Чәчмә әсәр
18 Декабря 2023, 02:05

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Син елама, абый! Хикәя (Ахыры)

– Тыңлагыз, зинһар, Таһир абый! Мине аңлагыз... Мин көчсез кеше, беләм... Мин Илһамнан аерылам...

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Син елама, абый! Хикәя (Ахыры)Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Син елама, абый! Хикәя (Ахыры)
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Син елама, абый! Хикәя (Ахыры)

* * *

Илһамның хәле беренче ярдәм күрсәткән табиблар билгеләвеннән шактыйга куркынычрак булып чыкты. Умыртка сөяге сыну нәтиҗәсендә, аның кул һәм аяклары бөтенләй хәрәкәтләнүдән туктады. Озак вакытлар аны кома хәленнән чыгара алмый интеккән Казан табиблары үзләренең көчсезлеген таныды:

– Мондый операцияләрне бары Германиядә генә ясату мөмкин. Без хәлебездән килгәнне эшләдек.

Әмма... Гүзәлия көн-төн елады. Реанимация бүлмәсенә кергән саен – ә аны монда бик сирәк уздыралар – ул иренең сулып, кибеп барган гәүдәсен күреп үрсәләнде: «Нигә? Нәрсә өчен? Ник андый кайгылар миңа гына килә?!» Бәхетсез хатынның күз яшьләре түгелеп, күңеле хисләрдән арына барган саен, ниндидер бер халәт кичерә башлады. «Ник мин гомер буе чирле ир белән яшәргә тиеш соң? Илһам гарипләнгән икән, димәк, Ходай шулай кушкан. Бу хәлнең килеп чыгасы Ходай тарафыннан билгеләнгән булган. Мин баламны андый кимсетүле хәлдә үстерергә тиеш түгел. Димәк?..» Илһам Казан хастаханәсендә соңгы көннәрен үткәргән вакытта, Гүзәлия иренең абыйсы Таһир янына килде. Энесенең фаҗигасен ишеткәннән бирле төн йокысы качкан Таһир кулыннан килгәннең барысын да эшләде: Германиягә бару өчен акча тапты, хастаханә белән килешә алды. Шунысы гаҗәп: байлыгы булмаган, зур кәнәфи биләмәгән ир зур оешмаларга үтеп керә алды. Аны аңладылар, ярдәм иттеләр.

– Таһир абый, мин сезнең белән хушлашырга кердем, – хастаханәдә реанимация ишеге төбендәге утыргычта уйларына чумган Таһир сискәнеп китте. Каршында озын керфекләрен түбән төшереп басып торган киленнәрен күреп, янә йөрәген кыеп-кыеп утлы пычак кисеп үтте.

– Таһир абый, мин сезнең белән хушлашырга кердем, – дип кабатлады хатын.

Ир сискәнеп китте.

– Хушлашырга? Килен...

– Кирәкми, Таһир абый, мин китәм...

Таһир күңеле дертләп китте: «Нәрсә, үзенә кул салмакчы буламы Гүзәлия? Ә Ләйсән, күз нурлары?» – Гүзәлия...

– Тыңлагыз, зинһар, Таһир абый! Мине аңлагыз... Мин көчсез кеше, беләм... Мин Илһамнан аерылам...

Ул көнне Таһирга көчле уколлар ясап, көч-хәл белән тынычландырдылар. Ул, шулар тәэсирендә ыңгырашып яткан вакытта, шәһәр йортларының берсендә бер хатын, акылдан шашкандай сөйләнеп, өенең астын өскә китерә иде:

– Менә, кызым, болары синең әтиеңнең киемнәре. Хәзер безгә алар кирәкми инде. Фатирны сатабыз да моннан күченеп китәбез. Син борчылма, кызым, син акыллы, бәхетле булып үсәрсең...

Хатынның миен томалап, Ләйсәннең тавышы ишетелде:

– Ә тая минем әтием?...

* * *

...Җилне һич чамалап булмый: иркәлиме, камчылыймы ул? Илһам шабыр тиргә батты. Үзенең халәтен аңлый алмау интектерде аны. Ә күз алдында, кинофильмнардагы сыман, бер-бер артлы сурәтләр алышынып тора...

...Илһамның чәрдәкләнгән умырткалыгындагы җепселләр тәмам өзгәләнгән иде. Шулай да Германиядәге операциянең файдасы искитәрлек булды: аякларына җылылык йөгерде. Кул бармаклары селкенә башлады. Әмма өметләнергә иртә әле. Илһам Германиядә генә һушына килде.

– Ләйсән!... Гүзәлия, – дип ыңгырашты ир.

Таһир түзә алмады, энесе караватына башын бәрә-бәрә сулкылдап елады.

Берничә көннән, сөйләшерлек хәлгә килүгә, Илһам:

– Абый, Гүзәлия минем хәлне күрдеме? – дип сорады.

– Әйе, Илһам.

– Ул Казанда калдымыни?

– Әйе...

–Алай яхшырактыр да әле. Минем болай ятканымны күрмәве әйбәт булган.

Илһам элек-электән нык ихтыярлы иде. Шуңа Таһир аңа барысын да яшерми сөйләп бирде. Тик Гүзәлиянең аңардан аерылуы турында гына әйтергә үзендә көч таба алмады ул. Әйтсә, энекәше шул мизгелдә үләчәк кебек тоелды аңа.

Германиядәге авыр айлар үтеп китте. Илһамны Казанда гариплек тормышы көтә иде. Бер кашык су йоттырганнарын көтеп ятучы инвалид тормышы. Таһирлар өенә кайтып җитүгә, Илһамга бер бүлмәне көйләделәр.

