

Инсафның гәүдәсе татлы бишек йокысы белән, камыр төсле изрәгән, тәмам таралып төшкән. Шундый рәх-ә-әт! Йокы аралаш, бәллүдәге тимер сиртмәнең тигез генә тирбәлә-тирбәлә, сирәк кенә шыгырдавына кушылып, җанга бик тә таныш, бик тә якын хатын-кызның такмаклап көйләве ишетелгәндәй була:
Хак Тәгаләм, Аллаһу...
Кәҗәбезне талга ку! –
Тал яфрагын ашасын,
Инсаф елавын ташласын.
Туктале, чуар, чәчәкле яулыгын артка чөеп бәйләгән сөйкемле, газиз ул адәми зат биш-алты ел элек үк үлгән зур әнисе түгелме соң? Кайдан килеп чыккан ул монда? Малайның ябык күз кабаклары тетрәнеп куйды, сизелер- сизелмәс елмаюлы иреннәре бер генә сүзне пышылдады: «Әбие-е-м!..»
– Йә, йә, уян, тор, улым, бастырыласың бугай... Хисмәтулла абыең баюк инде тегермән ягына узды. Җәтрәк тор да кәҗәне куып кайт! Ишетсен колагың, Асабага кадәр илтеп җиткер үзен, – ди-ди, караваты янында, «йокы чүлмәген» төртеп уятырга кызганып, шулай акрын гына сөйләнеп әнисе Гөләндәм апа утыра икән. Ах, яраткан әбисен төшендә генә күргән икән лә! Үзенең дә инде елак бәби чоры әллә кайларда калган! Ирен читләре гел елмаерга торган, түгәрәк, көләч йөзле әнисенең каһәр суккан кәҗә турындагы сүзләре исә татлы йокы белән тартышканда, әле генә колагына кергән. Теге кәҗә-мәкәрҗә исә өнендә икән, ул бар! Уянып күзләрен ачуга, авызы-борыны салынды, сипкелле йөзе, әче балан капкандай, чытылды Инсафның. Таң тишегәннән, тәмле йокы базыннан, көтү куарга кузгалу кайсы малайга гына ошар икән соң?! Ямьле җәй иртәләрендә, самый үтереп йокы килгәндә сикереп торырга мәҗбүр иткән ул сакалбай белән изаланулары!
Сумаладай чем-кара, сул як мөгезе урта җиреннән сынык, мут, хәйләкәр, карак-угры ул мәхлукны белмәгән кеше юктыр авылда. Сырлы мөгезен, артка таба үсә-үсә, кинәт боҗрадай алга бөгелеп, күзен томаларлык рәвешкә килгәч, пычкы белән кисеп ташлаганнар иде. Күрше-күлән бакчасын басып, зыян-зәвер сала торган дүрт аяклы «тәмуг кисәве»нең шул аерым билгесе һәркемгә ап-ачык чекерәеп тора хәзер. «Тамгалы шайтан» аркасында кеше зарын, үпкә-сапка, гаепләү сүзләрен ишетмәс өчен, бөтенләй урамга чыкмассың, билләһи. Кача да кайта өч-дүрт чакрымдагы көтүлектән. Аннары бәрәңге бакчасында көнозын хөррият аның өчен. Үзләренең соң, кәҗәнкә* ишегенең келәсен танавы белән күтәреп ачып, тәмле-томлы ризык белән бүксәсен тутыруга, җәтрәк шыларга өйрәнгән әлеге дә баягы шул ристан түгелмени?! Шуңа күрә авыл халкының вак терлеген ялланып көтүче Хисмәтуллага ияреп, шаян әтисе әйтмешли, «Сынык мөгез»не канвуй белән тантаналы төстә озатып кайту» гаиләдәге бердәнбер ир бала – унике-унөч яшьлек Инсафка йөкләнде. Нишләсен, иртә таңнан кара, керпе чәчен су белән чылатып артка таба сыпыра-сыпыра, төсе белән коңгырт күзләренә туры килеп торган өч-дүрт кесәле кыска ыштаны эченә «сикергәннән» соң, мәлгунь кәҗәне җитәкләп, Асабага барудан башка чарасы юк аның. Бүгенге «сәфәре» икенчеме-өченчеме тапкыр буладыр инде.
Сынык мөгезнең арт санын һәйбәт пеше чыбык белән юмарт кына «сыйлый- сыйлый» куып җиткәндә, махмырдан интеккән адәм кебек бертуктаусыз «кых» та «ках» ютәлләп, тамак төбен чистартып барган сарык-кәҗә көтүе басу капкасыннан чыгып килә иде инде. Җыен ыбыр-чыбыр «башлыгы» Хисмәтулла, кара төк баскан саргылт йөзен борып, юлдашына ваемсыз төстә бер генә карап алды. Кечкенә башына уңып беткән урыс кипкәсе чәпәгән, кышын-җәен өстеннән төшми торган кыска көрән бишмәте сөякчел, арык җилкәсеннән салынып тора. Шома артыш таягын артына куйган куллары арасына кыстырган да, уй тулы башын күтәрәлмәгәндәй аска игән килеш, бөкрәя биреп бара да бара ялан кыр буйлап. Малай, кәҗәсен чыбыклый-чыбыклый, үзенчә усал гына кычкыргалап алган арада, кырыс, томса чырайлы, шушы аңлаешсыз кешегә сиздермичә, яннан гына шикләнебрәк, шүрләп карап-карап алырга да өлгерә.
Эчке дөньясын нык каптырмалы биккә япкан, һичкем белән аралашмас, сәер, исәр табигатьле, егерме биш яшьләрендәге мыштым кеше ул Хисмәтулла. Хәер, авыз тутырып гәпләшерлеге дә юк бугай аның: сирәк-мирәк кенә сүз катса, «бкд-бкд-бкд» кебегрәк авазлар чыгарып, кызып-кызып нидер бытылдарга керешә – һич аңларлык түгел. «Атың ничек», дисәң, «Кисмәдылы» диебрәк җаваплый. Усал, чапак** телле егет-җилән, аның исемен ялгыш ишеткәнгә салышып, бозып «Нихәл, Кисмәк улы?» дип үрти, үчекли, ирештерә үзен. Анда да, авызына су капкандай, дәшми-нитми кала. Әмма бервакыт көтү кергәндә, иллә дә каты давыл, туфан кузгатты ул...
...Пожарный янында «Катынша» дигән даны таралган Маза Әкрамы: «Көтүдән кайтканда, ник кәҗәбезнең сөте булмый, үзең савып эчәсеңдер әле аны», – дип җикеренеп, бәйләнепме-бәйләнә. Теле белән генә мәсхәрәләве җитмәгән, «эх, син, шүрәле!» дип, җирәнүле чыраен чытып, Хисмәтулланың күкрәгенә төртеп җибәрде. Шуннан соңмы? Шуннан соң көтелмәгән хәл булды, Хисмәтулла, ниндидер кыргый аваз чыгарып, саллы гына таягы белән тегенең сыртына бер генә сылады. Коты алынган Әкрам, авырткан җирен уа-уа, читкә йөгерде. Пожарный Кәлимулла янында гәп сатып утыручы ир-ат сүзсез катып калды. Юк, ханнар тирәсендә әвәрә килүче, маймыл кыланмышы белән кеше көлдереп, күңелләрне күтәрүче, халык тарафыннан «мескен», «бичара» дип кызгандыра, жәлләтә, хәтта үзенчә яраттыра торган, яисә юри-марый тилегә сабышучы, гадәти дивана түгел иде көтүче Хисмәтулла. Ул һаман бөтенләй башка, адәм төшенмәслек, яшерен, серле күрәзәче булып калды.
...Менә шул сыйфатлары өстенә табигать адәм рәтле сөйләшүдән генә түгел, килешле төс-биттән, кыяфәттән дә мәхрүм иткән бичараны. Алап авызлы***, калын иренле, мәңге кырынмаган йөзендә төп урынны кыска, киң, җәлпәк борын биләп тора. Күгәреп, зәңгәрләнеп торган иреннәр артындагы тешләре дә мулдан түгел бугай. Шушы «байлык» арасында күзләр генә ничектер үз гаме, үз дөньясы белән, аерым яши сыман. Бу салкын, караңгы, төксе биттә көтелмәгән хәзинә шикелле, төбендә хәтәр очкыннар уйнап торган, әллә нинди уйлар белән янган моңсу, саф, якты күзләр алар. Күз карашында исә һәрвакыт – ниндидер тынгысыз борчылу, гасабилану чалымнары булыр. Инсаф, күпме генә тырышса да, ул күзләрнең төсен ачыклый алмады. Берсе – соры, икенчесе зәңгәрсу күк йөзе сыман түгел микән?
Берүзенә ике төрле күзгә ия булганнар да очрый икән ич бу җиһанда. Дөрес, аның ише бәбәкләрнең төрлелеген бер карауда гына аныклау читен. Берникадәр вакыттан соң гына, уйлана торгач, монда гадәти булмаган «нидер» барлыгына, чын асылына төшенәсең. Хисмәтулла турында сүз чыккач, укытучы булып эшләүче әтисе Гыйлемдар абый кемгәдер аңлатып торган иде, җир йөзендә андый гайре табигый күзле инсаннар миллионга бер генә очрый, имеш. Тәндә ниндидер меланин җитешмәгәнлектән, шулай булгалый, диме. Андыйлар әкәмәт кыланышлы, әллә нинди, көтелмәгән «мөгез» чыгарырга сәләтле булалар икән. Хисмәтулланы да башында җилләр генә уйнап торган, тилемсә адәмгә саныйлар бит. Бер адымын атлауга, икенчесен кая басасын һич кенә дә белеп булмаслык, сүлпән-саллы хәрәкәтле адәм иде ул... Күпме генә баш ватсаң да, асылда кем булуы нәмәгълүм, гадәтен, холкын, эчке дөньясын аңлап-аңлатып булмый торган, хикмәтле кеше, акылга сыймаслык, серле табигать күренеше кебек үк, һәрвакыт куркыта, шик-шөбһә уята ич. Аны өнәп бетермиләр, ошатмыйлар, яратмыйлар. Ахыр чиктә аның күңелдә ачу, дошманлык, нәфрәт хисләре тудыруы да ихтимал... Катынша Әкрам белән булган бәрелеш тә, Хисмәтулланың баш китмәле дуамаллыгы да әллә никадәр гайбәткә азык бирде. Аның белән авылдашлары арасындагы киртә рәшәткәләре тагы да тыгызлана төште, ятсыну артты. Шулардан хәбәрдар Инсафның да Хисмәттән шөлләве, тәшвишләнүе урынлы...
Кәҗәнкә* – чоланда азык-төлек саклау өчен ясалган караңгы бүлмә.
Чапак** – ачы, үткен телле мәгънәсендә.
Алап авызлы*** – «зур авызлы» дигәннән.
(Дәвамы бар.)
Фото: nurlat-tat.ru