Чәчмә әсәр
3 Января 2024, 17:20

Фоат САДРИЕВ. Кышкы яшен. Повесть (11)

Корыган аяк тотмыйча артка китте, веранда тәрәзәсенә дөпелдәп барып тиде, тәрәзә челтерәп коелып төште. Сәүбән үкереп елап идәнгә капланды...

Фоат САДРИЕВ. Кышкы яшен. Повесть (11)Фоат САДРИЕВ. Кышкы яшен. Повесть (11)
Фоат САДРИЕВ. Кышкы яшен. Повесть (11)

* * *

Җомга көнне Сәүбән хатынына ишекне өстән бикләтте. Малае Казанда, киләсе кеше юк. Кан басымы күтәрелде, дип, хатыныннан Арсланнарга шалтыраттырды. Иртәдән әбәт турына кадәр телефон шалтыраса да трубканы алмады. Мәҗлескә барырга, аларның канәгать йөзләрен күрергә теләмәде... Бүген шимбә көнне кагылырга мөмкин икәнлекләрен күздә тотып, тагын өстеннән бикләтте. Бикләтүе юкка булмаган, капка тавышын ишетүгә, курткасын, бүреген киеп верандага чыкты. Челтәр пәрдәнең читен бармак сыярлык кына ачып, ишегалдын карады. Фатыйма апа, Зиннур, Арслан ишеккә кадәр килделәр дә йозакны күреп туктадылар.

– Күрешә алмый китәргә туры килә инде болай булгач, – диде Зиннур, берәрсе күренмәсме дигәндәй, як-ягына каранып.

Сүзгә әнисе кушылды:

– Мөгаен, больницага салып куйганнардыр...

– Тагын бер-ике кичкә калыгыз дигән кыстауны искә алмадыгыз бит, – дип, Арслан үпкә белдергәндәй итте.

– Минем федерациядә эшләрем муеннан. – Зиннур үкенгән тавыш белән сүзен төгәлләде: – Очрашмаска язган булгандыр инде... Сәүбәннәргә безнең сәламнәрне тапшырырсың, Арслан.

Сәүбән маңгаен пыяла рамына терәп, алар капкадан чыгып киткәнче артларыннан карап калды. Аның күзләрен яшь томалады. Ул маңгаен рамнан кинәт читкә алуга, башындагы бүреге идәнгә төште. Сәүбән ыңгырашып тешләрен кысты, корышкан аягына учы белән шапылдатып сугып алды. Аннары яшерен көч артыннан эткәндәй, ике учы белән веранда идәненә таянып, аякларын югары чөймәкче булып талпынды, ләкин егылып китте. Үкереп аягына басты, көчле талпынып куллары белән идәнгә таянды һәм аякларын югары күтәрде. Бер генә кулын күчереп, ишеккә таба атларга ниятләде. Әмма корыган аяк тотмыйча артка китте, веранда тәрәзәсенә дөпелдәп барып тиде, тәрәзә челтерәп коелып төште. Сәүбән үкереп елап идәнгә капланды...

* * *

Алар Сәүбәннәрдән кайтып килгәндә, капка төбенә җыелган халыкны күреп хәйран калдылар. Монда Фатыйманың яшьтәшләре, өлкәнрәкләр дә, бала-чагалар да бар иде. Күбесе кичә Коръән ашына килгән кешеләр булып чыкты. Һәрберсе кулларына букча тоткан. Исәнлек-саулык сорашкач, аларның күчтәнәчләр алып озатырга килүләре мәгълүм булды. Ул арада Илшат та машинасы белән килеп туктады. Урам күңелле шау-шуга күмелде. Өйдән ике зур чемодан-сумканы алып чыгуга, озатырга килүчеләрнең һәрберсе үз бүләген сузды. Фатыймага шәл, оекбаш, Зиннурга зәңгәр йон шарф белән перчатка бәйләгәннәр. Бу эшкә аларның авылга кайтасын ишеткәч тә тотынган булганнар икән. Шәлне Мәрьям түти бәйләгән. Төенчек-төенчек сарымсак, кызыл чөгендер, кара торма, кабак төше, төрле-төрле дару үләннәре җыелды. Ярулла белән Хәнифәтти өр-яңа мендәр алып килгәннәр. Мәчтүрә тозлы үрдәк сузды. Кайсылары белән кул бирешеп, кайсылары белән кочаклашып, кошлардай сайраша-сайраша аерылдылар. Барысы да: «Исән-сау, бәла-казасыз кайтып җитегез, авырмагыз, Ходай барлык теләкләрегезне дә үтәп барсын, безне ташламагыз, авылга кайтып куандырып торыгыз», – дип елашып, куллар болгап калдылар. Арслан, Зиннур, Фатыйма, Раушания бөтен халык алдында берәм-берәм кочаклаштылар, күзләренә яшь тулды, Зиннурдан кала берсе дә авыз ачып сүз әйтә алмады...

Бу көннәрдә бураннар булмаганлыктан, юл чиста иде. Машина келтерәп аэропортка килеп тә җитте. Илшат Зиннурга нәкъ үзенеке төсле йон свитер да алып килгән иде. Зиннур аның белән исәп-хисап ясагач, аэропорт эченә кассага үттеләр. Халык күп түгел иде, билетны алуга, регистрацияләү дә башланды. Илшат сумкаларны тотып кереп, аларны озатып җибәрде.

Ун минуттан алар һавада иде инде. Әнисенең урыны алга, аныкы арткарак туры килде. Зиннур бер яшь кенә, сакал-мыеклы, башына түбәтәй кигән мөселман кешесе төсле пассажир янына утырды. Ул хәзрәт булып чыкты.

– Мин сезне телевизордан күрдем, – диде хәзрәт. – Сез бит боксёр.

– Әйе.

– Бокс сезнеңчә ни ул? – дип сорап куйды хәзрәт.

– Бокс – спорт уены.

– Уенның төрлесе бар, – диде хәзрәт уйчан гына. – Әгәр акчалы икән – ул инде уен була алмый.

– Ни соң? – дип сорады Зиннур.

– Анысын үзегез уйлап карагыз...

Зиннур, әллә шаяртып сөйләшәме соң бу, дип аңа карап куйды. Ә хәзрәт сорау яудыруын дәвам итте:

– Шулай да сез нәрсәгә ирештегез соң? Нәрсәгә кирәк бу уен? Кешенең дөпе-дөпе бәрүгә күпме түзгәнен ачыкларгамы? Борын сөяген сындыру өчен нинди көч белән бәрергә икәнен белергәме?

– Сез нигә көләсез болай?

– Мин көлмим. Соңгы нәтиҗә, соңгы максат ни соң? Хәзрәт самолёттан төшкәч, аерылганда:

– Минем туганымның малае да боксёр, – диде. – Хәзер сөйләшә дә алмый. Калтырап кына тора. Шуларга хәл белешергә барышым. Берәү шундый нык суккан...

– Сез сугучыны гаеплисезме?

– Һич тә! Алар бит уйнаганнар. Уен кагыйдәсен бозмаганнар. Ә кагыйдә екканчы сугарга куша...

Кайткач та Зиннур иң элек Арсланга тиешле акчаны күчереп, аңа операциягә баруны сузмаска үгетләп шалтыратты һәм бераз җиңеләеп калгандай булды. Тик бу җиңеләю саклык банкыннан чыккач та бетте. Хәзрәт белән башланган сөйләшү аның күңелендә үз-үзе белән тарткалашуга әверелде. Бокс федерациясеннән дә күрәсе кешеләренең барысын да күрмичә, тиз генә әйләнеп чыкты. Җәяүләп, уйлана-уйлана, кайту ягына атлады. Аларның хатыны белән култыклашып, беркая ашыкмыйча, шушылай атлап барганнары ничә мәртәбә булды икән? Табигатькә икесе генә чыгып, агачларга, суларга карап, җаннарын ял иттереп ярты сәгать кенә булса да тып-тын гына басып торганнары булды микән? Шәкуров абый: «Сиңа хәзер йомшарга кирәк», – дип юкка әйтмәде бугай. Ял итәбез дип чит илгә диңгез буена ук, экзотик табигать кочагына китсәләр дә, шул ук спортчылар белән янәшә булып чыгалар, тагын шул күнегүләр, спорт дөньясындагы хәлләрне җыйналып сөйләшеп яллары үтә дә китә. Кояшта кызынуын, коенуын исәпкә алмаганда, Питердагы тормыштан берние белән дә аерылмый.

Көннәр үтә торды.

Ул ачык бер нәтиҗәгә килде: тормышын үзгәртергә кирәк иде. Ә ничек үзгәртергә? Бу сорауны ни әнисе белән, ни Венера белән уртага салып тикшерергә, бергәләп җавап эзләргә аның әллә горурлыгы комачаулады, әллә батырчылыгы җитмәде.

 

11

Арслан: «Акчаны алгач та, хирург белән сөйләштем, килергә кушты», – диде. Раушания кием-салымнарын, сабын-сөлгесен, башкасын җыйнады. Агрофирма җитәкчесенә утырып, Чаллыга китеп тә барды. Бер дә дулкынланмады, алай-болай булсам, дип, Раушаниянең бәгырен телгәләмәде. Ул тыныч кына киткәч, Раушания дә артык борчылмады. Берәр ерак юлга киткәндә дә Раушанияне кысып кочаклап, битләреннән үбеп китә торган Арслан бу юлы кибеттән әйләнеп кайтырга гына чыккан кебек кыланды. Шалтыратмаска кушты, телефонымны барыбер алмыйм, операциягә кергәндә шалтыратырмын, диде. Сүзендә торды, Раушаниянең түземсезләнеп шалтыратуларына җавап бирмәде.

Арсланның планы әзер иде инде. Ул туп-туры кызы белән кияүләренә юл тотты. Өченче балалары Зәйнәп тугач, бирелергә тиешле җирне җиде ел көтәсе, алда өй салу өчен бушлай биреләсе йөз җитмеш физметр агачның булмаячагын кистереп әйткәннәр. Шулай итеп, өй салу планы җимерелде. Ә оныкларын авылда яшәтү ниятеннән Арслан баш тартырга уйламады. Кызы белән киявенә акчаның ничек барлыкка килгәнен аңлатып тормады. Балаларны аңа операция кирәклеге, операция өчен шулкадәр акча җыясы була, дигән хәсрәт белән борчымаулар бик әйбәт булды. Арслан, шаярган кебек, «лотереяга оттык» дию белән чикләнде. Әниләренә шалтыратмаска, үзенең монда икәнен әйтмәскә кушты. Балалар эшли торган шәһәрдән ерак түгел бик матур татар авылы бар икән. Шунда сатыла торган җыйнак кына агач йортны барып карадылар. Ул барысына да бик ошады. Газы, суы кергән, абзар-курасы бер дигән. Сыер-сарык, кош-корт асрарлык. Инеше бар. Урманы, әрәмәсе, болыны янәшә. Җәй көннәрендә монда җәннәт почмагы була, диделәр. Йорт хуҗаларына бик ашыгыч Якутия якларына китәргә кирәк икән. Ире шунда йөреп егерме ел эшләгән, өч бүлмәле фатир алган. Йортка ике миллион сорыйлар иде. Күп тарткалаша торгач, бер миллион алты йөз мең, шуннан ун сум да төшмибез, диделәр. Арслан тарткалаша, сатулаша белми иде. Әле бу кадәресен дә кияү сатулашып кына киметте. Инде йөз меңен каян алырга? Балаларның кредитлары болай да өч кисәк. Арслан коелды да төште. Бабай, дип муенына килеп асылынган оныкларына: «И, балакайларым, булмады бит, әздән калды бит», – диде, бугазына тыгылган яшьләрен көч-хәл белән йотып. Алар тавыш-тынсыз гына капкадан чыктылар. Арслан борылып өйгә тагын күз атты. Аның иңбашлары төшкән, чырае көл төсенә кергән иде. Алар авылда кичәдән бирле өй эзләп йөрделәр. Иң очсызы шушы иде. Аларның хәлен хуҗалар да авыр кичерде.

– Карале абзыйны, гел бетте бит, – диде хатыны, иренең күзләренә карап.

– Бик сәер кеше бит бу. Йә рәнҗеше төшәр. Йөз мең белән әллә ни кыра алмабыз. Ходай булышыр әле себер җиренә баргач. Ире уйлап торды да:

– Ярар, бар, әйт, – диде.

Хатыны шатланып урамга йөгерде. Барысы да машинага утырган, Арслан гына ни эшләргә белмичә, балаларның да эндәшүен ишетмичә, өйгә карап басып тора иде.

– Абый, ярар инде, сезнең бәягә килешәбез, – диде хатын, килеп җитеп.

– И, кызым! – Арслан дулкынланудан чайкалып куйды. – Менә күрерсез, шушы сабыйның, әти-әниләренең, минем рәхмәтләрем сезгә гомер буе ярдәм итәр!

 

 

(Дәвамы бар)

 

 Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас