Чәчмә әсәр
3 Февраля 2024, 05:15

Илгиз Әхмәтов. Ел язучысы. Хикәя (2)

Тик ул берәр нәрсә аңлап өлгергәнче, минем пуля тиеп өлгерә – туп-туры сул аягының тез капкачына! Мизгел эчендә коточкыч тавыш белән упкын төбенә оча...

Илгиз Әхмәтов. Ел язучысы. Хикәя (2)Илгиз Әхмәтов. Ел язучысы. Хикәя (2)
Илгиз Әхмәтов. Ел язучысы. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

Егетләр подствольниктан сылаганнар кирәк җиргә! Икенче шартлау, монысы инде минем шариклар, яуны бетерде. Тынлык урнашты. Каршы якта да хәрәкәт сизелми. Берәрсе исән калмады микән? Өчәүләп, дошман гәүдәләрен тикшереп, таштан-ташка сикерә сикерә алга омтылдык. Менә, беренче яралы. Авыр... Күп эләккән кайпылчыклар. Нәкъ күкрәгенә... Промедол аңа көч бирә дә бирүен... Тик озакка түгел.
– Ә... Бушмен. Туктата алмадык без. Афәтне...
Соңгы сулышларын алып, кулларымда дөньялыктан китте...
– Гафу ит, яугир... Дөрес алыш булмады бу. Бердәм булу кирәк иде.
Бармакларым белән сыпырып, күзләрен йомам.
Кайдадыр, янәшәдә генә, ыңгырашкан тавыш... Таш өстендә беркем юк – читтәрәк упкын. Шунда икән. Шартлау дулкыны белән аска очып, ике метр ярым тирәсе аста ташларга соңгы көченнән ябышып тора. Битен-күзен кан каплаган. Нидер әйтмәкче була – тик тавыш урынына ыңгырашу гына чыга.
– Түз, туган, – димен...
Җеп тә юк, аркан да... Ничек инде булмасын? Менә бит ике автомат ята – каешлары ярамыймыни? Башкалар килеп җиттеләр – бергәләп тартып чыгардык:
– Тотын! – дим.
Җил каешлы селкетә, кан каплаган күзләр аны ничек күрәдер... Ниһаять, тешләре белән эләктереп ала да каешка куш куллап тотына. Инде өстә. Куркыныч үтте. Күзгә карап шат елмая, нидер әйтмәк була, тик көчен югалтып күзләрен йома.
– Шприц!
Тәнен капшап тикшерәшбез – сынмаган җире кармаган. Кабыргалар челпәрәмә, уң аягы сынык. Өстәвенә, ике җирдән! Баягы автоматларны сүтеп, шинка итеп файдаланабыз. Шомпол, цевьё, затвор капкачы... Барсын да шунда... Кысып бәйләүгә, тамырга кадалган дару яшәү көче бирә. Күзләрен ача.
– Я, ничек?
– Бушмен... Татар?
– Әййе, туган. Түз. Бар да яхшы булыр. Аллаһы боерса!
– Исемең ничек?..
Үзем дә сизмәстән, бөтен таләпләрне бозып, үз исемемне әйттем.
– Илгиз мин. Сөйләшмәскә тырыш. Көчеңне сакла...
Хата кылдым... Исемемне әйтмәсә тиеш идем бит! Тик, күпме еллар үткәч, минем шул хатам хата түгел –  хак һәм дөрес кылыгым булганлыгына ышандым! Югарыдан Аллаһы Тәгалә шулай кушкандыр, күрәсең. Ул чакта үземне дини дип санамасам да...
Радиотынлыкны бозып, наушникларда:
– Кунаклар якыная... – дигән сүз яңгырады.
– Яралыны нишләтәбез?
– Укол! Седатив!
Йокы даруы тиз тәэсир итте. Ул булса да күрмәс булачак мәшхәрне...
Төркем өчкә бүленеп килә. Дүртәр кораллы кеше ике як тау итәге буйлап һәм җиде кеше сукмак буйлап.  Атыш булмасын өчен нишләргә? Атыш башланса, кәрван эләкми бит безгә... Югарыдагылар да шул фикердә, әлбәттә. Без бит бер төрле уйларга өйрәтелгән. Башкача булуы мөмкин дә түгел!!

Сукмактагы төркем, ташлар астында калган пулемёт расчётын эзли башлады. Кычкырып сөйләшкән сүзләре башлыча аңлашыла иде. Күбесе – татар сүзе, кайберләре әшәке... Шунлыктан, төп фикер аңлашыла... Дүртесе ташларны актара башладылар, калган өчесе – алдагы “баррикада”ны карарга юнәлде. Калганнарга тау битләрен җентекләп тикшерергә боерык яңгырады. Безнең яктагылар бик тиз якынаеп, мәет табулары турында кычкырдылар. Ни турында әйтүләре тавышларыннан сизелеп тора. Якынаялар. Әлегә алар безне күрми: кыяга сөялгән зур таш ышыклап тора. Тагын... Югарыдагы безнекеләр аларның һәркайсын теләсә кайсы мизгелдә алырга әзер! Чак ялгыш адым ясау белән.

Менә берсе без әле генә яралыны тартып чыгарган упкынның кырыена ук килде. Аска карый. Чак борылса, безне күрәчәк! Тавышсыз пистолетлар шулай “тавышсыз” дип атала гына. Менә безнең ПСБлар. Алар нәкъ шушындый очракта файдалану өчен эшләнгән. Артык тавыш чыгармаска. Тавыш – ул нәрсә? Һаваның кеше колагы сизә торган ешлыкта тибрәлүе. Тибрәлү көче түбән булса, азрак ишетелә. Шуңа да пистолетның бер-берсенә тиеп шуа торган өлешләре тефлон белән капланган. Тик бу пластик материал тиз туза, димәк картая. Озакка чыдамый. Иң тавышсыз дип саналган бу коралны безгә аңа күнегеп тә өлгергәнче алыштырырга туры килә иде шунлыктан. Унлап магазин аттыңмы – шуның белән бетә. Инде глушительдән дә асбест коела башлый, затвор да йөргән җирен ашап бетерә...

Борылды! Тик ул берәр нәрсә аңлап өлгергәнче, минем пуля тиеп өлгерә – туп-туры сул аягының тез капкачына! Мизгел эчендә коточкыч тавыш белән упкын төбенә оча. Артыннан берни аңламый йөгереп килгән икенчесен дә шунда ук! Шулай ук, тезенә атып. Тик монысы саграк булып чыкты – төпкә очмады, яңа гына без яралы яугирне алганда күргән шул ук куакка тотынап калды. Тагын икесе бар бит әле: барысын да атсак, шикле күренер. Безгә бит дошман кыру түгел – кәрванны юк итү бурыч. Менә бу икәү дә шул упкын кырында. Иии-их...бер пуля белән икесен дә озатырга! Түздем. Атасы урынга тиз генә үрмәкеч пәрәвезе сүрәтендәге челтәрне ташка эләбез. Чып-чын пәрәвездән аера да алмассың! Хәтта үрмәкече дә бар. Зур, йонтач. Пластмас, әлбәттә.
Бу икәү үзәндәгеләргә нидер кычкырып әйткәләшеп алдылар. Андагы өлкәне тагын берсен ияртеп болар янына килде. Аска карап акырыштылар да приказ тавашы боларны тәртипкә салды. “Алыгыз!” – дигәндер инде. Бер-берсе белән кулга-кул тотынып аска үрелә башладылар. Белеп торабыз бит инде ала алмасларын! Нинди момент! Бер пуля – өчәүләп аска очалар! Өстәвенә, тегесен дә эләктереп! Коточкыч җанны өзәрлек тавыш ташлар тәгәрәвенә кушылып упкын төбендә юкка чыкты. Нинди коточкыч әҗәл...
Чиста эшләдек бит әй! Наушникларда кыска гына тавыш:
– Көтәбез.
Икесе сукмак буйлап кире киттеләр. Караванга хәбәр итәргәдер инде. Тагын икесе – өлкән белән өчәү – алга. Алдагы юлны хәстәрләү өчен. Монда юл тазартырга бишесе генә калды. Вакыт бара. Болары мәетләрне – кеше гәүдәләрен һәм ишәкләрне – ташлар арасына гына сөйрәп ташладылар да, күмеп тә тормыйча, әфьюн тартырга тотындылар. Нинди сугышчы инде алар шуннан соң?
Хәзер вакыт безнең файдага эшли. Теге өчесе кире кайтып өлгерә алмый, ничек кенә ашыксалар да. Алар бит авангард хәзер! Димәк кәрванның хәрби көче нык какшады: башта теге авангардтагы җидәү, аннан – без бишесен. Ә бу бишесе инде үзләренең мөмкинлекләрен югалтып баралар.
Операция, планлаштырганча, җиренә җикереп башкарылды. Фугаслар ышанычлы итеп алдан-арттан юлны кисте, погонщиклар куркудан ташлар арасына кереп постылар. Югарыдан снайперлар унлаган кораллыны юк итте. Аннан соң инде без, өч даһи "бушмен", таштан ташка сикереп, кәрванга якынайдык. Безнең кайсы якка кул селтәсәк, шунда бөтен нәрсәне ут ялмап алуын күрәчеләр, әлбәттә, тәсфилләп сөйләячәкләр...
Курку һәм аптырау тулы күзләр яралыны алып китүче безне озатып калды.
Борылышны үттек кенә – гүя бушлыктан – алдыбызда өч кеше пәйда булды. Бушменнар. Чын бушменнар. Алар чиратлап баш игәннән соң иң өлкәне җиңел адымнар белән яралы янына килеп иелде. Башкалары хәрәкәтсез баскан урыннарында калдылар. Гүя алар кеше түгел – сыннар гына. Өсләрендәге сәләмәләрне җил селкелә... Өлкәне сөяк белән тиредән генә торган кебек.  Кулы белән яралыны башыннан аягынача сыпырган кебек үтте. Авызыннан чыккан өзек-өзек авазлар безгә аңлашылмый иде. Бетереп, янәшәдә мин тора идем, күзлзремә туп-туры карады. Бу сүзсез сөйләшү иде. Әңгәмә бетүгә, ниндидер әйтелмәгән боерыкка буйсынып, өчебез дә берничә адым артка атлап, баш идек. Нидер аңлар хәлгә килеп башыбызны күтәргәндә, беркем дә юк иде инде. Чал чәчле бу өч карт та, без алып килгән яралы яугир дә... Тик яралардан саркып кан сеңгән минем плащ кына.
...Һәм таулар арасында йөрүче шул ваемсыз җил...

***
Ничәмә ел үтте – әле һаман вакыйгалар кичә генә булган кебек.
Ә бүген упкын читендә инде аска очар чиктә без коткарып калган шул Әфган татары белән мин кара каршы басып торабыз. Аның күзләрендә дә теге чал бушменныкы кебек очкыннар чагыла. Янәшәсендә – онык-оныкчыклары...

Их... Минем лачыннарым исән булсалар... Аларның да оныклары булыр иде хәзер...
Нинди рәхимсез бу, сугыш! Кулына корал тотып бурычын үтәгәндә, яу кырында һәләк булучыларны гына түгел, аларның туачак балаларын да, дәвамын да юк итә. Киләчәкне юк итә. Һәр коткарылган гомер – киләчәккә өлеш.
Киләчәк була алсын өчен.

(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)

Фото: Freepik.

Илгиз Әхмәтов. Ел язучысы. Хикәя (2)
Илгиз Әхмәтов. Ел язучысы. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас