

Йомышын төп-төгәл йомышлаган Сабирҗан карт шар ачык ишек-капкалардан, буш ишегалдыннан барысын да аңлаган иде, ул, таралган-сибелгән бау кисәкләрен себерке очы белән эләктереп бер өемгә җыйгач, телсез-өнсез хатынга селтәнде:
— Кач, кач! Лотфулланың телендә ни, кулында шул. Имгәтә, бел! Бу башбаштаклыгың аңа ошамас.
Аңа качарга кирәк микәнни? Нигә? Лотфулла барыбер җир астыннан да табачак. Әгәр сиңа җәза тиеш икән, ул инде ычкындырмый, ул чәч бөртегеңә кадәр чытырдап ябыша.
— Килен, килен! Олы юлдан утын яктыртып машина төшә, Лотфулла, ахрысы. Кач инде, кач, — дип үрсәләнде карт.
— Борчылма, әти. Лотфулла бернишләталмас. Акырыр-бакырыр да тынар.
— Ай-һай, килен!.. Дуамал атта акыл юк, диләр. Төтен исе борыныңа бәреләме? Безнең малай, бакчи, авылга үч итеп салам яндыра, ди. Сатмакчы икән дә, халык бәясен күпсенгәч, уттан ялмата, имеш. Бушка өләшәсе нәстә бит ул бу тук заманда.
Лотфулла җеннәре өермәсендә бөтерелә-бөтерелә кайтып керде.
— Капчыкларны машинага ташы, живо! — диде ул шофер егеткә. — Әй, каккан казыклар, сез дә булышыгыз. Сабирҗан карт белән Күкчәчәк, чынлап та, каккан казык иде. Шофер егет уңга-сулга каранды.
— Капчыклар кайда соң, Лотфулла Сәфәрович?
— Кайда, кайда? Атаң башында! Сарайда!
Хатын, үги атаны ышыклап, алгарак атлады:
— Үрдәкләр сарайда юк. Алар очты…
Әйтерсең төнге күкнең бер чаты кителеп өскә ишелде: ир бугазы ертылганчы акырды:
— Нәстә-ә-ә?!
— Кем дә гаепле түгел, очтылар шул, улым, очтылар, — дия-дия, бу юлысы Сабирҗан карт Күкчәчәкне ышыклады.
— Мин синнән гарык, тиле бака. Һаман ботыңны тәртәгә кыстырасың! — Лотфулла картны җилкәсеннән умырып тотып, келәткә илтеп бикләде. — Ят шунда тәтелдәп. — Аннан ул хатынны әле бер якка, әле икенче якка җилтерәтте. — Тәки очырдың, ә? Тәки иреңә этлек эшләдең, ә? Мин сине камчы белән ярам, валлаһи. Беләм мин үрдәк сәләмәләренең кайда кунганын. Карасазда алар! Берәм-берәм атып чыкмасам, Лотфулла исемен паспорттан сызсыннар! Йорттагы малларны аякландыручыга аерым җәза тиеш. Әйдәле сарайга!
Ир бау төргәген дә эләктерде. Күкчәчәк карышмады. Әйе, аны җәза читләтеп үтмәячәк иде.
— Саз йотар, эчкә үк кермә, — диде ул, тыныч кына. Аны хәзер ирнең янаулары куркытмый иде инде.
— Йотмас, нибуч! Мирсәлим ташлагач, син хурлыгыңнан билдән саз былчырагы ерып та үлмәдең бит. Миндә синең хәтле генә акыл юк дисеңме, аңгыра. — Лотфулла кысып-кысып аның аяк-кулларын бәйләде. — Хәерчеләр чабатасыннан ярдәм сорап кычкырма, кара, хатын!
Бау белән кырык тапкыр уратып куйсалар да, гарьләнмәс иде Күкчәчәк. Тагын Мирсәлим белән җанны кыйный бу адәм. Шушы минутта үзенең дә йөрәген без белән тишкәлисе иде.
— Мирсәлимнең төрмә срогын киметер өчен имзаларын мин җыйдым…
— Шулаймыни? — Ир бауның очын кискен генә тарткан иде, аяк сөяге пәке белән кискәндәй әрнеде: — Вәт рәхмәт! Минем эзтабарларның эшен җиңеләйттең, ә үзеңнең хәлләреңне мөшкелләндердең бит әле, хатын. Сиңа камчы гына аз, ипи кебек телемнәргә тураклыйм мин сине. Фани дөньялар белән хушлашырга әзерлән.
Ир аны сарай почмагына селтәп атты. Ут сүнде. Ишеккә тыштан амбар йозагы эленде.
Күкчәчәк кычкырып карады:
— Саз суыра, барма-а!
Ләкин таш сарай аның тавышын чыңгылдата-чыңгылдата үзенә йотты. Йа, Алла каргаган нинди көн бу?! Тәүбә, тәүбә! Бәндәсе өчен яратып төзегән көннәрен каргыймыни Алла?! Кеше үзе, аның кануннарын бозып, һәлакәт упкынына ыргыла.
Кул-аягы тышауланган хатын чарасыз иде. Алай да ул өзеп-өзеп тагын кычкырды:
— Бар-ма!..
Таш дивар салкыны туңдыра-өшетә иде. Күкчәчәк гәүдәсен туп кебек тәгәрәтеп алгарак күченде. Шулай күпме яткандыр, кемдер амбар йозагын каерды. Менә ишек ачылды, караңгылыктан сукырайган күзгә кояшның сыңар нуры чәнчелде. Таң ата иде.
— Килен кызым, син мондамы?
— Әти, тизрәк чиш!
— Нишләтте сине имансыз Лотфый?! Исән-әманмы син? Келәттә энә сыярлык та ярык юк, түшәмен сүттем аптырагач. Озаграк маташылды шул. Әй килен, килен! Чөяләп-чөяләп бәйләгән, бакчи.
— Лотфулла, үрдәкләр Карасазда, ди, әти. Шунда китте бугай ул.
— Хафаланма, килен. Үзен бә-әк жәлли, малай актыгы. Эчкә үк кермәгәндер, саз тирәсендә котырынып чапкандыр да әшнә-мәшнәләре белән урман аланында аракы чөмерәдер.
Баудан арынгач та оеган кул-аяк тиз генә язылмады. Гүя тамырларда кан йөреше бозылган иде. «Эчкә үк кермәгәндер… Үзен бә-әк жәлли…» Ярый ла, ярый ла… Саз бит ул — үлем дигән сүз. Хатын аксый-туксый капкага титаклады. Ә анда… анда Лотфулланың машинасы тора, шофер исә, утыргычны артка аударып, изрәп йоклый иде. Күкчәчәкнең йөрәгенә боз катты. Ир әшнәләре белән типтерми, димәк…
Күкчәчәк, тилергән сыман кулларын бутый-бутый, Карасазга табан йөгерде. Саз юлы болын аша иде. Болын өстендә аксыл томан. Кемдер учак ягып төтен тараткан төсле. Күкчәчәк ерактан ук ир-ат гәүдәсен шәйләде. Бозланган йөрәк әз генә җылынды. Аллага шөкер, Лотфулла исән! Әллә үрдәкләр алдына очып төшәр дип көтәме, исәр?! Ләкин күзләр алдана. Томан кояш нуры белән кушылып сыекланган саен, теге ир-атның да төс-кыяфәте аныклана, тик ул бер генә дә Лотфуллага охшамый иде. Ничек онытты икән: Сабирҗан карттан саз янына Мирсәлимне чакырттырган иде ләбаса. Мирсәлим бу, Мирсәлим!
Сулуы капкан хатын башта аңа эндәшмәде. Икесе дә телен йоткан сыман иде. Аннан соң гына Күкчәчәк:
— Син… син монда күптәнме, Мирсәлим? — диде.
— Ярты төннән бирле, Күкчәчәк.
— Саз тирәсендә Лотфулланы күрмәдеңме?
Ир томырылып хатынга карады. Аның карашында сөенү дә, шик-шөбһә дә бар иде. Беренчесен кабул итмәде күңел. Лотфулла гаип, ә Мирсәлим шуңа эчтән генә сөенә кебек. Карасазга кергән, ахрысы, Лотфулла, кергән…
— Син… Син Лотфулланы күрмәдеңме, дим?
Мирсәлим ияге белән генә кәрлә каеннарга ымлады.
— Ник аны тотмадың?! Ник?! Ник?! — дип, хатын йодрыклары белән ирнең киң күкрәген төйде. — Дөмексен дидеңме?! Син мине Лотфулладан бүтәнчә араларга тиеш идең, җебегән!
Мирсәлим йодрыклардан качмады, ул бу тамашадан югалып калган иде.
— Күкчәчәк, җаным! Лотфый мине тыңларлык хәлдә түгел иде. Мылтык түтәсе белән чүт башымны ярмады менә. Чыгар дип мин аны таңга кадәр көттем. Ирләрчә сөйләшербез дигән идем. Чыкмады… Күрәчәге шулдыр, бәлки.
Авыл очында Имам күршесен иярткән үги ата күренде. Картлар сазга турылаган иде. Күкчәчәк ирнең күкрәген дөмбәсли-дөмбәсли арыган кулларын гәүдәсе буйлап салындырды.
— Күрәчәк, күрәчәк, — диде ул, нәрсәгәдер үртәлгәндәй.
Кәрлә каеннар арасына чумар өчен бер сикерү җитә иде. Әнә җиргә борыны белән кадалган җимерек койма. Мөгаен, ярсыган Лотфулла аны аударып узгандыр. Ир бәндәсенә, гәрчә ул никадәр генә гөнаһлар кылса да, Ходай мондый ук язмыш язмас кебек иде.
— Тукта, мин аның белән күпме гомер иттем бит… Болай ярамас бит… Эзлим әле…
Хатын коймага табан ыргылмакчы иде, көчле куллар иңбашыннан эләктереп алды:
— Хәзер сине сазга җибәрсәм, мин, чынлап та, җебегән булырмын.
Күкчәчәк ычкынырга теләп тартылмады. Аның көче суырылган иде инде. Ул, коточкыч авыр йөктән бушанган ат сыман, гомерендә беренче мәртәбә тугарылды. Ава башласа — артында ышанычлы терәк тә сизде. Җан гына сыкрана иде. Җитмәсә, Мирсәлимнең кул җылысы, йөрәкне камаган бозны эретеп, ике күздән яшь китерә иде. Ничә ел кыен ашап, шуңа түзеп яшәлде… Ничә ел! Димәк, еламаска, еламаска, еламаска… Ай, ир бәндәсенә мондый ук күрәчәк кирәкмәс иде лә! Саз күлендә чупыр-чупыр кыр үрдәкләре коена, ахрысы. Балыклар да сикереп уйный шикелле. Шәрә кәрлә каеннар кәүсәсенә әллә нинди аңлаешсыз сәер авазлар бәрелә иде. Аларга хатынның да әрнүле тавышы өстәлде:
— Йа Ходай, нинди генә явыз булса да, ул бит миңа ир иде-е-е!!!
Фото: freepik.com