

...Коргаксып яткан япан кыр өстендә алагаем көчле, соргылт тузан болыты кузгатып килгән көтү, Асаба җиренә, исемсез вак инеш ярына җиткәч, комсызланып сусыл үләнгә ябырылды. Инсаф, җиңел сулап, «инде котылдым кәҗә тәресеннән, тегесеннән дә», дип, кайту ягына борылды. Күпмедер барып, үрдән төшүгә, артына әйләнеп караса, ни күрсен, калкулыкның нәкъ түбәсендә, һәйкәл булып, Сынык мөгезнең кара сыны катып тора. Кичәге кебек үк, яшь хуҗасының койрыгына тагылган бу! Малай, кадалып китсәнә, дип тиргәнә- тиргәнә, адымнарын ешлатты исә, тегесе дә җәтрәк кылана. Туктаса, ул да тукталып, качарга нияте дә булмаган гаепсез кыяфәт белән, танавын төртеп, нидер чемченгәндәй итә әле, әбисе әйтмешли, бигылый*. Гарьлегеннән бәреп чыккан ике-өч бөртек күз яшен сөртә-сөртә, кире көтүгә әйләнеп кайтудан гайре чарасы юк иде Инсафның.
Ни гаҗәп, ихтыярсыз көтүче ярдәмчесенә әверелгән юлдашының мөшкел хәленнән мыскыллы көлемсерәү билгеләре сизелмәде Хисмәтуллада. Аңлаешсыз күзләрендә күләгәдәй кызгану, хәленә керү чалымнары да чагылып китмәде микән әле?! Ничек кенә булмасын, ул, басулар буйлап агылый да тагылый булып йөргән бу икәүне күрүгә, әкрен генә торып, чүпрәк букчасыннан бау алды да бер очын кәҗәнең муенына чалып, икенче башын каен кәүсәсенә бәйләп куйды. Көтүченең каты кулында бермәл, шыр җибәреп, бәэлдәргә керешкән мур кыргыры, кинәт тынычланып, тирәсендәге мул үләнгә ябышты. Хисмәтулла, «кәҗәбезне хәзер нишләтә инде бу?» дигән хәтәр уй белән читтәрәк басып, тынсыз калган малайны, үзенчә бытылдап, янына, чирәмгә җәелгән бишмәте өстенә күлмәгеннән тартып чүктерде... Икәүдән-икәү генә, дәшми-нитми, вәкарь генә тамак кыргалап, бер шөгыльсез кукраеп утыру да алҗыта. Малай эч пошудан чалкан әйләнеп төште дә зәңгәрсу күк йөзенә текәлде. Янәшәдә өлкән иптәше, үзенчә моңлы көй шыңшый-шыңшый, пәке белән нидер юнып, шомартып мәш килә. Йокымсырап киткән генә иде, бер мәлне курай, чып-чын курай тавышына сискәнеп, күзләрен ачты. Карасана, тал чыбыгыннан ясаган нәрсәдә көй чыгарып маташуы ласа карачкының. Малай аның күксел иреннәрендә елмаю әсәре дә күргәч, тагы гаҗәпкә калды. Менә сиңа җүләр сыңары, мыштымбай, йомыкый! Аның да күңеле буш түгел икән ич, аңарда да нидер кызыксыну уята, аны да нәрсәдер борчый, тынгылык бирми, күрәсең ...Курай димәсәң, хәтере калырлык, сыбызгы ише уенчыгын малайга сузды бу. Әйдә, син дә уйнап кара, янәмәсе. Малай, бар көченә сулышын өреп, сызгырта башлауга, якында гына утлап йөргән аңгыра, куркак сарыклар, башларын күтәреп, «бу нинди галәмәт тагы?» дигәндәй, аңа текәлеп каттылар. Ә Хисмәтулла, караңгы, салкын чырайлы, төксе, мөҗем кешесе, ышанасызмы, тешсез авызын ерып, рәхәтләнеп көлеп куйды. Инсафның үзенә дә ничектер җиңел булып китте, ул, үзе дә сизмәстән, кырны яңгыратып шаркылдады.
Ул да түгел, Хисмәтулла, урыныннан кубып, кәҗәне печәнлерәк җиргә, бүтән агач кәүсәсенә илтеп тозаклады. Көнозын, иренмичә, берничә тапкыр шулай итте ул. Тегесе дә, бурлык, качкынлык гадәтеннән бөтенләй ваз кичкән рәвешле, бик канәгатьләнеп, әле үлән кыркый, әле тәмләп сагыз чәйни. Тугайлыкта тәнне оетып йокымсырата торган тынлык хөкем сөрә. Хисмәтулла исә башын кашып алды да, Инсафны «әдә, әдә» итенгәләп, инеш ярына дәште. Сулыкның киңрәк бер урынында вак балык – маймыч уйнаклый. Әле уктай атылып китәләр, әле яр читендәге үләннәргә килеп төртеләләр. Хисмәтулла иелгән дә, дөньясын онытып, шуларның уйнаклавын күзәтә. Бу чакта кабартма иреннәре ачылып китә, төрле күзләрендә бер үк хисләр – соклану, ярату, тагын әллә ниләр тоемлана иде. Инсаф авыл күлендә еш кына беләк шае балык эләктерә, вак-төягенә әллә ни исе китми иде. Әмма саргылт йөзенә саран елмаю сирпелгән көтүченең куанычлы-моңсу, бер үк вакытта ниндидер эчке газаптан еламсыраган карашын күргәч, әллә нишләп китте. Саф суда рәхәт чиккән шул гөнаһсыз җан ияләренә мөкиббән китеп, карап туймаган Хисмәтулла бу юлысында ничектер бик тә гади, аңлаешлы, самими, үз абыйсы сыман якын булып күренде. «Кисмәк улы», «тилемсә», «җиңелрәк акыллы бәндә», дип мыскыллаучыларга карата үзендә кинәт ачу хисе кымырҗап куюын да сизде хәтта.
Инде озын яр буйлап, иркен тугайда көтүне йөртеп, төшкелеккә тукталгач, Хисмәтулла абыйсы биргән ипи белән сөтне дә, һичнинди чиркану-нитү белмичә, умырды гына малай. Алардан да тәмлерәк ризык ашаганы булмагандыр, шәт. Коры-сары ягып, чәйнектә кайнаткан кыр чәе дә эчеп туймаслык була икән. Кичкырын көтүне авылга куып кайтаргач, карусыз кәҗәне ишегалдына дуфкынга** чаптырып кертте дә Инсаф, аркасыннан сөеп каршылаган ачык йөзле әнисенә бүген күргәннәрен, үзенең булдыклылыгыннан чүт кенә масаеп, йотлыга-йотлыга сөйләп бирде.
– Иртәгә дә Асабага барам, әни! – дип тә ычкындырды.
Дөрестән дә, таң белән үзе торып, кәҗәсен әйдәкләп, Хисмәтулла абыйсының көтүенә иярде ул. Ашамлык-төчемлек төенчеген алырга да онытмады. ...Бу көнне көтүче, ихластан игътибар белән тыңлаучы табылуга сөенеп булса кирәк, гаҗәеп җанланып, юлда очраган үлән-чәчәкләргә төртә-төртә, нидер аңлатырга тырышып, бытылдап барды. Аңышкан хәтлесе шул: дәвалану өчен кулланыла торган шифалы үсемлекләр турында икән. Инсафның һәммәсен дә төшенеп бетермәгәненнән ни, шушы галибанә матурлык кочагында бөтен җаны-тәне белән, гади кешеләр кичерә алмаган чын ләззәтле-тантаналы халәттә иде Хисмәтулла – эчкерсез табигать баласы...
Беркөнне челлә эсселегендә мал-туар, бер өемгә өелешеп-укмашып, әлсерәп яткач, Хисмәтулла Инсафка, чытырман әрәмәлегендә кеше-кара булмаса да, әүвәле як-ягына карана-карана, җир җиләге яфракларын аралап, ниндидер бер кош оясын күрсәтте. Көтүче абыйсы күз карашы белән, аяз күктә тыпырчына-тыпырчына сайраган тургайга ымлагач кына аңлап алды Инсаф. И, әнекәчем, тургай оясы икән ич бу! Бәләкәй күкәйләрне күргәчтен, ике күзе ут булды малайның. Ул бит тургайның үзен дә якыннан рәтләп-юньләп күргән кеше түгел. Аны гел күктә, гел болытлар арасында төшми генә яши дибрәк белә иде ләбаса.
Малайга иң яшерен серен ачкач, Хисмәтулла, бармагын бәхеттән ерылган иреннәренә тидереп, күз кысып куйды. Бу турыда һичкемгә – ләм-мим, имеш. Сары җирлеккә кызгылт-көрән төстәге бөрчек-бөрчек тимгелләр төшкән ул биш йомыркага кулы белән кагылырга да курыкты әле Инсаф. Кая ул, аңа ышаныч белдереп, эчендәгесен чыгарып салган өчен генә дә шушы мөлаем, кече күңелле кешегә бик рәхмәтле иде, аны малайларга чишмәскә эченнән генә кат-кат ант итте. Кырда, тугай кичкән көннәрдә ул үзе дә табигать хикмәтләренә, могҗизага гаҗәпләнергә, гүзәллеккә соклана белергә аңардан үрнәк алып өйрәнде ич. Сынык мөгезне, койрыгын сыртка салып, авылга шылудан биздерүче дә шул ук Хисмәтулла. Һәрхәлдә йонына кырмавык ябышып беткән сакалбай искиткеч тыйнаклык, күндәмлек күрсәтә, хуҗасының аяк шәрифләренә ял бирә торган булды. Хисмәтулла белән «сөйләшеп» туйгач, тирә-якта сәйран чигеп, куе посадкалар арасында йөрергә дә әллә нихәтле вакыты кала торган иде ифрат кызыксынучан, елдам малайның.
Авылдан өч-дүрт чакрымдагы Асаба тугайлыгы, кечкенә инеше җирле халык өчен гадәти бер аулак урын гына ул. Бирегә бала-чага да сирәк килеп чыга. Чумып-чумып коену өчен уңай тирән күле дә, җыеп ашар тәмле җиләк- җимеше дә булмагач соң! Кыскасы, карт-коры әйтүе буенча, «Асаба» атамасы урысча «особенный»дан килеп чыкса да, шаккатырлык һичнинди аерым үзенчәлеге күзгә ташланмый иде. Дөрес, монда кайчандыр, патша заманасында ук, бай алпавытның утары булган, диләр. Әнә, тегендә, кояш баешы ягында, куе булып, рәт-рәт үскән ак каеннар артында түгел микән ул? Хисмәтулла, өйләдән соң, көтүне күздән ычкырдырмаска ишарәләде дә, яньчелеп, корымланып беткән чәйнеген тотып, посадка буйлап нәкъ шул юнәлешкә китеп барды.
Ни өчендер артына борылып, бер күз йөртеп алгач, агачлар арасына кереп югалды ул... Инде менә кояш күптән күк түбәсенең икенче ягына тәгәрәп төште, ә Хисмәтулла-көтүче юк та юк. Ни булды икән? Көтүдән аерылып болай озак йөрми торган иде ләса. Сабырсызланган малайның түземе төкәнде һәм ул йөгерә-атлый куе агачлар ешлыгына юнәлде. Бер-берсенә ябышып, котырып үскән куак-агачларны ерып чыккач, үз күзләренә үзе ышанмыйча, баскан урынында баганадай катып калды. Алда, аланның бер читенә иске генә бер йорт кәмәше сыенган. Иясез-нисез дә түгел бугай: ат арбасы, коесы, каралты-курасы бар. «Кылт» итеп исенә төште малайның: шушы тирәләрдә генә ниндидер мукшы карты яши дигәннәр иде. Заманында ярыйсы гына зур авылдан кызы, оныгы белән ул гына торып калган ди хәзер.
Чү, киртәсез-читәнсез йортның ишегалдында ике кеше пәйда булды. Берсе – иске камзул кигәне – чәйнек тоткан Хисмәтулла... Туктале, икенчесе – сары чәчлесе – әллә ниткән, шакмаклы, кызыл күлмәге сылу гәүдәсенә ятып торганы – яшь кенә, чит-ят хатын-кыз түгелме соң?! Болар, сиртмәле кое янына тукталып, кулларын бутый-бутый нидер гәпләшәләр. Аңлашыла: бусы картның оныгы булса кирәк, ә Хисмәтулла чишмә суы алырга кергән. Яхшы гына таныш-белеше дә булырга мөмкин. Шул фаразын җөпләгәндәй, өйдән ап-ак, көрәк сакаллы карт чыгып, кунакка үз телендә, елмаеп, нидер әйтте, озаклап кулын кысты. Бераздан монда таба Хисмәтулла белән чибәр мукшы кызы якынлашты. Күр, кыз бөтенләй дә сөйләшми шикелле, Хисмәтулланың ым-ишарәсенә каршы йә кулларын буташтыргалап, йә бармаклары белән ирененә кагылып куйгалый. Йә Аллам, болар бит күзгә-күз карашып, кул хәрәкәтләре белән, тавышсыз-тынсыз гына, кызып-кызып, үзара рәхәткә чумып гәпләшәләр, сөйләшәләр! Йөзләре исә, бер-берсен сүзсез дә аңлауданмы, очрашу куанычыннанмы, кояштай кызарган, юк, ниндидер эчке шатлыктан балкый иде. Болар инде фани дөньяны хәтердән җуеп, каядыр югарыда, болытлар арасында йөзгән, очкан хәлдә иделәр. Болар икесенә бер бәхет кошын тотканнар да шул сөенечтән тәмам исерешкән, үзләреннән гайре аны-моны белмәс-күрмәс кешеләр кебек... Чөнки мондый көтелмәгән хәлдән качарга да өлгермичә, тораташтай катып торган малайга килеп төртелмичә, монда үзләре генә, ялгыз түгел икәнлекләрен искәртмәделәр дә.
Аптырап калудан, сары чәчле калын толымнары күкрәгенә төшеп торган, чиста маңгайлы, туры борынлы, зәңгәр күзле кызыйның якты йөзе тагын да алсулана төште. Малай ягына ымлап нидер сорады да Хисмәтулладан, озын керфекләрен тибрәндереп, мөлаем гына, ихлас елмаеп куйды. Инсафка ул керфекләр әледән-әле канатларын ачып-йома торган матур бизәкле күбәләкне хәтерләтте. Шуннан соң саубуллашу билгесе итеп башын иде дә, Хисмәтуллага мәгънәле бер караш ташлап, борылып өенә китте кыз. Анысы, ул ишектән кереп югалганчы, артыннан күзен алмады. Нигәдер авыр сулап куйды, хәтта эчтән генә сыкрану авазы да ишетелде кебек. Әле генә, кайдандыр бу гөнаһлы җиргә әйләнеп кайткандай, ниһаять, Инсафка да игътибар итте. Курчак өенә төртеп, «Дюбы» дигән сүз кысып чыгарды. Инсаф көтүченең сөйләшү рәвешен берникадәр аңлый төшкәнлектән, ул авазларны үз-үзенә «Люба» дип төзәтеп кабатлады.
Хисмәтулладан артыгын сорашырга мөмкин дә түгел, уңайсыз да иде. Әллә ничек кенә әсәрләнгән, әле генә матур да, газаплы да төш күргән кешедәй уйчан, моңсу иде аның карашы. Зәгыйфьрәк акылы моның хәтле якты, тирән кичерешләрне берьюлы күтәрә алырлык хәлдә түгел иде микән әллә? Кыскасы, бу минутларда эченә һичкемгә дә әйтмәслек ниндидер мәңгелек серен, хәзинәсен яшереп куйган адәмдәй хыялый, сәер иде. Малайның җилкәсенә җиңелчә генә кагылып, алга барырга ымлады да көтүенә ашыкты...
Бигылый* – хурлау сүзе, урысчаның «беглый» сүзеннән чыккан булса кирәк.
Дуфкынга чабу** – мишәрчәдән: «бар көченә чабу» мәгънәсендә.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com