

...Ул ел ярымнан төнлә үлде.
...Әни елый.
...Бүлмәгә керү белән картәнинең күз кабаклары ачык булуын күреп калдым. Аларны яптырырга тырышып, озак кына тотып тордым. Тынычлана төшеп, бераз черем итәргә дә өлгергәнмен. Ләкин берничә мизгелдән сискәнеп уянып китсәм, картәнинең күзләре ачык, һәм алар гүя мине күзәтәләр иде.
***
...Ул кичне мин авылдагы өебезнең ишегенә шактый озак шакып торган идем. Тәрәзәгә килгән картәни мине караңгыда танымады. Юк, танымады түгел, ул мине күрми, аның карашы, минем аша, башка вакытка, башка үлчәмгә төбәлгән иде. Көч-хәл белән ишекне ачтыра алдым. Карашында гадәттәгечә шатлык чаткылары да биешмәде, ул битараф, аңа барыбер иде.
Чәй куйдык, мин залдагы диванга утырдым, картәни өстәл әзерләргә тотынды. Буш йортның авыр тынлыгын аның тапочкаларының бетон идәнгә җәелгән линолеумда салмак кына шакылдавы аермачык булып ишетелә. Вакытны белергә теләп, мин өйдә булган сәгатьләргә күз салдым: дивардагы күкеле сәгать күптән туктап калган, ә йөргәне дә әйле-шәйле. Аптырагач, телевизорны кабызып, аның гөрелтесен тыңлап чәй эчәргә керештем.
Безнең гаиләдә чәй эчү беркайчан да сусын кандыру гына булмады. Чәй табыны – гаиләнең бергә җыелу урыны, ял итү урыны. Чәй эчкәндә ниндидер уртак мәсьәләләр тикшерелә, нәкъ мнә чәй эчкәндә генә балалар әти-әниләренең ихлас игътибарын һәм кайгыртуын тоя, сорауларына җавап ала. Әти һәрвакыт шаярта һәм кызык хәлләр турында сөйли, мин аларны тыңлап рәхәтләнеп көләм. Бик күңелле һәм искиткеч рәхәт. Шуңа күрә мин чәй эчүнең мөмкин кадәр озаккарак сузылуын тели идем. Инде кунак килсә, аны шунда ук чәйгә утырталар, һәм озын-озак әңгәмә башлана. Аларны озатыр алдыннан тагын чәй табыны җыела. Мин үзем кунак килү-китүне бик тә ярата идем.
Тәүдә мин картәнинең, без икәү генә булсак та, өстәлгә өч чынаяк куюына игътибар итмәдем: ул бит инде өлкән яшьтә, һәрчак нәрсәне булса да бутый йә оныта. Мин инде моңа аптырамыйм. Сөйләшми генә чәй эчтек, аннан картәни нидер сөйләргә тотынды. Үземнең уйларыма батып, аны тыңламадым да диярлек. Бераздан гына ниндидер кешеләрнең, бер хатын һәм бер ирнең, аның танышларының килгәнлеген, тәрәзәгә шакыганнарын, үзләре белән каядыр чакырганнарын, тик картәнинең бармаганлыгын аңладым. Өстәвенә, бер таныш булмаган ир килгән, әрсезләнеп, диванга җәелеп яткан да үзенең туган-тумачасы белән шушы өйдә яшәячеген белдергән. Туганнары шунда ук өйгә тулган, аларны картәни көч-хәл белән өйдән куып чыгара алган, бары тик бер кечкенә кызны гына жәлләгән: ул бик ач, киеме дә начар икән, ә җәй күптән үткән. “Менә шуннан бирле икәү бергә яшибез дә инде”, – дип, картәни үзенең хәбәрен тәмам итте. Мин шунда гына аңыма килдем һәм: “Кем белән?” – дип сорый салдым. “Теге кыз белән!” – диде картәни, минем авыз ачып торуыма ачуы килеп.
Миңа хәбәр җибәргән күрше хатыны килеп керде, картәнинең байтактан ялгыша башлавын, үзен акылдан язган кеше кебек тотуын сөйләп бирде. Яңарак кына авыл кибетенә йөгереп барып, “йортым яна” дип кычкыра башлавын да әйтте. Барысы да янгын сүндерергә йөгергән, ә янгын юк, ди. “Аны карарга, дәваларга кирәк, чынлап торып ут төртмәс борын алып китәргә тырышыгыз”, – дип киңәш бирде ул. Күрше хатынын рәхмәтләр әйтеп озатып калдым. “Кичтәнге акыл иртәнгә ярамый, иртән күз күрер әле”, – дип, йокларга яттым.
Төнлә картәнинең тапочкалары шакылдауга уянып киттем. Аның, үзалдына нидер мыгырданып, бүлмәдән бүлмәгә йөрүе ишетелә иде. Бу хәл бик озак дәвам итте. Мин, түзмичә, йокы бүлмәсеннән чыктым. Гаҗәп, диванга урын җәелгән иде. Кемгә икән инде?
Картәни бик дулкынланган иде. “Ни булды?” – дип сорадым мин, борчылуымны басарга тырышып. “Юньсез кыз”, – дип сукранды картәни, – тыңлашмый, миннән качарга гына тора. Таба алмыйм үзен!”. Һәм һаман эзләнүендә булды. Мин ни булырын көтәргә карар иттем. Күпмедер вакыттан аш бүлмәсеннән аның тавышы ишетелде: “Кара аны, кая менгән!”. Картәни җылыткыч батареясе багы өстенә, түшәмгә төртеп күрсәтте. Анда баскыч та сөяп куелган иде. Әлбәттә инде, анда беркем дә юк иде, ә ул күзгә күренмәгән кызчыкны бак өстеннән төшерде дә, урынына илтеп салды, өстен юрган белән ябып куйды.
Иртән әтинең абыйсына шылтыраттым. Ул җәһәт килеп җитте. Көч-хәл белән картәнине аларга барырга күндердек. Кунакка гына барасың, тиздән кайтасың дип алдаштык.
Машинага утырыр алдыннан картәни миңа борылып, моңсу гына: “Син ул кызчыкны искә ал инде”, – диде.
Мин вәгъдә бирдем.
***
Кайтуыма хатынымның яраткан соравы әзер иде: “Кайда йөрдең?” Мин хәлләрне аңлаттым һәм өстәп куйдым: “Тик мин берүзем түгел, мин бер кыз белән”. Хатыным миңа сәерсенеп карап алды да бармагы белән чигә тирәсен “бораулады”. Мин дә ул чак шаяртам дип уйлаган идем.
Ә ярты елдан картәни абыйның абзарын яндырды. Сәбәбе нидән булгандыр, белмим. “Ут төртелүне көтеп кенә торган абзар-сарайлар дөньяда әкәмәт күп бит”. Ләкин җиңги моны аңларга теләмәде. Ул абыйга басым ясады, һәм картәнине тиз генә безгә күчерделәр. Аның алдагы ярты елын тулай торакта үтте.
Хатыным картәнине караудан баш тартты, “Минем белән киңәшләшмәдең”, дип, шап итеп ишекне япты да чыгып китте. Киңәшләшеп торырга вакыт булдымыни! Һәм, әйтерсең, башка юллар бар иде!
Шулай итеп, картәнине карау миңа торып калды.
Без картәни белән аерым бүлмәдә яшәдек. Көн дә баш ватам: нәрсә ашатырга? Көндез, эшкә киткәндә, аны бикләп китәм, һәм, ул-бу була күрмәсен дип, бик курка идем. Озын кыш буена бер генә тапкыр урамга чыгып әйләндек, аның башкача теләге булмады.
Ярый әле, якында гына яшәгән энекәш ярдәмләште. Кыйммәтле дарулар алдык, килен, энекәшнең хатыны, картәнинең киемнәрен юды, юындырды, уколлар кадады. Даруларның файдасы тимәде диярлек. Хәтере көннән-көн начарланды. Приступлары торган саен ешрак кабатлана башлады. Үзен бөтенләй белештерми башлап, тамаша кылырга бар тулай торак җыелган чаклар да булгалады.
Минем тормышым тәмугка әверелде. Боларны күрмәс өчен, мин тагын да ныграк эчә башладым. Энем тәүдә кайсыбызны көйләргә белми аптырый да иде булса кирәк.
Шулай кыш үтеп китте, ә җәен картәнине әни үзенә күчерде. Көз башында картәни вафат булды. Әҗәле алдыннан ул һушына килде, хәтта шаяртырга итте. Килене, ягъни әни белән электән бик тату булмасалар да, авыр чакта ташламаганы өчен, аңа рәхмәтләрен укыды...
***
Мине ялгыз эчкече ясаган бу сынау беткәндер инде дисәм, тормыш сюрпризларын әзерләп кенә торган икән.
Ниһаять, ис-акыл җыя башлаган чагымда, ишегемә шакыдылар. Мин ишекне ачтым. Бусагада гади генә алсу күлмәк кигән бер кызчык басып тора иде.
– Син кемне эзлисең? – дип сорадым мин, аны ишекне ялгышадыр дип уйлап.
– Синдә уйнасам буламы? – диде ул. – Мин бер ялгызым. Миңа шундый... шундый күңелсез!
Мондый көтелмәгән үтенечтән мин югалып калдым. Ә ул инде бүлмәгә үтте, һәм миңа бары елмаеп сорарга гына калды:
– Чәй эчәсеңме?
Кыңгырау чыңын хәтерләтеп, ул көлеп җибәрде:
– Әйе, кәнфитләп!
Әлбәттә инде, кәнфит табылмады, һәм миңа кибеткә чыгарга туры килде. Кайтуыма кызчык уенга баткан һәм мине күрми дә иде сыман.
– Исемең ничек? – дип сорадым мин, ләкин ул уенга чумып, җавап бирмәде. Ярар, соңыннан белермен, дип уйладым. Аннан без чәй эчтек, аның кыбырсыклыгы аркасында чәй түгелде, кекс валчыклары уңлы-суллы чәчелде, кайнатматаплары өр-яңа эскәтер өстендә күлләвекләр хасил итте. Мин үзем дә артык пөхтәләрдән түгел, нишлисең, җыештырырга туры киләчәгенә күндем һәм үз эшемдә булдым. Ләкин кызның уены уйларымны тупларга комачаулый һәм ачуымны кузгата иде, өстәвенә ул бихисап ахмак сорауларын да яудыра:
– Ә нишләп синең пәрдәләрең гел тартып куелган? Син нәрсә, кояш яктысын яратмыйсыңмыни?
– Мин кайберәүләрнең минем дөньяма тыкшынуларын яратмыйм, – дидем шактый тупас итеп. – Һәм, гомумән, сиңа өеңә кайтырга вакыт түгелме?
Ул көрсенде, курчагын алды һәм ачуланып кайтып китте, хәтта саубуллашмады да.
Төнлә бала елавына уянып киттем. Утны кабызуга минем диванга каршы караватта утырган теге кызчыкны күреп, шок хәлендә калдым. Ишекне ябарга онытканмындыр, күрәсең. Кызчык үксеп беткән иде. Соңгы арада хатын-кыз яшенә ышанмаска өйрәнсәм дә, хәленә кереп, сорый салдым:
– Ни булды, кайдан син?
– Мине беркем дә яратмый, – дип, яшь аралаш көчкә әйтә алды ул.
– Ничек инде беркем дә? Менә мин, мәсәлән, – дип алдаштым мин, һәм ул нәзек кенә куллары белән муеныма сарылды. Мондый көтелмәгән ышанычтан күңелем нечкәрде, һәм, кызчыкны йокларга яткыргач, шактый озак уйланып яттым.
Шул көннән, дөресрәге – төннән башлап, минем ялгызлыгыма нокта куелды. Тәүдә күндем, аннан өйрәндем, ә соңыннан аңардан башка күңелсез үк була башлады, икәү, берүзеңә караганда, барыбер дә күңеллерәк бит. Шулай ук мин аны хәстәрләмичә булдыра алмый идем, ә бит кемдер турында хәстәрлек күрәсең икән, үз хәсрәтләреңне онытасың һәм яшәешеңдә нинди дә булса мәгънә барлыкка килә...
(Русчадан Дилбәр Булатова тәрҗемәсе.)
***
Автор турында:
Салават Вахитов 1961нче елның 6нчы июнендә Красноярск өлкәсенең Ачинск шәһәрендә туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган, филология фәннәре кандидаты, жаргонология буенча белгеч. РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы.