

8
Төнлә Сәүбәннең аягы моңа кадәр сызламаганча чәнчи башлады. Югыйсә аягын парлы мунчада май белән озаклап сылап кайткан иде. Сәүбән аягын үкчәдән алып бот төбенә кадәр майсыз гына сыпырырга тотынды. Утны яндырмаган иде. Шулчак кинәт яшен яшьнәде, артыннан ук күк күкрәп куйды. Сәүбәннең йөрәге төшеп киткәндәй булды. Әйтерсең лә балтырларына, ботларына утта кыздырылган энәләр батырдылар! Нишләп яшен белән бергә туры килде соң бу энәләрнең чәнчүе?
Ул иртүк, хатыны бүлмәсенә кереп, аны төрткәләп уятты:
– Син төнлә яшен яшьнәгәнне күрдеңме?
Хатынының иртән торып юынгач та йокысыннан ачылып бетми торган күзләре Сәүбәннең бу соравын ишеткәч, тавык йомыркасы кадәр булды.
– Нинди яшен ул, Ходаем?! – дип сикереп торды хатыны.
Сәүбән кулын өметсез селтәп чыгып китте дә Гарифҗанга шалтыратты.
– Әти, әллә диваналандыңмы? – диде малае, карлыккан тавыш белән. – Кыш уртасында яшен яшьни димени?!
Ул ачу белән трубкасын атып, урынына барып ятты. Чыннан да күземә генә күренгән икән, ычкынам бугай, дип коты очты. Иртән ашарга да тормады, хатыны эшкә киткәндә дә кузгалмады. Уйлый торгач, ул бу яшеннең Ходай тарафыннан үзенә генә җибәрелгән чираттагы кисәтү икәнлеген аңлады. Аякны чәнчештерүе дә аның кисәтүе, димәк. Тагын нинди ялгышлык җибәрдем икән, дип баш ватты ул.
Сәүбәннең күзләре шкафтагы литрлы пластик шешәне меңенче мәртәбә капшап үтте. Шешәнең этикеткасы теләсә кемнең игътибарын җәлеп итәрлек итеп эшләнгән. Исеме – «Балсу». Судагы кыйммәтле матдәләр микъдарлап та, процентлап та күрсәтелгән. Кан басымыннан, ашказаны, бавыр, йөрәккан тамырлары авыруларыннан, шикәр чиреннән, аллергиядән дәвалый, организмны чистарта, иммун системасын яхшырта, диелгән.
Заманында инженер, заводта профком рәисе булган җизнәсе үтә дә елгыр, теләсә нинди мәсьәләне хәл итү юлларын бик оста тапты. Су сатуны башлагач та, теге этикеткадагы чирләреннән файдасын табып рәхмәт әйтеп язган хатларны төрле шәһәр, район газеталарында чыгара башлады. Әлбәттә, ул кешеләр таныш-белеш аша ару гына акча түләп ризалаткан кешеләр иде. Җизнәсе рәхмәт хатын үзе язып бирә. Теге кешедән күчертеп яздыра да, конвертка салып, редакциягә юллыйлар. Редакцияләргә дә акчаны кызганмады. Болар бөтенесе меңе белән кайтты. Аннары рекламаның кирәге калмады. Ташып кына өлгер – халык ябырылып ала. Сәүбәннең тыңлап торганы булды ул суны алучыларның сөйләшкәнен. Шунда ул үзләренең суының алтын бәясенә торганлыгын аңлады. Шул кешеләрне тыңлагач, өйдә дә шушы суны гына эчә башладылар. Берсе хәтта рактан терелгән. Үз авызы белән сөйли. Ашаудан калып, саргаеп кипкән идем, шушы суны эчә башлавым булды, аппетитым ачылды, күпмедер вакыттан бүре урынына ашый башладым, рагым да юкка чыкты, ди. Аны сырып алып, суны ничек куллануын сорадылар. Бу моны ваннага салып утыра икән. Акчасы күп булгач, нәрсә аңа? Сәүбән ул хатын өчен махсус егерме литрлы савытлар белән су алып килә торган булды Ижауга. Халыкка су төрле күләмдәге савытларда акса, Сәүбәннең кесәсенә тере акча булып тулды. Аягы авыртмаса, һәммәсе ал да гөл иде. Дөнья син ниятләгәнчә генә бармый шул. Үзе машинага утырып йөри алмый башлагач, су ташуны малаена йөкләде. Ул Сәүбәнгә караганда җитезрәк булып чыкты, сатудан табыш бермә-бер артты. Тик күрәзәче белән очрашудан соң, һәммәсе дә кирегә тәгәри башлады. Иң әүвәл күрәзәченең Сәүбән өстенә аткан гаепләре ошамады.
– Су – тере рух! – дип күрәзәче аның күзенә керде. – Анда бөтен җиһанның җаны, хәрәкәте эретелгән. Аны тәңре һәр үсемлеккә, бөҗәккә, теләсә кайсы тереклек иясенә салган. Каннарыбыз, тәннәребез генә түгел, сөякләребез дә судан тора. Су әйтә: сез миңа ышаныгыз, мине олылагыз, ди. Миңа бары тик изге ният белән генә килегез, ди. Әгәр начар ният белән килсәгез, мине рәнҗетү була, Тәңрене санга сукмау була, ди. Шуңа күрә суны сатып акча эшләү – олы гөнаһ! – Күрәзәче, ике кулын югары күтәреп, учларын җәйде, күзләрен күккә төбәп илерде: – Безне – гөнаһлы бәндәләреңне кичер! – диде һәм тагын сикергәләп, сулар сибеп, әллә ниләр кычкырды, укыды, тагын Сәүбән каршына килде. Аның күзләрен кан баскан, үзе тиргә баткан, иреннәре калтырый иде: – Син гөнаһлы акчалар белән өй салып, әйберләр алып, якыннарыңны гөнаһлы иткәнсең. Синең аркада алар да моның җәзасын алачак. Кайту белән туктат малаеңны бу эштән! Сәүбән, үзе дә сизмәстән, аңа каршы әйтте:
– Әнә гасырлар буе минераль сулар саталар, җир астыннан алтын, ташкүмер, нефть, газ, башка байлыкларны алып саталар. Берсенең дә аягы да корымый, байлыкларын кая куярга белмичә тилерәләр. Алар белән мине чагыштырырга да...
Күрәзәче аның сүзен бүлде:
– Яп тизрәк авызыңны! – диде ул, ярсып. – Тәңре берсен дә калдырмый. Һәркайсы үз җәзасын ала, алачак. Бу дөньяда алмаса, теге дөньяда алачак!
Күрәзәче бүгенге тормышта җәзасын алган, дөньяга билгеле кешеләрне саный-саный такмаклагач, Сәүбәннең күңеленә тагын шом төште:
– Соң миңа нишләргә хәзер? – дип сорады ул, дулкынланудан сулышына буылып.
– Су сатудан тукта! Намазга бас! – диде күрәзәче. – Көн саен чишмәгә барып гафу сора.
– Ничә мәртәбә барырга соң анда?
– Үзең бел. Көне-төне утырсаң да була.
– Терелерменме?
– Сораганнарың Ходайга барып җитсә, савыгырсың.
– Җитәр микән соң?
Күрәзәче дәшмәде, әллә нинди ямьсез, өттерә торган караш кына ташлап алды. Бу караш үлән арасыннан күзәткән кара елан карашына охшаган иде. Күрәзәче янында Сәүбән «ярар, бу эшне туктатырга кирәк, диде. Акчадан аяк кадерлерәк», дип кайтып китте. Ләкин кайта-кайта Сәүбәннең фикере үзгәрә башлады. Ярар, шушы өзлексез кереп торган акчаны туктаттың ди. Кабат башлап булырмы соң аны? «Баллы» чишмәсенең суына кемнәр генә кызыкмый. Кайтып, кайнар мунчада күрәзәченең майлары белән сылый башлагач, ул биргән үләннәрне эчкәч, аягының сызлавы да кимегәндәй булды. Ул күрәзәчедә йөргәндә, Ижау җизнәсен дә начальниклыктан этеп чыгарганнар. Хәзер гараж мөдиреме, кемдер булып кына йөри икән. Кыскасы, җизнәсенең элекке кодрәте бетте. Хәзер генә су сатуны ташлау бөтен юлны шартлатып ябып куяр төсле сизелә. Аягы сихәтләнүгә таба кебек, тагын бер ярты ел булса да су сатуны туктатмаска ниятләде Сәүбән. Хатынына күрәзәче сүзләренең барысын да әйтеп тормады. Чөнки белә, хатыны колак төбендә көн саен күрәзәче сүзен кабатлап черки сыман безелдәячәк, икенче аягын да корырлык хәлгә җиткерәчәк.
Барысы да үз урынына утырды, әйбәт кенә бара иде кебек. Бер төнне ишек дөбердәттеләр. Сәүбән, малае Гарифҗанның «мин бу, әти» дигән тавышына ишекне ачса, битләренә маска кигән өч әзмәвер басып тора. Гарифҗаны башын игән, чырае кып-кызыл.
– Малаең безгә сигез йөз илле мең сум оттырды, – диде әзмәвернең иң озыны. – Счётчик куйдык – бурычын һаман китерми. Әгәр бер атнадан түләмәсәгез, өегезгә ут төртәбез.
– Хакмы бу?! – диде Сәүбән, тавышын күтәреп.
Малае башын тагын да түбәнгәрәк иде.
– Хакмы дим мин сиңа?!
Малае ирен арасыннан гына пышылдады:
– Хак...
Ижауга җизнәсенә барып, ул да үз өлешен кертеп, теге әҗәтне түләп котылдылар. Әмма бәла ялгыз йөрми. Күпме генә вакыт үткәндер, килен килеп, Гарифҗанның көн саен исереп кайтуын, холыксызлануын, кул күтәрүен елый-елый сөйләп, хатыны белән Сәүбәннең башына күсәк белән суккандай итте. Мулла песие кебек Гарифҗан иде бит ул. Сәүбән тагын күрәзәченең әйткәннәрен хәтеренә төшерде. Димәк, малаена җәзаның икенче төрлесе бирелгән. Ахырда «КамАЗ»ны Ижау җизнигә илтеп тапшырдылар. Су бизнесы шуның белән төгәлләнде...
Сәүбән күрәзәче кушкан намазны укый алмады. Ул бер дога да белми, намаз укуның ярдәм итәренә ышанмый да иде. Күрәзәченең Сәүбән үтәмәгән тагын бер сүзе калган иде әле.
– Игелек кыл, – дигән иде ул. – Кешеләргә, кем булуына карамастан, игелек кыл. Бу гамәлең синең терелүеңне нык тизләтәчәк.
Аның сүзләрен Сәүбән кат-кат хәтереннән уздырды. «Нык тизләтәчәк», диде. Колак төбендә хәзер әйткәндәй яңгырап тора. Дөрес, ул кешеләргә начарлык кылып яшәмәде. Ләкин Сәүбәннең бер кимчелеге бар һәм аны ул күпме генә төзәтергә тырышып караса да, булдыра алмады. Ул хуҗалыгыннан яисә кесәсеннән бәләкәй генә әйберне дә, әз генә акчасын да кемгәдер болай гына бушка бирә алмый иде. Балачактан ук шулай. Аның кулындагысын акылы белән бирергә теләгән чаклары да булды, әмма бу адымны ясарга ни кулын, ни аякларын тыңлата алмады. Иптәшләре аның кулыннан ялтырабрак торган чынаяк ватыгын да тартып ала алмыйлар иде. Шуңа күрә «Карун» кушаматы җилкәсендәге бөкре кебек хәзер дә ябышып тора. Кешеләргә әйбер бирүдән тыш нинди яхшылык эшләп була соң? Ихаталарында булышып була. Тик хәзер инде Сәүбәннең андый игелек эшләрлек мөмкинлеге юк. Әнә тракторына ягулык өчен күбрәк итеп акча бирсәләр, Гарифҗан урамдагы, юллардагы карны эттерә. Менә шушы урында ул яшеннең ни өчен яшьнәгәнен аңлады. Арсланның төзәлмәс авыруы барлыгын белә бит Сәүбән. Ходай үзенең яшене белән шуны искәртте Сәүбәнгә!
