җил алсын, андый көфер сүзләр сөйләмә. Туган көнем белән котлап киттеләр менә. Стена сәгате бүләк итте Әлфинур.

– Моңарчы күзгә-башка чалынмагач кына әйтүем инде, күршекәем, – Сәлимә сөйләнә-сөйләнә ишеккә таба атлады. – Бикләп кал инде, дөнья бу, – диде ул ишекне ябып.

Миңниса карчык, авырдан торып, ишекнең келәсен төшерде. Үзе стенага тотынып кына караватына барды да, күзләрен йомды.

Аны ишек кыңгыравының шылтыравы уятты.

– Кара сана, төш вакытлары узган икән инде, – Миңниса карчык сөйләнә-сөйләнә ишекне ачты. Халисә белән малае килгән икән.

– Исән-сау тордыңмы, апа?

– Шөкер, әйбәт кенә.

– Кая әле. Минем яулыкны бәйлисеңме икән?

Миңниса карчыкның кабаттан кызыл чәчәкле яулыгын бәйләп куюын күреп, Халисә аны сүгеп тә ташлады.

– Һай, салып ташлачы шул иске-москыңны! Менә дигәнен алып килдем бит үзеңә!

– Әй, бер ияләнгәч, – дип акланды Миңниса карчык.

Халисә аны тыңлап тормады, үз сүзен башлады:

– Миңниса апа, сине мәшәкатьләү дә була инде, тик, нишләтәсең, тормыш шундый нәрсә – гел шәфкатьле кешеләрдән ярдәм сорап, өмет итеп киләсең. Менә улым шәһәрне өйрәнеп беткәнче апамда торыр дигән идем, сүзгә килдек тә, хәзер өеннән куып ук чыгарды. Бөтен Казанында белгән кешебез син... Улыбыз тәртипле, эшчән, начар гадәтләре юк, яхшы укый...

Миңниса карчык ирексездән башын иеп, кулларын укмаштырып торган Илшатка күз ташлады.

– Менә шуны фатирыңа кертә алмассың микән. Авыл ризыкларыннан өзмәс идек үзеңне... – Халисә ашыга-ашыга сөйләвен дәвам итте: – Әле, ишеттеңме икән, ветераннарга, сугышта үлеп калганнарның хатыннарына да фатир бирәләр икән. Синең квадрат метрлар туры килә бугай. Илшатны Казанда калдырырга иде исәп. Документлары белән үзем йөрер идем. Теләсәң, сине авылга алып кайтып китәм. Яңа сауган сөт эчеп, каймак-катык ашап кына торырсың...

Миңниса карчык тәмам миңгерәүләнде. Халисәнең сүзләрен ул ишетте дә, ишетмәде дә. Үзенә төбәлеп карап торган ана белән малайга нәрсәдер дип җавап бирмәкче булып, иреннәрен кыймылдаткан иде, Халисә аны кырт кисеп бүлдерде:

– Юк-юк, син бүген үк әйтмә җавабыңны. Бүген шимбә бит, без авылга кайтабыз. Иртәгә шылтыратып сорармын.

Ул да булмады, алар саубуллашып, чыгып та киттеләр.

Миңниса карчык чигәләрен ике кулы белән кысып, уйга чумды. Үзара ызгышкан апалы-сеңелле ике туганның бу гамәлләрен өнәмәде ул. Югыйсә, кечкенә вакытларында нинди дуслар иде.

– Бәрәч, ишегең тагын ачык, – бусагада кабат Сәлимә карчыкның тавышы ишетелде.

– Кунак кына озаттым әле, Сәлимә.

– Монысы кем булды тагын?

– Халисә...

– Теге, ерак туганыңмы?

– Ие, шул.

– Ул каян сине исенә төшергән тагын?

Миңниса карчык аңа гаҗәпсенеп карап куйды:

– Ник, туган көнем белән котларга килгән...

– Ә-ә, – авыз эченнән нидер мыгырданып, Сәлимә карчык үз фатирына кузгалды.

Миңниса карчык кабат караватына барып ауды. Көн кичкә авышканда, аңа янә бер кунак – Сафия килеп керде.

– Ай-яй, алма апам, һаман да унсигез яшьлек кызларга биргесез икәнсең әле, күз тимәсен! – диде ул керә-керешкә үк. – Менә сиңа җылы башмаклар алып килдем. Озак хезмәт итсен, җылы тәнеңдә тузсын.

– И-и, рәхмәт инде!

Алар өстәл янына утырдылар. Озаклап хәл-әхвәлләрне белешеп, элеккеләрне исә төшергәч, Сафия җайлап кына сүз башлады:

– Миңниса апа, кичә әйткән идем бит әле... ни дип... яңа фатирга күчтек дип. Дүрт бүлмәле, яңа йорттан. Бик яхшы фатир, тик хәлләр катлаулырак әле. Барысы да акчага төртелде. Евроремонт ясатмакчы идек тә, бик кыйммәт икән. Шуңа күрә, алма апам, сиңа тәкъдим белән килгән идем...

Миңниса карчык, берни аңламыйча, аңа текәлде.

– ...Яраткан сеңлеңә бераз ярдәм итә алмассыңмы икән. Хөкүмәт ветераннарга фатир бирә икән. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга һич ярамый, апа җаным. Сиңа һичшиксез яңа фатирга күчәргә кирәк. Теләсәң, бездә торырсың. Ә синең бу иске фатирыңны сатарбыз. Әйбәт бит? Соңгы юлга үзем олылап, тәрбияләп озатырмын. Иртәгә сине үзебезгә кунакка алып китәм. Әле уйлый тор, – Сафия Миңниса карчыкны иңнәреннән кочып, ике битеннән үбеп алды да:

– Иртәгә очрашканчыга кадәр, апа җаным, – дип, чыгып китте. Миңниса карчык аның киткәнен сизми дә калды. Уйларына йотылып күпме утыргандыр, ишекне дөбердәткән тавышка сискәнеп, кинәт айныгандай булды.

– Апай, күршекәем, бигрәк миңгерәүләндең бу көннәрдә – ишегең гел ачык, – Сәлимә карчык сөйләнә-сөйләнә түргә узды. Үзе өстәлдәге сый-нигъмәтләргә ымлады:

– Бик зурлап үткәрдең, ахры, быел туган көнеңне?

Миңниса карчык дәшмәде.

– Килүчеләр дә күп булды бугай...

– Әйе... кил-де-ләр... – диде ишетелер-ишетелмәҫ кенә Миңниса карчык. Аннары яшьле, моңсу күзләрен ахирәтенә күрсәтмәс өчен, карашын тәрәзәгә таба борды.

– Әле Илдар тагын шылтыратты, – диде Сәлимә карчык, Миңниса ишетсен өчен кычкырып. – Миңниса апамны котлап, бүләк керттеңме? – дип сорады. «Онытканмын», – дигән идем, – сүгеп ташлады үземне. Менә, затлы яшел чәй керттем үзеңә. Илдар улым күчтәнәче, – ул чәй тартмасын өстәлгә куйды. – Син мине ишетәсеңме соң, күршекәем?

Миңниса карчык баш селкеде.

– Сөенче димме, күршекәем, кайгы димме, улым нәкәнис аерылган бит... – Сәлимә карчык, Миңнисадан сүз ишетергә теләп, бераз тын торды. Ул дәшмәгәч, кабат дәвам итте. – Хәзер Казанга кайтырга җыена. Бик сөенәм дә, нишләр инде менә, кая сыеныр? Бездә абыйсы гаиләсе белән төпләнде бит инде, мин бар. Кайда торыр инде Илдар? Ул үзе сине бик ярата – галәмәт. Әле бүген дә телефоннан: «Миңниса апа белән серләребез туры килә инде безнең», – дип сөйләп торды...

Миңниса карчык гел тәрәзәдән карап торуында булганга ачуы килеп, Сәлимә карчык тагын да кычкырыбрак сөйли башлады:

– И-и, күршекәем, моңарчы гел тату яшәдек. Ходай кушып моннан соң да шулай булсын. Күрше хакы – тәңре хакы, дип юкка гына әйтмиләр инде ул. Әле ишеттем, сугыш ветераннарына, аларның хатыннарына да быел фатир бирәләр икән. Синең иң якын кешеләрең без бит инде. Илдар дүкүминтләре белән йөрер...

Миңниса карчыкның кинәт үзенә борылуын күреп, ул ярты сүздә туктап калды. Миңниса карчык берни дә дәшмичә, ияге белән тәрәзәгә ымлады.

– Ни бар, күршекәем? – Сәлимә карчык, шөбһәләнеп, урамга күз ташлады. Нәкъ тәрәзә турысында, кара каурыйлары тырпаешкан соры муенлы чәүкәләр чыр-чу килеп, үзара чукыша иде.

Фото: https://ru.freepik.com/

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Хикмәтле туган көн. Хикәя (Ахыры)
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Хикмәтле туган көн. Хикәя (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас