Чәчмә әсәр
17 Января 2024, 17:35

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Чалатай бабай

Истанбул каласында Ислам университетын тәмамлаган, безнең дини Эстәрлебаш авылының иң белемле шәхесе, тал кайрысы тапшырып ипи-тозлык акча эшләп йөри...

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Чалатай бабайЗәки ЗӘЙНУЛЛИН. Чалатай бабай
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Чалатай бабай

Авылның борынгы иң укымышлысы булган Чалатай бабайдан калган көндәлек дәфтәр бар иде миндә. 2002нче елның 23нче декабрендә Казан каласы уртасында утырган өйдә ут чыгып, ул дәфтәр йорт белән бергә янып юкка чыкты, көлгә әйләнде.

Гарәп хәрефләре белән язылган йөз битлек дәфтәрдәге ул кулъязма бик җиңел укыла һәм теле бик тә аңлаешлы иде. Шул дәфтәрнең янып юкка чыгуы минем өчен дә, һәм тарих яраткан безнең татар халкы өчен дә зур югалту булды.

Чалатай бабайның чын исеме Габдеррәхим бине Гали Галиев. Әтисе, Гали шәкерт, кыргыздан килеп Эстәрлебаш мәдрәсәсендә укыган һәм бик тә сәләтле булганнан мәдрәсәдә кыргыз шәкертләренә хәлфә итеп калдырылган. Татар кызына өйләнеп, татар итеп ике малай, өч кыз үстергән. Шуларның иң зурысы 1867нче елда туган Габдеррәхим – Чалатай бабай. Гали хәлфәнең әтисе кыргыз – Чалатай исемле булган. Чалатай бабай язып калдырган истәлекнең башы гына истә калган: “Ун ел үзебезнең мәдрәсәдә укып белем алгач, әти миннән сорый: “Габдеррәхим улым! Инде акча санарлык, Коръән-Кәримне аңлап укырлык, кешеләр белән тыныч итеп мөгамәлә итәрлек белемне үзебезнең мәдрәсәдә алдың. Киләчәктә нәрсә эшләргә уйлыйсың? Сәүдә юлына басасыңмы, әллә инде галим-голәмә булырга уйлыйсыңмы?”

Җаваплыйм әтигә:

– Мин, әти, белем юлына басарга булдым. Шуңа күрә син мине Бохарага яисә Стамбулга укырга җибәр.

– Шулай уйлыйсыңмы?

– Шулай уйлыйм, әти.

– Ярар. Бик хуп! Ходай да хуплаячак бу карарны.

Чалатай бабай гыйлем эстәргә Истанбул каласына юл тоткан. Менә шул дәфтәрдә ул бабай Эстәрлебаштан Истанбулга һәм Бохарага бара торган юлларны язган иде. Ул юлда нинди авыллар утырган, мәчетләре нинди булган, анда имам-муллалар кемнәр булган. Менә хәзер мин язасы ике юл буенда утырган авылларның тарихын алты йөз-мең еллардан ук башлап эзләргә кирәктер.

Бохара каласына кадәр туры килә. Сары Чингә уңга борыла (урыслар аны алгач Царицын дип исем куштылар ул болгар-татар каласына. Бүгенге андагы Царица елгасының чын исеме Сары Су).

Эстәрлебаш авылыннан алып Җаек каласына кадәр (бүген ул каланың исеме Уральск) унбиш-утыз чакрымнар саен татар авыллары утырган. Чалатай бабай Эстәрлебаш – Җаек каласы арасындагы юлда утырган барлык авылларның атамаларын һәм авыл мәчете ишаннары исемнәрен дә шул дәфтәрдә язган иде.

Җаекта юл икегә аерыла. Берсе, Арал диңгезен уң яктан урап, Бохара – Шәрифкә китә. Икенчесе, уңга борылып, Идел-Суда утырган Сары Чингә юл ала.

Чалатай бабай язуынча, аннан соң юл Ростов – Бакчасарайга, Одессага юнәлә. Кырымнан кораб белән Одессага (дәфтәрдә Адиса диелгән) киткәннәр. Одессадан (таможня булган, ахрысы) Истанбулга кораб белән киткәннәр. Чалатай бабай Истанбулның атаклы мәдрәсәсендә укыган. Укып бетергәч, авылга кайткан. Тик ни сәбәпледер, Эстәрлебаш мәдрәсәсендә Чалатай бабай укытмый – сәүдә итәргә тотына, һәм сәүдә итеп Эстәрлебаш авылының иң зур, иң бай сәүдәгәренә әверелә.

1916нчы елда мәдрәсә мөдәррисе Мөхәммәт Шакир Тукаев Ырынбурдан “Галиябану” пьесасын алып кайтып, аны сәхнәләштерүне үзе оештыра. Төпчек кызы Хәлимә – Галиябану, Төхфәтуллин Ибрай – Хәлил, – Чалатай бабай староста булып уйный.

Эстәрлебашта татар театры атаклы Казан театрыннан ун елга гына соң ачылган һәм ул театр бүген дә исән, татарча эшләп ята.

НЭП вакытында Чалатай бабайның йортын, мал-мөлкәтен әле тартып алмыйлар, һәм ул 1928нче елның 12нче декабренә кадәр, төрлечә кысуларга, җәберләүләргә түзеп, сәүдә эшләрен уңышлы гына алып бара.

1928нче елның 11нче декабрендә кичке унберенче яртыда Эстәрлебаш урамында Эстәрлетамак кантоны прокуроры ярдәмчесе Галиев Гыйзетдинне атып үтерәләр, һәм 12нче декабрьдә авылның 87 кешесен, искиткеч тизлектәге оперативлык белән, кулга алалар. Шулар арасында Чалатай бабай – Галиев Габдеррәхим Гали улы да була. Ул вакытта Габдеррәхим Галиевка алтмыш бер яшь була. Кулга алынганнарны контрреволюцион заговор төзүдә, прокурорны үтерүдә гаепләп, суд ясыйлар. Ике кешене – Тукаев Габдеррәхим һәм Тукаев Галим хәзрәтне шул заговорның җитәкчеләре булуда гаепләп,

1931 нче елның 23нче март төнендә Эстәрлетамак төрмәсе подвалында аталар. Габдеррәхим Чалатай бабай да, аның энесе, Түбән Оч мәчет мулласы Габдрахман мулла да, бишәр ел каторга җәфаларын күреп, 1933нче елны гына авылга кайталар.

Чалатай бабай колхозга кермәде. Мин үземне белә башлаганда ул бабай ап-ак итеп киенеп, сыерын җигеп, җирсез, иген үстермичә, төрле эшләр башкарып кәсеп итеп көн күрә иде. Төп кәсепләренең берсе – кабер ташлары ясап, шуларга гарәп хәрефләре белән кабер хуҗасы турында мәрсия чокып яза иде. Чалатай бабай кабер ташы язучыларның тирә-якта иң осталарының берсе булгандыр дип фикер йөртәм мин. Әлеге ташлар искиткеч матурлыкка ия. Ул ташларда – сәнгать матурлыгы.

Мин 1952нче елны авылдан “бәхет эзләп” зимагурлыкка чыгып киттем. Гаиләдә ярлылык, фәкыйрьлек, ярым ачлык хөкем сөрә. Гражданнар сугышы елларында Дутов казаклары приклад белән сугып әтинең аркасын сындырганнар. Ул авыр эш башкара алмый, аңа алтмыш алты яшь. Миңа шул елның җәендә офицерлыкка уку исәбе белән ерак Иркутск каласын эзләп чыгып китәргә берничә көн калганда, урамда Чалатай бабайны очратып, исәнләшеп киттем. Тезенә хәтле төшеп торган ап-ак күлмәк, аның өстеннән җиңсез сарырак төстәге камзул һәм киң төпле, киң балаклы соры төстәге ыштан кигән. Ул соңгысын ни өчендер чалбар дип әйтәсе килми – ыштан. Чалатай бабай бер фурман кипкән тал кайрысы төягән. Шуны “Союзкожа” дигән оешмага алып китеп бара. Үзе җигелгән сыерының каеш йөгәненнән җитәкләгән. Борынгы, ислам гыйлеме белән Истанбул каласында Ислам университетын тәмамлаган, безнең дини Эстәрлебаш авылының иң белемле шәхесе, тал кайрысы тапшырып ипи-тозлык акча эшләп йөри...

Чалатай бабай бик уңган бер ул һәм өч уңган кыз үстерде. Улы медик-хирург иде һәм Эстәрлебаш хастаханәсендә озак еллар бик зур абруй белән эшләде. Бабайның картлык еллары шул улы гаиләсендә һәм йортында үтте.

Чалатай бабай үлгәнче мәчет юлында булды. Килене сөйли иде:

– Әти мәчеткә барырга дип комган күтәреп тәһарәт алып йөри. Мин әйтәм әтигә: “Әти, инде сиңа йөз яшь тулды бит! (Урамда 1967нче ел, ә Чалатай бабай 1867нче елда туган!) Намазыңны өйдә генә укы инде. Савабы бертигез бит”.

– И-и, килен, килен! Мәчеткә барып, картлар белән бергә мулла артында оеп утырып, намаз уку минем соңгы шатлыгым бит. Мәчеткә һәр баруымда, соңгысы булмасын инде, Ходаем, дип теләп барам. Барыйм әле бүген дә...

Чыкты ишектән тышка. Биш басма баскычны төшеп, болдырдан читкәрәк китте дә, чүгәләп тәһарәт алды. Мин өйдә ниндидер эш белән мәшгуль. Ишетәм бит, ишегалдыннан әти дәшә:

– Килен! Килен!

Йөгереп чыктым тавышына:

– Килен! Торып булмый чүгәләгән җирдән. Миңа басарга ярдәм ит инде син...

Ике култык астыннан тотып күтәреп торгыздым әтине. Гәүдәсе җип-җиңел бичаракайның. Җитәкләп, кочаклап алып кердем өйгә, сәкегә урынына салдым. Акрын гына әйтә:

– Бар, йөгер! Күрше Хәйрулланы ясин чыгарга чакыр. Мин Ходаем янына китеп барам шикелле, йөгер!

Хәйрулла абзыйны ачык күзләре белән көтеп ята. Ясин укый башлагач, ике-өч минут чамасы узгандыр инде, уң кулының ике бармагын селкетте дә җан тәслим кылды әти...

Икенче көнне күмдек. Аны күмәргә бөтен авыл халкы чыкты. Бик асыл кеше иде, мәрхүм...

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас