Чәчмә әсәр
4 Января 2024, 05:40

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Ата һәм ул. Хикәя (Ахыры)

– Ә...ти...и, – соңгы көченә бер талпынды да, Гомәр тынып калды.

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Ата һәм ул. Хикәя (Ахыры)Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Ата һәм ул. Хикәя (Ахыры)
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Ата һәм ул. Хикәя (Ахыры)

* * *

...Хастаханә ишеген кайчан ачып керде алар, сакта торган каравылчы аша ничек Гомәр яткан реанимация палатасына үтеп керә алдылар – үзләре дә аңышмый калдылар. Мансур, Галим һәм аларны туктатырга ты­рышкан каравылчыны палата ишеге төбендә күреп, де­жур табиб – ак халатлы, бер як бите буйлап озын гына җөй сузылган урта яшьләрдәге ир һәм шулай ук аклыкка төренгән шәфкать туташы бермәлгә югалып калды.

– Чү, тынычланыгыз, бар да яхшы, – диде дежур та­биб. – Хәзергә чыгып торыгыз, комачаулыйсыз!

Шәфкать туташы Галим абзыйның кулларыннан алып, Мансур җилкәсеннән тотып, сак кына ишеккә таба ат­ладылар.

– Исәнме ул? – дип сыкранды Галим.

– Тынычланыгыз, – дип табиб сүзен кабатлады шәфкать туташы – яшь кыз.

– Улым, Гомәр!.. – дип илерде Галим абзый.

– Тынычланыгыз, дидем. Коридорда көтегез!

Озын, тар коридордагы урындыкка чыгып утыргач та, Галим абзый тынычлана алмады, аңа һава җитмәде, йөрәге какты, башы әйләнде.

– Ул күп кан югалткан. Без аңа резервтагы канны җибәрдек, яраларын бәйләдек...

– Исән калырмы ул? - дип бүлдерде ул шәфкать ту­ташын.

– Әлбәттә, – диде кыз. – Ул вакыт-вакыт аңына килеп ала. Акыллы егет икән, күзен ачкан арада үзенең кан төркемен әйтеп өлгерде. Улыгызда сирәк очрый торган кан – дүртенче төркем. Ярый әле хастаханәдә кан бар. Өстәвенә шул төркемдәге донорларны алырга машина җибәрдек, хәзер алар да килеп җитәр.

– Әйдәгез, канны миннән алыгыз! - диде Галим.

– Сезнең тәгаен дүртенче төркемме?

– Шулайдыр. Мин аның әтисе бит! Әйдәгез...

– Тынычланыгыз! Донорлар килеп җитә дидем бит.

– Мин аның әтисе, кан бер!.. Туктагыз, зинһар... Алай гына түгел ул, абый, ата-ана белән баланың кан төркеме төрлечә булырга мөмкин...

– Галим абзый, тынычлан, – дип сүзгә кушылды Мансур да.

– Миннән алыгыз! – дип үз сүзен тәкърарлады Галим. – Мин аның әтисе!

– Аның умыртка сөягенә һәм эчке әгъзаларына да зарар килгән. Хәзер баш табиб белән хирург та килеп җитәчәк, – дип пышылдады кыз Мансурның колагына.

– Нишләп сез миннән кан алмыйсыз? – дип сикереп торды миңгерәүләнгән Галим.

– Булды, Галим абзый, тынычлан, – дип, Мансур аны кире урынына утыртты.

Шәфкать туташы палатага кереп китте.

– Улым, Гомәр, – дип ыңгырашты Галим.

Шулчак коридорга шаулап бер төркем килеп керде. Алар арасында зимагур Хәйдәр дә бар. Килә-килешкә өс киемнәрен коридордагы урындыкка селтәп атып, күлмәк җиңнәрен терсәккә кадәр күтәрделәр. «Сез менә монда керегез», – дип, ак халатлы ханым зимагур Хәйдәрне Гомәр яткан палатага кертеп җибәрде.

Галим Мансурның кулларыннан ычкынып, ук кебек ишеккә ташланды.

– Менә монда ятыгыз, – дип, дежур табиб Хәйдәргә Го­мәр караваты янәшәсендә хәзерләнгән урынны күрсәтте. Күзләрен палатаның ак түшәменә баккан килеш тын кал­ган Хәйдәр тирәсендә табиб белән шәфкать туташы мәш килә башлады. Шулчак Гомәр авыр ыңгырашып куйды.

– Улым! - диде Галим, аңа атылып.

– Тынычланыгыз! Дәшмәгез! – диде табиб усал гына.

– Әти... Ә-ти...

– Гомәр!

– Ә...ти...и, – соңгы көченә бер талпынды да, Гомәр тынып калды. Авыраеп калган башы акрын гына Хәйдәр яткан якка салынып төште.

– Улым! – дип ыңгырашты Галим.

Куркып калган Хәйдәр күзләрен әле табибка, әле Галимгә, әле кызга йөгертте. Шәфкать туташы тиз генә исен җыеп, Хәйдәр беләгенә шприцны кертә башлады.

– Кирәкми, – диде табиб, Гомәр өстенә иелгән гәүдәсен турайтып.

Палатада тынлык урнашты. Бары Галим генә мизгел эчендә тараеп, кечерәеп калган җилкәсен дерелдәтеп, бирчәйгән, яргаланган, сөякчел кулларын калтыратып, эзләре тагын да тирәнәеп киткән җыерчыкларын, кытыр­шы ияге һәм яңакларындагы ак төкләр арасына тәгәрәгән эре яшь бөртеген күрсәтмәскә тырышып, тавышсыз гына сулкылдый иде. Иреннәре исә ерактан, әллә кайдан ишетелгән кебек иңрәүле авазларны пышылдый:

– У-л-ы-м, у...л...ы...м...

Фото: https://ru.freepik.com/

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Ата һәм ул. Хикәя (Ахыры)
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Ата һәм ул. Хикәя (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас