Чәчмә әсәр
17 Декабря 2023, 04:46

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Син елама, абый! Хикәя (Башы)

Иптәшләре су төбеннән тартып чыгарганда, Илһам аңын югалткан иде. Гаҗизләнеп калган милиционерлар бер-берсенә карашты.

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Син елама, абый! Хикәя (Башы)Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Син елама, абый! Хикәя (Башы)
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Син елама, абый! Хикәя (Башы)

Җил, Казанның тар урамнарыннан йөгереп үтә дә, бөтерелеп-бөтерелеп, таш диварлар арасыннан ишегалларына кереп югала. Мондый чакта усал җил артыннан ияреп барырга өлгерә алмагангамы, әллә шулай тиеш булгангамы – бары чүп-чар өеме генә сибелеп кала. Кайчакларда җил шулкадәр тыныч, гүя ул шәһәрнең һәр баганасын, диварын үзенчә сыйпап уза. Талгын гына искән җил назыннан иркәләнәсе, җылысын тоясы килә...

Илһам, иркә җилгә яңакларын куйган килеш, рәхәтлектән күзләрен йомды. Күк йөзенең иң аскы катында иренеп кенә шуышкан соры болытлар арасыннан чагылган кояш нурлары керфекләр, күз кабагы аша үтеп кереп, йокымсырап барган Илһам күз алдында төрле төскә кереп, ниндидер шәүләгә әверелеп биеште. Берзаман алар төсләрен үзгәртә, әле сары, әле кызгылт боҗрага әйләнәләр дә, күңелнең нечкә бер җепселен кытыклап куялар. Ирексездән елмаясы, иң яшерен, серле авазлар чыгарып, рәхәтлектән кычкырып җибәрәсе килә... Илһам ойый баруын үзе дә сизде. Тик төш белән өнне аера алмый интекте. Төш дисәң, барысы да чынбарлыктагы кебек: әнә Илһам, әнә хатыны Гүзәлия, әнә яңа тәпи баскан кызлары Ләйсән. Өн дисәң, нигә соң аларны Илһам читтән, нәкъ телевизор экраныннан караган кебек күзәтеп утыра. Барысы да буталды...

– Әтием тайткан, миңа тәмле әйбелләл алып тайткан! – Ишек бусагасыннан эчкә узуга, алпан-тилпән атлап, табигый шатлыкны күзләрендәге көләчлеккә, тавышындагы ихласлыкка күчереп, нәни кызы Ләйсән кочагына атылды.

– Нәни кошчыгым минем! – дип күкрәгенә кысып күтәрде аны әтисе. Бала исе! Бер гөнаһсыз, чип-чиста күңелле бала исе! Илһам үзенең башы әйләнгәнен сизде. Рәхәт!

Ләйсәнне идәнгә бастыруга, кесәсеннән алып тәмле конфетын сузды. Кыз, ялтыравыклы кәгазьгә төрелгән конфетка үрелгәндә, күкрәгеннән табигый, аңлатып та, әйтеп тә, кабатлап та булмый торган бер сөенечле аваз чыгарды.

Конфетны нәни учларына кысуга, шатлану хисен тыя алмый, өй буйлап чабып китте.

– Әтигә рәхмәтне кем әйтә? Кухня ишегенә сөялеп торган хатыны Гүзәлияне абайламаган икән Илһам.

– Исәнме, әнисе, – диде Илһам, назлы итеп.

– Ләкмәт, әтием! – Кай арада яңадан йөгереп килеп, Ләйсән янә әтисенең кочагына атылды.

– Дәү үс, кызым!

– Ялал, әтием!

– Иркәләп бетерәсең инде шуны, – дип куйды Гүзәлия. Шулай да хатынның тавышында бернинди шелтә сизелмәде. – Аннары тыңлатып булмый үзен!

– Ярар ла, без дә иркәләмәсәк, кем яратыр Ләйсәнебезне? – диде Илһам.

– Чаманы белергә кирәк! – дип сүзләште Гүзәлия.

– Кара әле, әнисе, мин бит сиңа да бүләк алып кайттым. – Илһам зур кара портфеле артына яшереп куелган ак розалар бәйләме белән тортны Гүзәлиягә сузды. Шушы мизгелне генә көткән сыман, хатынның иреннәренә гүя кояш кунды, күзләрендә кабынган мәхәббәтле карашын иренә кызганмый бүләк иткәннән соң, ул дәртле сулышын тыя алмый, Илһамның күкрәгенә килеп сыенды.

– Рәхмәт, кадерлем! Рәхмәт...

Бер мәлгә бернинди уйларсыз тынлыкка чумып торганнан соң, Илһам хатынының җилкәләреннән тотып үзеннән аерды.

– Булды, әнисе, кая, мине өйгә дә кертмисез мәллә? Кайчаннан бирле ишек төбендә торам.

Ялкынлы хисләр өермәсендә буталып калган Гүзәлия бераз айнып, иренең озын кара плащын салдырырга кереште. Кинәт ул гаҗәпләнү-шатлык тоташ тавыш белән кычкырып җибәрде:

–Бәрәч, монда бит бер йолдыз арткан!

Илһам, хатынының күзләрендә чагылган сорауны күреп, башын артка ташлап, көлеп җибәрде.

– Әллә тагын күтәрделәрме? – дип сорады хатын.

– Әйе! Бүген шатлыклы көн: Сабиров Илһам милиция капитаны булды! – диде Илһам ирләрчә нык тавыш белән.

– Урра! – дип кул чәбәкләде Гүзәлия.

– Улла! Минем әти капитан! – дип кабатлады аны авыз кырыйлары конфетның шоколадыннан буялып беткән Ләйсән.

– Мин өйгә тиз генә кереп чыгыйм дигән идем. Дуслар белән күл буена төшеп, мәҗлес оештырабыз бүген. – Хатынының карашында пәйда булган рәнҗү төсмерләре күренүгә, тавышын йомшартып дәвам итте. – Шунсыз булмый, Гүзәлия. Җитәкчелек тә киләчәк. Әле минем алга таба да үсәсе бар. Соңга калмам, озакка сузмый тәмамларбыз да кайтып җитәрмен. Иртәгә өчәүләшеп бәйрәм итәрбез.

– Нәрсәләр алып барасың күл янына? Әзерләп бирим... – Тавышына боз салкыннары йөгертеп, Гүзәлия иренең кочагыннан шуып чыкты.

Илһам җыенып беткәч тә, чыгып китәргә дип ишек тоткасын тотканда да, хатын күңеле йомшармады. Илһамны ул төксе генә озатты. Бары Ләйсән генә аны җибәрми интектерде:

– Титмә, әти, титмә... Минем белән кал! – дип үрсәләнде бала.

* * *

...Түгәрәк күл буе, кичке эңгер-меңгер якынлашканга, җәйге челләдән котылу чарасын эзләп килүчеләрдән арынган. Бары күлдән ерак түгел, каен һәм наратлар хасил иткән агачлыктан гына учак ялкыны дөрләгәне күренә. Җәйнең гаҗәп, илаһилыгын тоеп бетереп булмастай вакыты: көндезге шау-шу тынып калган, көне буе кеше күплектән төбе болганган күл, тынычланып, болытлар артындагы серле билгесезлеккә югалып барган кояшның нурлары белән кызарып сурәтләп бетереп булмастай гүзәллек хасил итә; шулкадәр талгын, ихлас искән җилдәнме, әллә үзарамы – каенның ямь-яшел, яшәү төсе, яшәү көче биргән вак яфраклары лепердәшеп ала, төз наратлардан үпкәне исертердәй хуш ис бөркелә; эссе кояш яктысында яклау тапкан канэчкеч зәхмәт кигәвеннәр күздән югалган, төн сихрилеген, төн матурлыгын урлаучы черки-мазар, әлеге тынлыкны бозарга оялуданмы, әлегә күренми; кичке концертка әзерләнүче бакаларның да тавышы ишетелми.

– Эх, ә бит тормыш нинди матур!

Машинасыннан сикереп төшеп, бер мәлгә табигатьтән әсәрләнеп калган Илһам кулларын җәеп җибәрде.

– Син, дускай, «булып» та килдең мәллә? – Каршына килеп баскан дусты Әскәргә Илһам, беренче кат күргәндәй, сагаюлы караш ташлады.

– Юк, аек мин. Менә күл буе матурлыгы белән хозурланып торам.

– Бүген барысы да синеке, дускай! Машина белән килмә, дип әйтсәм дә, тыңламадың тәки!

– Мин төнгә калмыйм, Әскәр. Хатынга вәгъдә бирдем.

– Шушындый шатлыклы көнеңне дә истә калырлык итеп үткәрмәгәч! Булмаганны! Әйдә, анда егетләр җыелып бетте. Тырыштык: табын да, шашлык та әзер. Хәзер полковник Сибгатов килеп җитәргә тиеш.

Илһам әрәмәлеккә таба атлаган дусты артыннан иярде. Тик, нигәдер, аны күл буе, Түгәрәк күл үзенә тарта, ымсындыра иде. Дөрләп янган учак янында биш-алты ир йөренә. Болар барысы да Илһамның дуслары, иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшләре. Берәр сылтау табылса, аларда шулай бәйрәм итү күптәннән гадәткә керде.

– У-у, иптәш капитан, төкле аягың белән! Рәхим ит! – дип каршылады аны ирләр төркеме.

– Нишлибез? Полковник Сибгатовны көтикме, әллә тамакларны чылата торыйкмы? – диде Әскәр.

– Башлыйбыз! – диде беравыздан ирләр.

– Туктагыз әле, дуслар! Миндә бер тәкъдим бар. – дип бүлдерде аларны Илһам. – Әйдәгез, иң элек Түгәрәк күлдә коенып, тәннәрне сафландырып чыгыйк.

– Киттек! – диделәр беравыздан.

Түгәрәк күлнең ярлары шактый биек. «Бәлки, элек су монда хәтле күтәрелгән булгандыр, хәзер исә кимегәндер», – дип уйлап куйды Илһам.

– Кем иң соңыннан чума, шул Түгәрәк күлне аркылыга-буйга йөзеп чыга, – дип кычкырды Әскәр. Гади генә сүзләр булса да, ирләргә тәэсире зур булды, һәрберсе күлмәк-чалбарларын тиз-тиз генә сала башлады. Илһамны элек-электән «җилле егет» диләр иде. Аның өлгерлегенә бүген дә тиңнәр булмады. Суга иң беренче булып ул чумды. Кинәт... «Дыңк» иткән ниндидер тавыш ишетелде һәм арка турысына кемдер тимер таяк белән суккандай тоелды. Башы күлнең кеше таптаудан шактый тыгызланган төбенә килеп төртелгәнен сизде Илһам...

* * *

... Йокымсырап, ниндидер бер сәер халәт кичереп утырган Илһам әле яңа гына үзен иркәләгән җылы җилнең салкыная төшүен тойды. Ул калтыранып, өшеп куйды. Тик юкка: ул төш белән өнне аера алмый өзгәләнде.

... Иптәшләре су төбеннән тартып чыгарганда, Илһам аңын югалткан иде. Гаҗизләнеп калган милиционерлар бер-берсенә карашты.

– Ашыгыч ярдәм! – Әскәр башына килгән беренче уен кычкырып әйтте, тораташтай калган дусларга шул сүз җан керткәндәй булды. Әскәр кесә телефонына дип әрәмәлеккә чапты.

– Шылтыраттым, хәзер килеп җитәрләр! Сулыймы ул? Илһамга гүя үзләренең җылысын биреп, күзләрен ачтырырга теләгәндәй, чарасыз кулларын тоткалаган, башын боргалаган иптәше күзен читкә борды.

– Юк бугай...

– Хатынына шылтыратыйкмы? – диде икенчесе, иелгән башын күтәрми генә.

– Табибларны көтик инде, – дип җавап кайтарды кайсыдыр җансыз тавыш белән.

Бераз соңлаган полковник Сибгатов, килеп җитү белән хәлне аңлап, үзенең таныш табибларына шалтыратты. Җаннарны өшетерлек аваз салып килгән «Ашыгыч  ярдәм» озак көттермәде. Җилкәләрен салындырган, таралып төшкән капчыктай ирләрне табиблар Илһам яныннан эткәли-төрткәли куып җибәрде.

– Мин гаепле, егетләр, – Әскәр никадәр тыелырга тырышса да, түзмәде. Ирнең бите буйлап эре күз яше тамчылары тәгәрәде.

– Син нәрсә инде, Әскәр...

– Алай буласын кем уйлаган инде...

– Син гаепле түгел... – диеште ирләр.

Бер-берсенең күзләренә күтәрелеп карарга батырчылык итмәгән егетләрне полковникның кырыс тавышы уятып җибәрде:

– Илһам исән! Аны ашыгыч операциягә, Казанга алып китәләр. Тик... Тик егетнең умырткасы сынган. Ә хәзер барыбыз да таралышыйк. Хатынына үзем хәбәр итәрмен. Син, Әскәр, Гүзәлияне шифаханәгә алып барырсың.

Сиренасын кычкыртып, шәһәр эченә кереп югалган машина артыннан калганнары да иярде. Әле генә уйнаклап, күкләргә үрләп дөрләгән учакның яктысы сүнде. Бары сизелер-сизелмәс таралган төтене генә әрле-бирле тулганган черки халкын үзеннән читкә куа иде...

Фото: tatar-inform.

(Ахыры бар)

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Син елама, абый! Хикәя (Башы)
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН. Син елама, абый! Хикәя (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас