Яшәдем мин Аның өчен, йөрәгенә ашказаны аша юл таптым. Аның тынын суладым, егерме дүрт сәгать буе Аны гына уйладым...
Ул әйтте: «Син артык ябык. Кызыктырмыйсың... Миңа тазалар, ак чәчлеләр ошый!»
Мин чәчләремне акка буядым. Күп ашарга тотындым. Тортлар, пирожки-пончиклар, плюшкалар, ватрушкалар ашадым, хәлле хатын-кызлар формасына кердем. Сытып карый торган ак чәчлеләр мине күреп тынсыз калдылар, күзләре белән минем атлаганда тибрәлеп кала торган шактый матур җирләремне а-ша-ды-лар!
Ул әйтте: «Син артык таза. Озакламый ишеккә сыймый башлаячаксың!»
Мин диетологка язылдым. Чиста һава суладым, ак чәй, яшел кофе эчтем, мае суыртылган сөт ризыклары белән туклана башладым. Калориямне яндырыр өчен, уникенче катка чабып менәм, чабып төшәм, һәр көн биш чакрым йөгерәм, тренажёрда чабам.
Ул әйтте: «Косметикаң – бизәнү әйберләрең ошамый, анда – химия!»
Мин әбиләр заманындагы рецептларга күчтем. Иренемне вазелин белән ялтыратам, кремнарны йомырка, бал белән ясыйм. Скраб – манныйдан, маска – солыдан, лосьон – кыярдан, чәч буявын – суган кабыгы белән ромашка төнәтмәсеннән... Урамда хатын-кызлар кызыксына башладылар – нинди затлы фирма әйберләре кулланасың, имеш. Йөз процентка матурлана төштең, үзгәрдең, яшәрдең, диләр.
Ул әйтте: «Син начар хуҗабикә!»
Мин көнкүреш-өй курсларына язылдым. Кул эшләре, «өй уңганы» түгәрәгенә йөрим, крестлап чигәргә өйрәндем, бисер белән бәйлим, пыялага рәсем төшерәм, кафель җәям, чын осталык белән канализация чистартам. Шулай да электр-газ эшләрендә бераз ялгышлык җибәрәм, аның каравы кер һәм савыт-саба юа торган машиналарны күзне йомып эшкә кушам, ватылса – үзем рәтлим!
Ул әйтте: «Син хайваннар яратмыйсың, алар – безнең дусларыбыз!»
Мин Канада дуңгызы, померон кошы, джунгар әрләне, кызыл колаклы ташбака, кыска койрык попугайлар, аквариумга балыклар алдым. Ветеринарга чабам, киңәш-белеш бөтен төр җан ияләренә дә кирәк булып кына тора.
Ул әйтте: «Кече дусларыңнан тавыш һәм ис!»
Мин яшьле күзләрем белән белдерү яздым: «Яхшы, җылы кулларга!» – дидем, һәм барысын да бушка тараттым. Попугайларым-аерылмасларым ачык форточкадан үзләре очтылар...
Ул әйтте: «Өйдә күңелсез, ямь юк!»
Мин фэншуй дизайнеры чакырдым. Яңа мебель алдым. Балконны яшелләндердем. Шундый уют ясадым ки, хәтта, курыкмыйча, Елизавета-королеваны Англиядән кунакка чакырырлык иде...
Ул әйтте: «Син акча күп туздырасың!»
Мин өйнең керемнәрен дөрес бүләргә өйрәтә торган курс бетердем, юкны бар итәргә өйрәндем, балтадан ботка пешерер дәрәҗәгә килдем.
Ул әйтте: «Синең белән әңгәмә корып сөйләшер сүз юк!»
Мин китапханәгә язылдым. Энциклопедияләр ятладым, белешмәләр, мемуарлар, поэма-романнар, чит ил детективлары укыдым, Себер халыкларының килеп чыгышын, Кытай шигъриятен өйрәндем...
Ул әйтте: «Ду ю спик инглиш?»
Мин капланып инглизчә өйрәнә башладым. Берочтан немецча, японча, французча өйрәндем. Тагын әллә нинди күптеллелек системалары белән шөгыльләндем.
...Ул икенче кызга өйләнде. Мең кат юылып сидрәп беткән күлмәктән, сәдәпләре җитешмәгән курткадан йөрде. Кырынмаган, шапшак, һәрвакыт ач... Ләкин ул елмая, ул – бәхетле, ул – шат, аның күзләрендә ут иде.
Ул чын мәгънәсендә аның белән бәхетле иде. Ул аны ярата иде.
Ә мин... аны яраттым!
Фото: https://ru.freepik.com/