Раушания белән Арслан авыруны халыктан яшерделәр. Ижау җизнәсенең оныгы Рәмзия Казанда шәхси клиникада эшли. Аягын күрсәтергә баргач, Сәүбән аларда кунды. Шунда Рәмзия сөйләде. Хәле әйбәт түгел ди. Сәүбән ракмыни дип сораган иде, рактан да хәтәррәк, ике үпкәсен дә алыштырырга кирәк, ә моңа кимендә миллион ярым акча сораганнар икән. Рәмзия алдында кайгырган булып кыланды ул, ә эченнән шатлануга якын хис кичерде. Нигә Сәүбән генә чирләргә тиеш әле? Бергәләп авырырлар. Казаннан кайтканда, ул бу хәбәрне җайлап кына берәрсенә әйтермен, дип уйлаган иде. Әйтсә, тиз арада бөтен авылга таралачак иде. Әмма бер бик җитди сәбәп аның телен тешләргә мәҗбүр итте. Арсланның шушындый авыр хәлгә тарыганын белсәләр, бөтен күрше-тирә авыл халкының, дәррәү күтәрелеп, аңа акча җыя башлаячагы көн кебек ачык иде. Бу кирәк идеме соң Сәүбәнгә? Юк. Җыйган сурәттә дә миллион ярымга тулмас. Тик Арсланның абруе тагын да үсәчәк бит. Район ярдәм итеп операциягә җибәрүләре дә ихтимал. Шуңа күрә ул бу хакта ләм-мим дәшмәде. Игелек кылсаң, тереләсең дигән уй да аның башыннан гел чыкмады. Яшен юкка яшьнәмәде, ул шуны таләп итә. Арсланның авырганын Зиннурга әйтсә, игелек кылу була бит инде. Бүген үк, хәзер үк шуны эшләргә! Спортчыларда акча күп инде ул күбен. Тик дусты өчен егылып төшәр микән? Һәрхәлдә анысы Сәүбән эше түгел. Аның әйтүе дөрес булсын. Иртәгә җомга, аларның Коръән ашы. Сәүбәннең авырткан аягы түгел, исәне дә анда керергә атлыгып тормый. Шуңа күрә ул телефоннан Зиннурны сорап, аңа бер ун-унбиш минутка гына кагылып чыга алмассыңмы, диде. Зиннур берсүзсез риза булды. Сәгать ун тулып киткәндә, ул килеп тә керде. Күчтәнәч дип, җиләк-җимеш, затлы конфетлар алып кергән иде. Өйдәге җиһазларны, ванна, душ, мунчаны карагач, Зиннур:
– Син бүгенге олигархлар кебек яшисең, – диде.
Сәүбән авыз чите белән көлде:
– Булырсың авылда олигарх. Булганына канәгать, артыгы кирәкми. Әйдә, сабакташ, капкалап алыйк әле, – дип, Зиннурны табынга утыртты. Коньяк, виски шешәләре ала башлауга, Зиннур кирәкми дигән мәгънәдә кул гына селтәде. Тәмләп пәрәмәчләр белән чәй эчтеләр. Сәүбән чәйдән соң, тамак кырып алгач, җайлап кына сүз башлады:
– Бер күңелне борчый торган нәрсә буенча дәштем бит әле мин сине.
Зиннурның йөзе җитдиләнде:
– Нинди борчулы нәрсә ул?
– Арслан бик каты авырый икән. Мин Казанда очраклы гына белдем.
– Авырса, миңа әйтер иде бит...
– Бөтен хикмәт тә шунда... Беркемгә дә, хәтта балаларына да әйтмәгәннәр.
– Ул миңа сәламәтлегемнән зарланмыйм, диде.
– Соң син, Зиннур, аны беләсең бит. Авызы тулы кан булса да, кеше алдында төкерми ул.
Зиннур ни әйтергә белмичә, шактый вакыт уйга батып утырды. Аннары кинәт кенә сорап куйды:
– Рак түгелдер бит?
– Юк, үпкә ди. – Тынлыкны тагын Сәүбән бүлеп, сүзен дәвам итте. – Миллион ярымга төшәчәк, дигәннәр операция бәясен.
– Диагнозын төгәл беләсеңме?
– Хәтердә калырлык түгел, бик катлаулы. Үпкәнең каралуына бәйлеме шунда.
Тагын тынып калдылар. Сәүбән аның йөзен ныклап күзәтте. Бернинди гаме булмаган кешенеке төсле тыныч иде Зиннурның йөзе. Чәчләре көмеш төсенә керсә дә, бик куе, күпереп тора. Сул кашы өстендәге җөе аның спорт тормышындагы бер истәлегедер күрәсең. Тыштан тыныч күренсә дә сабакташының бармаклары өстәл полировкасы өстендә биеп-биеп алды. Ниһаять, ул сикереп торды.
– Рәхмәт әйтүеңә, – диде ул, курткасын киеп. – Әгәр операция ясарлык икән, сузмаска кирәк. Шулай бит?
– Шулай, билгеле, – дип аның сүзен җөпләде Сәүбән.
– Син безнең Коръән ашын онытмагансыңдыр бит?
– Онытмадым. Әрвахларны искә алу – безнең изге бурычыбыз. Ул Зиннурны капка төбенә кадәр озата чыкты. Керү белән өстәлдән коньякны ярты стаканнан артык салып эчте дә, урынына барып ятты. Иртәгә ашка кермәскә, дип кичә үк хәл иткән иде инде ул. Гадәттә коньяк аның күзләрен ача, ул дөньяга анык һәм айнык карый башлый. Сәүбән башындагы уйлары күч аерганда умарта ничек кайнаса, шулай кайнаганда гына аракыга үрелә. Ә болай, тора салып ул беркайчан да аракы эчмәде. Бүгенге кебек җаны талкынган чакларында аракы аның дөньясын тәртипкә сала да куя. Менә хәзер дә ул мәсьәләнең асылына керүен тойды. Күрәзәченең башкаларга ярдәм күрсәтергә кирәк, дигән сүзләрен, ниһаять, ул үтәде. Моны Аллаһы Тәгалә күрергә тиеш, әлбәттә. Яшенне юкка яшьнәтмәде ул, аны Сәүбән өчен яшьнәтте. Тик аның җанын ашый торган бер чире бар. Ул бүген иртән Аллага ышанса, кич ышанмый башларга мөмкин. Аягының авыртуын Аллаһы каршында кылган гөнаһы өчен дип санаган чагында шәригать кануннары буенча яшәргә омтыла. Шулай яшәгәч, галәмнәр хуҗасы аны ярлыкар, савыктырыр, дип өметләнә. Әмма күпмедер вакыт узуга, тормыш агышы аны ничектер кирегә бора да куя. Көзге кырау ышаныч агачының яфрагын койгандай, аны шәп-шәрә кәүсәгә әйләндерә дә куя. Аллага ышанычы беткәч, аны юк дип санагач, аякның сихәтләнәчәгенә бернинди өмет калмый. Һич туктамаучы шушы тегермән ташы аны тарта да тарта... Бу халәтен ул кешеләрдән, хәтта хатыныннан да яшерә. Чөнки яшермәсә, иң элек хатыны, аннары башкалар аңа «ахмак» диячәк. Шушы бәяне алмас өчен ул эчке уйларын, ниятләрен бары үз күңелендә генә саклый. Сүз сөйләсә, аз сөйли, тормышның четерекле мәсьәләләре күтәрелгәндә, аның эченә, ваклыкларына, конкрет өлешләренә керми. Бик олы, акыллы кеше булып гомуми фикер генә әйтеп куя. Чөнки гомуми әйберләрне әйтү – синең эчке дөньяңны саклаучы иң ышанычлы калкан. Теге атнада Нәргизне хатыны балдызы белән тоткан. Кибетнең түшәмен күтәрердәй булып, хатыннар, ирләр шуны тикшерәләр. Сәүбәннең фикерен сорап тынып калдылар. Ә ул Нәргизләр өстенә гомуми одеял каплады: «Әхлак какшаган заманда барысы да булырга мөмкин.» Тып-тын калдылар. Башларына барып җитми бу сүзләр. Чөнки бу гомуми одеялны коррупционерлар өстенә дә, җитәкчеләр белән врачларга да, тагын әллә кемнәргә капларга була. Әнә Зиннурга да: «Әрвахларны искә алу – безнең изге бурычыбыз», диде. Болай яшәгәндә, син олпат зат булып йөрисең. Тик аяк бит төзәлми! Анысының кем кулында икәнен бер Ходай белер иде дә, әгәр булса... Ә булмаса?.. Сәүбән тагын ярты стакан коньяк эчеп ятты. Әмма элеккесе дә, бу эчкәне дә аны «Алла бар!» «Алла юк!» дип туктаусыз әйләнүче әлеге түгәрәктән коткармаячак, юк, коткармаячак, үкереп еласа да коткармаячак!.. Авырткан аяк бит ул сине югары да күтәрә алмый, каһәр суккыры бу түгәрәкне тибеп җимерә дә алмаячак!..
Коньяк үз эшен эшләде бугай. Аның зиһене яктырып китте. Бу түгәрәккә Сәүбән моңа кадәрге гамәлләре өчен куып кертелмәде микән? Ул бит гомере буе тормышны, башкаларны читтән генә күзәтте, ул тормышны да, башкаларны да әйбәтләргә, үзгәртергә теләмәде. Ул күзәтүче булды. Ул тормышны үзгәртү өчен бер адым да ясамады. Аягын шуңа эләктермәдеме икән галәмнәр хуҗасы? Көндез хатыны яңалык алып кайтты: халык шау-гөр килә, ди, яшен чыннан да яшьнәгән булган икән...
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com