

5
Мирсәлим кулы белән йөрәк читендә кабынган шырпы очы хәтле генә утта җылынып яши башлады ул. Хатын-кызны сөендерер өчен сүзләрне әллә ни бизәргә дә кирәк түгел, ахрысы. «Синең өчен кайттым… Яратам… Әмәлен табам…» Аңа шул да җитә икән. Бу юлысы ир яшьлек хатасын кабатламас. Гайбәт тыңлап Гөлсемгә өйләнгәндә, ул алда нинди сызланулар кичерәсен сизми иде әле. Ә бүген сизә. Шуңа аның вәгъдәсе дә ышандыра. Чарасын табар Мирсәлим, һичшиксез табар. Күкчәчәк аны ашыктырмый, ул, минутларны санап, сабыр гына көтә. Авыл урамында ялгыш кына очрашсалар, җан кинәнә. Икесенең дә күзендә мөлдерәмә сөю… Ташый гына күрмәсен! Юкса Бура-Киртәдә көз сарысы сугып шиңгән чәчәкләр яңадан терелер… Аннан авыл: «Табигать саташкан», — дияр. Монда икәү саташканны белмәсләр.
Күкчәчәкнең бердәнбер сердәше кыр үрдәге иде. Җавап кайтармаса да, киңәш бирмәсә дә, ул аңа сөйләде. Алар икесе дә, Лотфулланың читлеген тарсынып, иркен дөнья турында хыяллана иде.
Беркөнне ир, атсыз бармагы белән һаваны чокый-чокый, хатынын кисәтте:
— Үрдәк бандасын ишегалдына чыгарма! Тагаракка су күп салма, су ябыктыра. Сабирҗан әти казыган чокырны күмдереп дөрес эшләдем әле. Бодай бир, ул яхшы симертә. Кошлар, төп кебек, Карасаздагы кәрлә каеннар арасында утырырга тиеш. Аларга очмаслык авырлык кирәк. Дусларга шәп ау оештырачак абзагыз, һа!
— Киек кош-корт канын койган бәндә хәерле үлем белән үлмәс, дигән борынгылар, — дип, үги малайга үгет-нәсихәт укырга керешкән Сабирҗан картны болай да санламаган Лотфулла аягы белән җиргә сыткан ишарә ясады.
— Әй син, Ленин! Әҗәл белән кочаклашкан идең бит. Бар әле, бар, дәвам ит шул эшеңне, иту тибәрмен дә егармын, — диде ул, ачу белән. — Как хатын белән сүләшәм, килә дә тукмак борынын кыстыра, коммунизм өрәге!
— Моннан ары мин Лелин түгел. — Карт юашланган иде. — Минем чын атым бар, улым.
— Тагын кем инде син, җә?
— Мин гап-гади Сабирҗан, улым.
— Һа! Нинди зур яңалык! Димәк, Ленин бабай пышыйк, димәк, тыкрыкта бот буе бала-чага белән рибалютсия ясаулар пышыйк. Иту безне җимерек ат арбасына төяп, Себер җибәрәсең дип дер калтырап яши идек. Хәзер нишләрсең инде, гамәлдән сызылган юлбашчы? Тагын кемнәр белән җенләнерсең?
Картның ни-нәрсә эшләве Лотфулланы кызыксындырмый, ул аны үрти генә иде.
— Шөгылем бар анысы, улым. Мона син тыңлап бак!
— Синең сафсаталарың белән колак сасытырга вакыт юк, кырда иген яна! Әнә киленеңә сайра, аңа кызыктыр.
Әмма карт Күкчәчәккә ачылмады. Шул көннән ул дәшмәс булды. Ә бүген мунча башындагы байрак-әләмнәрен арт бакчага ташып яндыргач, беркавым таяк белән көл өемен тузгытып утырды да, сөлгесен беләгенә элеп, ашыга-ашыга Имам күршеләргә кереп китте. Иркенлек тойган хатын «тоткыннар»ны ишегалдына таратты. Әй, ни әйтерсең тагы!.. Төшендә ул кыр үрдәге белән янәшә очты. Күк бишегендә ничек рәхәт иде! Йомшак куллы болытлар сиртмәне тирбәтә-тирбәтә… Җирдә күргән җәбер-золым эреп канат очыннан тама… Ирек тәменнән исергән Күкчәчәк кычкырыпкычкырып көлә… Бәхеттән шашынган шушы мәлләрдә генә төш өзелсен иде икән. Офык читендә көткән Мирсәлимгә җитәм дигәндә генә, кемдер хатынның канатларына үткен пычак белән сыза. Күкчәчәк уктай аска мәтәлә. Моны нәрсәгә юрарга инде, йә? Биектә очу ул — яуланган ирек, тик менә бусы да фаҗига түгел! Җан сөймәгән ирдән аралангач, берәү дә Мирсәлим белән Күкчәчәкнең арасын бутамас. Гөлсем санга бар, исәпкә — юк. Мирсәлим белән боткасы пешмәгәч, ул, калдык-постыкка да ризалашып, Лотфулла табыныннан туена. Кинәт кыр үрдәге пырх итеп һавага күтәрелде дә, пәрәвез җебе сыман, баш очында асылынып торды. Ана кош, «әйдәгез, әйдә» дип, астагыларны да дәшә-чакыра кебек иде. Эреле-ваклы үрдәк балалары, канатыннан җил сызгыртып, әнкәләре артыннан югарыга томырылды, әмма аларның көчләре чамалы иде, алар берәм-берәм кире җиргә коелды. Кыр үрдәге дә чирәмгә төшеп кунды. Әле иртәрәк иде, иртәрәк…
Бу тамашаның шаһиты Сабирҗан карт:
— Болар шыпан-шыпан җыена, — диде. Ул сөлгесен чалма рәвешендә башына ураган иде.
— Кая, әти?
Күкчәчәк юри сорады. «Кая?», имеш. Әйтерсең ул сукыр, әйтерсең чукрак.
— Иреккә, килен, иреккә. Кошларда адәм сабырлыгы юк, табигать чакырса, төбе-тамыры белән кубалар. Син теге… Авыз ачып калма, дим. Бер җай кошларыгызны күк суырыр, дим. Үзеңне Лотфулла сугып имгәтер аннары, килен.
— Ни язса, шул булыр, әти. Менә син дә каядыр әзерләнәсең шикелле.
— Ни бит, килен… Сырхаулап ятканда, Имам күрше хәл белергә керештерде бит. Бер-беребезне авыр сүзләр белән үпкәләтмичә генә әйткәләштек тә инде без. «Моннан ары сиңа сәлам дә бирмим» дигән күрше, үпкәсен онытып, тагы керә иде бит, бакчи. Ничек кенә кирегә сукаласам да, Имамныкы дөрес бит, килен. Алла бар, Алла бер, аны йөз Лелин да, йөз рибалютсия дә алыштырмый. Адәмнәр җир кануннарын үзләре төзиләр дә, үзләре үк бозалар, ди күрше. Хак әйтә. Аллаһы Тәгаләнең безне яшәргә өйрәткән китабы мәңгелеккә язылган, аны беркем дә сызалмый-төзәталмый, килен. Ни инде… Имам күрше тәһарәт алырга өйрәтте инде. Мәчеткә — җомга намазына әйдәкли хәзер. Миннән көлмәсләр микән, килен?
— Иман юлына баскан карттан көлсәләр, авызлары чалшаер, әти. Тукта! — Хатын өйдән иске кәләпүш тотып чыкты. — Сөлгеңне чиш, әти. Мә, ки, мәрхүм атамның төсе бу.
— Рәхмәт яусын, килен кызым. Әйдә, кош-кортларны тиз генә җыештырып, урыннарына ябыйк. Ана үрдәк гел күкләр күзли, бакчи, — дип, капка ярыгына кыстырган талчыбыкка үрелгән картка Күкчәчәк, йомшак кына:
— Җомгага соңарасың, әти, — диде.
Күкләр күзләсә ни! Биеклек — канатлылар мәйданы лабаса.
Хатын капканы шар ачты. Аннары, Лотфулланың янауларыннан куырылып, үрдәкләрне сарай ишегенә табан куарга кереште. Саз кошы маңгай терәп карышмады: ул акыллы иде, ул балаларының зур ачышлар өчен зәгыйфьрәк икәнен бүгенге ярым-йорты канат җилпүләрдән үк аңлап өлгергән. Бер үк вакытта ана үрдәк хәйләкәр дә иде. Икенче мәртәбә ул «тере йомгаклары»ның тәпиләрен генә җирдән аертты. Өченчесендә исә араны берничә сүәмгә озайтты.
— Килен, тиздән син боларның соңгы сәламнәрен генә ишетмәгәең, — диде Сабирҗан карт. — Үги малай каты куллы, үзеңне сугып имгәтер, дим. Сак бул.
Ә хатын:
— Ярар, әти, бүтән ишегалдында иркенәймәсләр, — дип ант итә дә, иртәгәсен ниндидер көчкә буйсынып, сарай ишегенең келәсен ычкындыра иде.
Кояш белән бергә уянып кырга киткән, ә төнлә учак төтене исләре, юнь хушбуй исләре сеңдереп түшәгенә кайтып ауган Лотфулла аны-моны сизмәде. Шуңа Күкчәчәк, тәмам тугарылып, кошлар очырды. Үрдәкләргә кушылып аның да җаны югарыга атыла һәм, кояш нурларында җылынып, өмет белән өретелә иде. Бәлки, әлеге минутларда Мирсәлим бер-бер чарасын күргәндер дә инде. Кичә ир, мәктәп кырыеннан узганда, укучылар белән бакчада кайнашкан хатынга күңелле генә каш сикертте. Әй, егет чагындагы гадәте инде бу аның. Нинди булса да сер әйтергә уйласа, кашлары «җанлана». Гауга куптармыйча гына Лотфулладан өзелсәң иде, Раббым! Иренең риза-бәхиллегеннән башка аерылса, тәмугта яначак ич Күкчәчәк. Лотфулла яндырачак аны, Лотфулла.
Беркөнне хатын әздән генә тотылмады. «Төшке ашка көтмәгез» дигән ир күзен-башын акайтып кайтып керде. Күкчәчәк ишегалды уртасындагы ләгәннәргә су тутыргач, сарайга табан өч-дүрт адым гына атлаган иде.
— Бусы нәстәгә?! — дип үкерде Лотфулла. — Әллә үрдәкләр йөздерәсезме?!
Күкчәчәк ис-тын җыйганда, Сабирҗан карт:
— Килен кер чайкый, улым, бакчи, — диде.
Вакчыл Лотфулла бу юлысы: «Кайда керләрең?» — дип бәйләнмәде, аның үзенеке куәтле иде, ахрысы. Ул, кош-корт аулаган төлке сыман, сарайдагы үрдәкләргә ташланды. Әле берсен, әле икенчесен эләктереп кулында үлчәгәндәй иткәч, идәнгә атып-атып бәрде.
— Мыскыл, валлаһи! Күгәрчен хәтле генә бит гәүдәләре. Хурлыкка калдыралар бит, үләксәләр. Ник тазармыйлар икән? Амбар-амбар бодай ашатып бит!
Сабирҗан карт аңа:
— Улым, начар ниятеңнән тыйлык син. Куакка бәйләп үрдәк аткан бәндәнең Алла кулын корытыр, киек кошлар үз үлеме белән үләргә яратылган, — дигән иде, Лотфулла әтисенең башындагы кәләпүшен сугып төшерде:
— Ачу казанымны кайнатып, шушы сәләмә «каз оясы»н чәпәп куя монысы да! Кичә телләрендә Ленин иде, бүген — Алла. Тфү, ике яклы пәкеләр! — Ир җиргә төкергәч, җиң очы белән иренен сөртте. — Күкчәчәк! Сиңа өч көн срок бирелә. Үрдәкләрне хет һава өрдереп симерт. Ау чоры башланды. Яңа гына сызгырдылар, өч көннән Бура-Киртәгә кунаклар килә.
Күкчәчәк үз-үзен тыя алмады, аның бөтен гәүдәсе токка эләккәндәй калтырый иде.
— Кош-кортны җәзалап үтермиләр… Атмыйлар кош-кортка… Хәрам ул…
— Һа, үз бодаемны состырып үстергән үрдәкләр хәраммы?! Соңгы вакытта син зерә телләшәсең, хатын! Шушы ике яклы пәке белән берләшеп, миңа каршы фетнә оештырсагыз, берегезне асам, икенчегезне атам бит, белегез! Әле өченчегез — төрмә чыпчыгы да бар. Аңа аерым җәза. Ә дүртенчесенә — Мирсәлимне яклап имза җыйган кешегә — особый үлем. Нәстә терәлешеп каттыгыз? Сарайдагы мәхлукларны бүксәләре шартлаганчы ашатыгыз.
— Өч көндә генә симермәс алар, улым.
Сабирҗан карт, учына бәрә-бәрә, тузанланган кәләпүшен какты.
— Карале боларга берегез! Гел кирегә сыпырып торалар бит. Төнлә дә йокламагыз, ипи турагыз, — дип ярсыды Лотфулла. — Келәткә китереп аударганны савытка чыгарып салырга иренәләр, эт ялкаулары! Моннан соң сәгать саен кайтып тикшерәм. Дулаган ир артыннан җил тыну белән, Күкчәчәк:
— Миңа булыш әле, әти! Тиз генә үрдәкләрне су коендырыйк әле, — диде.
— Әй килен, килен, су тагын да ябыктыра. Бодай ташыйм, булмаса.
— Ябыксыннар шул, ябыксыннар, әти.
Кая ашкына ул, йә? Ник болай тилерә?! Үлем якынлашканда бәхетсез кошлар очу тәмен, очу ләззәтен тоеп калсын диме? Бу шашынулар хәерлегә түгел бит инде, Ходаем! Нишләп дөнья акылын җыйган Сабирҗан карт «тукта» дип кулына сукмый?! Нишләп ул балалар кебек йөгерә-йөгерә киленнең кушканнарын үти?! И дөнья, нәрсәгә калдың…
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com