Чәчмә әсәр
5 Февраля 2024, 16:41

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (3)

Әле бер кошның да тәрәзәгә кунып пыяла хәтле пыяла чокыганы юк иде. Әллә урыс урманнарына канатлы дәҗҗаллар ияләшкәнме?! Сөйләсәң, адәм ышанмас, Сибгатулла малаеның башына тай типкән, диярләр. Аңа хәзер духтыр түгел, биш чакрымдагы багучы удмурт карчыгы кирәк. Җеннәр ахирәте ни такылдар менә. Аныкы гел дөрескә чыга, имеш.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (3)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (3)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Каракош. Повесть (3)

Озак тынычланмады егет. Баскычка менеп, күктә уйнаклап очкан кошларны күзәтте. Әнкәсен саташтырган зәхмәт — Каракош — канатларын шап-шоп бәргәләп баш очында бөтерелми микән? Хаха-ха! Тәпиеннән генә эләктереп җиргә сылар иде Рәхимҗан. Тфү, карчыкның юләрлеге аңа да йога бугай инде.

Ә кичкырын ул тиктомалдан шомланып өй тирәли әйләнде, кайсыдыр почмакта куркыныч сагалый сыман иде. Әнкәсенең җеннәре калды, ахры, алар күңелгә коткы салып бимазалый. Йокысы да йокы булмады: әллә ничә мәртәбә бастырылды. Өскә ябырылучы шайтан Һашия кыяфәтендә иде. Һашия аның җилкәсенә менеп атлана да тезләре белән муенны кыса, буа иде. «Көш-ш, үләксә карга», — дип, гәүдәсен кыймылдата Рәхимҗан, күзен ача һәм... чытырдатып кире йома. Саткыры, ир башыңнан бала  йоннарың кабарыр: хатынның кулы юк, иңбашында ике канат... «Син идең, син, син, син...» дип каркылдаган тавыш колак пәрдәсен ерта...

Төшләнү-бастырылулар һәр төн саен кабатлана башлагач, Рәхимҗан бөтенләй бетәште. Аякларын көчкә сөйрәп атлады. Өн белән төш арасында буталган кара дәҗҗал, ни Һашия, ни кош, аның канын суыра иде. Нигезе шаукымлы, ахрысы, юньле кеше ярым ташландык урыс авылында бура күтәрәмени?! Җен-пәри мыжлаган урын бу, валлаһи. Алланы танымаса да, җеннәрдән өркә иде егет, ни хикмәттер. Аңа бигрәк әрсезе бәйләнә бугай, һич туктамый, каһәр.

Бертөнне аптыраган-йөдәгән Рәхимҗан ишегалдындагы такталар өстенә урын җәеп ятты. Авыл — утсыз, җиһан — йолдызсыз, тышта дөм караңгы иде. Тәмле-тансык йокы керфекләрне аралап күзгә тулып барганда, колакка «кар-р» дигән тавыш ишетелде. Егет тактага сеңде. Урманнан төн карасыннан да карарак бер кош очып чыгып килә иде. Менә ул канатларын Рәхимҗанның өенә табан турылады. «Кар-р, кар-р...» Уктай түбән атылды һәм томшыгы белән чык та чык тәрәзә пыяласын чукырга тотынды. «Көш, көш» диде атылып торып утырган егет, әйтерсең тавык куа иде. «Көш, көш!» Әмма аның көшелдәве үзенә дә ишетелми, яргаланган иреннәренә ягылып кала иде. Күкрәген ярып тук-тук бәргән йөрәге аны кире ятагына аударды. Хәлсез егетнең бармак селкетерлек тә рәте юк иде. Терсәгенә таянып янә торса, коштан җилләр искән! «Авырыйм, ызба салу мигә сукты, күземә әллә нинди әкәмәтләр күренә, духтырлардан дару яздырып алырга кирәк, болай саташтырса, тәпиеңне дә сузарсың. Калыр йортың этләргә», — дип үз-үзен юатып, таң аттырды ул. Ә иртән күзе ялгыш кына ян тәрәзәгә төште. Күлмәк сәдәфе кадәр ике тишек! Ни-нәрсә бу?!

Рәхимҗан, аякларын җирдән шудырып кына, тәрәзәгә якынлашты. Чәнчелеп китсен, томшык эзе, томшык! Димәк, төнге маҗаралар чын булган, күзгә генә күренмәгән. Әле бер кошның да тәрәзәгә кунып пыяла хәтле пыяла чокыганы юк иде. Әллә урыс урманнарына канатлы дәҗҗаллар ияләшкәнме?! Сөйләсәң, адәм ышанмас, Сибгатулла малаеның башына тай типкән, диярләр. Аңа хәзер духтыр түгел, биш чакрымдагы багучы удмурт карчыгы кирәк. Җеннәр ахирәте ни такылдар менә. Аныкы гел дөрескә чыга, имеш. Теге кара төннән соң алар тарантаслы атта шушы багучыга барганнар иде. Карчык түм-түгәрәк битле хатын иде әле. Ул ата белән улны капка тоткасына да орындырмады, куып җибәрде. Ә артларыннан:

— Кешегез кайта, исән ул, мөртәтләр! — дип кычкырып калды.

Сибгатулла инде икенче ай шик белән яши, төшендә Карганы тере итеп күрә, шуңа ул багучыдан нәрсәдер белмәк булган иде.

— Ишеттеңме, малай, кайтачак, ди. — Атасының кызыл борынына хәтле агарган иде. — Чиста эшләмәгәнсең, дуңгыз! Ни урталай, ни пырталай!

— Кайтмый, — диде малай. — Удмурт карчыгы чуртымны беләмени! Карга дөмекте, валлаһи, дим.

Ә бит багучы алдашмаган иде. Аның сүзләре вакыт аша саркып барыбер расланды шул. Анда инде пычагым да кыралмыйсың, бөтен юллар бикләнгән иде.

Карганың исән икәнен сизенгән багучы нишләп егетнең маҗараларын гына белмәсен ди. Белә булыр, белә булыр.

Карт егет карчык яшәгән авылга юл тотты. Аңарда гына сер түгел икән, багучының капка төбенә халык җыелган, яртылаш бөкрәйгән озын буйлы бер карт, таягы белән төртә-төртә, кешеләрне чиратка салып маташа иде.

— Син өченче, син дүртенче, син алтынчы... — дип саный-саный, ул Рәхимҗанга җитте. — Син, олан, егерменче, иң актыккы.

— Мин — беренче, — диде егет, кулы белән халыкны як-якка этәреп түргә узды. Капкадан да очып кына үтмәкче иде, ләкин ул эчтән терәтеп куелган икән.

Хатын-кыз пырдымсыз Рәхимҗанга әр-битәр яудырганда, чыелдап өйалды ишеге ачылды. Карчык йокыдан гына уянган, кәефсез иде бугай, үзалдына ачулы мыгырдана-мыгырдана капкадан терәүне алды. Аның шадра йөзе күренүгә, урамдагылар дәррәү артка чигенде.

— Барың да каралыр, тибенмә, тибешмә, — диде җен сыңары һәм күзләре белән төркемне борауларга кереште. Кинәт ул кәкре бармагын егетнең күкрәгенә кадады. — Монау бәндәдән гайре барың да керер.

Рәхимҗан исен-акылын җыеп өлгергәнче, халык ташкыны аны гайрәтләнеп коймага таба кысрыклады һәм чирәмле ишегалдына ыргылды. Егет тә аларга кушылмакчы иде, карчык дөньяны дерелдәтеп үкерде:

— Кермәң, каргышлы бәндә! Мин сингар берлән сүләшеп тә бакмыйм!

Бая чиратка тезгән карт, көлемсерәп, ашыга-ашыга борын төбендә үк капканы япты...

Егет йодрыклары белән ярсып-ярсып капкага сукты да карчыкны бетереп сүгә-сүгә китеп барды. Аждаһа тәре, суксаң, арык гәүдәсеннән сихер-михере шыбырдап коела инде, кеше күп шул, аулак җир түгел, һи, Рәхимҗан болай гына җиңелми әле ул, шөлләде дип кукрайма, карчык, җаныңны, таракан кебек, үкчәңә качырачак, көт. Аннан соң каз муеныңнан бора-бора сихереңне костырачак. Сөйләрсең, егет ни сораса, шуны сөйләрсең, шайтан бозыгы!

Күкрәгендә айгыр дулатып, Рәхимҗан өенә кайтты. Капка баганасы утыртырга дип казыган чокыр туфрагын бер дуңгыз баласы борыны белән актара иде, аңа да ачуыннан өлеш чыгарды, дыңкылдатып майлы корсагына типте. Дуңгыз чиный-чиный сыртына тәгәрәде.

— Сасы тәре, элдерт моннан, тереләй тиреңне туныйм! — диде ул, тагын типмәкче иде, ызба читеннән Бәрия калыкты.

— Хайванның эчәген агызасың бит, имансыз! Исемеңне Рәхимсезҗан дип кушарга иде атаңнарга.

Егет кызлар кебек авызын турсайтты.

— Таң тишегеннән нишлисең монда?

— Эшкә барышлый сугылдым, йортыңны карарга. Ә менә син кайда сөйрәләсең? — Урмандагы аударасы агачларны тамгаладым.

— Әллә марҗа биленә тамга суктыңмы, дим. Атаңа охшасаң, көт синнән! Нәселегез белән азгын сез.

— Телеңне теш арасында кысыбрак тот, Бәрия. Мин көн-төн йорт дип чиләнәм, синең сымак кибеттә ирләр белән кети-мети уйнап ятмыйм.

— Абау, абау, шикләнсәң, өйләнмәссең... Ялынучылар без түгел.

— Җә, күперенмә. Өй ничек соң, ошыймы?

— Үлепләр ошый. Остардың син сала-сала.

— Акча оста, ул салдыра. Бер тәрәзә пыяласын нәрсәдер тишкән әле, — диде Рәхимҗан. — Кош чукыган, ахры.

— Кит, дивана, кош пыяла чукый димени?! Малай-шалай чуерташ бәргәндер. Кая тишек? Ян тәрәзәдәме? Абау, ялтыравык боз кебек шоп-шома ич ул.

Чекерәя-чекерәя ерактан гына караган кызны егет этеп җибәрде.

— Якыннан кара, сукыр ябалак. Шар күзеңне зуррак ач та.

— Син үзең сукыр ябалак! Минем ун чакрымнан күрә күзләрем. Пыяла шоп-шома, хи-хи!

Рәхимҗанның җаны үртәлә башлады. Аңардан эте-бете көлә, хурланып үләрсең.

— Әйдә әле, әйдә, — диде ул, Бәриянең касыгына төртә-төртә һәм ян тәрәзәгә таба куалады. — Тишек бар, дим, тишек монда, дим, сиңа ыржая, дим.

Коты алынган Бәрия, тарткалаша-тарткалаша аның кулыннан ычкынып, урамга йөгерде. Шактый йөгергәч, борылып:

— Духтырга бар, ми күзәнәкләрең зарарланган, күзеңә шайтан тишеге күренә, — диде.

«Үтерәм» дип, кызга таш кисәге томырганда, күз янә тәрәзәгә төште, һәм баш түбәсендәге чәч үрә торды: тишекләр юк иде... Кая киткән алар, йә?! Ничек капыл гына томаланган?! Күрде ич, күрде Рәхимҗан, карандаш очы сыярлык тишекләрне теп-тере күзләре белән күрде. Ул багучы янында киләп сарганда, пыяланы кемдер алмаштырмагандыр ла! Юк, юк, бу үзе кискән пыяла, әнә чәпәк-чәпәк бармак эзләренә хәтле аныкы. Нишли дөньясы, җә? Нинди әкәмәтләре белән егетнең башын катыра ул? Бар иде бит ике тишек! Аягүрә төшләнә мәллә Рәхимҗан? Мөгаен, җеннәр саташтыра аны. Каракошы да, пыяла тишеге дә шулар шаукымы, ахрысы.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас