

5
Нәкъ шушы вакытта тагын бер кеше уттай мунчадан да кайнаррак уйларын ничек сүндерергә белмичә, эссе ләүкәдә шабыр тиргә батып утыра иде. Бу кеше Сәүбән иде. Ул үзенең коточкыч булып корышкан уң аягын аяк йөзеннән бот төбенә ике куллап сыпыра, авыз эченнән бисмилласын, ләхәүләсен, аятел көрсиләрен укый. Күзләреннән тир катыш кайнар яшьләре ага. Бүген сыйныфташлары Арслан, Зиннур, укытучылары Фатыйма апасының ишегалдына килеп керүе аның тез астына кылыч белән китереп чапкан кебек итте. Сулышы кысылды, ишегалды әйләнеп китте, ул чак кына егылмады...
Кичен, кеше-караның йөрүе басылгач, ул алдан ук кайнарлап куйган мунчасына ашыга. Малае спортчылар гына куллана торган бик кыйммәтле дару алып кайтты. Бөтен өмете шушы даруда. Аның белән сылана башлаган көннән бирле ул үзен бик зур яшерен эшкә тотынган итеп тойды. Урамга чыгудан, кешеләр белән аралашудан туктады. Әгәр моны берәрсе күрсә, бер генә кеше сизсә дә, дәвасының шифасын урларлар, аягы һаман кибүен дәвам итәр, дип уйлады. Ни генә булмасын, ул бу хакта бер генә җан иясенең дә белмәвен теләде. Көтелмәгән кунакларның килеп керүе аны шушы эшендә җилкәсеннән эләктереп алып: «Әһә, эләктеңме, дускай?!» дигәндәй тәэсир итте. Алар ашка әйтеп чыгып киткәч, көч-хәл белән кереп караватына ауды. Башын утлы энәләр булып, мең төрле уй тырнады... Авылда кешеләрнең үзеннән читләшүен ул күптән сизеп йөри. Беркемгә дә начарлык кылганы да юк кебек. Бүген генә Арсланга биргән вәгъдәсендә тора алмады. Кичә ул Зиннурларның кайтасын әйтеп, асфальтка кадәр юлны ачтыра алмассыңмы, дип килгән иде. «Ярар, – диде Сәүбән, – малайга әйтермен, тракторын кабызып, иртүк эттереп кайтыр», – диде. Сәүбән малаена әйтергә онытты шуны. Арслан шалтыраткач, трактор кабынмаган, диде. Әллә соң ул аны онытмады, юлны ачарга малаена юри әйтмәдеме? Шуңа үпкә белдерергә керүләредер, дип тә курыккан иде Сәүбән. Алай булып чыкмавы ярады яравын. Менә шушы хәл аның яшерен уйларын уятып җибәрде. Ул аларны диванга кереп аугач та сүтә башлаган иде, һаман да сүтеп бетерә алганы юк. Аларның өчесе арасыннан иң элек Зиннур үрләде. Танылган боксёр булып җитеште. Хәзер Россиянең атказанган тренеры. Аңа кагылып булмый, аңа берничек тә теш үтә торган түгел. Хәтта аңардан көнләшеп тә булмый. Сокланып кына буладыр, тик Сәүбән, авылда күпләр соклануга карамастан, соклана да алмады. Бик теләде сокланырга, барып чыкмады. Үзеңне мәҗбүриләп эшли торган нәрсә түгел инде ул. Арслан белән мөнәсәбәтләр катлаулырак. Мәктәптә укыганда, ул парта өстеннән дә, койма башыннан да чапты, укуы уртача булды. Сәүбәнне искиткеч яхшы хәтере коткарды. Кош балалары әниләре алып кайткан җимне ничек йотса, ул да укытучылар авызыннан төшкән һәр сүзне өтерение белән йотып барды. Чишелгән мәсьәлә, сорауларга җаваплар, җөмлә тикшерү кебек өй эшләрен күчертергә сораучыларга Сәүбән дәфтәрен бирмәде. Ә нигә үзләре әзерләп килмиләр? Надан калачакларын уйламыйлар. Димәк, Сәүбән хаклы, аларга күчерттермичә ул гадел эш кыла. Үзе эшләмичә килгәндә, күчертергә дәфтәрләрен сорый – сыртлары белән генә борылалар. Зиннур беркайчан да күчертергә бирмәде. Арслан өй эшен эшләмичә килсә дә, «күчертегез әле» дип теләнмәде, укытучыга эшләргә өлгермәдем, дип дөресен әйтте. Сәүбәнне, яратмыйча, «карун» диделәр. Ул кушамат хаксыз тагылды, шуңа күрә аны әйтүчеләрне күралмады Сәүбән. Зиннур белән Арслан авызыннан да әйтелде ул. Шуңа күрә Коръән ашына барып, алар белән утырырга бик атлыгып тормый. Нигә икейөзлеләнергә? Турысын гына әйтер иде, беркем дә аңламаячак, авыл рәхәтләнеп аны чәйнәячәк. Гаделлекне Сәүбән үзе белгәч җитмәгәнмени? Арсланнан аермалы буларак, ул авылда нинди генә эштә эшләсә дә, кара тир түгәргә кирәклеген яхшы аңлады. Аттестат алгач та, Чаллыга китеп, Яңа шәһәр культура йортына шофёр булып урнашты. Акрынлап Алабуга мәдәният училищесын читтән торып укып бетерде. Тагын ике диплом алды. Бер бүлмәле фатир да бирделәр. Ул өйләнүгә, дөньялар болгана башлады. Ижаудагы җизнәсе шәһәр транспорты идарәсендә ниндидер начальник иде. Әтисе белән әнисе бер-бер артлы үлеп киткәч, Сәүбән гаиләсе белән авылга кайтты. Әзер өй, әзер ихата. Авылда башта шофёр, аннары бригадир иттеләр. Эшмәкәрлек дигән нәрсә чыккач, җизнәсе «Баллы» чишмәсенең суын тикшертеп, бик чиста, файдалы матдәләргә бай су икәнен ачыклаган. Тып-тын гына чишмәне әйләндерергә кушты. Сәүбән әйләндерде, басмаларын да йөрерлек итте. Мәктәп балалары тирә-юненә агачлар да утырттылар. Аннары җизнәсе бер иске «КамАЗ» машинасы алып кайтты. Күп йөри торгач, су сатарга лицензия дә булдырдылар. Шулай итеп шешәләп тә, ун, унбиш, егерме литрлы пластик савытлар белән дә суны элгәре Ижауга ташыды Сәүбән. Җизнәсе кибетенә тапшырды. Ару гына акча килә башлады. Аннары бүтән шәһәрләргә дә юл салынды. Ун ел эчендә Сәүбән үзенә өй салды, малаеның өен зурайтты. Арслан белән араның ерагаюына аның Раушаниягә өйләнүе сәбәп булды. Раушания кемгә чыкса да, Сәүбән риза иде. Әмма Арсланның Раушанияне эләктерүен күтәрә алмады. Шул мизгелдән алып, эченә Арсланга карата әйбәт булмаган нәрсә кереп оялады. Һәм ул ачуташ капкандай, эчендә гел сиздереп, борчып торды. Җитмәсә, Раушания белән аны газеталарда мактап торалар, телевизордан күрсәтәләр, чыгышлар ясаттыралар. Чишмә суы сату көйләнеп, Сәүбән авылның иң бай кешесенә әверелде. Әмма да абруе артмады, Арслан телдән төшмәде. Сәүбәнгә ул аңа тиешле абруйны аладыр кебек тоелды. Тыштан әйтелмәгән яшерен каршылыкны кичерү, күтәреп йөрү гаять тә авыр иде. Бу ничектер хәл ителергә тиеш, әгәр болай чиксез дәвам итсә, бер дә юньлелек белән бетмәячәк иде.
Ел ярым элек Сәүбәннең уң аягы үтереп сызлый башлады. Бармаган врачы, күренмәгән профессоры калмады, аптырап иңбашларын сикертүдән узмадылар. Аяк тоташ сызлады һәм күзгә күренеп юкарды, кипте. Сихердер дип, атаклы сихерчеләргә, экстрасенсларга йөрделәр. Аягын ванналарда, чемердәткеч электр приборларында тоттылар, каен, әрекмән яфракларына төрделәр, кызыл, зәңгәр балчыклар сыладылар, серкә очыргандагы арыш башаклары, сарут тамыры төнәтмәләренә утыртулар, кайнар мунчада сидек белән уулар – берсе дә калмады, тик файдасы гына булмады. Машинага малае утырып, суны ул ташый башлады. Ахырда җизнәсе Удмуртиядәге бер багучыны табып бирде. Ике ай элек Сәүбән беркемгә сиздермичә генә шунда китте. Багучы шакмаклы шадра йөзле, коры елны көйгән үлән төсле сирәк сакаллы бер карт иде. Аякка куллары белән кагылып-кагылып карады да:
– Син Ходай каршында бик зур гөнаһка баткансың, – диде.
Сәүбән аптырап калды, беркемгә дә яманлык кылганы юклыгын әйтте. Багучы үзенең күзенә туп-туры карарга кушты. Багучының күзләре коточкыч зур булып ачылган иде. Шуннан багучы сорау бирде:
– Төшеңдә корыган агач күргәнең бармы?
– Бар, берничә мәртәбә күрдем, – диде Сәүбән.
– Ул агач кайда иде?
– Чишмә буенда.
– Нинди чишмә?
Сәүбән Баллы чишмә, аның суын сату белән шөгыльләнүе турында сөйләп бирде. Шаманның кашлары югары күтәрелде:
– Син җиһанның кагылырга ярамый торган иң изге төшенә кагылгансың. Бу – зур гөнаһ! Багучы аңа аягын сыларга шешәләргә салынган әллә ничә төрле майлар, әллә ничә төрле үләннәр биреп, аларны ничек файдаланырга икәнен яздырды. «Авыртуыңны бераз басар, аягың тулаем элекке хәленә кайтыр дип әйтә алмыйм, гөнаһың артык зур», – диде.
Багучы телефонын биреп, хәлен хәбәр итеп торырга кушты. Чыннан да аягының сызлавы кимеде. Тик ул сөяккә юка полиэтилен тарткан төсле кибә бирде. Аяк салкын, җансыз иде. Инде багучы биргән майлар бетте. Малае алып кайтканы да әллә ни түгел. Инде дөнья кайгысы да калмады шикелле, ә күңел нәрсәгәдер үрсәләнә, Арсланнарны, Зиннурларны узып яшисе, аларның борыннарына чиертәсе килә...
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com