Капка төбендәге эскәмиядә ашыкмый гына ләззәт белән тәмәке көйрәткәндә Сәлим картның каршы яктагы коймага күзе төште.
– Тагын да бер язу ябыштырып киткәннәр, – диде ул, янында утыручы Хәлим картка карашын бормый гына.
– Тора торгач Борханның коймасын тәмам игъланнар тактасына әйләндереп бетерделәр, – Хәлим карт та Сәлимнең сүзләрен күтәреп алды. –Пушта тартмасына сыймый башлагач, китергән кәгазьләрен келәйләп коймасына чәпиләр дә китәләр. Бар әле, булмаса, укып кил, бу юлы нәрсә сырладылар икән. Бар, бар, тарткалашма, син миннән бер урак өсте яшьрәксең лабаса.
– Ничек яшьрәк булыйм, без синең белән бер елгылар да инде?! – Сәлим аптырап торды.
– Шулаен, шулай, – дип бирешмәде Хәлим. Сөйләвең буенча син көзен тугансың, балалар мәктәпкә йөри башлагач, ә мин – язын, сабантуй бәйрәмендә. Аңладыңмы аерманы?
– Ярар, күндердең. – Мыгырдана-мыгырдана, сүсинкәсен лыштырдатып Сәлим карт җай гына урыныннан кузгалды. Койма буенда тәмәкесен төтәтеп шактый вакыт таптанып торганнан соң кире әйләнеп килде.
– Бер үк патефон,– диде ул. – Ат башы тиклем хәрефләр белән язып чираттагы кисәтүләрен җиткергәннәр.
– Кемнәр?
– Бу юлы электриклар. Кулланган энергия өчен хакны түләмәгәнсең дип, исем-фамилисен атап, вакыт куйганнар. Күрсәтелгән датага түләмәсә, утны өзәбез дигәннәр.
– Аңлашылды. Ә калганнарында ниндирәк “сәламнәр” җибәргәннәр?
– Нинди булсын, бер балык башы. Газовиклар газны, элемтәчеләр телефонны өзәбез дип куркытканнар. Налог җыючылар пай җирләре өчен түләү вакыты чыгуын хәбәр иткәннәр. Һәр түләнмәгән көн өчен пеня өстәлүен белдергәннәр. Менә шулар...
– Хи-и... Тотылмаган аюның тиресен тунап яталар икән. Ә теге ярыкка кыстырылганнары нәрсәләр? – Хәлим картның кызыксынуы бермә-бер артты.
– Алары аның гәзит-журналлар...
– Әйбә-әт. Илдәге системаны әйтәм, иллә шәп оештырылган! Сәгать механизмы кебек төп-төгәл эшли. Электриклары да, газовиклары да... Акчаңны түләп кенә өлгәш, – канәгатьлек кичереп, Хәлим карт тел шартлатып куйды.
– Капка баганасына беркетелгән анавы олырак кәгазьнең сурәте дә бар шикелле?..
– Карт дигән буласың үзеңне, күзләрең кызлар күзләрлек үткер ләбаса,– Сәлим карт Хәлим картка комплимент кыстырды.
– Куй әле,– диде тегесе, – кызлар күзләр чак үткән гасырда ишек тапмый адашып калды. Сурәтле язуга килгәндә, бусы да акча таләп итүче нәрсәдер, мөгаен...
– Нәкъ шулай. Видеокамера сурәтен салып җибәргәннәр.
– Беләм, ишеткәнем бар,– Хәлим карт үзенең дөнья белән бергә атлавын дәлилләп тә бирде:
– Юлларга кәртечкәгә төшерә торган шайтан аппараты куйганнар ди бит. Шул җен суккан нәрсә, машина үтсенме, матай үтсенме, үзеннән-үзе фотога төшерә дә, пәригә тоттырып, теге кәртечкәне хуҗасына җибәрә, ди. Моның өчен яман да зур хак түләттерә икән. Акчасы, билгеле, шайтан кесәсенә кереп ята инде.
Тыныч кына тыңлап утыручы Сәлим карт Хәлим картның сүзләренә төзәтмә кертте:
– Әйе, юлда тизлекне арттырганнары өчен төшереп ала ул аппарат. Радар дип атала. Әйтик, сәгатенә кырык чакрымнан арттырмаска куелган билгене алтмыш белән үттеңме, штраф киләсен көт тә тор. Әнә минем улларым Уфадан кайткан саен артларыннан шундук кәртечкә белән дәлилләнгән штраф килә дип зарланалар. Баганага беркетелгән язуда да Борхан күршегә фотосы белән штраф җибәргәннәр. Кырык чакрым куелган билгене йөз кырык белән үткән бахырың...
– Шушы тизлек яратуы башына җитте дә инде, – Хәлим карт авыр көрсенеп куйды. – Бәрелеп үлгәненә дә дүрт ай чамасы вакыт узгандыр.
– Апрель башларында җирләдек, ләбаса. Кар эреп бетмәгән иде әле. –Сәлим карт, хәтерен яңартырга тырышып, маңгай сырларын җыерды.
– Минемчә, хатыны башына җитте аның. Тыныч кына яшәп яткан җирләреннән араларына Чапай керде. Яшерен генә гыйшык-мыйшык уйный торгач, яулык ябынган нәрсәсе, сабыен күтәреп, чат ябышып Чапайга кияүгә чыгып китте дә куйды.
– Борханны әйтәм, мәмәй авыз, хатыныннан колак кактым дип эчкегә салышмаса... Эчеп руль артына утыргач ни, кем дә бәрелеп үләр. Хыянәтче хатыныннан котылдырган язмышка рәхмәт әйтеп, үзенә лаек булырдай хатын-кыз белән аңа чәчен чәчкә бәйлисе бар иде...
– Хет бер кырык яше тулган иде микән?
– Юктыр. – Сәлим карт иягеннән сакал бөртеген йолкып алды. – Мыек кыра башлавына җиде көннән бер атна була дигәндәй. Бәла бәладән туа шул. Ята сыер белән хатын-кыз рәхәттә, чөмерә нужа шулпасын ат белән ир башы... Ичмасам, туган-тумачасы да юк бит. Бәхетсез җан. Детдом баласы иде...
Картлар мәрхүмне искә алып гәп корганда, Борханның капка турысына пылт итеп яшел билле машина килеп туктады. Эченнән погонлы кешеләр төшеп, туры ихатасына үттеләр. Әмма йозаклы ишекне күрү белән тиз үк кире борылдылар. Суд приставлары икән.
– Әпәт өйдә юк. Вәт сабакы малай, инде ничәнче ай алименттан качып ята. – Юан пристав, корсагын чак күтәреп, читтән генә баш кагып картлар белән күреште:
– Инде өченче тапкыр киләбез, һич тотар әмәл юк. Әллә безнең килгәнне алдан күреп чарлакка менеп кача микән? Белмисезме кайда икәнен?
– Булгач та булыр икән ит түшкәсе, – диде Сәлим карт Хәлим картка шыпырт кына. Аннан тәмәке төбен кат-кат кырып:
– Ник белмәскә, беләбез, – дип тегеңә мәгънәле караш ташлады. – Ә-әнә, теге капка артында, агачлар арасында. – Карт ым белән ишарәләп зират ягына күрсәтте.
– Чаукалыктамыни? – Шәһәрдән килгән кеше буларак пристав аның зират икәнлеген белми иде.
– Әйе, нәкъ шунда...
– Ах, хәйләкәр төлке, моңа тиклем бездән беркемнең дә качып котылганы булмады, агач артыннан гына эләктерә алырбыз үзен, – юан пристав начальниклары булып чыкты, янындагыларга боерык бирде:
– Егетләр, чаукалыкны төрле яктан камап алыйк, чебен дә үтәрлек булмасын, җәһәтрәк кыланыйк!
– Эзлисе юк аны, каен төбендә ята, исем-шәрифләре кабер ташына язылган...
Артларыннан кычкырып аңлатып калган Сәлим карт белән Хәлим картның әлеге сүзләрен закон сакчылары ишетмәде, әлбәттә...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.