«Сельхозхимия» берләшмәсендә эшләп йөргән чак. Ул елны миңа өр-яңа «Урал» машинасы бирделәр. Яңа машина – яңа машина инде, гел ерак юлларга җибәрәләр. Әүҗән урманнарыннан шефка алынган колхозның җәй үк кисеп әзерләгән агачларын кыш буе ташыдык. Март урталары. Ә көннәр һаман суык. Менә-менә җылытып, юллар өзелергә тора. Ташыйсы агачлар хәтсез. Шуңа да көне юк, төне юк дигәндәй, ал-ял белми юлдабыз. Ул көнне, соңлап кына йөкне төяп бетереп кайтырга чыктык. Исәп – тизерәк Колгана авылына барып җитү, чөнки анда электән фатирга төшеп йөргән дус бар. Төнге юл бик авыр, дусларда кунып чыгарбыз дип уйладык.
Без иптәш егет белән шушы фатирга килеп кергәндә, караңгы күптән төшкән иде. Безнең танышыбыз өйдә юк булып чыкты. Ул хатыны белән, авылның теге очында яшәгән бер туганнарына, бәбәй туена киткән икән. Шулай да безне – юлаучыларны фатир хуҗасының бик тә чибәр, тулышып торган тәнле балдызы каршы алды. Ул да җизнәләренә, алар кунакка киткәч кенә килеп кергән икән. – Күрше авылда торабыз, – ди.
Гадәттәгечә, чәйләп алгач ятарга әзерләндек. Бу тау-урман якларында мич, һәрвакыттагыча, өйнең нәкъ уртасында булып, өйне икегә бүлеп урнашкан. Әлеге дусның өендә дә шулай ук. Мич артындагы сәкедә өйнең иң җылы почмагында фатир хуҗасының колакка каты гына картаеп беткән әнисе һәм берсеннән-берсе бәләкәй өч кызының урыны салынган. Мичнең бу ягында, идәндә, безгә урын. Ә инде, безнең кырдагы стена буендагы сәкедә, теге бик тә чибәр ханым үзенең әле теле дә ачылмаган баласы белән урнашты. Гомумән, шушы сәке белән мич арасындагы урында, идәнгә без йокларга яттык.
Ә өй хуҗаларының йокларга ятасы урыннары алгы, бәләкәй якта.
Көне буе руль артында киеренкелектә селкенеп, машина үкерүен тыңлап йөреп, бөтенләй йончыткан. Мендәргә башны төртү белән, минем ярдәмче булып йөргән Фәнис гадәтенчә, хырылдап йоклап та китте. Тегенең кабыргасына төртеп-төртеп хырылдамаска кушып карасам да, файдасыз. Тагы да көчлерәк итеп икенче көйгә салып хырылдый башлый. Андый хырылдаган кеше кырында йоклап китү бик рәхәт булмаса да, ару үзенекен итте. Мин дә йоклап киткәнемне сизми дә калдым.
Белмим, күпме вакыт үткәндер, кемнеңдер минем өскә ябынган юрганны әкерен генә тарткалауына уянып киттем. Нәрсә булды бу? – дип уйларга да өлгермәдем, юрганны бик саклык белән генә тагы бер-ике тартып куйдылар. Шул мизгелдә минем баштан әллә нинди уйлар, үзенең меңәр төрле вариантлары белән, яшен тизлегендә берничә тапкыр ялтырап үтәргә өлгерде. Тәүдә нәрсә уйларга да белмим, ятам шулай, һәм кинәт кенә мине бик тә сәер уй чолгап алды. Бәй, бу бит безнең кырдагы сәкедә яткан фатир хуҗасы Фәрхетдиннең балдызы түгелме соң? Шул, кәнишне шул. Шушы ай йөзле, кыйгач кашлы чибәр тартмый, кем тартсын? Минем йөрәк тарсылдап тибә башлады. Яшь чак – дәртле чак дигәндәй, тамак төпләрем кибеп, чәч төпләремә кадәр тир бәреп чыкты. Мин корычтан эшләнгән бер пружинага әйләндем. Бөтен тән электрлашты. Ул гынамы? Мин үзем шул электр эшләп чыгара торган динамо машинага әйләндем. Үзем галәмәт көчле энергия эшләп чыгара башладым. Бу минутта миннән чиксез көчле, ирләрдә генә була торган көч-гайрәт миннән тирә якка сибелә. Мине ләззәтле бер хыял, ышаныч биләп алды. Теге чибәр, юрганымны тарткалап, хәбәр биреп үзе янына чакыра түгелме соң? Әлбиттә шулай, әлбиттә! Бу ачыштан тәннәрем рәхә-ә-т итеп кымырдап куйды. Ару-алҗуларымның эзе дә калмады. Бу минутта мин тагы берничә тәүлек, кая тәүлек кенә дисеңме, атна буе йокламый эшләргә дә әзер идем. Тик миннән бер кул сузымы гына сәкедә яткан чибәркәй генә кырымда булсын. Әйтәм чәй эчкәндә миңа әллә ничә тутырып-тутырып карап алды... Мин күз салгач, үзе кызарынган була бит әле. Үәт иблис! Күрәсең, чәй эчкәндә миңа күз салып куйган. Тагы бер шаяртып, юк шаяртып түгел инде, болай булгач, үз янына чакырып юрганымны тартса, менәм дә ятам кырына, валлаһи, – дип уйлап та өлгермәдем: “Я, тизерәк, кырыма менеп ят! Нәрсә эшләп аптырап, уйланып ятасың, жебегән ир!” – дигәнне аңлатып, мин ябынып яткан юрган хәзер аяк очы тирәсеннәнрәк рәттән түземсезләнеп өч тапкыр тартылды.
Ни булса шул булыр! Кырда яткан Фәнис өйне “дер селкетеп” хырылдап йоклый. Мылтыктан атсаң да уянмаячак. Бер ни белми йоклый. Мичнең теге ягында яткан кортка ярым саңгырау ишетми. Ә бит бер хатын белән гомер итү – бер кәҗә савып көн итү, я булмаса гомер буе йон тетүгә тиң ди халык мәкале. Өй эче дөм караңгы, бер нәрсә күренми. Караңгылык күзгә сылаша. Бик тә кулай. Мин бөтен кыюлыгымны җыеп, инде торам дигәндә, юрган тагы ике тапкыр тартылды. Мин караңгыда тын да алмый ятам. Кинәт кенә үрелеп теге чибәрнең кулыннан ипләп кенә тотарга чамалаган идем, кулын капыл тартып алды, өлгерә алмый калдым. Йомшак кулы бармакларым очына гына эләгеп китте. Ул да булмый миңә ишетелер-ишетелмәс кенә: “Ш... тсм ...ыш”, – дип пышылдап, тешләрен тешкә бәреп шыкылдатып куйдымы, әллә сәке почмагына тырнагы белән чиртеп алды шикелле. Янәсе “сак бул” дигәнне аңлата инде бу. Һәр хәлдә миңа шулай тоелды.
Аңладым чибәрем, аңладым. Без ирләр халкын өйрәтеп торырга түгел инде. Анысын гына әзерәк чамалыйбыз. Хатын-кыз теләге, ирләр өчен изге закун. һәм хатын-кыз хәйләсенә шайтан да түзә алмас диләрме әле? Мин “һә” дигәнче чибәрем кырына менеп тә яттым. Көтеп ятканы бәхәссез, кәнишне. Юрганын да яртылаш кына ябынган. Ну, малай бу хатыннар иблис инде, иблис... Мин менеп яткан көе, бөтенләй борыла биреп чалкан төшеп ятты бу. Үзе, бер нәрсә белми, йоклаганга сабышып ята бит эле. Әзерэк оялган була инде. Мин дә бу кадәр киеренкелектән бөтенләй ут янам, тирләп чыктым. Калтырана ук башладым. Бер аз тынычланыйм, үз-үземне кулга алыйм дип тик кенә ятам, тегенең кырында үземнең ләззәтле, рәхәт уйларыма исереп. Ай, егетләр, түзеп торырга тәкатем бетте. Тирән генә тын алдым да, бармакларның очлары белән генә тегенең уттай кызу, тыгыз тәннәренә сак кына кагылам. Их, егетләр сөйләп тә, язып та аңлатырлык түгел, шундый тәмле, эйфория диләрме әле, бер исерткеч рәхәтлек инде. Бөтен тәнем белән сизәм, минем бармак очларыннан тегенең тән кызулыгы, бар көче-куәте, минем ансыз да галәмәт зур теләктә булган тәнемә йөгерә. Минем бөтен сизгерлегем, бөтен күз-колагым хәзер бармакларым очында һәм учларымда. Тегенең кигән халаты да өч кенә төймәдә эләгеп тора да икән ул. Ипләп кенә аны да ычкындырдым... һәм үз-үземне тыеп ятам. Ашыкма, дим, егет, ашыкма. Чамалап, хатын-кыз ул иркәләгәнне, яратканны ярата. Кыйммәтле, ару шәрапне да кинәт кенә эчеп куймыйлар. Ә җайлап, тәмен белеп кенә йоталар. Минем фәрештәмнән килгән, Әүҗән урман-тауларында үскән чәчкә, мин белмәгән хуш исле үлән исләре бөтенләй үз-үземне белештермәслек хәлгә җиткерде. Эх, бу хатын-кызларның шушындый халәттә булулары нинди генә ирләрне тилертеп, мәҗнүн ясамый икән, һәм мин бу сихри, бик тә татлы мизгелләрне озаккарак сузарга тырышам. Әгәр дә оҗмах чынлап та бар икән, ул әлеге минутта нәкъ минем алда. Оҗмахта үскән бөтен гөл-чәчкәләр, анда пешкән барлык тәмле-тәмле җимешләр нәкъ минем кырымда. Бер генә адым атларга да, шул оҗмах капкасын ачып андагы чәчкә-җимешләр арасына кереп чумарга. Ә минем бармаклар үз сүзле, тыңлаусыз, һаман әрсезләнеп, шул ук минутта оятсызланып түземсез ашыгалар.
Ах малай, нәрсә булды, аңлый алмый калдым. Кинәт кенә минем күкрәкне һәм кулбашымны бер-бер артлы чибәрем умырып тешләп актарып төшермәсенме! Җитмәсә күзгә дә бер-икене, әллә терсәге, әллә йодырыгы белән утлар чәчерәткәнче яндырып алды да, бар көченә мине сәкедән тибеп тә төшерде. Ходай, нәрсә булды? Бу ни гыйллә? Кайда ялгылыштым, кайда хата җибәреп, кайсы кылларын уңайсыз чирттем мин бу чибәрнең дип уйлап та өлгермәдем, бөтен өй эчен тутырып яман әче зәңгәр тавышлар белән чырылдап та җибәрде. Китте мәхшәр. Ут кабыздылар. Мин ни эшләргә дә белми, ярым шәрә
килеш идәндә мүкәйләп киемнәремне эзлим. Теге чибәр иблис котырыпмы котыра.
– Карт ишәк. Дуңгыз, чәй эчкәндә үк чамаладым, чәйне дә сыер кебек чүмереп, шапырдатып эчәсең бит. Юньсез һәм башкалар, һәм башкалар... – ди. Аның тавышына кырында яткан баласы елап җибәрде. Фәнис тә хырылдавыннан туктап башын күтәрде. Китте тавыш, китте гауга. Түзеп кенә тор малай Өитеп тә карыйм:
– Соң, туташ, үзең чакырдың бит, минем уем да да юк иде. Юрганны тарткалап үзең уяттың, – дип тә карыйм. Кайда ул мине ишетергә дә теләми. Бөтенләй безне өйдән үк куа башлады. Җитмәсә мич башыннан киптерергә салган утын түмәрен дә кулына эләктергән. Анысын үземнең аркага бер-ике менеп сикергәч кенә шәйләп алдым. Кабердән кәфенен яртылаш сала башлаган мәет рәвешендә, ап-ак күлмәкыштаннарын салындырып теге саңгырау әби дә мич артыннан чыгып басты Бүтән чара калмады. Ояттан җир ярылса шунда кереп поса идем Үч иткән кебек шундый вакытта чалбар балагына аякны тыга алмый интегәм. Әйтерсең, минем чалбар бер генә балаклы. Бөтенләй бер нәрсә аңламый аңгыра кебек утырган Фәнискә:
– Әйдә, киттек, – дип баш кына чайкыйм, ишеккә таба ымлап.
Үзем җәһәтерәк кием-салымнарны култыкка кыстырып ихатада
торган машина янына чыгып шылдым. Ул арада булмый бер ни
аңламаган Фәнис тә чыгып җитте.
(Ахыры бар)
Фото: freepik.com