– Сиңа әйтәм, әй, карт дим, капкага орындылар бугай... – диде Зәкия карчык, ике кат салынган мендәрдән башын күтәрә төшеп.
Галим күлмәкчән генә ишеккә ташланды.
– Җил кага ла, – диде ул, әйләнеп кергәч.
Карчыгына кызганулы караш ташлады, һай, кинәт кенә йөрәге тотты шул үзен. Гомәрнең кайтуын көтеп, артык җилләнеп йөрүе ярамадымы, әллә буран башлангач, кан басымы кисәк күтәрелдеме – аңламассың. Иртәдән бирле урын өстендә ята.
– Гомәр кайтты бугай, – дип, кабат калкынды Зәкия карчык.
Чыннан да, ишек дөбердәткән тавыш ишетелде. Зәкия каян көч тапкандыр? – торып утырды да, яулыгын рәтләргә кереште. Кагучы – күрше Җәвит абзый малае Мансур иде.
– Галим абзый, Гомәр машинасы белән ауган бит, – диде ул, Зәкия карчык ишетмәсен дип салкыннан туңган иреннәре арасыннан сүзләрен кысып чыгарып.
– Һай, балакаем, исәнме ул? – каян ишеткән диген, Зәкия карчык ишек катына килеп басты.
– Исәнен исән. Хәле бераз авыррак. Берничә тапкыр әйләнеп, ахырдан баганага сыланган. Каны да шактый аккан...
– Кайда ул? – диде Галим, аны бүлдереп.
– Хастаханәдә. Мин Казаннан кайтып килә идем, карасам – юл кырыенда машиналар өелешкән. Гомәрне шунда танып алдым. Хастаханәгә алып киткәннәрен күрдем...
– Һай, балакаем, Гомәрем!.. – Зәкия карчык илереп елый башлады.
– Аның хәле бик авыр бугай, Галим абзый. Әйдәгез, хастаханәгә барыйк. Мин машина белән.
Галим, ярсулы тизлек белән чөйдәге шактый тузган пәлтәсен җилкәсенә элде, киез итекләрен киде дә, бүреген кулына тотып, Мансурга иярде.
– Син кая? Мин дә! – Зәкиянең кабалана-кабалана ишектән чыгып килүен күреп, Галим кире борылды.
– Галим абзый, соңга калмагаек, – дип кычкырды Мансур.
– Хәзер, хәзер. Карчык, син тынычлан, чәеңне әзерләп безне көтеп тор. Гомәр белән кайтып та җитәрбез, – дип сөйләнде карт һәм ачык ишек аша урамга атылды.
Урамны кар баскан. Мансур машинасын авыл башында калдырган икән. Ул араны ничек үткәнне, хастаханәгә кайчан килеп җиткәнне Галим хәтерләми. Юл буе кайсыдыр явызы зур, алагаем тимер торба белән башына сугып килгәндәй булды. Шул «даңк-доңк» килгән тавыш эчендә: «Нәрсә өчен? Ник? Улым, Гомәр!» – дигән сүзләр бәргәләнде...
Фото: https://ru.freepik.com/
(Ахыры бар)