Чәчмә әсәр
3 Января 2024, 17:24

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Сугыш чукмары

Горурланып әйтә алам, улым Зөфәр дә беркайда да, беркемнән дә курыкмый. Үзем кебек. Улы Ринат та шундый...

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Сугыш чукмарыЗәки ЗӘЙНУЛЛИН. Сугыш чукмары
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Сугыш чукмары

Хатын Риганың “Мара” фабрикасында тегүче булып эшли. Шул фабриканың балалар бакчасына өч яшьлек улыбыз Зөфәрне урнаштырдык. Ел ярым авылда яшәде – мин Югары хәрби училищеда укыйм. Зөфәр татарча гына сөйләшә, урысча бер авыз сүз дә белми. Балалар бакчасына Зөфәрне мин иртән илтеп куям, кич алып кайтам. Урнаштырганнан соң бер атна чамасы йөрде улыбыз. Бер барсам, йөгереп килеп мине кочаклады да кычкырып елый да башлады. Карыйм: борыны кыйшаеп шешкән, өске ирене сугудан ярылган, сул күз төбе күгәргән. Зөфәрнең миннән байтакка олырак Ирина Петровна исемле тәрбиячесе әйтә:

– Зөфәр монда комда уйнап торсын. Без минем кабинетка керик әле. Ризасызлык белдерер алдыннан башта мине тыңлагыз әле.

Кердек кабинетына, утырыштык. Кабаланмый гына, минем йөрәкне җәрәхәтләндереп сөйли:

– Улыгыз Зөфәр урысча бер сүз дә белми. Бик юаш үзе. Ул тәрбияләнгән төркемдә унсигез бала. Инде өч көн шуларның уналтысы – барысы да Зөфәрне җәберлиләр, кыйныйлар. Бүген, без күрмәгәндә Стасик исемле малай Зөфәрне комда аунатып, ботинкалары белән типкәләп кыйнаган. Зөфәр барлык балалардан да курка, көне буе безнең яннан китми. Уйнамый да диярлек. Аңа Саша исемле малай гына тими. Ул малай Зөфәрне яклый, тик күп вакыт өлгерә алмый кала.

– Мин нәрсә эшли алам, Ирина Петровна? Мин бит Зөфәрне саклап монда тора алмыйм инде.

– Саклау кирәкми. Бүген Зөфәрне алып кайтыгыз. Чалбарын, трусигын салдырыгыз. Ялангач артына нечкәрәк каеш белән ике-өч тапкыр сыдырыгыз. Авырттырып. Суккан чакта әйтегез: “Балалар бакчасында үзеңне башкалардан кыйнаткан өчен артыңа каеш белән сугам. Кыйнатма үзеңне, сугыш барысы белән дә”.

– Мин ул баланы ничек каеш белән кыйный алам инде, Ирина Петровна?

– Мин инде ундүрт ел балалар бакчасында эшлим. Шулай итеп кенә Зөфәрне монда кыйналудан коткарып була. Әгәр мин әйткәнне үтәмәсәгез, Зөфәрдән бик куркак шәхес үсеп җитәчәк...

Балалар бакчасында нык кыйналган улымны фатирга алып кайтып киттем...

Хатын эштә. Ирина Петровна өйрәткәнчә улымның ялангач артына чалбар каешы белән икене “чәпәдем”. Акыра сабый җан-фәрманга. Аны өй эчендә калдырып, болдырга чыгып үзем дә җыладым...

Иртән торып Зөфәрне киендердем. Өйдән алып чыгып китәр алдыннан каеш күрсәтәм:

– Менә бу каешны күрәсеңме?

Дәшми генә курыккан күзләре белән каешка карап, баш селки. Күзләре тулы яшь.

– Сине бүген дә кыйнасалар, кайткач, сине тагын кыйныйм каеш белән. Исеңдә тот, балалар бакчасында кыйный башласалар.

– Мин суксам, аның тәне авырта бит.

– Аныкы авыртсын – синеке авыртмасын. Авыртса – сиңа сукмый ул. Аңладыңмы?

– Әйе.

Битенә, борынына вазелин сөртәм дә китәбез чыгып...

Кич Зөфәрне алырга барам. Ике тәрбияче хатын берсен-берсе бүлә-бүлә миңа шатлыклы яңалык сөйлиләр:

– Зәки Лотфуллович! Бүген Зөфәр өйләгә кадәр туктамастан сугышты. Үзе җылый, үзе сугыша. Алты-җиде баланы кыйнады. Үзенә суга башласалар, йодрыклап битенә китерә дә тондыра. Без комачауламадык – кыйнасын! Үзе елый, үзе йодрыклап сугыша. Стасикны өч мәртәбә кыйнады. Стасик аны кыйный башлаган иде, Зөфәр аны борып екты да комга бутап-бутап ярды. Шуннан икенче мәртәбә Стасикны Зөфәр үзе башлап кыйнады. Стасик качып, өй эченә кереп киткән иде, Зөфәр шунда кереп өченчегә кыйнап чыкты. Без аермадык кереп, кыйнасын әйдә. Рәхмәт сезгә, булды бу. Бик матур малай ул. Бүген бер сүз дә өйрәттек әле без аңа. Кайтып киткәндә ишетерсез.

Зөфәрне чакырам. Ул комда Саша белән уйнап утырган җиреннән тора да безнең янга килә. Мине кочаклый да башын күтәреп миңа карый:

– Әти! Мин бүген әллә ничә кешене кыйнадым. Иң күбе Стасикка эләкте. Ярдым тек ярдым инде. Бүген мине кыйнама каеш белән, ярармы?

– Ярар, улым, кыйнамам. Молодец икәнсең. Әйдә китәбез.

Зөфәр Ирина Петровнага борыла да мине шатландырып хушлаша:

– До свидан, Ирина апа!

– До свидания, дорогой Зөфәрик!

Улым урысча өйрәнә башлаган. Китәбез кайтып. Улым атлый-атлый да сыңар аягында сикергәләп ала:

– Бирдем тек бирдем Стасикка. Өстәл астына ук кереп кача миннән. Шунда кереп кыйнадым соңгысында.

Яшибез болай булгач, курыкмыйча. Горурланып әйтә алам, улым Зөфәр дә беркайда да, беркемнән дә курыкмый. Үзем кебек. Улы Ринат та шундый...

Фото: syuyumbike.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас