

Сабирҗан карт йокламаган, ул, уйларына чумып, ишек белән түр арасын «үлчи» иде.
— Әни әйтер ие, килен. Бер яхшыга — бер шакшы, бер шакшыга — бер яхшы яки бер шакшыга — бер шакшы, дип адәмнәрне парлаштыра, ди, фәрештәләр. Кайчак ялгыш кына бер яхшыга — бер яхшы, дип тә җибәрәләр, ди. Шулай, килен, Лотфулла — шакшы, син — яхшы.
— Аңламадым, әти.
— Үги малай сиңа тиң түгел, киле-ен. Син яхшыга яхшы бәндә лазем. Урманда кәнтәйләр белән типтерә, ызначит, буржуй калдыгы. Аптырама, теге катын гайбәтен ишеттем мин. Һе-һе, колакның чукраклыгы аркасында. Камунислар партиәсе гүләй-мүләй ясатыр ие, һе. Парткумга дәштереп арт чүмечен кычыткан белән чактырыр иек. Бүген оятсызларны авызлыклаучы җук шул. Аерыл, килен, вәйт сиңа соңгы киңәшем.
Әй, бу хакта Күкчәчәк көн дә уйлый, төн дә уйлый. Күңеленнән генә сәгать саен аерыла. Хыялына чәбәләнеп чуала. Мирсәлим дә ялгыз… Әле аларга өр-яңадан башларга була. Ләкин хыял белән чынбарлык арасында тирән упкын ыржая: Лотфулла! Ирекле баштан хатын аерамыни ул?! Кимсетепхурлап яшәсә яшәр, әмма өй җиһазы итеп карарга күнеккән хатынны урыныннан ярты сүәм дә күчермәс. Һай, Мирсәлимдә тәвәккәллек юк шу-ул. Яраткан тәкъдирдә аны урлап, урламаса, күндереп җир читенә качар иде. Бу фани дөньяларда Лотфулланың кулы җитмәслек берәр почмак бардыр лабаса. Их, Мирсәлим, Мирсәлим… Әле бит яңадан рәис булам дип кымырҗый икән. Йа Алла, кан дошманы белән сөзешеп, мөгез сындырулар рәхәт микәнни? Бу юлысы Лотфулла күкрәгенә төзәп аттырмас, өч елда ул усаллык исәпли-исәпли әллә ничә тозак корды. Берсенә капмаса, икенчесенә кабар Мирсәлим.
— Ишетәсеңме, килен? Аерыл! Без сезгә — кыз-катынга — рибалютсия исеменнән ирек дауладыкмы? Дауладык. Сез ирләр белән тигез хокуклы.
— Сез даулаган хокуклар минем өчен язылмаган бит, әти. Лотфулланың үз кануны.
— Борчылма, килен. Буржуй малайны боргычлармын мин. Аңардан мин, э-э... — Сабирҗан карт нигәдер «мин»дә төртелде, гадәттәгечә, «Лелин башым» белән дип ялгап китмәде. — … э-э, теге ни… килен, мин куян түгел аңардан шөлләргә. Ие, куян түгел.
Күкчәчәк көлмәде, чөнки карт җитди иде.
— Аңа телеңне әрәм итмә, әти.
Лотфулла үги атасының сүзләренә җилкә аша гына төкерәчәк иде. Ә шулай да карт күңелне вәсвәсәләтте. Ир — ач күз — хатын-кызга туймады: тәмам туарылып азды-тузды. Аның чүп савытына охшаган күңеле очсыз хатыннар белән тулган, хәзер Күкчәчәк аңа кирәк түгел иде.
Ир төнлә генә кайтты. Тирләп-пешеп ярты болын печән чапкан кешедәй, кое капкачын каерып атып, тимер белән каймаланган чиләкне шалдыр-шолдыр аска ташлады.
— Уф, сусатты. Эчмәдем дә, каһәр. Нәстә йокламадың син? Нәстә ишегалдын саклыйсың? Эт!
Күкчәчәк шәүләсенә карады. Фара яктысында ул канаты көйгән күбәләктәй калтырана иде.
— Син дә хәзер генә урманнан кайттың, бүре!
— Мин — ир кеше. Нәстә дә эшләрмен! Кер, ят! Йокламаган кыз-катынның күз кабаклары шешенә, бит тиресе сәлперәя, ә син миңа матур килеш кирәк. Иртәгә кичкә безгә кунаклар килә. Сарык суйдырам. Бәлеш пешер, мунча як! Мона синең кебек аларның да хатыннары: «Кайда себереләсең?» — дип чәпчи икән. Күрсеннәр чәчбикәләр ирләре бик тату, үрнәк гаиләдә кунак булып йөргәнен, бернинди бозыклык та юк икәнен.
— Гөлсем… Гөлсем хатын роленә бармыймыни инде?
Салкын су белән тамагын юдырган Лотфулла, гыжлап кына:
— Күп сөйләмә, яме! — диде. — Кунаклар алдында да йөземне кызартсаң, кара… — Чиләк киредән кое төбенә очты. — Кара, кичермәм, хатын!
— Мин синнән аерылам, Лотфулла.
— Сиңа бер әйтелгән иде моннан байтак еллар элек. Хәтерең тишек иләк икән. Аерыл, бигайбә! Вәләкин минем тәмуг та бик кайнар: сөяркәң белән кочаклашам дигәндә генә, тәнең чытырдап яначак, үбешәбез дигәндә, иреннәрең көячәк. Ха-ха-ха! Ә Лотфулла не причум! Син кул уйнаткан дип милиция бәйләнмәячәк. Бәс, алар минем ахирләр бит әле. Иртәгә аларның башлыклары да бәлешкә чакырулы.
— Ялгыз яшим мин, Лотфулла.
— Ялгыз?! Синме?! — Ир аны, беләгеннән тотып, фара алдына китереп бастырды. — Япь-яшь килешме? Хет кырык тапкыр тәүбә ит, хет йөрәгеңне амбар йозагы белән биклә, файдасыз. Койма аша сикертер, җирдән шуыштырыр, барыбер шул өтек Мирсәлимнең куенына ташлар. Кем, кем? Табигать, ахмак хатын! Гыйльмия карчыкны котыртмас бит инде ул, аның җыры җырланган.
— Мин сине яратмыйм, Лотфулла.
— Бәс, яратма. Өч тиенемә кирәк синең белән гыйшык-мыйшык уйнау. Яратмаган хатын белән яшәве күңеллерәк тә әле. Син ташла хисләреңне! Ныгытып кунаклар каршыларга әзерлән. Табынны куагында җитлекмичә туган әче әфлисун, мандарин ише әйбер белән тутырма. Алар мужик ашы түгел, алардан эчәкләр бөрешә. Эре-эре бәрәңге, катык, каймак куй. Помидор белән кыярларны пычак белән акыртып суйма, бербөтен торсын.
Лотфулла фараларны сүндерде. Күкчәчәкне караңгылык чолмады. Хатын, абынмас өчен кулларын алга сузып, ачык капкадан урамга чыкты. Кинәт кенә аның төн карасында эреп югаласы килде. Карасаз һаман да куркыныч… Һаман да төпсез… Бәлки, ул шунда гына тынычлык табар. Мәңгегә калса ни! Лотфулланың йорты да саз… Аска суыра, суыра…
Күкчәчәк урам буйлап атлады. Йокысызлыктан интегеп, саран гына җемелдәшкән йолдызлар, күзләрен шарландырып, аңа текәлгән иде. «Кая барасың, әй җүләр хатын? Үз-үзеңне сазга батырып кына котылу булыр, дисеңме?! Гөнаһлы җаның безнең биеклеккә дә менә алмас, җирдә — адәмнәрнең аяк астында тапталыр, тукта-а-а!» Күкчәчәк туктады. Тик кире борылмады. Югары очтагы бер йортның тәрәзәсендә ут яна иде. Ул шул яктылыкка табан йөгерде. Нәрсәгәдер бәрелеп, тез башын канатты. Ә үзе бер көлде, бер елады. Бу — тилерүнең йә башы, йә ахыры иде: ул бит Мирсәлимнәргә чаба! Теге ут — Мирсәлимнәр уты. Сүндерә күрмә, җаным, сүндерә күрмә. Көч-куәте суырылган хатын, күктән атып төшерелгән кош кебек, тәрәзәгә капланды. Аннан… Әйтерсең җан тәннән аерылды, ул үзен, Мирсәлимнең күкрәгенә башын куеп, сулык-сулык елаган хәлдә күрде. Моңа бик хурланды. Бу хыянәтче ир алдында җебергә тиеш идемени горур болын чәчәге?! Сораулары да сәер иде. Гүя аның теле белән ят хатын сөйләште.
— Чынлап та, авылга минем өчен кайттыңмы, Мирсәлим?
— Синең өчен, Күкчәчәк, синең өчен…
— Һаман яратасыңмы, Мирсәлим?
— Яратам, үлеп яратам, Күкчәчәк.
— Алайса, өеңә чакыр… Бүтән җибәрмә, Мирсәлим. Лотфулладан йолып ал!
— Әз генә сабыр ит, болын чәчәгем. Без угрылар сыман кача-поса кавышмабыз. Син хәзер тынычлан, өеңә кайт. Тик шуны бел: мин сине ул аждаһадан коткарам. Барыбер әмәлен табам.
— Нишлисең, Лотфулланы атып үтерәсеңме?!
— Юк, Күкчәчәк. Ул сиңа үзе «кит» диячәк.
— Һичнинди янауларсызмы?
— Әйе, болын чәчәгем.
— Тизрәк әмәлен эзлә инде, Мирсәлим! Арыдым мин, Мирсәли-и-им…
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com