Чәчмә әсәр
2 Января 2024, 14:08

Фоат САДРИЕВ. Кышкы яшен. Повесть (10)

Савыт-сабаларны юдым, юынтык суын көтүдән кайткан малларга салырмын дип, бәләкәй кәстрүлгә аударып, өстәлгә куйдым. Чәй чүпләрен, бәрәңге кабыкларын, ипи катыларын да җебетергә салдым. Үзем караңгы төшкәнче әнкәйләрдән урап кайтыйм дип кибеткә киттем. Кайтсам, Яруллам эңгер-меңгердә теге кәстрүлне алган да агач кашык белән шапыр-шопыр юынтык суны ашап утыра. Ажгырып тамагы ачкан булган моның.

Фоат САДРИЕВ. Кышкы яшен. Повесть (10)Фоат САДРИЕВ. Кышкы яшен. Повесть (10)
Фоат САДРИЕВ. Кышкы яшен. Повесть (10)

10

Кунаклар нәкъ билгеләнгән вакытка җыйналып беттеләр. Сәүбән генә килмәде. Хатыны аны, кан басымы күтәрелеп, малайлары больницага алып китте, дип шалтыратты. Нәҗип Шәкуровны Арслан белән Зиннур хөрмәт йөзеннән машинага утыртып алып килделәр. Ул Фатыймага мәктәптә эшләгән укытучыларның, үзләре белем биргән балаларның фотоларыннан эшләнгән калын альбом бүләк итте. Түбәтәй кигәч, нур кебек көмеш чәчләре әллә нинди тылсымлы яктырткычка охшап тора иде. Ир-атлар уң яктагы өстәлгә, хатын-кызлар сулдагысына тезелеп утыргач, хәзрәт адәм балаларының ни өчен җиргә яратылганнары, без кылырга тиешле изге гамәлләр турында бик матур итеп вәгазь сөйләде, аннары Коръән укыды. Шуннан соң Фатыйма, Зиннур, Арслан, Раушания хәер өләштеләр, Хөснуллага, башка әрвахларга багышлап дога кылдылар. Табын шулкадәр мул, юк әйбер юк иде. Кунаклар җай гына әңгәмә корып, сый-нигъмәтләргә соклана-соклана тәмләп сыйландылар. Ашау-эчү төгәлләнгәч, мәҗлесне әзерләүчеләргә, алып килгән күчтәнәчләргә рәхмәтләр әйтеп тагын догалар кылынды. Хәзрәт бу мәҗлескә килүчеләргә Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык сорады, һәрбарчасына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булуларын теләде.

Җыелган авылдашларның кайсылары Фатыйманың замандашлары, кайсылары яшьтәшләре, кайсылары сигезенче-тугызынчы дистәләрен түгәрәкләп килүче өлкәннәр иде. Фатыйма белән Зиннур, без иртән китәбез, бераз сөйләшеп утырыйк әле, дигәч, Арслан белән Раушания дә кыстагач, урыннарыннан кузгалмадылар. Хәзрәтне капка төбенә кадәр зурлап озаттылар, ул үз машинасы белән кайтып китте. Мәҗлескә җыелучылар Фатыйма белән Зиннурның хәлләрен җентекләп сораштылар, ешрак кайтыгыз, быел сабантуйга көтәбез, диделәр.

– Әгәр кайтсагыз, Зиннур, синең белән үзем көрәшкә чыгам, – диде сиксәнне узган Ярулла абзый, куллары белән күкрәген кага-кага.

– И, ярпачланма инде, Ярулла, – дип, карчыгы Хәнифәтти көлеп куйды. Алар мәҗлескә бергә килгән бәхетле парлар иде. Кайсының карты үлгән, кайсының карчыгы вафат, шәпле чаклар инде күптән артта калган.

– Сезнең исән-сау гәпләшеп утыруыгызны күрү безгә шулкадәр рәхәт, – диде Фатыйма. – Кайткач та гел шушындый итеп күз алдына китерербез инде.

 – Китерүен китерерсез, исән булып булса, – диде Мәчтүрә.

– Әнә Сәүбәннән су сатып алып эч. Кызлар шикелле яшәртә, ди.

– «Баллы» суын гомер буе эчтек инде. Аллага шөкер, үләселәребез исән-сау гына үлә дә китә. – Мәчтүрәнең бу сүзләреннән соң көлешеп алдылар.

– «Баллы» суына гына калса ул үзе дә. Мин аны Газраилнең күзенә генә сибәр идем. Кабат килеп йөрмәскә, – диде Мәрьям карчык.

– Соң син бит Газраилне үзең эзлисең. Кем сиңа билдән көрт ерып югары очка менәргә кушкан, – диде Салихҗан карт.

Мәрьям карчык:

– Сине күрәсем килеп барам, йөрәгемдә сайрап утырасың бит кар-кар килеп, – диюгә тагын күтәрелеп көлделәр.

Салихҗаннар нәселен «Карга» дип үртиләр, бу шуны кызык өчен кузгатып кую иде.

– Карале, Арслан, быел минем лапаста кара карга калды бит. Бу ни булыр икән? – дип сорады Биктимер исемлесе.

– Карчыгыңа Салихҗан абзыйның күзе төшкән, сак бул, – дип, үртәде аны Арслан.

– Карга ияләшсә, җыйган акчагыз да очарга мөмкин.

– Безнең нинди җыйган акчабыз булсын, – диде түбән оч Миңзифа.

– Без аны оныкларга җибәреп торабыз.

– Значитсы, пенсияңне киметәчәкләр, – дип үртәде кайсыдыр. Рәйхана исемле хатын сүзен карт укытучыга юллады:

– Без укыганда син, Шәкуров абый, авылның чәчәк атачагы турында сөйли идең. Әллә күрми калдыкмы соң без аны?

– Хыяллар шундый иде, балакайларым, – дип сөйләп китте Шәкуров. – Сугышта җиңдек югыйсә. Ә җиңүне саклый алмадык. Авыл күтәрелмәде, дип булмый. Матур-матур балалар үстердек. Алар хәзер шәһәрләрне күтәрәләр. Яшьләрне дә гаепләп булмый. Әгәр авылның аларны үз җылысына алып, җыйнап торырлык канатлары булса, таралышмаган булыр идек.

– Нинди канат икәнен аңламадык, – диеште халык.

– Акча дигән каурыйдан ясалган канатлар. «Авыл» дигән тавыкның шул канатлары астындагы җылыда җыелышып кына яшәп ятасы идек. Уңай үзгәрешләр һичшиксез булачак. Безгә, картларга, көтәргә генә кала. Киләчәк – яшьләр эше.

– Без ул шәһәргә киткәннәрнең оныкларын авылга кайтарырбыз әле, – диде Арслан. – Хәнифәтти, син Ярулла абзыйга мумие эчерәсең икән, диләр. Хакмы шул?

– Аңа ни эчерсәң дә юк хәзер. Ватык трактор тавышы чыгарып йоклауны гына белә. Үзенең колагы ишетмәгәч, рәхәт аңа.

– Хәнифәтти, аны ничек щи белән сыйлаганыңны сөйлә инде Питер кунакларына, – диде Раушания, көлә-көлә.

– Шушы яшемә кадәр сөйләмичә йөрдем мин аны Ярулладан куркып. Хәзер колагы катылангач, рәхәтләнәм сөйләп. Без әле илле яшьләрдә генә. Кичкырын балалар белән утырып кысыр өйрә ашадык. Алар каядыр чыгып китте. Савыт-сабаларны юдым, юынтык суын көтүдән кайткан малларга салырмын дип, бәләкәй кәстрүлгә аударып, өстәлгә куйдым. Чәй чүпләрен, бәрәңге кабыкларын, ипи катыларын да җебетергә салдым. Үзем караңгы төшкәнче әнкәйләрдән урап кайтыйм дип кибеткә киттем. Кайтсам, Яруллам эңгер-меңгердә теге кәстрүлне алган да агач кашык белән шапыр-шопыр юынтык суны ашап утыра. Ажгырып тамагы ачкан булган моның. Мине күрү белән:

– Нишләп моңа юньләп тоз да салмадың, – дип ташланды.

– Тоз сала-сала хәлем бетте. Шәһәрчә щи дип пешергән буласың да, кайсы чи, кайсы ярмалы була.

Үзе мине әрли, үзе юынтык суны кашыклап чөмерә, рәхәтләнеп кикерепләр куя, малай. Шундый да талымсыз иде инде. Уф Алла, ач тәре, дим эчемнән. Сиңа дигән аш суыткычта бит, дип чак кычкырмадым. Әгәр нәрсә ашаганын әйтсәң, бәрә дә үтерә. Аның кызулыгы! Юкка гына Ярпач Ярулламени ул сиңа! Ярый күзлеген кимәгән булган.

Ярулланың колагы каты, ул карчыгына төртеп алды:

– Һаман укыма инде шул догаларыңны, әнә бит халык барыбер тыңламый, көлеп кенә утыра. Аның бу сүзләре карчыгы сөйләгәннәрдән дә кызыграк тоелды кунакларга.

– Кәстрүлгә бер карамель конфеты да эләккән икән, авызыннан чыгарды да, бу сөяк нишләп баллы? – дип миннән сорап маташа. Ул-бу сизелгәнче, кулыннан тартып алдым да чиләккә аттым... Кәстрүлдә савыт юган юкә мунчалам да калган икән. Олы мөшкәсенә агач кашыгы белән шул мунчаланы каерып капты да, тотынды теш арасыннан юкәләрен суырып юан бармаклары белән тарткаларга.

– Бушы нәршә? – ди үзе, ачулы күзләрен миңа алартып.

– «Үзбәкләр пылауга сала торган тәмләткеч ул. Китер үземә», дип, көчкә теш арасыннан тартып алдым.

Мәҗлес халкы көлгәндә өйнең түшәмнәре күтәрелгәндәй булды. Ярулла, миңа гына читтә калу ярамас, дип, көлгән кыяфәттә авызын кыйшайтты.

Аннары мәҗлес халкы үзләре иң күп белә, иң күп сөйләшә торган төрлетөрле чирләр, дарулар турында озаклап сөйләште. Ахырда берсе Арсланга рәхмәт әйткән иде, шуны гына көткәндәй, бөтенесе дәррәү аны мактарга тотынды:

– Арсланыбыз булса, яшәргә була!

– Ул бит безнең академигыбыз да, профессорыбыз да.

– Үзебезгә дә, мал-туарга да ярый син бар, рәхмәт сиңа!

– Син кешеләрне дә дәваларга өйрәндеңмени? – дип гаҗәпләнде Фатыйма.

– И, апа, кеше белән хайван арасында әллә ни аерма юк бит ул. Ирләргә дуңгызга бирелә торган даруларның барысы да ярый. – Бөтенесе хәлләре беткәнче рәхәтләнеп көлделәр.

– Менә Зиннурга дуңгызга бирә торган бер уколны ясыйм – егеткә әйләнәчәк. Ә кайбер бәндәләр хайваннан да акылсызрак. Менә юри генә карагыз әле, магнатларга һаман дөнья җитми. Җирдә халыкларны кырып бетергәч, оҗмахта үзебез генә яшибез, дип саташалар...

– Без барыбыз да бер көймәдә, балалар, – диде Шәкуров, йомгак ясагандай. – Дөньяның математик балансы югалды. Тормыш дулкыннары бик аяусыз. Көймәне ничек тә әйләндермичә сакларга кирәк...

Зиннур мәҗлес халкына хәйран калып, сокланып утырды. Барысы да балачагага әйләнделәр. Гүя, булган чирләре дә бетәчәк, берсенең бер кайгысы юк, дөньялары түп-түгәрәк.

Һәрберсенең кулларына пакет белән күчтәнәчләр тоттырып озаткач, кайсыларын машина белән өйләренә илткәч тә, алар турында сүзләре бетмәде.

– Нинди яхшы күңелле алар! – дип соклануын белдерде Фатыйма. – Әйтерсең, бернинди гамьнәре юк. Зар-моңнарын да сөйләмиләр.

 – Ә ник сөйләсеннәр? – диде Арслан. – Алар инде сөйләп арыганнар. Карт-коры беркемгә дә кирәкми. Аларның иң якыннары Раушания дә мин инде...

Зиннур Арсланның төгәл диагнозын язып алды. Аннары бергәләп теге хирургка шалтыраттылар. Чыннан да Арсланның авыруы турында барлык мәгълүматлар аның компьютерына килгән булып чыкты, алдан сөйләшкән сумма кирәк булыр, диде. Ә операциягә килү вакытыгызны билгеләрбез, диде.

Аннары телевизордан татарча концерт карадылар, сөйләшеп утырдылар, ятарга уйласагыз дип, Раушания урыннарын җәеп куйды. Зиннур, кичә йоклый алмаган идем, дип, иртәрәк ятты. Әмма уйлары аңа тынгылык бирмәде, зиһене бөтенесен җиз иләктән уздырды, бөтенесенә бәя бирде. Мәҗлес, анда килгән кешеләр белән сөйләшеп утырулар һаман тере булып күз алдында торды. Әбиләр-бабайлар, түтәйләр-абзыйлар балкып торалар. Арслан кояш кебек көлеп тора. Раушания – үзе бер якты дөнья. Әнисе дә аларга якын. Зиннур гына үзе төссез, үзе салкын... Арсланнан кешеләргә, балаларына, оныкларына тартылуы, хыяллары җылы дулкын булып бәреп тора. Зиннурның да бар үзенең хыяллары. Ә хатыныма, әниемә, балаларыма, оныкларыма дигән хыяллары бармы? Аңарда җылы бармы? Ул коточкыч бер хакыйкатькә якынлашканын тойды. Ул хакыйкатьтән куркуы сәбәпле аны үз-үзенә икърар итүдән тыелды. Тик аңардан качуны күпме сузарга була? Җиңү яулый торган машинага әверелгәнмен түгелме соң мин, дигән коточкыч хакыйкать шушы иде. Минем тормышым тренердан башлап спорт федерациясенә кадәр барысының да теләк-таләпләрен үтәргә тырышып яшәү. Һәрвакыт канәгатьсезлек: хатыннан, балалардан, тренердан, көндәшләрдән, федерация вәкилләреннән. Тоташ стресс: тегесе ярамый, бусы ярамый, бары бер әйбер ярый – җиңү! Җиңүгә китерүче гамәлләр генә ярый. Бу инде кешеләрдән, якыннарыңнан, дөньядан аерылып, тоташ күнегүләр, тоташ ярышлар, дигән сүз. Арсланның даны да, призы да, акчасы да юк. Аның урынына ул – тере кеше. Мин спорт тормышында эз калдырдым. Әмма иң зур әйберемне югалттым. Мин үтәүче, роботка әверелергә тиеш түгел идем. Спорттагы һәрбер кеше роботка әверелмәде ләбаса! Мин үземнең шәхси тормышымда җиңелгәнмен. Бу минем иң зур ялгышым. Кеше булып калу өчен көрәштә җиңелгән затларны гомер буе күреп яшибез югыйсә. Роботка, монстрга әверелгән затлар адым саен ләбаса!

Зиннур шушы уйларга батып борсаланганда, Раушания күңеленнән, тавыш чыгармыйча гына җырлый-җырлый, кунакларның сумкаларына күчтәнәчләр тутырды. Иң элек каклаган ике каз, кызыл эремчек, сөзмә катык тыкты. Тукранбаш, юкә чәчәге, зәңгәр һәм сары мәтрүшкә, каен җиләге яфрагы, меңьяфрак, андыз тамыры, гөлҗимеш, камырлык кебек дару үләннәрен аерым-аерым калын кәгазь капчыкларга салып, бер сумкаларының төрле-төрле урыннарына урнаштырды. Киптерелгән балан, җир җиләгенә, ике кисәк кәрәзле балга да урын табылды. Иртәнгә кадәр аларның ике сумкасын ул шактый авырайтып өлгерде. Бер литрлы банка белән сары мае онытылып кала язган иде. Ятарга әзерләнгән җиреннән кабат чыгып, аны да салып куйды. Ул гәүдәсенең җиңеллегенә куанды. Сәгатькә карагач, торырга күп тә калмаганлыгын чамалады. Сыерларны саварга чыгып китте. Өч чиләк сөт савып керде, аны кайнарлап, сепаратор тавышы ишетелмәсен өчен, кухня ишеген ябып куеп аертты. Акрын гына җырлады. Аңа чиксез рәхәт иде. Менә ничә көннәр алар дип йокламый Раушания, ә ичмасам ник бер арып карасын. Эшләгән саен миңа көч иңә, дип Арслан дөрес әйтә. Бу ниндидер могҗиза белән бәйледер, мөгаен. Арыган вакытлары да булмый түгел, тик башкаларныкы кебек түгел. Бик күпләр, аңардан яшьрәкләр дә аяк, бил, арка, куллар авыртудан, башка әллә нинди чирләрдән, ару-талчыгудан, хәлсезлектән зарланалар. Санаторийларда да дәваланып торалар, ләмнәр, парафиннар, электр дәвалары, су асты массажларына кадәр алалар, барыбер алга киткән эшләре юк. Арслан белән Раушания ничә еллар буе шушы тормышның ләмен муеннан ярып йөриләр, Аллага шөкер, әле алар җир җимертеп яшиләр. Арслан операция ясатса, бүтән кайгылары да калмый. Раушания шушы уйлары белән өстәл әзерләде, табынның түренә яңа аерткан җылы сөт өсте куйды. Урманнардан, җиләкле, мәтрүшкәле болыннардан чапкан печәннәрнең, туган җирнең көчен алган сөт өсте Фатыйма апа белән Зиннурның да каннарына, җаннарына таралып, көч-куәт бирсен, дип ризыкларны әзерләгәндә өсләренә кат-кат иелеп теләде Раушания. Ул Фатыйма апасының, Зиннурның, Арсланның йоклауларын карап керде, шатлыгы эченә сыймады.

 

 

(Дәвамы бар)

 

 Фото: yashel-uzan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас