Хәтми Сәриясенең сәер бер гадәте бар. Нәрсәгәдер эче пошса, яки берәрсе белән сүзгә килешсә, пыр тузып өй җыештырырга керешә. Тормыш иптәше Хәтмулла хатынының бу гадәтенә күптән күнеккән һәм мондый вакытларда аңа кысылмауны хуп күрә. Тик бу өй җыештырулар һичбер вакытта да Хәтмулланың йөрәгенә тимичә үтми. Ул ирексездән ниндидер кызганыч та, үтә сагышлы да карашын сервант өстендә торган ватык гармунга төбәде. Хәзер башлана, дип уйлады ул, һәм хатыны Сәрия куптарачак чираттагы давылдан котылырга теләгәндәй, өстенә йорт арасында кия торган киемнәрен эләктереп, тышка атлады.
Йорт, каралты-кура гомергә ныклы булды Хәтмулланың. Авыл халкы мал азыгына кытлык кичергән елларда да абзарда малын киметмәде. Җәй буе тырышты, тырмашты, урманда чабарга үлән булмаса, сазлык урыннардан яшь камыш чабып киптерде. Чөнки аңлый иде – авыл җирендә үзең тырышмасаң, ач калуыңны көт тә тор. Колхоз үзе күптән җиде терәүле, муеннан бурычка баткан һәм кәнсәләрдә оялап алган биш-алты кешегә генә файда китерә. Әмма мал асрасаң, әле яшәргә була. Авыл халкы өчен мал ул – акча да, өстәлең тулы ризык та. Көне-төне тырышуның нәтиҗәсе буларак, алар начар яшәмәде. Балаларын ач-ялангач йөртмәделәр, иркен үстерделәр, укытып кеше иттеләр. Вакыт җиткәч, алар кайсы кая таралышты. Үз көннәрен үзләре күрәләр һәм сирәк кенә хөкүмәт биргән ялларда кайтып китәләр. Мал арасында йөреп онытылырга теләсә дә, Хәтмулланың уйлары башта ватык гармун тирәсендә әйләнде, ә аннары әллә кая еракларга китте...
Аның әтисе Гыйбадулла Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмады. Геройларча һәлак булган дип, урындагы хәрби комиссариаттан килеп, орден белән берничә медален генә калдырып киттеләр. Шулай итеп, әтисез калган малайның балачагы ялгыз әнисе карамагында үтте. Ә еллар узган саен сугыш салган яралар, югалтулар, Хәтмулла башта “Герой Гыйбад малае” булып йөрсә дә, әкренләп “Зәбирәнең ятим малае” булып калды. Әмма башкалар арасында әтисезлегеннән кимсенеп үскән малайның яшьтәшләреннән аерып торган бер сәләте бар иде. Ул бала чагыннан моңлы булып үсте. Зәбирә көн димәде, төн димәде – колхоз маллары яныннан кайтмады, аягыннан резин итекне салмады. Әмма малаен гармунлы итте...
Авылда кичке уен вакыты. Клуб ишеге шар ачык һәм аннан гармун тавышы ишетелә. Тальян гармун! Аның бәләкәй генә күрегенә татарның бар булмышы, уй-хисләре, үткәне һәм бүгенгесе, кыскасы бар язмышы сыйгандыр! Ул берчә елый-елый ярсый, озын көе белән бәгырьләрне актара, берчә кыңгырау чыңнары, дәртле бию көе белән мәңге ачылмаган күңелләрне ача, аксакны да биюгә төшерә. Тик ул күректән моң чыгару Ходай тарафыннан бик сирәкләргә генә бирелә шул. Авылның теләсә кайсы егетен җиде төн уртасында уятып сора: күрмичә дә әйтә: "Болай үзәк өзгеч итеп дөньяда бары Хәтмулла гына уйный ала; бу моң бары аларның авылында гына туарга мөмкин”. Ә кызлар гармунчыга ялына: “Тагы да бер генә уйнат инде, тагы да бер генә биет инде, бәгырь кисәгебез, алтын моңыбыз”.
Менә бер мизгелгә гармун моңы тына. Гармунчылар белә, бу – иң рәхәт мизгел. Ул югалган моңны эзләгәндәй гармун телләренә баскалый, кыңгырауны чыңлатып ала, гармун каешын тигезләп иңенә сала, залга күз ташлый. Бу мәлдә Хәтми “Зәбирәнең ятим малае” булудан да туктый, һичкем бәхәсләшми: гармунчы кичке уенда иң кирәк Кеше, ул егетләр арасында авторитет, ул – король. Әгәр дә яшьләр арасында ызгыш чыга калса, гармунчыга ялгыш кул күтәргән кешегә гомеренең соңгы көненәчә “Ул адәм түгел” мөһере сугылачак. Уйный Хәтмулла, бар булмышын биреп, ярсып-ярсып уйный. Дәртле гармун көенә кызлар һәм егетләр биергә керешә. Парлы биюдән дүртлегә, дүртледән – сигезлегә, ә аннары читән үрешле башлана. Әйе, ул чакларда кичке уенның бу биюләре кызлар һәм егетләр арасында якыннан аралашуның иң югары ноктасы иде.
Бер-береңнең бармак очларыннан тоту, мәхәббәт тулы күзләргә багу һәм парлы бию яшь йөрәкләрне соңгы чиккәчә җилкендерә иде. Клуб гөрли, шаулый, ә идәннән тузан күтәрелә. Аңа бер-бер артлы сибелгән биш-алты чиләк су тузанны гына түгел, ә кызган табаннарны да, янган йөрәкләрне дә сүрелдергән кебек була...
Вакытлыча килгән гомернең кадерен белмәсә дә аңлый адәм баласы. Мәңгегә кире кайтмаска киткән еллар бу чакларны да үзләре белән алып киткән. Сулар кирегә акмагандай, узган гомерләрне дә кире кайтарып булмый. Хәзер яңа заман, ә һәр заманның үз яшьлеге, үз моңнары, үз биюләре. Хәер, бүгенге клублардагы чит ил музыкасына котырынган дискотекаларны берәр милли калыпка салып була микән?
Гармунчыга күп кызлар күз ташлады. Тик аның күңеле генә күрше авылы сылуы Нәргизәдә иде. Бер-берсен өзелеп яраткан ике яшь йөрәк елга буендагы карт тирәкләр янында бик күп таңнарны каршылады. Аларның кайнар сөюенә, “мәңгелеккә” дигән вәгъдәләренә, татлы иреннәрнең ике йөрәктәге хисләрне түкми-чәчми бер-берсенә тапшыруына карт тирәкләр шаһит иде...
– Бергә булыйк, сөеклем! Бер җан, бер тән булыйк, Нәргизәм! Мин сине соратам.
– Мин риза! Сорат, бәгырем, сорат җаным...
Әй яшьлек, тиле яшьлек. Күңелдән барысын да җиңел генә хәл итә торган гомернең иң самими чаклары. Салкын акыллардан кайнар хыялларның өстен чаклары...
...Күңеле тартмаган бу эштән ниндидер хәвеф булачагын сизенсә дә, Зәбирә бердәнбер улына каршы килә алмады. Күп сөйләшкәннән соң күрше авылның Чулак Гариф кызын соратып карарга булдылар. Барлык шартын китереп, барлык йолаларны үтәргә тырышып яучылар җибәрелде. Әмма кызның әтисе-гариплеге аркасында сугышка бармаган чулак Гариф гармунчы Хәтмулланың яучыларына җавапны кыска бирде: "Хәерче ятим-йортыга бирә торган кызым юк".
Бу сүзләрне ишеткән Хәтми кабаттан үзенең үксез балачагына әйләнеп кайтты. Ятимлек ачысын беркайчан татымаганча кабат башыннан кичерде. Үз гомерендә беренче тапкыр әткәсенең сугышта геройларча һәлак булуына гарьләнде. Аның да чулак Гариф кебек гарип, әмма тере булмавына үкенде. Җан үксүе аек акылын томалаган Хәтмулланың гомер буе әткәсенә тугры калып аны-улын ялгыз карап үстергән әнкәсенә дә үпкәсе калыкты. Яшәү мәгънәсезлегеннән аны бары сөйгәне Нәргизәнең күрше карчыгы артыннан җибәргән кош теледәй хаты коткарды. “Җомга кич тирәкләр янында көтәм, алып кит, мин бары тик синеке” дигән сүзләр егеткә канат куйды...
...Кыз урлауга бригада пожаркасында эшче атлардан аерым асралган туры айгыр җигелде. Караңгы төшүгә Хәтмулла, гармунын күкрәгенә асып, ике иптәш егете белән күрше авылга җилде. Кыюлык өчен “өч борынга бер борынны” бүлеп салган егетләр туры айгырның авызлыгын салдырды, дилбегәсен бушайтты. Ике авыл арасындагы тирән чокырда иреккә чыгуына куанып ярсып чапкан атны тыю авырлашты. Айгырның чамасыз ярсудан киңәйгән күкрәге камыт бавын шартлатып өзде. Уңлы-суллы сикергән ат чанасыннан иң башта ике кучер егет төшеп калды һәм шуның белән котылдылар да. Гармун тартып килгән Хәтмулла соңгарак калды. Куш аяклап чокырга сикергән атның өстеннән очып үтте... кыска бер мизгелдә күктән өстенә төшкән ат чанасын шәйләде...
Декабрьнең ак кары өстендә канга батып яткан Хәтмулланы берничә сәгатьтән соң таптылар. “Зәбирәнең малае үлгән”, – дигән хәбәр яшен тизлегендә авылны урады...
...Җир әйләнә дә әйләнә, аның белән бергә әйләнгән вакыт дәрьясын да туктатырлык кодрәт юк. Берәүләрне бакыйлыкка күчереп, берәүләргә гомер бүләк итеп, кемнәрнедер кавыштырып, ә бәгъзеләрне аерып ул һаман ага да ага. Фанилыкның хәтере кыска. Тормыш алга тәгәрәгән саен бу хәлләр дә язгы ташкыннар белән бергә халык хәтереннән үткәннәр чүплегенә түгелде. Чулак Гариф исә, кызы Нәргизәне авылга кунакка кайткан туганына ияртеп, икмәкле Үзбәкстан якларына озатты.
Урамнан чыгып киткән ялгыз олауны өй артындагы карт тирәкләр ыңгырашып озатып калды. Нәргизәнең теге декабрь төнендә сөйгәнен бик озак көтеп тә, көтеп ала алмавына бары алар гына шаһит иде...
Менә кышкы салкыннарны артта калдырып һәм бар дөньяны шау чәчкәгә күмеп җиргә ямьле язлар килде... Тик үлемнән исән калып терелгән Хәтмулла моңа шатланмады. Кемгә кирәк бу язлар? Кемнәрнедер шатландырса да, берәүләргә бәхет китерсә дә, безне аерды бит, дигән уй бәгырен телеп үтте. Ә тәрәзә аша аны үчекләгәндәй май кояшы елмая да елмая. Инде ярты ел гомерен дәваханәдә үткәргән егетнең күңелсез уйлары бүленде, палатага шәфкать туташын ияртеп баш табиб килеп керде:
– Молодец, Хәтмулла туган, молоде-е-ец, үлемне җиңеп чыктың. Бәгъзе вакытта корылыгы белән бар дәваханәгә даны чыккан баш табиб бүген аеруча сүзчән иде: – Тик беркайчан да шуны онытма, син икенче гомерең белән иң беренче чиратта гармуныңа бурычлы. Әйе, әйе, күкрәгеңдә гармуның булмаса, чана аратасы йөрәгеңне бәреп чыгарган булыр иде, туган. Инде киләчәктә кызлар артыннан алай кызу чапма, гармунчы егет янына алар үзләре килергә тиеш. – Ә гармунны ташлама, – дигән сүзләр белән урыныннан торды баш табиб, көрсенде һәм синең белән эш бетте дигәндәй палатадан чыгу ягына атлады.
Белә Хәтмулла: баш табиб кайчандыр үзе дә гармунчы булган. Тик сугышта алган яралардан соң уң кулы гармунда уйный алмас хәлгә килгән. Гармунда уйный алмый, ә авыруларны ничек оста дәвалый, дип уйлады Хәтмулла, һәм дәваханәдән чыгарга әзерләнә башлады.
...Ә Нәргизә шул китүдән кайтмады. Суга төшкәндәй гаип булды. Сугыш чорында бригадир булып эшләгән Чулак Гарифны ниндидер кырын эшләре өчен төрмәгә утырттылар. Озакламый әнкәсе дә тыныч кына дөнья куйды. Таркалган нигезне авыл кәҗәләре көтүчедән качып кояшта кызынып яту өчен төяк иттеләр. Тормыш һаман алга тәгәрәде. Аяклары сызланып өйдә яткан Зәбирә янына көн дә хәл белергә кереп йөргән күрше кызы Сәрия бердәнбер кичне алардан чыкмый калды. Таң белән авылда “Теге Зәбирәнең үлеп терелгән малае Хәтми өйләнгән икән” дигән хәбәр таралды. Җиргә ирләрчә нык басып йөргән, таза, эре сөякле Сәрия җимертеп дөнья көтте. Бианасын да карады, балалар да үстерде, иренә дә тугры булды.
Хәтмулла башкача гармунга якын да килмәде. Гармун тавышы килгән җирдән һәрвакыт читкә китәргә тырышты. Әйтерсең яралы күңелендәге ниндидер авыр хатирәләрне моң итеп таратудан, исраф итүдән курка иде ул. Ә Сәриянең Хәтмулласыннан гармун уйнатып, яшь чактагы күрше авылы чибәре Нәргизә кебек, шул моңга кушылып җырлыйсы, биисе бик тә килә иде. Бервакыт Сәрия аңа район үзәгендәге базардан өр-яңа гармун алып кайтты. Сөенә-сөенә Хәтмулласына сузды:
– Мә, уйна!
Табигате белән тыныч Хәтмулланы, әйтерсең алыштырып куйдылар. Ул үз гомерендә беренче тапкыр гаиләсендә тавыш күтәрде. Сәрияне гармуны белән бергә төртеп җибәрде:
– Теләсәң кая куй, өйгә кертмә! – дип акырды һәм ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.
Төне буе кая барганын аңламыйча йөрде ул. Таң атканда таныш җиргә килеп чыгуын күрде. Дугалы атны күмәрлек әрем һәм тигәнәк арасында карт тирәкләрнең корыган төпләре генә серәеп тора иде. Шушы мизгелдә аның йөрәген нәрсәдер кысып алды. Бу Хәтмулланы үткәннәр белән бәйләп тоткан шаһитларның да инде күптән юк булуын аңлау тойгысы иде...
Тормыш бер минутка да туктамады. Зәбирә дә балаларына бәхиллекләрен биреп бакыйлыкка күчте. Иренең өйдә яшь чактагы ватык гармунын күз карасыдай саклавына эче пошса да, Сәрия башкача аңа гармун алып кайтмады.
Тыныч кына аккан авыл тормышын тагы да бер шаулатып, “Туган якларына Чулак Гариф кызы кайткан икән!” дигән хәбәр өйдән-өйгә йөреп, Хәтмуллалар бусагасына да аяк басты. Авыл халкы тын да алмый көтте: “Хәтмулла нишләр?” Бер атна торды Нәргизә авылда. Урамнардан үтте, болыннарга төште. Ул үткән болыннардан җилләр хәбәр китерде: “Очрашырга иде, сөйләшер сүзләр күп”. Тик гомере буе шушы хәбәрне көткән Хәтмулла ул җилләрне җавапсыз кире җибәрде. Китәр вакыты җиткәч, Нәргизә дә үзен хәзер инде бер нинди җепләр дә бәйләмәгән туган якларыннан мәңгелеккә китеп барды...
Хәтмулла, йөрәген угалап, тормыш хатирәләреннән арынырга тырышты һәм өй күтәрмәсенә килеп утырды. Сизелер-сизелмәс калтыраган куллары белән ашыгып тәмәке кабызды, тирән итеп суырды һәм өйдәге тавышка колак салды. Анда әле һаман Сәриясенең “гомер буе ватык гармун саклап”, “кайчаннан тузан җыеп ята”, “нәрсәгә кирәктер ул” дигән урык-сурык тыныч кына сукрануы ишетелә иде...
(Автор стиле сакланды.)