– Нигәдер, Гүзәлия һаман күренми, – диде Илһам. – Аэропортта да каршы алмады.

– Энем, – диде Таһир, хатынын бүлмәдән ым кагып чыгарып җибәргәч. – Гүзәлияне оныт инде син, зинһар.

– Нәрсә?

– Ташлады ул сине...

Илһам шундук күзләрен йомып, тынсыз калды. Кечерәеп калган гәүдәнең дерелдәвен күреп, Таһир күз яшьләренә буылды.

– Илһам, ела, зинһар, ела! – диде ул, ялварып.

Илһам күзләрен ачмады. Аның янында төне буе кизү торган Таһир, төн уртасында Илһам тавышын ишетеп, сискәнеп китте.

–Абый, чынлап ташладымы? Эх, ә мин аңа ышана идем. Димәк, яратмаган! Ә Ләйсәнне мин әле күрәчәкмен. Тик хәзер түгел, аякка баскач!

Таһир ни әйтергә дә белмәде.

– Син борчылма, абый! Үткәреп җибәрдем бусын да... Тынычлап чыгып йокла, – диде Илһам. – Нишлисең, язмыштан узмыш юк.

...Таһир эшеннән яллар алып, көне-төне энесе янында булды. Инвалид коляскасы юнәтте, табибларга даими күрсәтеп торды. Алга китеш күренмәсә дә, аны бернәрсә канатландырды: Илһам сынып төшмәде. Киләчәгенә, үзенең сәламәт тормышына яңадан кайтасына өметләнә, ышана да иде.

– Абый, минем бүген аягым хәрәкәтләнде кебек. Кул бармакларымны селкетә ала башладым, ахры, – дип, ул Таһирны да, үзен дә сөендереп торды.

Ләкин савыгу, аякка басу турында уйларга иртә иде. Германия табибларына рентген сурәтләрен җибәреп торсалар да, алардан шатландырырлык хәбәр килмәде.

Беркөнне Илһам:

– Абый, Казанда авыр хәллеләр, инвалидлар гына яши торган аерым йорт бар, шуны белеш әле, – диде.

Каян белгән диген? Таһир ул әйткән адрес буенча барып, әлеге йортны эзләп тапты. Кирпеч дивар эчендәге йортны күрү белән, йөрәге сулкылдады ирнең. Инвалид коляскасындагы берничә ирнең ниндидер машина янында кайнашуын күреп, шунда атлады.

– Туган, булыш әле, – диде кайсыдыр.

– Ни булды? – диде Таһир.

– Менә Радик машинадан төшә алмый. Коляскасы монда, күтәреп кенә утыртчы шуны?

Таһир сары «Ока» руле артындагы кечерәк кенә буйлы ирне күреп, ярдәмгә ашыкты. Аны коляскасына утыртуга, алар янында башкача тора алмады. Күзләренә килгән яшьләр, тамагына тыгылган төер аны читкә әйдәде.

– Әй, туган, бик зур рәхмәт сиңа!

– Кемне эзләп килдең соң син? – дигән тавышлар да аны туктата алмады. Ир елый иде.

– Елама син, абый! – дип кычкырды коляскасына күчкән Радик. – Без әле яшибез!

Илһамның үгетләүләре күпкә киткәч, Таһир башкача карыша алмады, энекәшен шул йортка урнаштырды. Ләкин ул анда бер генә көн дә бармыйча калмады. Коляскага утырган җиреннән селкенә дә, борыла да алмаган энесен тәрбияләргә кирәк иде...

* * *

...Илһам саташты. Ул тирләде-пеште. Тән кайнарлыгын салкынча җил дә баса алмый иде. Ниһаять, күзен ачты. Инвалидлар йортының ишегалдын күреп, өн икәнен аңлады. Шулай да күз кабаклары эленеп, томан пәрдәсенә әйдиләр. Менә ул йортның капкасына таба ике кешенең килгәнен күргәндәй булды. Ана белән кыз. Тукта, берсе Гүзәлия түгелме соң? Икенчесе Ләйсән бит! Кызым! Ул ниндидер төпкелгә очкандай булды. Шунда иреннәрендә тозлы тәм тойды, кемдер аның яңагын иркәләп сыйпады. «Гүзәлиянең күз яшьләре, Ләйсәннең нәни куллары», – дип уйлады ир. Илһам, йөрәгенең шашып-шашып тибүенә тыела алмый, күзләрен ачты...

– Абый? – Илһам сызланып елмайды. – Елама, абый! Бигрәк елак булып чыктың син. Кемгә охшагансыңдыр...

Әллә җиңги белән сүзгә килдегезме?

– Юк ла, – дип Таһир кулындагы букчага ымлады. – Менә сиңа күчтәнәч җибәрде. Сумсалар белән чәй эчәбез хәзер.

– Рәхмәт. Яңалыклар юктыр?

Абыйсы аның нинди яңалык көткәнен белә иде, әлбәттә. Тик юк иде, юк иде яңалык.

– Бар! – дип шат тавыш белән кычкырып җибәрде Таһир. – Менә Ләйсән сиңа хат җибәргән.

Ул куен кесәсеннән дәфтәр бите тартып чыгарды.

– Үскән Ләйсәнем, – диде Илһам.

Шакмаклы дәфтәр битенә нәни генә кул рәсеме ясалган иде.

Фото: vseposhagam.ru

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Син елама, абый! Хикәя (Ахыры)
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Син елама, абый! Хикәя (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас