Чәчмә әсәр
16 Января 2024, 17:02

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Карт кияү

Төпчеге туганда Төхфәт бабайга алтмыш бер яшь иде.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Карт кияүЗәки ЗӘЙНУЛЛИН. Карт кияү
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Карт кияү

Һич көтмәгәндә Кара Гобәй өенә Ике Су Арасы Читекче Төхфәт килеп керде. Гобәй киез итек төпләп утыра иде.

– Әссәламегаләйкем, Гобәйдулла энем! – дип, салмак кына күреште Төхфәт. – Барамы эшең?

– Эшләгәч бара инде ул, кая барсын бармыйча. Вә галәйкем әссәлам, Төхфәт абзый. Исән-сау йөрүме?

– Аллага шөкер! Исән-саумын әлегә. Тик менә җиңгәң вафат булып китте бит. Үзем ялгыз, балалар зур булсалар да ятим калдылар инде, нәстә эшлисең.

Гобәй эшен сәке астына тыкты да сәкедә ике малай, бер кызны ашатып утырган хатыны Садрикамалга дәште:

– Син, әй, самавырыңны яңарт. Төхфәт абзыйга чәй эчерик.

– Рәхмәт, Гобәй энем. Әйдә ишегалдына чыгыйк әле. Синең белән генә сөйләшәсе бик мөһим сүз бар. Монда бала-чага янында бик килешеп бетмәс кебек.

Ишегалдына чыгып, юан бүрәнәгә утырдылар. Төхфәт кыска гына дога укып, битен сыпырды. Гобәй дә аңа ияреп бит сыпырды.

– Мин сиңа менә ни өчен килдем. Хатын үлде – өйнең яме бетте. Улым Ибәт хатыны ягына Тозтүбәгә чыгып китте. Кызым Зәйнәбне узган ел теге Түбән Оч Папай Гобәйдулла улы Гыйнияткә бирдек бит инде. Әйе. Гобәй кода үзенең бакчасы очына тыкрыктан капка ачып кияүгә йорт бетереп кертте. Инде бер яшьлек Фәридә исемле кызлары тупырдап йөгереп йөри...

Бераз дәшми утырды да дәвам итте:

– Мөгезле, карт шүрәле кебек берүзем зур өй эчендә. Сиңа килүнең сәбәбе болай. Сиңа, Гобәйдулла энем, инде ничә яшь?

– Кырык ике тулып, кырык өч белән киттем, Аллаһыга шөкер.

– Алай икән. Син миннән алты яшькә кечерәк икән. Минем өчен, синең миннән яшь булганың бик үк җайлы түгел. Шулай да ныклап уйлап килгәнне читкә куярга ярамый. Эһһем, эһһем! Мин бит, Гобәй энем, сиңа башкодага дип килдем.

– Ничек инде, башкодага?

– Өч ай элек, Йомагуҗадагы синең башкорт киявеңне айгыр тибеп, башын ярып үтерде бит.

– Әйе. Ходай үз янына алды шул Исәнхуҗа кияүне. Урыны оҗмахта булсын.

– Кызың Газзә ике малаен ияртеп сиңа кайтты бит.

– Әйе. Күрдең бит, сәкедә ашап утырганнарын. Берсенә дүрт яшь, икенчесенә бер яшь яңа гына тулды. Сабыйлар инде, гөнаһсыз.

– Мин сиңа, Гобәйдулла энем, кызың Газзәне үземә хатынлыкка сорарга дип килдем бит әле.

Кара Гобәй аптыравыннан нәрсә булса да әйтерлек хәлдә түгел иде. Төхфәт шуңардан файдаланырга уйлап булса кирәк, азрак кабалангандай тавыш белән дәвам итте:

– Яшь ягыннан мин синнән олы инде. Анысы бар барлыкка. Кызың миннән ике мәртәбә кечерәк. Тик кулында ике малае булгач, син кызыңны миңа бирерсең дигән өметем бар.

– Син Газзәне малайлары белән бергә алырга исәп тотасыңмыни?

Төхфәт күңелле генә, кыска итеп көлде:

– Нигә, йөгереп йөргән ике-дүрт, бер яшьлек малайлар минем өчен зур байлык алар. Улларым итәрмен дә үземнең Искәндәров фамилиямә яздырырмын.

Төхфәт сөйләгән арада Гобәй карар кылган иде.

– Төхфәт абый! Әйдә без болай итик. Иртәгәсе кичкә хәтле син безгә вакыт бир. Мин хатын белән генә булса да киңәшим. Газзәдән дә сорарбыз, ул ничек уйлый икәнне. Иртәгә көтү төшкәч син кил безгә. Шунда карарны әйтербез. Китмә, чәй эчәрбез.

– Ярар, эчик алайса. Эчик. Әйдә.

Икенче көнне кичләтеп Төхфәт тагын килде. Сәкедә гөжләп самавыр кайнап утыра. Ашъяулык уртасында зур агач табакта күп итеп кайнар вак бәлеш тутырып куелган. Самавырны, вак бәлешләрне күргәч, Төхфәтнең эченә җылы йөгерде: “Бирәләр!”

Килгәннең сәбәбенә кагылмыйча, бәлешләр ашап, чәй эчтеләр. Ашап-эчеп туйгач, Кара Гобәй Төхфәткә хатыны Садрикамал белән кылган карарны әйтте:

– Төхфәт абзый, без Газзәне сиңа бирергә булдык. Кызыбыз бик юаш, холкы белән сиңа туры килә. Син дә холык ягыннан әйбәт, юаш, эшчән кешесең. Кулыңнан эш килә, читек-итек тегәсең, пима төплисең. Нәрсәгә тотынсаң да, эшне булдырасың. Тик бер ягы белән генә минем хатын Садрикамал риза түгел бит әле...

Төхфәт сагая төште. Чөнки хатын-кызның хәйләсез бер нәрсәне дә эшләмәгәнен ул яхшы белә иде. – Нәрсә белән инде? – дип сорады.

– Ике малайны сиңа бирмим, ди.

– Нигә тагын?

Гобәй елмайды.

– Төхфәт абзыйның көч-гайрәте ташып тора әле һаман. Газзәгә егерме дүрте дә тулмаган. Яши башлагач, үзләренең балаларын табарлар, ди. Хәйретдин белән Хәмит улларымны бирмим, ди. Үзебезнең кызыбыз Әсма котыртканга охшый Садрикамалны. Апарны тыңлап, мин дә аларча уйлыйм инде. Ике малай да үзебездә калырлар. Син, кияү булырга ниятләгәч, безгә, әби белән бабайга, каршы төшмә инде, Төхфәт абзый.

– Газзә бу карарга ризамы?

– Сиңа чыгарга риза кызыбыз. Ата йортында утырасы килми, ахрысы.

Төхфәт ике кулын күтәрде:

– Ягез, ризыкка дога кылыйк. Мин иртәгә ат җигеп килермен. Мулланы да алып килермен. Сездә никах укытып, Газзәне атка утыртып алып кайтып китәрмен.

– Бик хуп! Шулай итәрбез!

Мин 1952нче елда Иркутскига укырга киткәндә Төхфәт бабай бар иде, исән иде, итек-читек тегә иде, пима төпли иде. Ул чакта аңа җитмеш тулып узган иде. Төхфәт бабай белән Газзә апа дүрт бала табып үстерделәр: Хәсән (1929 елгы), Шәрәфәт (1932 елгы), Фәния (1937 елгы), Гали (1942 елгы). Гали туганда Төхфәт бабайга алтмыш бер яшь иде...

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас