Чәчмә әсәр
4 Февраля 2024, 04:47

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Хикмәтле туган көн. Хикәя (Башы)

Нәкъ аның өе турысында кара каурыйлы, соры муенлы берничә чәүкә, чыр-чу килеп, нәрсәдер бүлешә, чукыша иде.

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Хикмәтле туган көн. Хикәя (Башы)Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Хикмәтле туган көн. Хикәя (Башы)
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Хикмәтле туган көн. Хикәя (Башы)

Миңниса карчык бүген дә, гадәтенчә иртән-иртүк то­рып, ашыкмыйча, тәмләп чәй эчә башлады. Аның фа­тиры йортның беренче катында булганга, тәрәзәдән һәммәсе дә уч төбендәгедәй күренә. Ул шулай өстәл янында озаклап утырып, өе каршында бер-бер артлы тукталыш ясаган трамвайларны сөенеп, куанып каршы ала, тәрәзә пыяласы аша гына танып белгән кешеләрне хәерле теләкләр теләп озатып кала. Инде менә ничә еллар аның тормышы гел бертөсле үтә. Күп еллар элек эшеннән бирелгән кеп-кечкенә фатирында ялгызы гомер кичерде ул. Нишләтәсең, яшьлеге сугыш елларына туры килде. Сөйгәне Газиз белән кавышканның икенче атна­сында ук ул аны фронтка озатты. Ул чактагы елап ае­рылышулар мәңгегә булган икән. Иренең һәлак булган хәбәре килгәч, Миңниса Казанга – заводка юл тотты. «И-и, үтә гомерләр...», – дип көрсенеп куйды ул.

Инде урамдагы шау-шу басыла төште, кешеләр ташкыны да кимеде. Миңниса карчык та өстәл янын­нан кузгалырга булды. Кинәт ишектәге кыңгырау аваз бирде. «Кем йөри икән иртә баштан? Ә-ә, фатирны бутагандыр...» – дип сөйләнә-сөйләнә, ишек катына барды ул.

– Миңниса, ач әле! Мин бу – Сәлимә күршең, – фа­тирга күчкәннән бирле хезмәт иткән юка такта ишектән ахирәтенең тавышы ишетелде. «Мондый үтә күренмәле ишек Казанда башка юк, синдә генә», – килгән бере шулай көлә аннан. «Минем яшереп саклаган малым юк», – дип авызларын томалый аларның Миңниса кар­чык. Ул ахирәтен аптырабрак каршы алды.

– Ник иртә таңнан килеп җитте бу аяксыз карчык дисеңме? – дип кеткелдәде Сәлимә карчык. – Күршекәем, туган көнең белән сине! Исәнлектә-саулыкта яшәүләр насыйп булсын...

Миңниса карчыкның иреннәренә нур кунды. Күңеле тулып, мөлдерәмә яшьләре аша елмаеп җибәрде:

– Һай, Сәлимә ахирәткәй, кайлардан белдең минем бүген туган көн икәнен?

– Белмичә! Оныклар: «Хәтерең – тишек иләк?» – ди­сәләр дә, үземә кирәклесен истә тотам мин. Әй, Миңниса, сиңа сиксән сигез тулды бит, ә? Әле кайчан гына урам­да очраган ир-егетләрне абындырган чибәр хатын идең, һай, үтә гомерләр...

– Әйтмә дә, –  диде Миңниса карчык. – Ярый әле син бар, Сәлимә. Үзем дә онытып җибәргәнмен.

– Мин дә онытканмын ла! Кече улым – Илдар иртүк таңнан шылтыратып искә төшерде.

– Мәскәүдәге улыңмы? – Миңниса карчык аптыраулы карашын Сәлимәгә төбәде.

– Шул инде! Сине бигрәк ярата иде бит ул. Әле дә: «Миңниса апаны сагындым, Казанда булсам туган көне белән иң беренче котлар идем», – ди...

– Һай, рәхмәт төшкере! Кечкенә чагында бик шук, сүз тыңламаучан малай да иде соң! Нинди чибәр егет иде – марҗага өйләнеп харап булды...

– Искә төшермә инде, күршекәем. Үземнең дә йөрәк яна, үзе дә Казанны сагынам, ди шылтыраткан саен...

– Кайтсын соң?!

– Кая, өйгә сыя торганмыни? Олы малай гаиләсе белән, мин – карчык тагын...

– Ярар, Сәлимә, Ходай рәхмәтеннән ташламасын. Әйдә, бүген минем туган көндә бергәләп чәй эчеп алыйк, бәйрәм итик әле!

– Юк-юк, мәшәкатьләнә күрмә берүк. Өйдәгеләр әле генә таралышып бетте. Алар кайтышка ашарга пешереп куясым бар, башка эшләрем дә күп, иртәгә кич белән сугылырмын әле бер.

– Ярар инде алайса, кергәнеңә бик зур рәхмәт, – Миңниса карчык күршесен подъездга кадәр чыгып озатты.

Ул чыгып китүгә үк, аның күңеле, ниндидер корт-мазар йөргәндәй, тынычсызлана башлады. Соңгы елларда аның туган көненә кунак чакырганы да, үзе белеп килгән кеше дә юк иде. «Менә бит, Сәлимә онытмаган, рәхмәт төшкере!» – дип сөенде ул эченнән генә.

Гадәтенчә, тәрәзә аша урамга күз салган иде, имәнеп китте – нәкъ аның өе турысында кара каурыйлы, соры муенлы берничә чәүкә, чыр-чу килеп, нәрсәдер бүлешә, чукыша иде. Миңниса карчык, аларны куып тарату нияте белән, тиз генә чөйдә торган озын, зәңгәр курткасын киде дә урамга чыгып китте. Берочтан кибеткә дә кереп чыгармын дип, кулына чүпрәк сумкасын да алды.

Урамда көзнең вак, салкын яңгыры ява. Хәер, яуган шикелле дә түгел үзе. Йөзенә вак инәләр сипкән шикелле тоелды аңа. Миңниса карчык адымнарын кызулатып, үз тәрәзәсенә таба атлады. Чәүкәләр таралышкан иде инде. Миңниса карчык җиргә иелеп, нәрсә бүлешкәннәрен белмәкче булса да, берни ачыклый алмады. Чырр! Миңниса каршыдагы иске – кеше яшәми торган йортның түбәсенә кунаклаган чәүкәләрне күреп алды. «И-и, килбәтсезләр! Шул йортның чормасына оя корганнар икән!» Ул бу кошларны электән үк яратмады. Авылда морҗага оя ясап та интектерүләре бик җиткән. Әле дә, әнә, күзләрен тасрайтып карап торалар. Миңниса карчыкның йөрәгенә шом йөгерде. Кәефе китеп, ул әкрен генә кибеткә таба атлады.

Ул башка көннәрне озаклап йөреп керә торган иде. Бүген көне дә еламсырап торганга, шуңа өстәп чәүкәләр дә күңеленә корт керткәч, алма, груша кебек җиләк-җимешләрне аз-мазлап алды да, кибеттән туры өенә юнәлде.

Ишекне ачып керүгә, телефонының ярсып-ярсып шылтыравы ишетелде.

– Әлү-ү? – диде ул, гадәтенчә сузып.

– Исәнмесез, Миңниса апа. Мин – Әлфинур, сезнең мәрхүм энегезнең кызы...

– Ә-ә!.. Син кайларда йөрисең соң? Югалдың тәмам...

– Әй, Миңниса апа! Югалырсың да монда! Тормыш үзенекен итә – авылга кайтып әнине дә күргән юк хәтта. Аннары... э-э, мин сине туган көнең белән котлыйм, Миңниса апа! Сау-сәламәт яшә...

– Туктале, каян белдең минем бүген туган көнем икәнен?

– Синең яхшылыкларны онытып буламы соң? Соңгы елларда эш тә эш булды, шуңа күрә...

– Әйдә, бүген кунакка кил?

– Бүген үк булмас инде, иртәгә килермен. Ярый, исән-сау тор, Миңниса апа.

– Рәхмәт шылтыратуыңа, сау бул.

Миңниса карчык яңгырдан шактый ук чыланган курткасын чөйгә элде. Ашыкмыйча, кибеттән алган ризыкларны өстәлгә бушатты. Җиләк-җимешләрне юып-турагач, тәлинкәләргә тезеп куйды. Үзенең уеннан Әлфинур китмәде. «Әй-й, өметемне өзгән идем инде. Каян килеп исенә төшерде икән? Күпме яхшылыклар кылдым үзенә: авылдан килгән кызны бушка яшәттем, тәрбияләп тордым. Соңгы биш-алты елда ник бер хәбәре булсын. Телефон аша айга бер шылтыратса да күңелем булыр иде. Ярар, хет туган көнемне онытмаган икән», – дип сөйләнде үзалдына.

Күз аллары бераз караңгылана башлагач – кан басымы хикмәте – бераз ял итим, дип кат-кат матрас түшәлгән биек караватына таба атлаган гына иде, ишектәге кыңгырау төймәсенә бастылар. «Ходаем, кем генә булыр бу? Тагын Сәлимәдер әле...» – карчык күзчеге булмаган ишегенә колагын куеп, кычкырып сорады:

– Кем бар анда?

– Миңниса апа, бу мин – Халисә, синең ерак туганың...

Халисә ялгызы гына түгел, янында озын гына буйлы малае да бар.

– Нинди җилләр ташлады сезне?

– Бүген синең туган көнең бит – котларга дип килдек! Бу минем улым – Илшат, – дип сөйләнә-сөйләнә Халисә кулындагы бүләген – матур итеп төрелгән ак яулыкны карчыкка тоттырды.

– Һай, рәхмәт төшкере! Бигрәк матур яулык!

– Әйдә, хәзер үк башыңа бәйлик әле! Яраткан сеңлемнең яулыгы, дип, салмый йөр. – Халисә Миңниса карчыкның акка кызыл чәчәкләр төшерелгән яулыгын чишеп, яңасын бәйләп тә куйды.

– Абау, әтәтер дә үзең! Элек тә шундый идең – үзгәрмәгәнсең бер дә...

Халисә җавап биреп тормады. Зур ике сумкага ишарәләп:

– Миңниса апа, менә сиңа авыл күчтәнәчләре төяп килдек, әйдә, урнаштырыйк әле... – ул шул арада ит, сөт, каймак ише әйберләрне гөрелдәп эшләп утырган суыткычка тутыра да башлады.

– Бигрәк зурладыгыз бит әле сез. Киләсегезне белсәм, өстәл хәзерләп көтәдер идем...

– Бер дә уңайсызланма, апа. Бергә хәзерлибез дә куябыз аны. Мондый олы бәйрәм көнне кечкенә өстәлдә утыру килешмәс, өйдә, зурысын куйыйк әле, – аннары ул һаман да ишек катында басып торган улына борылды: – Әнә теге – җәелә торган өстәлне бүлмә уртасына урнаштыр.

– Сөбханалла, улың безнең якка тарткан, бик күркәм күренә... ~ Миңниса карчык өстәлне күчереп куйган егетнең җилкәсеннән кагып куйды.

– Йомыкыйрак бераз. Кайчак җитәкләп йөртергә, юл күрсәтергә туры килә.

– Син инде үзең түземсез лә!

Өчәүләшеп чәй эчеп, соңгы яңалыкларны белешкәч, Халисә шундук кузгалырга булды:

– Быел улым институтка укырга керде бит. Кием-салым, азык-төлек ише әйберләр алып килгән идем, шуны минем апаларга илтергә барабыз. Шуңа вакыт тыгызрак әле. Иртәгә дә Казанда булабыз, тагын килеп китсәк, ачуланмассыңмы?

– Нинди ачулану ди ул тагын! Килегез, кил, – диде Миңниса карчык чын күңеленнән.

Халисә белән малае чыгып киткәч, Миңниса карчык өстәл түрендә озак уйланып утырды: «Оныткан иде Халисә. Югыйсә, минем киемнәремне киеп үскән бала иде. Бернинди хәбәре-хаты булмады соңгы елларда».

Өстәлне бераз рәткә китергәч, тәрәзә янындагы артсыз урындыгына утырып, урамга күз салды. Балаларын җитәкләп узган аналарга, оныкларына нидер сөйләп, аңлатып барган әбиләргә гомере буе кызыкты ул. Тик, нишлисең, язмыштыр, картлыгын ялгыз гына үткәрергә туры килде. Шуңа да ул таныш-белешләренең, ерак кардәшләренең кызлары-улларына еш ярдәм итте. Дөресен әйткәндә, фатирында ялгызы гына яши башлаганына нибары биш-алты ел гына иде. Аңарчы студент, торыр җире булмаганнар – барысы да авыр чакларында яшәп киттеләр. Яшәп киттеләр дә ... оныттылар.

Уйларына чумып утырган Миңниса карчык иске, ватылу белмәс телефонына игътибар да итмәде. Берөзлексез шылтырау инде ничәнче тапкыр кабаттан башлагач кына ишетте ул аны.

– Әлү-ү...

– Миңниса апа-җаным, исәнме? Туган көннәрең белән сине, минем яраткан алма апам...

– Рәхмәт, рәхмәт. Кем әле бу?

– Абау, алма апам, әллә танымыйсыңдамы? Сафия бит, синең яраткан сеңлең...

– Ә-ә, исәнме? Син кайлардан?

– Казаннан шалтыратам – быел гына күчендек. Эш-мәшәкать – муеннан. Иң беренче итеп сиңа килермен дигән идем, барып чыкмый әле һаман да...

– Әйдә, бүген кил...

– Әй, алма апам, фатир ремонтлау эшләре, башкасы – туйдырды тәмам. Иртәгә килсәм, өйдә буласыңмы?

– Теләсә кайсы вакытта кил, – диде Миңниса карчык. Трубканы куюга, урамда кич җитеп, караңгы төшкәнен күрде. Озаклап урын җәеп, догаларын укып, йокларга әзерләнде. Башын мендәргә салуга, үзенең йокыга киткәнен сизми дә калды.

Фото: tatar-inform.

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Хикмәтле туган көн. Хикәя (Башы)
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Хикмәтле туган көн. Хикәя (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас