Чәчмә әсәр
2 Февраля 2024, 05:15

Илгиз Әхмәтов. Ел язучысы. Хикәя (1)

Инструктаж вакытында әйтелгән сүзләр келт итеп искә төште. Ишәк алар өчен бронежилет белән бер. Аягында чакта – ышык, ә егылса – баррикада... Ишәк тәне аша автомат пулясы үтә алмый.

Илгиз Әхмәтов. Ел язучысы. Хикәя (1)Илгиз Әхмәтов. Ел язучысы. Хикәя (1)
Илгиз Әхмәтов. Ел язучысы. Хикәя (1)

Язмам дигән идем дә бу хакта... Булдыра алмыйм.

***

– Саумы, туганым! Гомерем буе сине эзләдем, коткаручым минем!
Мәскәүнең нәкъ уртасында саф татар телендә әйтелгән бу сүзләрдә ниндидер җанны өзгәләрлек таныш акцент чагылап үтте. Миннән өлкәнрәк, чәч-сакаллары ап-ак, күзләре берникадәр эчкә баткан бу ирнең битләре буйлар бер-бер артлы яшь тамчылары тәгәри иде... Кайда күрдем соң мин аны? Кайда? Күпләрне үлем тынагыннан тартып алырга туры килде бит... Менә, узган ел гына әле, юлдан чыгып очып әйләнгән машинадагылар – алар өчесе дә мине коткаручы дип саный... Гади кешенең намус бурычын гына үтәсәм дә... Хәтер төпкелендә андый вакыйгалар – санап бетергесез! Командировка саен – тау-таш, кан, яралылар... Кайда күрдем соң? Күзләремә туп-туры карап тора – димәк сугыш яланында! Сугышта! Тик кайда? Сыны, басып торышы, әлбәттә тау халкыныкы, чечнәдан түгел лә инде... Акценты да, үз-үзен тотышы да... ничектер башкачарак...
Әфганнанмы әллә? Татарлар күп бит анда! Милли кыйммәтләрне, туган телләрен дә алар изге итеп саклыйлар. Акценты да тартым... Үзебез дә бит анда чакта саф татар телендә сөйләшүне хуп күрә идек...
– Күпме еллар эзләдем мин сине... Инде өметем дә беткән иде... Исемеңнән башка берни белми идем бит мин синең хакта. Анысы да төштә кебек кенә... Ходайның рәхмәте киң! Менә бит, ярәмен бирде! Хәзер...
Ул, аксакалларга гына хас сабырлык белән, сумкасыннан журналлар чыгара башлады.
– Минем коткаручым гына үтә алуы һичшиксез бу сынауларны...
“Идел” журналын минем “Хакыйкатькә юл” дип аталган романым басылган саннары.
– Мин йокымны югалттым, һәр санын кат-кат укыдым... Аннан инде сине эзләргә керештем. Мәскәүгә киләчәгеңне белдем. Бүләкләнәсеңне! О Аллах! Чиге юк рәхмәтемнең сиңа бу очрашу өчен! Менә... Сине кабат күрә алдым... Пушкин мәйданында!
Афганнан фәкать... Тик кайда очраштык икән соң? Болай гомер буе эзләр өчен сәбәп... Берни белән чаштыргысыз буллуы мотлак!
Фархат, минем иске-яңа танышымның исеме шулай булып чыкты, башта саф русча сөйләшсә дә, дулкынланудан буталып, кайбер уйларын әйтә алмый изаланганлыктан, туган телгә күчте: икебезгә дә бу аңлатып биргесез ләззәт бирә иде.
– Ягез бер дога...Очрашу хакына... Әл-Фәтиха... 

– Әгузе билләһи минәш шайтан раҗиим...
Әкрен генә кабатласак та, тавышларыбыз көчле яңгырады. Мин шунда гына искә алдым: чал чәчле аксакал Фархатны күпсанлы гаиләсе озата килгән! Алгы рәттә балалар, алар артында өлкәнрәкләре. Берничә буын.

***

...Ул көн гадәттән тыш чалт аяз булды. Кояш, инде сентябрь уртасы булса да, челләдәгечә кыздыра. Ә тауларда шундый тынлык! Сугыш бөтенләй юк диярсең, ирексездән кояш нурларында иркәләнәсе, соңлаган нурларда коенып рәхәтлек тоясы килә. Җай гына җил исеп куйды. Берничә секунд эчендә көчәеп, үзенең апогеена җитте дә, сүрелә башлады. Шушы салкын вә дымлы җил, астан, үзәннән, анда булган исләрне алып килде. Группабыз тулы составында булса да, алгы сызыкта без өчәү генә идек. Бушмен киемнәрендә. Бушменнар – алар җирле төп халык, рәсми караштан аларны кыргый саныйлар.
"Бушмен" дигән исемне аларга инглизләр биргән. Башта – Көньяк Африкада. Сүз асылы – куак. Агач. Юынылмаган, димәк. "Чурбан" дигән кебек. Башта бу сүз түбәнсетү буларак кулланыла әлбәттә. Аларны, төп халыкны, кешегә санамагандай. Кеше дип санарга лаек түгел дип! Берсе арты икенче илне яулап алып, Англия колонияларын арттыра. Һәр илдә, халкы кыргый я күчмә тормыш алып барса, аларга шушы түбәнсетү исеме тагыла бара. Шулай итеп, бушменнар Сахарада, Иранда, хаттә Индиядә да пәйда булалар... Әмма еллар аша бу кушамат түбәнсетү булудан туктый, әкеренләп серлелеккә, хаттә сихри бөеклек дәрәҗәсенә күмелә. Әфганистанда да...
Аларны очрату-күрү авыр, кайда яшәгәннәрен беркем дә белми: гүя алар шушы табигатьнең, шушы тауларның аерылгысыз бер өлеше... Бәлки шуңадыр да, үзара сугышучылар да аларга зыян салмаска тырышалар. Американнардан башкалар, әлбәттә! Алар, берәрсен күреп калсалар, котырынып ауга ташлананалар! Сафари – аңсызлар шөгеле! 

Бушменнар, эчке табигатьләре белән тынычлык яклы булуга карамастан, андыйларны җазасыз калдырмыйлар. Корал тотканнары турында ишеткәнем булмады – табигать үзе алар яклы. Я таш төшә тиешле мизгелдә тиешле ноктага, я шул гаеплене яшен уты сугып үтерә... Әкеренләп мондый вакыйгалар, телдән телгә күчеп, легендага әверелә, ә уйдырмалар өстәү бары көчәйтә генә тарихи әһәмиятен. Менә, безнең операция да шушы легендаларга куәт өстәргә тиеш иде...
Таулар арасында ваемсыз йөргән җил безгә дә килеп кагылды. Үзе белән үткән җирләрендәге исләрне алып килде. Салкынча үзән дымы, үләннәр, ташлар исен. Тик бу юлы шушы исләргә чак сизелерлек башка төсләр дә өстәлгән: тире-күн, малларның тир исе... Төркемдә тәмәке тартучы юк иде безнең. Бөтенләй! Сәламәт тормыш алып бару сәбәпле генә түгел, эш кануннары да һәрчак җыйнак, шәүләдәй үтә күренмәле һәм сак булуны тәлап итә иде. Тәмәке тарту гына түгел, татуировкар ясау да ярамый иде хәтта! Анысы гына да аз – яралар эзен тәндә калдырмас өчен докторлар күпме көч түккәнен беркем дә белми торгандыр! Аерым билгеләр тәндә булмаска тиеш... Ә тәмәке төтене... Ул бит зыянлы булуыннан тыш кайдалыгыңны да белдерүе мөмкин!

Күз алдына китерегез: инде картаеп баруга карамастан, үзем бакчада булсам да урамнан үткән кешенең нинди тәмәке тартканлыгын сизеп торам, өстәвенә, күпме вакыт элек. Ара 50 метр тирәсе булуга карамастан! Чагыштырганда ике электр баганасы арасы кебегерәк ераклык! Ә яшь чакта сизгерлегем көчлерәк тә иде... Әлеге җил... Ул алып килгән исләр... Маллар исе, төгәлрәк әйтсәк – ишәкләр килә. Берәү генә түгел, берничә. Ис тә инде алҗаган малныкы – беренче тәүлек кенә түгел, димәк, юлда. Кәрван бу. Авангарды. Ә караван алар артыннан киләчәк. Анда, караванда, йөк башлыча дөяләргә төялгән. Арттарак, хәвефсез арада. Әгәр авангард берәр нәрсәгә юлыкса, засадага эләксә, я бөтенләй югалса, караван – төп караван – кирәкле чарасын күрәргә мәҗбүр. Йөкне саклап калу өчен таулар арасына качып, авангардка ярдәм җибәрәчәк.
– Көтәбез, егетләр! Тиздән кунаклар килеп җитә!
Тиешле ноктага 4 сәгать элек үк килсәк тә, җылылык датчиклары берничә тапкыр сигнал бирүгә карамастан, тирә якта җан иясе күренми. Ничек игътибар белән карасак та, хәтта тау кәҗәсе дә күзгә чалынмады! Ә аппаратура хатасына ышанасы килми. Өстәвенә, сизгерлек хисе эчтән тырный, гел кемдер бар кебек. Андый сиземнең ялгышканы булмады әле моңарчы...
– Игътибарны көчәйтергә! Тулы 360ка! Төп юнәлеш – каршы як тау бите...
Борылыштан беренче ишәк күренде. Янәшәсендә  – юлчы. Башында – чалма. Бите күренми. Ерак. Барган шәпкә тирә-якны күзәтә. Гади кеше, бәлки, искә дә алмас иде дә – артык сак ясый ул хәрәкәтләрен. Тәҗрибәле... Беренче кәрван алып баруы түгел, димәк... Берничә минуттан тагын икәү килеп чыкты. Янәшә баралар. Үзләре уртада – ишәкләр ышыгында. Инструктаж вакытында әйтелгән сүзләр келт итеп искә төште. Ишәк алар өчен – бронежилет белән бер. Аягында чакта – ышык, ә егылса – баррикада... Ишәк тәне аша автомат пулясы үтә алмый. Ирексездән, башымда, шул ук инструктажлардан, башка уйлар да чагылып үтте: “Ишәккә менү – оят. Кешеләр каршында ишәктән төшү – икеләтә оят!”
Төп игътибарыбыз шушы авангардка күчүгә крамастан, каршы як тау битендә хәрәкәт башлануын сизми калмадык. Анда унлап кеше, бөтен саклык чараларын күреп, һөҗүмгә әзерләнә. Без генә көтмибез, димәк, караван килгәнне. Аппаратура да ялгышмаган: аларның хәрәкәтен мизгелгә булса да эләктерә алган. Тик менә аларның кем икәнлеге – билгесез. Мондый ераклыктан аерырлык түгел форма буенча. Кемнәр булыр? Иң гади вариант – наёмниклар. Тик алар саграк кыланыр иде, мөгаен. Бәлки, баш күтәрүчеләрдер – кем белә... Тик алар арасында чын хәрби белгечләр аз, әлбәттә. Бала чактан ук корал тотып үссәләр дә. Тауда алар бит үз өйләрендәге кебек хис итә үзләрен. Менә бит шуңа дәлил – үзләре ачыктан-ачык хәрәкәт итә башламый торып, берсен дә күрмәдек бит! Приборлар сизде дә соң... Ә безне алар күрде микән? Өчебезне, бушмен киемендәгеләрне? Башкалар тау ышыгында – алар ышанычлы урында. Ә без – тау итәгендә. Ачык җирдә дисәң дә була...
Билгесезләр дип санаган төркем тырышып һөҗүмгә әзерләнә... Безнең планнарны бозалар инде болар. “Ни булып бетәр?” – дигән уй меңләгән вариантта башта чагылып үтә. Беренче вариант. Җиңеп чыгалар. Мөмкин. Тик алар бит килгән төркемне кәрван дип уйлый – ә ул бары тик авангард кына. Анысы да тулысынча түгел. Алар бит өч кешене генә күрә әлегә. Төптәнрәк уйлаганда, тагын ике кеше булырга тиеш. Куәтлерәк корал белән. Димәк, икенче вариант... Җиңә алмаслар... Нишләрләр ул чакта? Чигенерләрме? Кая? Артарак – ачык тау бите, анда яшеренер урын юк! Тирдагы мишень кебек берәмләп атачаклар... Мин бит аларны, эчтән генә үзебез яклы дип саныйм ни өчендер! Тагын бер вариант – өченчесе. Иң начарыдыр, мөгаен. Кәрван янәшәдә генә булса, ярдәм берничә минут эчендә килеп җитә алуы мөмкин. Алар бит сукмактан килмәячәк, бөтен тау битләрен тикшереп, тазартып киләчәкләр. Тәҗрибәле булсалар, аларны күреп булмас. Авырга туры киләчәк! Эх, булдыксызлар! Үлем эзләп йөрисезмени соң? Аклап булмый бу карашны.
Ә! Тагын бер вариант бар! Инде дүртенче. Алар караванга түгел, авангардны гына юк итәргә җыена! Димәк, төгәл атып тиз генә барсын та кырып салалар да – юкка да чыгалар. Ә төп төркем, кәрваннан кораллы төркем китү белән һөҗүм ясап, теләгәненә ирешә... Мин, мәсәлән, шулай итәр идем дә... Тик безнең планнар берникадәр башкачарак. Без андагы күпсанлы гади халыкны кыруны бурыч итмибез. Безнең бурыч – йөк. Пакистандагы боевиклар әзерләү базасыннан җибәрелгән “Стингер”ларның зур партиясен юк итү. Бу җитди корал үтәргә тиеш түгел. Шуңа да безнең план башкачарак. Караван ачык җиргә чыгу белән беренче һәм азактагы төркемнәргә ут яудырып, кәрванны уртагарак тупланырга мәҗбүр итәргә дә йөкне көлгә очырырга! Кешеләр таш арасына качып бетәчәк, ә дөяләр анда керә алмый, димәк, йөк сукмакта калачак! Ә без инде шул мизгелдә пәйда булып, үзебезнең “45” дип аталган эксперементаль шартлаткычларыбыз белән төп эшне башкарып, җиренә җиткереп куярга тиешбез. Безнең ул кечкенә түгәрәк шартлаткычлар Бөек Ватан сугышындагы 45 мм калибрындагы тупларның фугас снаряды куәтенә ия бит!

Шуңа күрә дә без бушмен киемендә – күргәч тә күпләр, дөресрәге коралсыз гади халык, җиргә иелеп, Аллаһыга табына башлаячак. Бары тик корал тоткан динсез сатлыкҗаннар гына аяк өсте калачак! Ә алар белән әңгәмәне тау башыннан СВДлар җиренә җиткерер... Ә без өчебез ул арада кәрванга мөмкин кадәр якынаеп, йөктәге әҗәл коралларын шул нәни ядрәләрне ыргытып утка тотарга, яндырып юк итәргә тиеш... Без кигән плащлар гади түгел – алар кевлар тукымасыннан тегелгән, ике кат арасында синтетик материал. Бернинди пуля һәм кайпылчыкларны да үткәрмәячәкләр! Бу безгә үзебезне курку белмәс супермен тиңлегендә хис итү мөмкинлеген һәм хокугын бирә. Ә инде бар да артта калгач, исән калганнар беравыздан: “Бушлыктан өч бушмен килеп чыкты да кәрван аларның күз карашыннан ук янып юкка чыкты!” – диячәкләр! Бездән башка беркемне дә күрмиләр бит алар...
Тик... Бу “үзешчән” геройлар катнашлыгы аркасында операция планы юкка чыгуы бар.
...Вакыт туктагандай әкрен бара. Соңгы парны көтеп тормыйча, бу билгесез төркем ут ачты. Их... Кирәкмәс иде дә... Тик инде вакытны кире борып булмый – соң... Бүтән очракта болай утка тоту уңыш китергән дә булыр иде бәлки, тик... Аларга автоматтан атырга түгел, снайпер буларак эш итәргә иде. Ишәкләр тиз арада егылып “баррикада”га әверелде – күрәсең, пулялар тик аларга гына эләккән. Ә ул баррикадалар артыннан гранатомётлар җавап бирә башлады. Берсе арты икенчесе ут нокталары тынып бара. Югарыдан безнең егетләр төгәл ут белән алдагы ялгызны һәм икенче парны алсалар да, беренче пар һаман ата бирә. Алар өй кадәр зур таш ышыгында – алырлык түгел. Өстәвенә, соңгы пар да килеп җитте – ДШК тавыш бирә башлады. Шул пулемётны тончыктырганда бер-ике шарчык ташлар идем дә инде, якынайдым да бит, тик баш күтәрерлек тә түгел...
Югарыда шартлау яңгырады, таудан ташлар коела башлады. Мизгел эчендә пулемёт та, андагы дошманнар да он-талкан килде...

(Ахыры бар.)

Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.

Илгиз Әхмәтов. Ел язучысы. Хикәя (1)
Илгиз Әхмәтов. Ел язучысы. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас