Чәчмә әсәр
8 Января 2024, 07:12

Ильяс САЛИХҖАН. Елак хатын. Хикәя

Тәмам кызган Мәскүрә кулындагы тырмасын атып бәрде дә урамга чыгып китте. Күп тә үтмәде, милиция участогыннан машинага утырып, формалы егетләр белән кайтып керде...

Ильяс САЛИХҖАН. Елак хатын. ХикәяИльяс САЛИХҖАН. Елак хатын. Хикәя
Ильяс САЛИХҖАН. Елак хатын. Хикәя

Бөтен урам белә инде Мәскүрәнең елак икәнлеген. Еш елый шул. Алай йомшак күңелле дип тә әйтеп булмый үзен, юк. Җебегәннәр рәтеннән түгел ул. Саулыгы да Аллага шөкер. Әнә җир җимертеп эшли дә әле. Ихатасына кергән кеше таң калып чыга: өе дә, бакчасы да ялтырап тора, һәр җирендә үрнәк тәртип аның. Кулыннан килә Мәскүрәнең, таныш хатыннары, шаккатып, «Егет ул, егет!» диләр.

Кеше булышмый аңа, барысына да үзе өлгерә. Ике кызы да бер-бер артлы кияүгә чыгып читкә киттеләр, ерак Төньякта алар хәзер. Ире Әсгать тә мәрхүм инде. Өй бер үзенә калды. Өенә кул тидерәсе юк алай: каралты-курасы төзек аның. Өен дә, мунча-сарайларын да Әсгать үзе төзеде. Оста иде мәрхүм. Хәзер менә ялгыз гына яши Мәскүрә. Әллә соң шул ялгызлыгы басамы икән? Ирен дә юксына булыр. Урамда очраган күрше-тирә хатыннар үзләренекен телгә алуга, Мәскүрәнең күзләре дымлана инде.

...Алар шәһәр читендәге шушы бистәгә фатирларын сатып килгәннәр иде. Әсгать төзелештә эшләде. Кулым кычыта – миңа эш кирәк, ди иде ул, ял көннәре тар фатирда нишләргә белми аптырап. Авылдагы шикелле, үз йортларын төзергә, үз хуҗалыкларын корырга булдылар алар. Хәер, Мәскүрә үзе дә бакчага бик кызыкты. Төн йокламый анда сөреп эшләде. Их, ул чакларны искә төшерә башласаң!.. Таң калырлык! Сәгатькә карап эшләмәде, бетерим дип тырышты һәрчак. Ару-талуны белмәде дә. Язын чәчкән үсемлекләр тишелеп чыккач бигрәк тә күңелле була иде шул. Соңгы түтәлдәге чүпне утап бетереп, бил турайткач, чистарып калган җирне күрүгә сөенүләрне онытырлыкмы соң!.. Әсгате дә кимен куймады. Кулыннан балта төшмәде иренең. Нәтиҗәсе күз алдында: йорты дисеңме, мунча-сарайларымы – уенчык инде менә! Аеруча ирләр кызыгалар иде: ихатага керсәләр, тигез итеп буралган агач корылмаларга тел шартлатып сокланмый калмаслар иде... Ни генә димә, берсен алып, берсен куярлык түгел иде инде Мәскүрә белән Әсгатьне. Әле бер-берсеннән көнләшеп узышкандай тырышалар иде бугай. Менә шулай бердәм тырышлык белән тормышлары үргә менә барды. Алай бар да ал да гөл дисә шапырыну булыр иде. Юк, билгеле. Үзләре әйтмешли, бар да кешечә иде ал арның: кызып эшләделәр, кызып яшәделәр. Кайвакыт әрепләшеп тә алгаладылар. Хәер, кем әйткәләшмәгән дә, кем телләшмәгән бу дөньяда. Әмма берсендә зурга китте аларның.

...Ул кичне Әсгать яңа өйнең болдырын матурлап ясады, коеп кына куйды.

– Бетердем. Буйыйсы гына калды, – диде ул, ниһаять, бакча ягына кереп.

– Тәки интектердең шуны! Кеше аны бер көндә әмәлли, ә син өч көн азапландың шунда! – диде җавапка Мәскүрә, уталып бетмәгән түтәленнән күтәрелмичә генә.

Шул үзенекен төгәлләп өлгермәгәнгә үчекләде дә бугай ул. Үзе дә сизми калды дорфа сүзләренең ничек ычкынуын. Югыйсә ире хатынының мактавын ишетәсе килеп кергән инде бит һәм лаек та. Чын-чынлап матур булсын дип тырышуын да, балта белән оста эшләвен дә белә ул аның. Их, тартар теленнән табар шул. Тырышлыгына гадел бәя ишетмәгән ир җавапсыз калмады:

– Ә син үзең нишләдең соң? Көне буе казынып, ике кишер түтәлен утап чыга алмагансың! – дип көлде, йөзен чытып.

– Нәрсә?!

Һәм китте шуннан, китте шуннан. Берсе дә икенчесенең сүзен җавапсыз калдырмады. Берсенең дә чигенәсе дә, бирешәсе дә килмәде. Яраткан эшләре – авырткан төшләре. Тияргә ярыймы соң аңа! Инде менә ут ягып кычкырышуга җитүләрен дә сизми калдылар ир белән хатын.

– Эшсез тик торма каршымда! Илтеп түк чиләкне! – дип боерды Мәскүрә, ниһаять.

Бусы соңгы чарасы иде. Эш биреп җиңмәкче булды. Шунда телен тешләп, сүзен тыңласа, чик куелыр да иде, бәлки, әрепләшүләренә. Юк! Үзен аңламаган хатынга буйсынамы соң горур ир!

– Нишләп мин түгәргә тиеш синең чүбеңне? Мин үземнең йомычкаларны синнән җыйдыртмадым – чиләгеңне үзең түк!

– Әле шулаймы? Минем сүзне тыңламыйсыңмы? И хәчтерүш, хәзер биетәм мин сине! – диде иренең кирелегенә шаккаткан хатын.

Һәр сүзенә каршы сүз әйтте, инде менә кушкан эшне дә үтәми, кире! Тәмам аптырап калды Мәскүрә. Ничек бастырырга соң бу тешен шыгырдата-шыгырдата карышкан ирне? Үзеннән булмады, кемгә дә булса әйтергәдер, бәлки? Тик кемгә? Бергә эшләгән хатыннар әнә ире белән җәнҗаллашуга партком йә профсоюз оешмаларына чабалар. Теге киреләрне чакыртып пешерәләр анда, кикрикләрен шиңдерәләр кыдрачларның. Ул да чабар иде Әсгатьнең эшенә, чиккә җиткән иде, әмма бу сәгатьтә кая барсын?.. Шунда аңа милиция исенә килеп төште. Менә бит уйлагач табыла яклаучысы да!

– Ә менә мин сине участковыйга әйтим әле. Төзелештән алып кайткан буяуларыңны кайда тапканыңны әйттерер ул сиңа! Нибуч, йомшарасың шундук. Хәзер үк барам, әйтәм! – диде хатын, иренә туры карап.

– Бар, әйт! – диде тегесе, уйлап та тормыйча.

Һәм тәмам кызган Мәскүрә кулындагы тырмасын атып бәрде дә урамга чыгып китте. Күп тә үтмәде, милиция участогыннан машинага утырып, формалы егетләр белән кайтып керде... Нәрсә булганын сөйләп тә торасы юк. Төзелештән алып кайткан дүрт банка буяуны Әсгать үзе күрсәтте, карышмады да, хәйлә-мазар да кормады. Ул чакта барысы да шулай итә иде чөнки. Эшеннән кем кадак алып кайта, кем буяу дигәндәй... Моның өчен беркемне дә япмадылар әле.

Ирле-хатынлы икесе дә ахырын уйлый алмаган булып чыктылар. Компартия илдә «несуннар» белән көрәш игълан иткән вакыт иде бу. Агымга эләккән гади кешегә күрмәгәнен күрсәтәләр иде. Партия сәясәтенә туры китереп, Әсгать өстеннән ачык суд ясадылар. Халык милкен урлауда гаепләп, аны өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Мәхкәмә шул турыдагы карарын укыганда, Мәскүрә агарынып торып басты. Тыела алмыйча:

– Чынлап торып төрмәгәмени? Мин аны куркытмакчы гына идем би-ит!.. – дип кычкырып җибәрде ул. Әмма аның сүзләрен беркем дә ишетмәде кебек...

Тәки өч ел утырып чыкты Әсгать. Кайткан көнен яхшы хәтерли Мәскүрә. Капкадан керүгә, мунча ягарга кушты ул. Шунда ирен күргәч, телен йоткандай булды хатын. Элек болай икәүдән-икәү генә калганда, телен тыя алмый көйле генә чәтелди иде Мәскүрә. Бу юлы менә мунчасын аның кайтуына кыра-кыра юып чистартуы һәм бакчасын-өен тәртиптә тотуы турында сөйләр иде, бәлки. Телендә шул көндәлек мәшәкатьләре булса, күзләрен буйлы иренең төз гәүдәсеннән ала алмас иде... Әмма бу юлы ире чишенгәч, телен тешләгәндәй шым булды. Әсгать Әсгать түгел иде. Шыр сөяккә калган иде. Әллә нишләп йөткерә башлады әле. Сагынып көткән хатынын иркәли дә алмады хәтта. Гел сыгылып төште бичара. Ирен жәлләп, йөрәге сыкрады Мәскүрәнең. Өч ел көткән тормыш иптәше кайтуына сөенәсе урында гел кырылып чыкты мунчадан.

Тыштан караганда, әллә ни үзгәрмәгән кебек тә иде үзе. Тиктормас гадәте дә шул ук: кайтуга эшкә тотынды. Эшне сагынган икән. Башта коймаларны төзәтеп чыкты, аннары сарайга керде... Оста кулы сораган мәшәкатьләр ихатада байтак җыелган иде. Дөрес, Әсгать тазармады, ютәлләве ешайды. Югыйсә Мәскүрә аның яраткан ашларын пешереп кенә торды. Төрмә чире – чахотка эләккән булып чыкты аңа. Иреккә чыккач, бер ел да яши алмады. Әсгатьне җирләгәч, Мәскүрә елап та каранды инде.

Бистәдә яшәүчеләр алдында сыкранырга да, елавыңны күрсәтергә дә ярамый дип исәпли иде ул. Йомшак дип уйлаячак бит кеше, ә йомшакны басачаклар... Әмма тыела алмый хатын. Кем белән генә сөйләшсә дә, сүзләре ахыр чиктә тормыш авырлыгына зарлану белән төгәлләнә. Их, Әсгате исән булса, шундый мескен көнгә калыр идемени ул?!

Фото: https://ru.freepik.com/

Ильяс САЛИХҖАН. Елак хатын. Хикәя
Ильяс САЛИХҖАН. Елак хатын. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас