Чәчмә әсәр
12 Января 2024, 16:08

Гөлфия СОЛТАНОВА. Алка бәласе

Гасырлар буе татар хатыннарында яшәп килгән ир-атка буйсыну үзенекен итте. Абыем сабагы егерме елга сузылды.

Гөлфия СОЛТАНОВА. Алка бәласеГөлфия СОЛТАНОВА. Алка бәласе
Гөлфия СОЛТАНОВА. Алка бәласе

Өченче сыйныфта укыганда, Фәүзелҗәннәт әбием минем колакны тиште. Алка тагасым килә. Бик авыртса да — түздем, чөнки дус кызым Резеда инде күптән матур алкалар тага. Алкаларым да алынган, һәр көн иртән колагымдагы җепләрне төкерекләп әйләндерәм, күздән утлар чыга. Алкаларыма карыйм да авыртулар онытыла: бигрәкләр дә матурлар шул, кызыл кашлылар, тизрәк тагып йөрисе иде шуларны.

Менә ике колак та төзәлде. Дулкынланып көзге каршында алкаларымны тагып маташам. Берсен алып карасам... бөгәлҗәсе сынык, икенчесенеке дә шулай. Нәрсә инде бу? Тәнемә салкын йөгерде. Алгы өйдән йөгереп әбием янына чыктым. Эшнең нидә икәнен белгәч, ул да аптырашта калды. Ай буе авыртуларга чыдап көткән бәхетле мизгел челпәрәмә килде. Әбинең алдына яттым да үксеп елап җибәрдем. «Күпме еласаң да, мин сиңа алка тактырмыйм. Оялмыйча, артист Резеда кебек алка тагып мәктәпкә бармакчы идеңме әллә?» — диде каяндыр кайтып кергән абыем. Баксаң, алкаларның бөгәлҗәсен ул сындырып куйган икән.

Бу хәлләрдән соң озак еллар мин алка тага алмадым. Казанда укыган чакта ялгышып кына да бизәнү әйберләре алмадым. Хәтта иренгә иннек тә тидерми идем. Гасырлар буе татар хатыннарында яшәп килгән ир-атка буйсыну үзенекен итте. Абыем сабагы егерме елга сузылды. Эшли башлап, утыз яшемә җиткәч кенә, алтын алка алдым мин. Бетәшкән колак тишекләрен яңадан тиштерергә туры килде.

Хәзер инде хәлләр башкача. Алка тагып, бизәнеп йөргән кызлардан «артист Резеда» дип көлмиләр. Алкаларны берне генә түгел бишәрне, колакка гына түгел, кендеккә дә тагып, эчләренә кадәр күрсәтеп йөриләр. Заманы шундый микән, әллә минем кебек сабак бирер абыйлары юк микән ул кызларның?

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас