Тәүлегенә ике-өч кенә сәгать йоклап, каты-коты гына кимереп өлгерткән бу йорт Рәхимҗанга никтер аеруча якын иде. Аның әчесе бавырга ук тамды шул. Учны кытыклаган туй акчалары очты, кесәләр саекты, егет үзе дә шыр сөяккә калды. Тәндә чыкмас җан да, өстә, карачкыга элгәннәр диярсең, җилфер-җилфер килгән күлмәк кенә. Хет ела, хет көл, абзый. Атасының яшереп кенә җыйган акчасы бар, менә ул әйләнешкә кереп китмәде әле, менә ул күңелне әз-мәз җылытып, өмет учагын сүндермичә тота. Карт шайтан аны былтырның былтырында ук чүлмәккә тутырып нигез төбенә күмде. Өйләнгәндә бирмим итенмәс. Рәхимҗанның җиде тиресе салынганын күрде бит, хәрам малын мәете белән бергә каберенә илтеп салдырмас.
Яңа йортка күчеп атна-ун көн яшәгәч, шушы акча «ике тәкә»не бик каты сөзештерде.
— Атай, — диде карт егет, — туй турында уйларга кирәк.
— Уйла, уйла, син өйләнәсе кана, — диде Сибгатулла, сүзнең кайсы тыкрыкка борыласын алдан ук сизгән төсле.
— Ник мин генә уйларга тиеш әле! Син соң, син?! Тиененә кадәр йортка тыктым, хет кесәмне әйләндереп капла. Давай теге яшергән сәмәннәреңне.
— Тыксаң, үз тишегеңә тыктың. Анаң белән безнең гомергә иске йорт та җитә иде. Картларның садака акчасына борыныңны сузма, оял, малай.
— Садака акчасы?! Ну, карт мөртәтнең мөртәте дә бит син, Сибгатулла! Урлап җыйган колхоз акчасы, диң! Әллә мине аңгыра сарыкка чутлыйсыңмы? Син бүредән туган бүре баласы мин. Иртәгә чүлмәк өстәлдә булсын, тиз казып ал!
Сибгатулла карт байлыгы белән хушлашырга өлгермәде, «тәкәләр» мөгез сындыра-сындыра сөзешкән төндә, күк гөмбәзенә очкыннар чәчрәтә-чәчрәтә, яңа йорт янып бетте... Капыл янды. Әйтерсең кемдер өйнең нүеше саен шырпы сызып ташлаган иде. Тикшерүче өч көн авылда буталды, сорады, төпченде, ләкин «син» дип бармак төртерлек бер генә гаепле кешене дә тапмады. Әгәр Сафия кала шифаханәсендә дәваланып ятмаса, Рәхимҗан барысын да аңа сылтаячак иде. Бәхете, авырып котылды.
Тикшерүче:
— Кемнән шикләнәсез? — дип сорагач, хуҗа уфырып башын гына иде.
Кемнән, кемнән, имеш. Ут төртүченең исемен белсә, син хәчтерүшкә эш чыгарып та тормас иде Рәхимҗан, үзе хөкем итәр иде...
Аның каравы анасы шашып-шашып кычкырды:
— Каракош ут сала, Каракош, балалар, сакланыгыз, саклан!
Карчыкның кулын бутый-бутый кычкыруыннан уңайсызланган егет:
— Безнең әнкә тәмам акылга җиңеләйде, аны тыңлый күрмәгез, — диде.
Ни дәлил, ни шаһит юк иде, эш шуның белән йомылды. Анасы кебек Рәхимҗанга да ычкынырга гына калды. Җитмәсә, янган йөрәкне яндырып, Бәрия мыгырдый:
— Мин сезнең ул черегән тавык кетәклегенә бармыйм, атаң белән анаңның аяк очында йоклыйсым килми, — ди.
Анысы дөрес инде: иске өйдә тар, кысан, җайсыз. Өч кеше сыйса, дүртенчесенә тәрәзәдән генә башын тыгып торырлык. Нәрсә карагандыр яшь чагында карун ата, ник бер юньлерәк йорт бөтәйтмәгәндер. Акча дип кадалган ул, акча дип! Каберенә җыя бугай. Тәмуг капкасыннан керткәндә ярты тиен дә түләттермиләр югыйсә, бушлай тиресен туныйлар.
Күзенә ул-бу күренмичә йөргән көннәрнең берсендә өй салышкан чепи күзле чуаш агае, егетне туктатып:
— Бу аулда синга тупрак ут өрәдер, тупрак ялкыныннан нигезең өтеләдер, китеп читтә сал, шәт, унгарсын, — диде.
Рәхимҗан чуаштан көлде.
— Ырым-шырымнарыңны әпиеңә кушып аша, абзыкай, миңа атай өчен үчегәләр, ул бит заманында блач иде, Кыязлыны камчы белән сыйлый иде, — диде. — Элеккеге фил-түрәләргә кырмыскалар тибә хәзер, аздылар мыжгаклар.
Абзый авызындагы челемен теле белән ирен читенә этәрде.
— Җок, — диде, — түрә авыл саен бар, берсенә дә кызыл әтәч җиппәрмиләр, синганын бетендә гаебе.
Төкеренеп китеп барды егет. Ләкин абзыйның бер сүзе колак эчендә чебен кебек жуылдады да жуылдады: «Читтә сал, читтә сал, читтә сал». Шәп киңәш бирде түгелме соң Чтапаныч абзыең! Чынлап та, бер Кыязлы гынамыни Җир йөзендә, йөз алар, миллион алар. Читтәрәк тамыр җибәрүнең авырлыгы юк, әнә урман аша сикереп чыктың исә буп-буш авыллар сибелеп ята, чакрымнарга суз каланчаңны, артык җир умырасың, агай-эне, дип чуртым да тыймый, кулга сукмый. Тик Бәрия генә ризалашсын, ул гына чәпчемәсен. Ә ата белән әнкәгә әйтеп тел дә әрәм итәсе түгел, ике бетәшкән җан кая барып баш төртсен ди. Саплаган җеп энә артыннан иярә дә иярә инде ул. «Синең бүтәндә гаебең» диме чуаш тәресе. Нинди гаебе бар икән соң Рәхимҗанның авыл каршысында? Кемнекен урлаган да кемнекен кабып йоткан әле ул? Ә теге төн... юк, бетте, эреде теге төн, аны бүтән искә алу юк. Зур нокта аның артында. Кара Карга каберендә череп ята, күмер төсле күзләре белән чукып, сүзсез генә каргыш яудырмый. Каргышын әйтер идең... «Дөмек, бет, кадал» дигәндер, ә шуның кайсысы чынга ашкан ди әле. Рәхимҗан һаман исән-имин, һаман төп-төз басып йөри. Эчкән суы белән чәйнәгән ризыгы да тамагыннан үтә.
Авылдан таярга дигән карар искәрмәстән генә җанга беректе дә куйды. Бәрия биш чакрым ераклыктагы авылда эшли, гадәттә, эңгер-меңгер төшкәч кайту юлына чыга, аның кулында һәрвакыт авыр сумка була иде. Рәхимҗанның шул йөкне илтешеп тә куйганы бар. Ирекле бәяләр кызны тәмам азындырды, ул кибеттә ничек теләсә, шулай сата, ә артып калган тауарын зур сумкасына шудыра иде. Мондый мал җанлы хатын — үзе бер бәхет.
Карт егет «күз алмасын» әрәмәлек буенда көтеп торды. Менә аның «алмасы» алдына ук тәгәрәп килеп басты.
— Уф, арыдым, кулым өзелә, писүк тутырганыем, — диде, йөген лапылдатып егетнең аяк турысына куйды. — Күтәреш, нәрсә уклау йоткан кеше кебек үрә каттың.
Кызның ару-талчыгу ташыган күзләрендә ят шәүләләр биешкәндәй булды. Бу гел шулай иде: кайчан гына карама, Бәриянең йөзендә мыек-сакал эзе бар сыман. Сатып кына йончырлык зат түгел син, кәнтәй. Икенче «эшең» дә куәтле: кибет эчендәге аулак почмакта «алыш-биреш» ясап, эт хәленә төшәсең. Мәңге туймас ач тән син. Көнләшә, моны яшерми дә Рәхимҗан, көнләшүеннән иреннәрен чәйнәп өзәргә җитә, тик нишләсен соң, арбаңа җикми торып, ул бияне минеке дип санама.
— Сабыр ит, писүгең эремәс тә, качмас та. Сөйләшик печтек кенә, — диде егет һәм кызны әрәмәлек эченә таба тарткалый башлады.
Бәрия ике аягын түмгәккә терәп карышты.
— Кымтырыкларгамы? Бушлыймы? Ват хәйләкәр төлке!
— Тимим мин сиңа, чәрелдәмә. Сөйләшәбез генә, кыз-мыз.
Тияргә иде бер, бик-бик тияргә иде дә, кул кыска. Аның бит әлегә кадәр яратуы үбешә белмәгән килеш лач-лоч ирен суырудан һәм кабыргасыннан җайсыз тотып кочаклаудан гына гыйбарәт иде. Инде болар гына аз, болар гына җитми, күңел башкасын да тели... Аяк чалып егасы да... үз кисәген умырасы... Бүтәннәргә мулдан өләшә бит, кәнтәй, аңа менә жәлли, аны читкә тибәрә. Өйләнмичә тотынсаң, сау бул, хуш, янәсе. Төкерәсе иде шушы юеш бакага, юк шул, юк, капка төбендә матур-матур түтәйләр «ал мине кияүгә, җаным» дип тезелешеп утырмый. Хет аяк чал, хет бәреп ек, юк һәм бетте. Селәгәеңне йотып җибәр, Рәхимҗан. Өйләнгәч чыгарырсың ачуыңны, билгеле. Ике-өч бала таптырып койрыгын бозга катырсаң, икенче төрле сайрар ул. Егет Бәриядән кулын ычкындырды, үпкәләгән төсле:
— Синең уеңда гел бер нәрсә, кибетеңдә шуны гына «үлчәтәләр», ахрысы, — диде.
— Гайбәт чүбеге чәйнәгәнче, әнә йортың турында уйла, йөрәк маем, өйләнәсе кеше тизрәк көйләнә ул. Яндым дип, башын сулы мичкәгә тыкмый.
— Шуны сөйләшик, дим бит баядан бирле!
— Кузгатма да, яме. Бармыйм тавык кетәклегегезгә.
— Сине анда кыстамыйлар, әүвәл тыңла.
— Шәһәргә кыяклыйк, дисеңме? Аллам сакласын, ике аягымның берсен атламыйм таш калага, мин аулны яратам, — дип, һаман үзенекен сукалаган Бәрияне Рәхимҗан сумкасы өстенә төртеп аударды.
— Өрмә, көчек, ләң дә ләң, сүз әйтергә ирек бир! Яңа йортны урман артында салсам, ни диярсең? Риза булырсыңмы?
— Әстәгъфирулла! Әллә сезне Кыязлыдан сөрәләрме?
Егетнең кулы кесәсендә иде, йомарланган йодрыктан чалбар балагы бүлтәйде. «Тамызсаң инде моңа» диде ул, мыскыллап хихылдаган кызны күзе белән үтәли тишеп. Ярый, ачуы теленә күчте:
— Сөрмиләр, ыржайма. Безнең нәселгә кемнең көче җитсен ди.
— Шулайдыр шул, җитмидер. Ике йортыңнан да көл өеме өймәсләр иде.
— Мин синең белән киңәш-табыш итәм, ә син һаман телең белән аркан ишәсең, кызый. Бергә яшисе бит безгә.
Риза булмас, тагын тыртаер дип сагайган иде Рәхимҗан, юк, Бәрия бу хәбәргә шатланды да бугай әле.
— И, җәһәннәм чите түгел лә. Бер үк һава, бер үк су. Кызыктыр ул урманга сырт терәп яшәүләр. Төзе, сал, йөрәк маем.
Менә шушы сүз генә кирәк иде аңа, ә калганы пүчтәк иде.
Карт урлап җыйган акчасын сыкрана-сыкрана өстәлгә чәчте. Утырып санадылар, һай, яши димәк егет, дөбердәтеп яши! Атасының акчасы ул өмет иткәннән дә күбрәк булган икән ләбаса. Тизрәк таралмас-таркалмас җиргә урнаштырырга сәмәннәрне. Өй инде ул иң зур байлык, өй, өй! Әнә кешеләр сөйли, тиздән акчалар алышына, имеш, тиенеңне дә сакламаска, тауарга әйләндерергә, имеш. Булыр, булыр, бу хөкүмәт абзыкайга бер дә ышаныч юк. Сәгате-минуты белән дөньясын үзгәртеп куя. Йөр аннары, төн чыкканчы, йон чыккан, дип.
Имеш-мимешләр атасын да шикләндергән әнә. Акчаның бәрәкәте бетә, дигәч кенә чүлмәген казып алды карун, юкса кич «әйе» дип, иртән «юк» дияргә бик оста ул.
Урманга арка куеп яшәсәләр дә, тирә-як авыллар өчен өйлек бүрәнә юнәтү олы хәсрәт иде. Усак агачы тиз чери, каен, имән вак-төяккә генә ярый, ә сагыз исе аңкыган нарат еракта — җәһәннәм читендә иде. Рәхимҗан бүтән агачларга тотынмады да, аңа нарат, фәкать нарат кына бата иде. Нәфсесе зур иде егетнең, һәм ул иренмәде, чакрымнар урап нарат эзләде. Тапты. Ике атна эчендә аударып, эшкәрттереп, булачак нигезенә ташытты. Айлы төннәрдә дә балта тавышы тынмады. Ул ни яллаган осталарына, ни үзенә ял бирмәде. Өйнең түбәсен япкач, арыган, хәлсезләнгән ирләр, калганын үзең эшлә, дип, тиешле акчаларын учлап һәм Рәхимҗанны эт итеп сүгеп, таярга мәҗбүр булдылар. Мин сезне симерергә чакырмадым, дип калды егет. Аның үзенең дә җаны бугазына терәлгән иде. Ул котсыз ябыкты, йөзе, бавыры шешкән тавык кебек, агарып катты, күзләре эчкә батып, яңак сөякләре очлаеп бүлтәйде. Төс җуярсың да шул: хатын-кыз тәрбиясе җитми бит. Әнкә карчык аш-суы белән кинәндерми хәзер, картайды, аның үзен, баланы ашаткан кебек, кашыктан ашата күрше хатыннары. Карун ата, чәй кайнат, дисәң, сусыз самавыр куя. Ә Бәрия йорт ягына ялгыш та күз салмый, әзергә бәзер килергә җыена иде.
Беркөнне егет, кыек такталарын буяп маташканда, яңа йортка якынлашып баручы әнкәсен күреп шаккатты. Минҗамал карчык кәкре-бөкре таякка таянган, оекчан гына, юл тузанын пыр-пыр китереп, ашыга-ашыга теркелди иде.
— Нишләп сине атай чыгарып җибәрде, әнкә?! Адашсаң ни, — дип тиргәп каршылады Рәхимҗан. Урман аша үтүләре бер дә ансат түгел, сукмаклар, ватылган сөяк кебек, уңга да, сулга да, алга да, артка да чәчрәгән иде.
— Миңа Ходай туры юл күрсәтте, улым, — диде әнкәсе, кулы белән чүп-чарны сыпыра-сыпыра баскычка утырды. — Йә, дога кылыйк.
— Догаңны караватыңда кылырга ие, әнкә! Синнән сорыйлар: нишләп аяк астында чуаласың?
— Качып котылмассың, улым, урманы да пәрдә кормас. Каракош монда да ут апкилер. Көчеңне бушка исраф итәсең кана. Шуны искәртим дип ашыктым. Тиле, дисез дә авызын каплыйсыз анагызның. Әлегә кадәр атаң якты көн чырае күрсәтмәде, хәзер син — баласы...
Карчык авызын учы белән ябып тыенкы гына үкседе. Рәхимҗан нәрсә дияргә дә белмәде. Анысы хак инде: Сибгатулла хатынын зар елатып, кыйнап-таптап тәмугта яшәтте. Малайдан да уңмады әнкә. Җир йөзендәге барча хатын-кыз җенесен күралмаган малай-егет шуларның берсен, гәрчә ул аны тудырса да, бакса-үстерсә дә, аерып кына ничек яратсын ди. Күңелдә үксегән бичара әнкәсен әз генә кызгану хисе кабынды, әмма ул тиз сүнде, чөнки «Каракош» дигән сүз аны чыгырыннан чыгарган иде.
— Җүләрләнүеңнең дә бер чиге буладыр бит, шайтан таягы!
— Мин үз акылымда, улым. Кайчак башым әйләнгәләп, күз алдымда соры-мыры таплар гына биешкәли. Каракош Һашияләр тирәсеннән чыга. Мәрхүмә күк кап-карадыр гынам. Төннәрен, йокысызлыктан җәфаланып, гел тышка йөренәсең, гадәткә керә бу. Шунда күренә ул кош. И оча, и оча, сөбханалла, машалла, куәт тә соң үзендә, күкләр томалана, ике канатын җәйсә.
— Синең Һашияң карга тизәгенә коенып яшәде, бакчаларының һәр тупылында карга оясы, син шулар белән җенләнәсең, әнкә. Бар, кайтып кит, йөрмә эч пошырып. Синең исәрләнүең генә җитмәгән иде монда. Шуны лыгырдар өчен җан-фәрман чаптыңмы!
— Бүген үк тәүбәгә керешергә дә гөнаһларыңны ярлыкау сорап Ходайга ялварырга, алга таба явызлыкка бармаска кирәк, улым. Ни кылдыңдыр, Каракош каныга сиңа әнәтерәк.
Рәхимҗан карчыкны җилтерәтеп баскычтан торгызды.
— Бар, дидем бит, яхшы чакта кайтып кит, дидем. Шул кош телеңне чукысын иде синең, юк-бар пытырдамас идең хет.
— Чү, улым, сабыр. Сүзем очланмады, ахырын тыңлап бак, — дип өзгәләнгән әнкәсенә егет йөрәгеннән кан коеп җикеренде:
— Сыптыр Кыязлыга! Юкса әнкә димәм, берне ямармын да юеш таракан ясармын!
Карчык киткәч тә ярсуы тиз генә басылмады Рәхимҗанның. Кара син, ә! Юри бәла-каза чакыра тиле әнкә. Казаны тел белән дә тартып китерергә була. Телгә килгән алга килә, ди. Әгәр бик күп сөйләнеп йөрсәң, аягыңа да урала, ди ул. Аңа ник тынычлап кына яшәргә язмаган икән? Көн саен турларында күмердәй күзләре белән каршы алып озатып калган Карга Һашиясеннән котылгач, дөньяларында сулыш иркенәйгән иде. Инде әнкәсе бәйләнергә кереште. Ник ялварсын ди кичәге партком секретаре малае Рәхимҗан Ходайга?! Юк ул Ходай, ялган ул, кешеләрне куркытыр өчен генә уйлап табылган әкият ул! Егетнең йолдызсыз төндәге кыңгыр эшен Ходаең да, модаең да белми, моны белсә, Сибгатулла карт кына белә. Ә аны Рәхимҗан изге итә алмый, изге сын күреп: «Гөнаһымны кичер», — дип, алдына тезләнә алмый, чөнки карт үзе дә муеннан әшәке сазлыкка баткан. Аның гөнаһларын ун авыл тавыгы да чүпләп бетермәс иде.
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com