Чәчмә әсәр
7 Декабря 2023, 16:20

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Күкчәчәк. Повесть (11)

Кыргый кан җиңде. Күкчәчәкнең тәне генә җирдә, ә җаны кошлар янәшәсендә — биектә-биектә иде…

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Күкчәчәк. Повесть (11)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Күкчәчәк. Повесть (11)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Күкчәчәк. Повесть (11)

Бу юлысы саз кошы, башын кыеш-мыеш боргалап, күккә карады һәм, болай да салынган канатларын җәеп, җиргә чүмәште. Берсен-берсе уздырып бакылдашкан бала үрдәкләр ләгәндә чиратлашып йөзде-чумды, һавага күтәрелмәк булып и талпынды, и җилкенде. Кыргый дәрт аларның канын кыздыра, ерактагы бабаларының болытларга бәрелеп чәчелгән кайтавазы, хәтерне кытыклап, җаннарын кыбырсыта иде. Тик ни гаҗәп, әнкә коштан ым-ишарә юк. Ул әйтерсең тәкъдиренең азагы ничек беткәнен сизенә һәм, шуның белән килешкәндәй, үлем сәгатен көтә иде.

— Бар, оч! — Күкчәчәк аңа яулык белән селтәнде.

Ана үрдәк ярты сүәм генә күчеп утырды. Ул көнне «сарай тоткыннары»н бер яптылар, бер чыгардылар.

Ахыр чиктә Сабирҗан карт:

— Мин кыекка сөялгән баскычта кизү торам, олы юлдан Лотфулланың машинасы авылга җилдерсә, кошларыңны җыярсың, килен, — диде.

Файдасы булмады: үрдәкләр көзнең соңгы саран кояш нурларында канат киптереп ятты. Ә иртәгәсен, суларга да ара калдырмыйча, Лотфулла кайтты-китте. Вакыт кысылган саен кысыла иде. Ана үрдәккә үпкәләде хатын. Күк капкасы бикләнмәгән, күк капкасы ачык, әллә кулдан ашый-ашый моңа да коллык сыйфаты сеңгән микән?

— Тәки очырмак буласың, тәки башыңа маҗара эзлисең, килен. — Сабирҗан карт та шымыйган иде. — Кош-корт тәкъдиргә буйсынадыр, шәт. Азапланма, килен.

Кичкырын ир төргәге белән ефәк бау кайтарып ташлады.

Ул:

— Әй, кайда сез, йорт ияләре? Планнар үзгәрде әле монда. Кунаклар өелешеп бүген үк Бура-Киртәгә килмәкче икән. Миңа үрдәкләрне гатавайлагыз, аякларын бәйләп, өчәр-өчәр итеп капчыкларга тутырыгыз. Шофер Рөстәм белән төнлә килеп алырбыз. Ауны таң алдыннан оештырам. Тегеләр хәмердән кызсын башта. Куакка беркетелгән үрдәкләрне әйле-шәйле генә күрсен. Һа! — дип, ике-өч тапкыр ишегалдында әйләнде.

Хатын кинәт кенә әшнәләрен каршыларга ашыккан Лотфулланың алдына сикерде. Аңа барысын да әйтеп өлгерергә кирәк иде.

— Син көпә-көндез сыер аттың, казларның канатын сындырып җәзаладың, сарыкларны машина белән таптаттың! Беләсеңме авылда синең кушаматың ничек? Җәллад! Җәллад син, Лотфулла! Хәзер үрдәкләрне ядрә белән тишкәләп шаярасыңмы?!

— Вәйт аңгыра! — Ир, гаҗәпләнеп, кулларын як-якка җәйде. — Нәрсә дияргә соң моңа, ә? Укытучы кеше бит үзе! Мин бит, әнә шул түрә-кунакларны җайлый-җайлый процентсыз ссудалар алып, хуҗалык сөйрим. Җүнгә генә ашлама, чәчү орлыгы теләнәм! Ә син монда маңгаема чүкеч белән чүкисең, аңгыра! Сиңа җиңел ул әзер китаптан гына балалар укытуы. Кит, каршымда күперенеп торма!

Лотфулла аны тупас кына этеп җибәрде. Үз көчен чамаламаган Күкчәчәк уң як чигәсе белән капка баганасына бәрелде.

— Эзләгән маҗараңа тәки юлыктың, килен. — Сабирҗан карт кер бавына элгән сөлгене хатынга сузды. — Мә, сөрт әле, кан тибә, бакчи. Бу малайда иман әсәре юк икән. Син исән чакта моңардан качып котыл, килен.

«Качып котыл…» Аның дөньяда бердәнбер теләге шул гына иде. Кайвакыт ул Мирсәлимгә рәнҗи дә. Ир әнә үз тормышын көйли-чөйли: сайлауларда җиңәр өчен аяк баскан урынын ныгыта. Ә Күкчәчәк… Күкчәчәк һаман артка чигерелә. Куактан курка-курка гына җимеш йолкыган малай сыман ул. Умыртып өзалмады инде.

Хатын, бакчага чыгып, озак кына кояш баешына карап утырды. «Кунак йорты»нда гадәттәгечә ыгы-зыгы: Гөлсем тирестә тибенгән тавыкларны куа. Аңа да табын хәстәрләргә әмер бирелгән, күрәсең. Өч-дүрт җирдә ризык төрләндермәсә, Лотфулла кунагының тамагы туямыни!

Гөлсем уфыра-уфыра аның янына килде.

— Синме соң, күршекәем? Ник сагышланасың бу тиклем? Йөзең көл төсле күм-күк. Синең шул эшең әз. Укытучы ласа. Ентилигент кисәге. Синеке, өч тавык тутыр, мунча як, ди. Бу кунаклары энҗе-мәрҗән белән зиннәтләнгән, ахрысы. Җиләк-җимешне Казаннан ук кайтартты. Чистай базарыныкы гына ярамады, каһәр. Күкәй төсле, һәр әфлисунын ак кәгазьгә төргәннәр, кызый. Мараканскимы, тараканскимы сорт, ди. Бинаграт аерым кәрҗиндә. Балыкның ниндие генә юк. Соңынтын керерсең, кызый, ике җәтимә калдык-постык белән сыйланырбыз. Сине дә жәллим, үземне дә жәллим. Бәхетеңә кушаяклап керпе типсә, ятасың инде ялгыз угаланып.

— Кит әле, Гөлсем…

— Әй, китәрмен дә! Нәрсә чыраең караңгыланды? Әбәү, чигәңдә кан укмашкан! Кем сукты, кызый?

— Зинһар, кит, Гөлсем!

— Йә инде, йә, элеккеләр өчен ачуланма, кызый. Лотфулла ни сиңа, ни миңа дигәндәй. Безгә хыянәт итә бит ул, кызый. Итәгендә Казан сөяркәләре аның, күзем чәчрәсен менә! Төнлә юри кер әле, яме. Кара тавыш куптар, өстәлне әйләндереп капла. Сиңа килешә, син — законлы хатыны.

— Зинһар, такылдама, Гөлсем!

— Фу, эченә салам тутырган курчак ич син! Җансыз кеше! Аңа түләүсез акыл өйрәткән мин җүләр. Җә, хуш!

Әллә көн азагында адәм баласына тагын да авыррак микән? Нәрсәдер үлә, бетә, төгәлләнә төсле. Ии, Мирсәлим, Мирсәлим… Умыртып өзмәдең, җаным, өзмәдең!

Сабирҗан карт мытырдый-мытырдый кайчы белән бау тураклый иде.

— Утыз сигез үрдәккә — утыз сигез кисәк. Син, килен, боекма, җәме. Кошлар да язмыштан узалмый, димәк. Караңгылата, сарай утын кабыз. Син тәпиләреннән тотарсың, мин бәйләп капчыкларга салырмын. Ул явыз малай кушканнарны эшләмәсәк, үрдәк урынына үзебезне атмагае. Балачакта ук шәфкатьсез булды Лотфый. Мәче баласын кәтүк җебе белән буа, кигәвеннең артына салам тыгып очырта, баканың сыртына тоз сала иде. Миндә дә гаеп, миндә дә. Лелин әсәрләре укытып, тимердәй нык рибалютсиәнир ясарга уйладым. Динсезлек аркасында бу, килен. Рибалютсиәнирләр дә дөрес юлда булмаган әнә. Шарт-шорт кеше аткан, җимергән, туздырган, төрмәдә асыл ир-җегетләрне череткән. Имам күрше хак әйтә, аңарда ялган юк, килен. Син, килен, мине үз кулларың белән картлар йортына илтеп тапшыр да үз сукмагыңа турыла инде, әйе.

— Миңа син артык түгел, әти. Китсәм, үземнән калдырмам.

— И рәхмәт яугыры, килен кызым.

Баядан бирле эче янган хатын картның колагына иелде:

— Әти… Мирсәлимгә шыпырт кына әйтеп кил әле. Хәзер үк! Карасаз кырыенда сакта торсын. Бәйләтмәсен үрдәкләрне кәрлә каеннарга. Авыл бу хәлне ишетсә, синең белән минем исемне дә төрләндереп каһәрләячәк бит!

— Алла сакласын, килен!

Карт җитез аяк иде, югары очка чапты. Күкчәчәк урам як утын кабызды. Иренеп кенә төн килә, күк йөзен бизәгән тулы ай кара төс җирлегендә сары-кызгылт булып күренә иде. Гамьсез үрдәкләр борынын канат астына төртеп йоклаган инде. Хатын аларны ишегалдына куды. Сарайда бәйлә ни, монда бәйлә ни, барыбер түгелмени.

Йокысыннан бүлгән өчен ризасыз тавыш белән бакылдаган ана үрдәк канат очын тузанга мана-мана шап-шоп кагынды да, әллә нинди озын һәм нәзек аваз чыгарып, балалары арасыннан йөреп үтте. Аналарының җырына бүтәннәр дә кушылды. Ишегалдында мәхшәр купты. Баскыч төбендәге мәче, чатыр-чотыр багана тырнап, өйалды түбәсенә шылды, эт оясына посты. Кинәт «мәхшәр», җирдән кубып, туп сыман өскә атылды. Күкчәчәкнең битенә тузан катыш каурый-мамык бөртекләре сыланды. Гүя кошларны ай суыра иде. Хатын коты очып аларның кире төшеп утырганын көтте. Ләкин үрдәкләр, һавада җеп тарткандай, тыкрыкка табан юл сапты.

— Йа Аллам! — Хатын урамга атылды. — Нишлисез сез, әй?! Туктагыз! Кире борылыгыз! Юк, юк, зинһар, туктамагыз! Очыгыз, оч! — Тыкрык буйлап «җеп»кә ияреп чапкан Күкчәчәк сөрлегеп егылды да, тез башларын уа-уа, аксый-аксый тагын йөгерде. — Борылмагыз, борылма! Хушыгыз, бәгырькәйләрем!

Кошлар, ай нуры яктысында йотыла-йотыла, ноктага әверелде. Хатын кан саркыган тезләренә учлап-учлап туфрак сипте. Хәзер генә дөньяда нидер булды… Ишегалдын тутырып бакылдашкан кыр үрдәкләре дәррәү иреккә очты-ы… Кыргый кан җиңде. Күкчәчәкнең тәне генә җирдә, ә җаны кошлар янәшәсендә — биектә-биектә иде…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас