Йорт янып бетте. Сүндерә алмадылар. Кыйбладан кузгалган җил котырды да котырды, аның кояш баеганда да тынар исәбе күренми, ул, дәһшәтле сулышын өрә-өрә, күмерле кисәү башларында ут үрләтеп маташа иде.
Рәхимҗан утын түмәренә төртелде дә катып калды. Эче-тышы көйде егетнең, тамырларыннан шаулап аккан каны төерчекләнде, йөрәге туктагандай булды. Өченче йорт... Әйе, өченче йорт көлгә әйләнде. Ир-улакның бер генә йорт салырлык куәте бар, ә Рәхимҗан өчкә нигез казыгы какты, өч урын алмаштырды. Кулыннан балта төшмәде, аның сабы бармакларына берегеп үскән кебек иде. Арыган иде бит инде ул, туйган иде, агач каезлый-каезлый буыннары гарипләнә башлаган иде.
Соңгысын егет урманнар артындагы чит авылда төзеде. Иркенләп-җәелеп төзеде. Ике катлы булып чыкты өе. Авыл халкы шаккатты: искиткеч матур карлыгач оясы иде бу. Ул каралты-кура, ул келәт, ул мунча... Яшәмә, сокланып кына тор! Монысы — мәңгелек, балаларның балаларына калачак байлык дип тырышты шул. Юкка беләген талдырган икән. Ут монда да аны эзләп тапты. Кем аңа үчегә дә, кем төртә икән, ә?! Шул хәсиснең башын өзеп этләргә ташлар иде Рәхимҗан. Әллә яшен сугамы? Ап-аяз көннеме?! Малай-шалай шыртлаткан чыбыркы очыннан чәчрәмидер бит ул алай-болай? Әллә ниме... Теге сүз дөресме? Тфү, чәнчелгере, син дә ир башың белән шуңа ышанып утыр тагы.
...Иң беренче йортын Рәхимҗан иске өйләреннән әз генә читтәрәк салды. Ата нигезе муртайган, идән-сайгаклар череп, түшәм аска бөгелгән иде, яңасына куана-куана күченделәр. Ә дүрт көннән, кышкы зәмһәрир суык төннәрнең берсендә, өйне ут чолмады.
Кече йомышы белән ишегалдында булашкан әнкә карчык комганын ыргытып өйгә йөгереп керде дә:
— Каракош, — диде һәм, һуштан язып, идән уртасына егылды. Аны тышка шул килеш сөйрәп кенә чыгардылар: дөньясын ут чорнаган иде. Алмашка кияргә күлмәк тә эләкмәде хәтта, яну-пешүдән көчкә котылып, бер кат киемнән сәләмә йорт бусагасына кайтып аудылар.
Рәхимҗанның өйләнергә йөргән чагы иде. Кыз соралган, туй көне билгеләнгән, ә монда... хәсрәтнең хәсрәте! Җитмәсә, болай да җиңел-җилпе анасы тәмам исәрләнде, ул, көннәр буе тимер караватта тирбәлә-тирбәлә, авызында күбекләр кайнатып:
— Каракош оча, Каракош ут сала, — дип кабатлап утыра башлады.
Килен төшерер алдыннан гына аның чире көчәеп китү егетнең җелеген киптерде. Кыз, булачак каенанасын бу хәлдә күрсә, ике дә уйламыйча тәртәгә тибәчәк иде.
— Саташыр-саташыр да туктар, — диде атасы. — Һашияләр бакчасында гөжләгән карга тавышы миен бораулый аның. Туктар.
Карт ник кайгырсын, аның дөньясы күптән көйләнгән, алай гынамы, ул шул көйле дөньясының алдына да, артына да тибеп, аласын алган, бирәсен биргән, балда-майда йөзгән, аңа хәзер зират ягына таба караштырырга вакыт җиткән иде. Ә егетнең — кыз-кыркын куркытырлык яшькә үрмәләгән, утызның арт ягына аяк салындырган карт буйдакның — хатын-кыз исе дә иснәгәне юк.
Ул чакта Рәхимҗан ачуын тилемсә анасына түгел, атасына бөркеде. Картны савыттагы май кебек туглады.
— Әнкәне бастыр, — диде. — Көйлә-чөйлә, акылына китер. Бәрия ишетсә, безгә аяк та басмый, бел шуны! Кыз күтенләсен генә, сакалыңнан асам, карун тәре.
— Бәрәкалла, малай, — диде ата, гаҗәпләнеп. — Кыязлыда кыз бетмәс, бүтәне табылыр.
Үтерде, билләһи, үтерде карт шайтанның шушы сүзе! Табылмасын белеп юри шулай нәзек җиргә энә төртә бит ул, Рәхимҗанны кылый, саңгырау, аксак Гөлмия дә ир итмәячәген аңлап, теленнән зәһәр агу сиптерә. Нинди камырдан әвәләгән җан булды соң ул, авылда иң ямьсез дигән кыз да аны — Сибгатулланың бердәнбер малаен сөймәде. Сөйкемсез сөяк булды Рәхимҗан. Әгәр егет клубтан иярә кайтса, чәчби халкы шыпан-шыпан качу ягын карый, ярты сүәм дә озаттырмый иде. Әй кимсенде дә соң егет! Аныкын кисеп ташлаганнар да урынына бармак тегеп куйганнар диярсең. Югыйсә буй дисәң — буй, кыяфәт дисәң — кыяфәт бар, килмәгән җире юк. Әнә кәтәнә генә егетләр-кызлар кочаклап шаяралар. Нишләп Рәхимҗанны өнәмиләр, нишләп аңардан җирәнәләр, ә? Бу сорау ашаганда да, йоклаганда да, эшләгәндә дә күңелне тырный иде. Нишләп, нишләп, нишләп?! Моңа төгәл генә җавап бирсәләр иде. Бәлки, аның теге кара төндә кылган эшен күргәннәрдер? Һәм таралгандыр ул авыл буенча. Юк, юк, аңа шайтан белән ата гына шаһит.
Рәхимҗанны кире какмаган бердәнбер кыз Бәрия иде. Чиләк белән капкач бер-берсенә соң гына юлыктылар. Кыз Рәхимҗан кебекләрдән бодай суктырып, кибән өйгән, сөю өлкәсендә тәҗрибә туплаган кемсә иде. Үзе күрше авыл кибетендә сату-алу итте. Гайбәтен йөз авыз ирештерде, хәер, аның белән йоклады, моның белән төн кунды, диделәр. Рәхимҗан ничек өйләнмәс борын сөйрәлчекнең арт сабагын укытсын ди, йә? Шикәр төсле кителергә генә тора лабаса Бәрия, аннан кем әле сиңа кияүгә барам, кочагыңны җәй, дип сырпаланган ди, шул кибетчегә өмет тот та, тишегеңне кысып түз инде туйга кадәр. Туйлар узгач, хатын ясагач, камчы белән биетерсең, егет, моңа гына башың эшләр, шәт.
Ә Бәриянең үзенә күрә бәясе югары иде, ул «мин — кеше калдыгы» дип әз генә дә уңайсызланмады, алдан:
— Йортыгыз — чүплек башы, анда тирескә күмелеп, сасып ятасым юк, яңасын төзе, — дип шарт куйды, аннары, бөтенләй оятсызланып: — Әнкәң зерә авыша, диделәр әле, алай акылын бәрәңге боламыгына кушып ашаса, чыкмыйм сиңа. Тилемсә белән бер куышта яшәргә кем дип уйлыйсың мине! — дип кәҗәләнеп, егетне чүт аяктан екмады.
— Ул үз акылында, Бәрия. Йорттагы бар эшне дә эшли, — дип көчкә ышандырган иде аны Рәхимҗан.
Әнә күр, әнкәсе ниндидер Каракош белән саташа. Бәрия ишетсәме!
— Анаңның телен үзең кис, мин ник аның белән ми черетим, — дип, Сибгатулла карт җиңел генә котылмакчы иде, егет, чынлап та асарга чамалагандай, атасының сакалын учлап тотты, акайган бәбәген маңгаена хәтле тәгәрәтеп менгезеп:
— Түбәсенә төя-төя әнкәне син дивана ясадың, хәзер акылын кайтар, — дип акырды. — Йодрыгыңнан куәт ташыганда кыйный идең син аны, хатыннар белән чапканда нахакка дөмбәсли идең.
Җаена ничек төшкәндер карт, Рәхимҗан күрмәде, ишетмәде, бермәлне Минҗамал карчык Каракошны теленнән җуйды. Егетнең үз эше куәтле, ул картлар янына ашарга гына кайта, куна-төнә яңа йорт нигезе корып ята иде. Бу юлысы ул, кыр өлешенә кереп, теләнә-теләнә, авыл кырыеннан җир алды. Дүрт якта да җил генә уйный, күрше-фәлән юк, тәгәрәп гомер кичер! Кеше белән орынып яшәүдән Алла сакласын! Егет беренче йортының ни сәбәптән януын чамалый иде: күрше Сафия кул сузымы арада гына ич. Карга Һашия кызы ул. Бер аның гына кызымы икән? Моны ни йөрәкле Рәхимҗан да танырга курка иде. Ихтимал, утны кыз төрткәндер. Җан бирер алдыннан Һашия серен аңа тишкән, мөгаен. Шулай икән, шикләнергә урын калмый: Сафия кулы. Шушы йомыкый гына, чи утыннан кабызган учактагы пыскак ут төсле сүрән генә нәмәстәкәйдә үч алырлык явызлык бар микәнни? Һы, тышкы кабыгы нәзек дип карама син, Рәхимҗан, эченә бак: эчендә Сибгатулла җене утырса, ни хәл итәрсең. Карт хәзер генә мескен бит ул, ә заманында адәм башыннан йөргән аждаһа иде. Хәзер генә мескен, әйе.
Икенче йорт төсе-сыны белән беренчесеннән һич кайтыш түгел, киресенчә, кыр-басуларның бәйсез җиле сеңгәнгәме, зуррак та, калкурак та чыгачак, ярдәмгә чакырган күрше авыл чуашлары бүрәнәләрнең иң эреләрен генә сайлап ташый иде. Туйга дип җыйган шактый акча, әнә шул бүрәнә ярыкларына чумгандай, берәм-берәм югала барды. Төннәрен, ай яктысында, кулы балтадан арынып торган арада, Рәхимҗан чуашларга бурычын түләде: трактор белән аларның җирен сөрде, урманнан утын кайтарышты, тирес түкте. Батрак хәленә төшүенә гарьләнсә дә түзде, йорт, аңа яшәүдән битәр, өйләнеп, ишәер өчен кирәк иде. Аны артында эте-бете Сибгатулланың печкән тәкәсе дип күп үртәде. Күрсәтәчәк ул аларга печкән тәкәне! Ел саен җилбәзәк Бәриягә орлык тәгәрәтеп бала белән өйне тутырачак, әгәр ул, бүтән тапмыйм, дисә, көмәнен алдырырга ниятләсә, эт кебек тугыз айга чылбырга бәйләп куячак. Яратмый Рәхимҗан маңка балаларны, үлеп яратмый, потлары бер тиен, ул моны фәкать үзенең көчле һәм гайрәтле икәнен раслау, ирлеген таныту өчен генә эшләячәк.
Шуларны төптән уйлагач, чуашларга бил бөгүнең гарьлеге кими, бәгырьне кискәләп интектерми башлый, карт егет яңа дәрт, яңа көч белән балтасына ябыша иде.
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com