Чәчмә әсәр
7 Января 2024, 17:13

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Мина. Хикәя (2)

Кызның кайнар учлары, олы йөрәк кебек, ялгыш кагылып кына киткәндә дә сулкылдап тибеп торган яшь, мәхәббәтле тәне аның кырыс хәрбиләр тормышында өшеп туңа башлаган йөрәгенә ныклык, җанына җылы биреп торалар иде...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Мина. Хикәя (2)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Мина. Хикәя (2)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Мина. Хикәя (2)

* * *

...Якында медер-медер сөйләшкән тавышлар ишетелде. Әбүзәр сагаеп калды. Җиргә чүкте. Тавышлар килгән якка колагын куеп, тыңлый башлады.

Юк, безнеңчә түгел бу авазлар. Ни русча, ни татарча... Чеченнар. Бу якта сирәк булалар алар. Күбрәк ингуш боевиклары йөри. Ә болар чеченнар. Канын эчәчәкләр икән Әбүзәрнең. Соңгы сулышы шушында алыначак, соңгы тамчы каны шушында тамачак икән аның... Әллә аякны тартып алырга инде? Пычактан суелганчы, бер мизгелдә мең кисәккә теткәләнеп очасың... Һәм вәссаләм! Юк-юк, бу турыда уйларга да ярамый. Ахырга чаклы үз аңында, үз ихтыярында, юк-юк, язмыш ихтыярында калачак ул. Инде бермәлдә үлем сәгате суга икән, Әбүзәр теге дөньяга дошманнарын да үзе белән алачак... Ходай каршында ничек бәяләнер бу үлем, анысы караңгы, әмма иле, халкы алдында аның йөзе, күңеле, анты чиста калачак...

Ул арада тау сукмагында өч сакалбай күренде. Чынлап та чеченнар. Аларның башлыклары да, сакаллары да үзләренчә. Хәнҗәрләрен дә бил читенә түгел, алгы итәккә тагалар... Сөйләшүләрендә кырыслык бар, хәтта ниндидер ачы усаллык бар...

Автоматларын алга таба төбәп килүче сакалбайлар, сукмак уртасында басып торучы Әбүзәрне күреп, туктап калдылар, якындагы куак артына постылар... Аннары, Әбүзәрнең зыянсыз булуын, бары тик ниндидер бәлагә таруын чамалап, кабат, берәм-берәм, сукмак читендә пәйда булдылар.

Әбүзәр билендәге хәнҗәр сабына тотынды. Ләкин сугышырга аның уенда да юк иде. Урыны ул түгел. Моны сакалбайлар да сизенде, ахры. Алар, автоматларын аркаларына шудырып, ике-өч сикерүдә Әбүзәр янына килеп җиттеләр, әйләндереп алдылар. Ләкин шундук читкә сибелделәр. Әбүзәрнең мина өстендә басып торуын күреп алдылар, ахры.

Чечен разведчикларының үзара сөйләшүеннән шуны аңларга була иде. Апарның берсе Әбүзәрне үтерү, юк итү ягында. Икенчесе, мина шартласа, шау-шу кубачак, барган җиребезгә барып җитә алмаячакбыз, ниятләгән кеше белән очраша алмаячакбыз, димәкче була. Өченчесе, башлыклары булса кирәк, үзенчә фикер йөртте, ахры. “Бу мина беркая да китмәс, эшне башкарып кайтканда хәл итәрбез. Ул вакытта бу урысны нишләтсәгез дә бер сүзем юк...”, – диде ул ярым рус, ярым чечен телендә.

Чеченнар китеп югалгач та Әбүзәр, нишләргә белми, кымшанмый-нитми озак кына торды әле. Ул гүя үлеп терелде. Аның аркасыннан шыбырдап тир ага иде. Күз алдыннан бөтен гомере үтеп китте... Әбүзәр шул кыска гына гомер аралыгыннан якты мизгелләр эзләргә кереште, әлеге мизгелләргә тотынып, ничек тә бу гөнаһлы, әмма бертуктаусыз бәхеткә ымсындырып торучы дөньяда исән калу иде аның теләге...

...Бер очрашуда Бәхет аны үзләренә – тау артындагы авылларына чакырды. Әбүзәр иң элек баш тартты. Апарга торак пунктларга йөрергә кушмыйлар. Авыл-салаларга “самоволка”га йөргән солдатларның гомерләре аз өзелмәде Чечняда. Сугышның алдаткычлары күп. Барып кабуыңны сизми дә калырсың... Аннары... Нәрсә дип әйтер ул Бәхетнең әти-әнисенә? Танышы дипме? Тагын кем дип?.. Кызны да куркыныч астына куячак ул. Монда егетләр белән аулакта күренгән кызларны шундук “бозылганнар” рәтенә кертәләр...

– Әтием чакырды... Бик чакырды... Татарларны күрәсем килә, диде...

Бу инде мөһим сәбәп иде. Кызның чакыруын кабул итәргә ышанычлы дәлил иде. Авылга барачагын взвод командиры белән килештереп, Әбүзәр икенче көнне үк Бәхеткә ияреп тау артындагы авылга китте, һәм барганына үкенмәде. Бик ипле, күңелчән кешеләр булып чыкты Бәхетнең ата-анасы. Салман белән Айшә исемле бу мөлаем кешеләр чыраенда татар чалымнары бик аз калган булса да, холык-фигыльләре исә: “Мин – татар!” – дип шәрран ярып тора иде.

Бик матур утырдылар бу көнне. Елашып та, җырлашып та алдылар. Тәмле шәрабләрдән авыз иттеләр. Бераздан аларга тагын ике гаилә кушылды, шулай ук татарлар. Апарның да күңелләре мөлдерәмә тулы, аларның да моңнары бар, ләкин телләре юк... Шыңшып тик утыралар. Әбүзәрдә икесе дә бар. Шуңа күрә күбрәк ул җырлады, ул моңланды. Кәефләре булып алган татар-ингушлар Әбүзәрдән татарча сөйләтеп карадылар, аның артыннан кабатларга тырышып карадылар... Барып чыкмагач, өстәл төя-төя, ачыргаланып үкседеләр...

Күз яше күп булса да, барыбер күңелле булды бу очрашу. Бер кочак күчтәнәч күтәргән Әбүзәрне Бәхет озатырга чыкты. Егет шунда беренче мәртәбә Бәхетнең кулыннан тотты. Кыз Әбүзәрнең көрәктәй киң, кытыршы учларыннан кайнар беләкләрен тартып алырга уйламады да...

Атнага бер мәртәбә Әбүзәр Бәхетләр авылына төшә торган булды. Взвод командиры җибәрмәсә, качып китә иде. Әмма барыбер Бәхетне күрми калмый, аның газиз кулларын кысмый калмый... Кызның кайнар учлары, олы йөрәк кебек, ялгыш кагылып кына киткәндә дә сулкылдап тибеп торган яшь, мәхәббәтле тәне аның кырыс хәрбиләр тормышында өшеп туңа башлаган йөрәгенә ныклык, җанына җылы биреп торалар иде...

 

* * *

Тагын тавышлар... Әбүзәр тагын сагайды. Болары кемнәр икән? Безнеңчә сөйләшәләр. Димәк, безнекеләр. Котылуы шушы икән. Ниһаять, аның теләкләре Ходай Тәгаләгә барып иреште. Их, Аллаһы хәзрәтләре, үзенең бөтен фәрештәләре белән бергә, аңа шушы минадан арынырга да булышса...

Хәрби часть ягыннан килүче сукмак башында пәйда булган беренче кешене күрүгә Әбүзәрнең күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. “Удав”! Бума елан! Моңардан игелек көтәм димә! Юлында очрасаң, мина өстендә тормаган булсаң да, бүрәнәдәй беләкләре белән буып китәр бу бәндә...

Әнә, ике дустын ияртеп, авызларын ыржайтып килеп тә җиткән... Аркасында ике автомат. Калганнарда да икешәр автомат. Нәрсә бу? “Наряд” яки “зачистка” вакыты булмаса, аларга бер автомат тотарга да рөхсәт ителми ләса... Бик серле юлга чыкканнар болар...

– Что такое? Как вкопанный стоишь?!

– Мина...

– Мина? – Удавиченко читкә тайпылды. – Какая мина?

Әбүзәр аяк астына ишарәләде. “Менә. Басып торам”, янәсе...

Тегеңә шул җитә калды. Черек тешле авызларын ыржайтып, көлеп җибәрде. Башкалар аңа кушылды...

– Во тда, малайка... Татарин-барин, сел на мину!.. Ха-ха-ха...

– Товарищ сержант, вытащи, помоги... – Әбүзәр, бөтен горурлыгын, татарлыгын җиңеп, төергә каткан тамак түреннән берничә сүз өреп чыгарды. Иң авыр минутларда, үзара нинди генә мөнәсәбәтләрдә булсалар да, хәрбиләрнең бер-берсенә ярдәм итәчәгенә ышана иде ул.

– А, вот как? Помощь нужна? Знаешь... Времени у нас нет! Так ведь, братаны? Нам нужно быстрее продать эти автоматы. Кстати, ты не видел тут чеченцев? Не видел... Видел бы, не был бы жив... Ладно, без обид. На том свете встретимся... Ты очень скоро там окажешься. А мы потом... Мы погуляем еще... Ха-ха-ха...

Әбүзәр тагын ялгыз калды. Тагын бер мәртәбә якындагы куак ботакларына үрелергә тырышып карады. Тота алмады... Тотып нишли инде ул? Пычагым да эшли алмый... Бәлки, минаны сүтеп караргадыр? Юк, булмас... “Черт”ләде бит инде... Төймәгә басылды... Бушатасы гына калды... Аннары шартлыйсы...

Их, дөньясы!.. Ходай Тәгалә ташлады аны бүген. Йөз чөерде. Йә, аның каршында нинди гөнаһлары бар соң аның? Ә? Нинди?..

Нишләп булмасын?! Бүгенге көне тоташ гөнаһтан тора түгелмени? Ул бит Бәхет белән араны өзеп кайтып килә. Ә Бәхет аңа ышанган иде, аның белән гомерен, язмышын, бәхетен бәйләгән иде.

...Алар бер ел буе очрашып, аралашып тордылар. Дуслыклары мәхәббәткә үсте... Бигрәк тә кыз үлеп гашыйк булды. Моңа кадәр беркемгә дә йөрәген ачмаган Бәхет шашып, хыялыйланып яратты. Әбүзәр киләсе көнне, авыл читенә чыгып, сәгатьләр буе көтеп тора, берәр сәбәп чыгып, көткәне килми калса, озак кына үпкәләп йөри, сабыйларча елап-үксеп бетә... Озакка түгел. Әбүзәрнең бер-ике шаян сүзеннән соң тагын елмая-көлә башлый, бәхетле чагына кайта...

Кызга карап, Әбүзәр еш кына уйлый: бу кадәр яратып була микәнни? Шундый көчле, илаһи мәхәббәт тә булыр икән! Әбүзәр үзе алай ук ярата алмый, ахры. Әллә шушы хәрби тормыш аның күңелен эремәслек итеп катырып куйганмы, ул хисләрен барыбер ахыргача бушатып җибәрә алмый әле... Ярата ул Бәхетне, бөтен җаны-бәгыре белән аңа тартыла, күрми торса, сагына, юксына... Тик Әбүзәрне Бәхетнең киләчәк язмышына кертеп җибәрми торучы хис тә бар. Нинди хис, нинди тойгы ул – Әбүзәр анык кына әйтә алмый. Авылда калган сөйгән ярмы? Ул кадәр өздереп кенә вәгъдәләшкән кызы да юк аның... Бәхетне, аның гаиләсен чын татар итеп күңеленә ала алмыймы? Юк-юк, бу гаилә – чын татар гаиләсе! Татарча сөйләшеп тә иманы какшаган бик күп татарларга караганда татарырак әле алар! Әнә бит, Әбүзәр белән ике елга якын гына аралашалар – инде шактый татарчага өйрәнеп алдылар, җырларын да ыңгырашып-шыңшып түгел, сүзләр белән җырлыйлар, догалы теләкләрен дә татарча теләргә тырышалар...

 

(Ахыры бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас