Чәчмә әсәр
8 Января 2024, 09:48

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Мина. Хикәя (Ахыры)

– Килмәсәң дә, онытма мине... Хушлашканда Бәхетнең соңгы сүзләре шушы иде. Әбүзәр бу юлы дәшмәде. Кыз каршында тезләнде дә башын аска иде...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Мина. Хикәя (Ахыры)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Мина. Хикәя (Ахыры)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Мина. Хикәя (Ахыры)

Ә бүген... Бүген зур вакыйга булды Бәхет яшәгән йортта... Кызның әтисе белән әнисе, калган балаларын алып, күрше авылга кунакка киткән иде. Барганда ук күңелендә давыл уйнатып барган Әбүзәр, күрешүгә үк, Бәхеткә үзенең берничә көннән Грозныйга күчәчәген, аннары, хезмәтен тутырып, туган якларына кайтып китәчәген әйтте. Кызның күңеле җәрәхәтләнеп өлгергәнче, шундук өстәп тә куйды:

– Һич борчылма, яме. Мин тиздән киләчәкмен, сине алырга киләчәкмен... Билләһи!

Кыз ышанып җитә алмадымы, әллә сорарга кирәк булганга гына сорадымы:

– Килерсеңме? – диде.

– Киләм-киләм, ничек килмим ди... Син минем бәхетем бит, бәхетсез ничек яшим инде мин?.. Йә, уйлап кара!

Әбүзәр кызга нинди генә матур сүзләр әйтсә дә, аны ничек кенә ышандырырга тырышса да, Бәхет барыбер моңсуланды, уйчанланды... Әбүзәр аның саен тәмле телләнде, баш җитмәслек вәгъдәләр бирде, көлде, шаяртты, Бәхетне бүлмә буйлап күтәреп йөртте, аның кызу битеннән, маңгаеннан үпте, аннары, кызның ярсынудан тагын да тулышып киткән күкрәкләренә башын куеп, тынып калды...

Бәхет дөрес сизенә: Әбүзәр бүтән монда килмәячәк. Аның бүгенге вәгъдәләре буш, сүзләре ихлас түгел. Үзенең туган нигезенә кайтып кына җитсен әле, бу якка бер адым да атламаячак, начар төш кебек, бу кан-яшьле, хәсрәтле дөньяны шундук онытачак. Бәхетне онытмас онытуын, күңелендә җылы бер хатирә итеп саклар, әмма бу хатирә дә гомерлеккә бармас, бердәнбер көнне суыныр, юылыр, онытылыр...

– Әбүзәр!..

– Әү, акыллым...

– Әбүзәр, ал мине... Бүген мин синеке...

Каршында чишенә башлаган кызны туктатырга тырышып карады Әбүзәр. Аның кулларыннан тотты. Әмма Бәхетнең карары нык иде – ул салмак кына хәрәкәтләр белән, һәр киемен түшәк читенә пөхтәләп төреп куя-куя, чишенде дә чишенде...

Әбүзәр кызның теләгенә, үзенең табигатенә каршы тора алмады, бөтен җаны һәм тәне белән, күзләрне камаштырырлык ап-ак, исләрне-кылларны җуйдырырлык зифа-сылу гәүдәне кочып алды...

– Килмәсәң дә, онытма мине...

Хушлашканда Бәхетнең соңгы сүзләре шушы иде. Әбүзәр бу юлы дәшмәде. Кыз каршында тезләнде дә башын аска иде...

 

* * *

Тукта! Кайдадыр тавышлар бар... Тагын кемдер килә... Теге чечен бандитлары гына булмаса ярар иде. Шулар! Бу карлыккан тавышлар Әбүзәрнең бәгыренә сеңеп калды... Ә болары кемнәр? Русча сөйләшәләр... “Удав” бит бу! Ну елан! Димәк, очрашканнар, табышканнар... Нишләптер, бик ямьсез сөйләшәләр... Сатулашалар, ахры... Менә бит ничек, ә? Бу хәшәрәт зат чеченнарга автомат сатып яткан бит!

Ул автоматлар Әбүзәр кебек гап-гади авыл егетләренә төбәп атар өчен алына ласа!

Әбүзәрнең ачуы эченә сыймады. Ул үзенең котылгысыз хәлен дә онытып, ачыргаланып сүгенде... Хакимиятне сүкте, генералларны сүкте, Удавиченко кебек, контракт белән хезмәт итүче сатлык җаннарны сүкте, шушы хәлгә тарганы өчен үзен сүкте, аяк астында яткан минаны сүкте...

Ул ачуыннан айнып киткәндә тавышлар шактый якынайган иде инде. Шул минутта йөрәгендә кайнаган ярсу хисләр ташкыны Әбүзәрне хәтәр адымга этәрде. Бу хәлиткеч адымны ясарга көч бирде. Якынлашып килүче хәшәрәтләр кулына эләгеп кара канга тузганчы, аягүрә басып үлүне дөресрәк күрде аның йөрәге. Һәм ул, гомердә булмаган тәвәккәллек белән, аягын мина өстеннән тартып алды. Ходай катына эләгү өчен ниндидер изге сүзләр дә пышылдарга уйлаган иде, кайча¬дыр әбисе ятлаткан догалар онытылган булып чыкты... Әбүзәр бары тик чытырдатып күзләрен йома алды, дөм караңгылыкта хәтәр шартлауны тәненә, җанына, язмышына кабул итәргә әзерләнде... Ул, хәтта, үлем чигендә адәм баласының күз алдыннан уза торган гомер мизгелләрен дә күрмәде... Күрергә теләмәде дә... Бары тик зәһәр шартлауга кадәр үтәргә тиешле вакыт мизгелләрен генә санады: ”Бер... Ике... Өч... Дүрт...” Тагын бер мәртәбә санады: “Бер... Ике... Өч... Дүрт...” Тагын, тагын... Мина барыбер шартламады.

Әбүзәр, кырт борылып, мина яткан җиргә карады. Аның баскан эзендә, аркылы-торкылы, урталай сынган ботак кисәге ята иде...

Мина булмады микәнни? Ап-ачык тойды ласа ул табан астында үлем төрелгән тимер катысын... Мина булмагач, шул гомер нишләп басып торды соң ул, алайса, әйләнчек, тиле бәрән кебек?.. Нишләп тиле булсын, бар ул, бар мина! Менә хәзер тагын бер мәртәбә басып караячак... Минаның барлыгын исбат итәчәк...

Ләкин Әбүзәр баягы эзенә кабат баса алмый калды. Аргы сукмак очына төшкән кояш яктысында якынлашып килүче бәндәләрнең эреле-ваклы шәүләләре уйнаклый башлады. Ул, мина өстенә басар өчен күтәргән аягын кире алып, янәшәдәге куак ышыгына сикерде, аннары, иелә-бәгелә, якындагы әрәмәлеккә таба йөгерде... Барып җитә алмады, аны берничә мизгел элек кенә үзе басып торган сукмактагы шартлау тавышы куып җитте. Шул мәлдә үк ачыргаланып

кычкырган, иңрәп ыңгырашкан авазлар ишетелде... Нәрсә эшләгәнен дә аңышмыйча, Әбүзәр җиргә капланды. Зиһененнән чагылып үткән иң беренче уй ачы хакыйкатьнең чираттагы тантанасы иде: “Ул хаклы булган! Сукмакта мина булган! Әбүзәр ялгышмаган!..”

Әбүзәр торып утырды. Аягүрә басты. Ул бу мәлдә тере дә, үле дә түгел иде. Бу мәлдә ул яңа туган сабый кебек саф һәм гөнаһсыз иде. Аның тормышында әлегә бер генә мизгел, язмыш ымы, Ходай Тәгалә ишарәсе бар. Бу мизгелнең, ымның, ишарәнең исеме Бәхет – иң матур исемнәрнең, иң мәгънәле сүзләрнең берсе... Бу исем, бу сүз – Язмыш, Яшәү, Мәхәббәт дигән исемнәрнең, сүзләрнең туганы. Әбүзәр бу исем-сүзләрнең мәгънәсенә бүген генә төшенеп җитте. Их! Гомерне өр-яңадан башлау нинди рәхәт... Кулларны күккә чөеп басып тору ничек рәхәт!.. Басып торганда табан астында мина булмавы ничек рәхәт!..

Әбүзәр кабат җиргә чүкте, чалкан авып төште. Карашы шундук күк киңлекләре буйлап чапты. Карашына ияреп, җаны да шул чиксезлеккә менеп китте. Ул шулай күк дөньясын офыктан офыккача иңләп йөрде дә, гөмбәзнең тап урта бер җирендә тукталып, җиргә үрелеп карады. Иң беренче күргәне тау артындагы авыл иде. Авыл читендәрәк урнашкан таныш йорт бик моңсу күренә. Йорт-утарны уратып алган таш койма өстендә бер кыз басып тора... Ул үрелә-үрелә Әбүзәр яткан әрәмәлек ягына карый... Борчылып карый. Чөнки баягы шартлауны ул да ишеткән, әрнү итеп күңеленә алган...

Җан барысын да аңлады. Җан бит ул илаһи нәрсә. Ул бу мәлдә нишләргә кирәген төгәл белә иде. Тизрәк үз иясенә төшеп, аны шушы авылга, борчылып көтеп торучы шушы кыз янына алып барырга тиеш ул! Шулай гына аклап була бу хәсрәтле, сугышлы, шартлаулы дөньяны! Шулай гына яклап була!

Үз артыннан җылы җилләр уйнатып иясенә кайтып килүче җан йомгагы, юл уңаеннан, баягы мина шартлавыннан җир өстенә күтәрелгән кара төтен сөремен таратып җибәрде, аннары гына әрәмәлек уртасындагы ачык аланда нәүмизәнеп ятучы Әбүзәрнең бәгыренә төшеп ятты...

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас