Чәчмә әсәр
14 Января 2024, 04:49

Зәлидә ЗАРИПОВА. Ашкына. Хикәя

Сабан туенда, ул үстергән Ашкына беренче килгән өчен, Зариф картны да үтергәнче диярлек кыйнаганнар. Гаиләсен алып килгән ат арбасына көчкә күтәреп салып, алып кайттылар үзен.

Зәлидә ЗАРИПОВА. Ашкына. ХикәяЗәлидә ЗАРИПОВА. Ашкына. Хикәя
Зәлидә ЗАРИПОВА. Ашкына. Хикәя

Мине кыйнап ташладылар...

Көч-хәл белән күзләремне ачканда, пычрак, яңгыр җебеткән җир өстендә ята идем. Хуҗам Зариф картның тавышын да ишеткән кебек булам, ләкин торырлык та хәлем юк. Яңгыр сибәләп хәл кертмәсә, бәлки көч тә өстәлмәгән булыр иде. Ярый әле яңгыр яуган, шушы юешлек кенә коткарса инде...

Коткарыр... Коткарырга тиеш!.. Мин бит бөтен районга дан тоткан, Сабантуйларда беренче килгән Ашкына! Җан тиргә батып чапканымны, күз чите белән генә күзләп, башкаларны уздырмаска тырышканымны хәтерлим. «Кайлардан гына көч-куәт алам икән?» – дип, үз-үземә сорау биргән чакларым күп булды минем.

Әнә былтыргы Сабан туен гына алыйк. Ябырылып килгән Нәдер атын ничек узып киттем! Соры тузан эчендә буталып калды бит, мескенкәй. И-и, ул чаклар... Яшь идем, кыбырсык идем. Бер басасын биш баса идем шул... Җилләрне дә уза идем, «ә» дигәнче түгәрәкнең кеше күзе күрә алмас ягына җитә идем. Әй, хуҗамның сөенгәне... Аны сөендерү өчен генә чаба идем дә кебек... И-и, ул бит башкалар кебек кенә сөенмәде, яратып, шап-шоп сөеп, кеше күрмәгәндә генә, ап-ак, тәмле, татлы шикәр каптырыр иде, күзләребездән икебезнең дә шатлык яшьләре агар иде. И-и, минем хуҗам!..

Бөтен көчемә хуҗама хәбәр бирәм. И-ха-хай! Ә ул юк та юк! Көч-хәл белән аякларыма басам, калтырыйм, янә чак-чак кына егылмый калам. Күзләремне зур ачып, тирә-юньне карыйм, беркем юк. Әкрен генә кузгалам. Их, кайда икәнлегемне белсә иде ул!..

Зәй буена килеп җиткәч, яр буена ятып су чөмердем. Яралы муенымны, күкрәгемне тазаладым. Хуҗамны – Зариф бабамны – бик тә күрәсем килеп китте. «Ул мине ник ташлады икән?» – дип, аптырап, күзләремне күккә төбәдем. Үземне ялгыз итеп тойганнан бирле, күзләремнән яшь ага да ага. Еламыйм да кебек үзем. Зариф бабамның җылы кулы, аңарда гына булган йомшак, иркә тавыш җитми миңа. Кай якка барырга белмәвем дә борчуга сала. Зәй буенда үскән сусыл үләнне дә уртлап карыйм. Ашар дәрәҗәгә җитәрлек тынычлана алмыйм шул әле мин. Пошкырып, су буйларын яңгыратам. И-ха- хай! Мин кайгыда...

Сабан туен хәтерлим әле. Җиңү яулаганым, Зариф бабам белән икебезгә зур бүләкләр алуыбыз исемә төшә. Алмыйча соң. Быел да районда беренче булдык бит. Җитез дә, шома да чапкан бик күп атларны уздык. «Ярыш» колхозына җиңү китердек.

Менә без бабам белән гел яратып кайта торган юл. Ике яктан каенлыклар тезелеп киткән. Әйтерсең кемдер сызып куйган, – барысы бер сызыкка тезелгәннәр. Авыл ягын чамалап, кайту ягына борылдым. Яралы аягым әле дә авырта, әрни. Катырак бассам, каны да чыга төсле. Кан исе килә... Чирәмгә ятып, аягымны чистартам.

Бераз хәл алгач, торып, тагын алга таба киттем. Очлы тау ягына карый-карый килдем дә бабам белән йөргән арба юлына килеп чыктым. Борылып, үзем яши торган атлар фермасына таба юл тоттым. Киртәләр белән уратып алынган утарга килеп керүгә, чөңгереп кешнәп җибәрдем. И-ха-хай! «Зариф бабай, мине каршыла, ник мине ташлап киттең?» – диюем иде бу.

...Зариф бабасы икенче көнне генә килә алды Ашкынаның. Үз гомерендә бер тапкыр да эшен калдырмаган, ат җанлы, ундүрт яшеннән кулыннан көрәк-сәнәк, камыт-дуга төшмәгән карт билсез иде. Зәй буенда үткән Сабан туенда, ул үстергән Ашкына беренче килгән өчен, аны да үтергәнче диярлек кыйнаганнар. Гаиләсен алып килгән ат арбасына көчкә күтәреп салып, алып кайттылар үзен. Терелгәннән түгел, аты өчен нык борчылудан, карчыгының сүзен тыңламыйча килде ул эшенә. Атының исән-имин кайтканлыгын күреп, муеныннан, башыннан сыйпый-сыйпый елады карт. Ап-ак шикәр каптырды тагын... Монда бар да: икесенең дә исән-сау калулары да, җиңү горурлыгы да, әле киләсе елдагы яулыйсы җиңүләргә өмет тә – һәммәсе бар иде...

Мин аны шулай аңладым да... Авырлыкны бергә җиңдек. Без икенче елны да башта авыл, аннан район Сабан туенда беренче урынны алдык. «Ярыш» колхозының горурлыгы булдык. Бабам гына биреште. Теге елдан бирле биле белән җәфалана.

...Мине яшь, гаярь егеткә ышанып тапшырды хуҗам. Бүләкләнер өчен мәйдан уртасына алып кергәч, каяндыр килеп чыккан бер ир минем муеныма бәйләнгән сөлгемнән эләктереп алды. Ә мин аны таныдым. Ул былтыр мине кыйнаучылар арасында бар иде. Быел, янәсе, ул да минем өчен нык шатлана, сөенә икән... Мин горур башыма бәйләнгән чуптарлы сөлгегә аның пычрак кулын тидертмәдем, арт аякларыма бастым да бер чөңгереп тибеп җибәрдем. Ул адәм бер якка очты, ә без, мәйданнан чыгып, авыл ягына таба очтык. Бу кызулык авылга җиткәнче җитте әле. Анда безне кулына ап-ак шикәр тоткан Зариф бабам каршы алды...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Зәлидә ЗАРИПОВА. Ашкына. Хикәя
Зәлидә ЗАРИПОВА. Ашкына. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас