Чәчмә әсәр
4 Декабря 2023, 16:11

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Күкчәчәк. Повесть (8)

Әллә сизмиме Күкчәчәк, кыр үрдәге Карасаздагы күлен сагына. Бәлки, анда аның пары да калгандыр. Кошларга да сөю-яратулар хас. Әмма аларның мәхәббәте мең өлеш көчлерәк. Кешеләр генә ул бер-берсенә хыянәт итә, бер-берсен рәнҗетә. Әнә Мирсәлим ишеләр…

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Күкчәчәк. Повесть (8)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Күкчәчәк. Повесть (8)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Күкчәчәк. Повесть (8)

4

 

Тыкрыкка бала-чагалар җыеп, әләмнәр болгата-болгата «рибалютсия уены» уйнаткан Сабирҗан карт кинәт кенә боегып калды.

— Дөньясы кызык түгел, килен, — диде ул, эчкә баткан яңакларын уып, — дөньясы кызык түгел. Элгәре ач корсакка да уен-көлке белән яши идек, хәзер ашарга да бар, кияргә дә бар, әммәтерәк күңел үсми. Оланнар да икенче. Дәртләре юк. Әзрәк шаулашалар да, тилбизердән баебик күрсәтәләр дип, ызбаларына чабалар. Син карале, килен, ярты метр буйлы оланнарның да аркасында бөкре! Көн-төн тилбизергә чекерәйгәч ничек туры булсын алар.

Тора-бара карт ашаудан да бизде:

— Бугазымнан үтми шул, килен. Элгәре ярты казан бәрәңге белән өч-дүрт телем кара ипине бөкләп салыр идек тә җәяүләп биш аулны урар идек.

Лотфулланың үги атасына талканы коры иде.

Ул:

— Ачтан үлсен сәяхәтче бака. Аның көен көйләмә тагы, — диде.

Ә Күкчәчәкнең картны жәлләп үзәкләре өзелде. Үз чорыннан бүгенгесенә күчалмаган җан иде бит ул. Авылдагы өлкән буын шушы заманга яраклашып беткәндә, «сәяхәтче бака» һаман күкләр гизә иде… Җитмәсә, килен дә аны «яраксыз»га чыгарды. Имам карттан чалдырырга дип бер тавыкның аягын бәйләгәндә, ишегалдында кайнашкан Сабирҗан әти:

— Килен, тавык сатарга җыендың мәллә? — дип сорады.

— Юк, әти. Имам бабайдан суйдырам, — диде хатын. — Шулпа эчсәң, бәлки, хәлләнерсең. Алайса, бигрәкләр дә ябыктың.

— И-и, килен, йортта ир заты барда кем күршегә йөри, китер тавыкны, үзем чалам. — Сабирҗан карт кулын күлмәк чабуына ышкыды. — Китер, китер!

— Сиңа хәрам шул, әти. — Күкчәчәк бик-бик уңайсызланса да, чын дөресен әйтергә мәҗбүр иде. — Син бит, әти… син бисмилласыз кеше бит, әти…

Аһ, ул да Лотфулла сыңары иде. Каты бәгырь! «Кыйблага каратып, бисмиллаңны укып суй инде, әти», — дисә, укасы коелыр идемени. Бу яшәештә Хак Тәгаләнең кануннар тәртибен бозмас өчен кемнедер рәнҗетергә дә туры килер бугай.

— Шулай дисеңме, килен? Миңа хәрам дисеңме?

Карт, башына тай тибеп миңгерәүләткәндәй, бер урында таптанды.

Үзенең мәнсезлегеннән уңайсызланган Күкчәчәк суелган тавык белән бергә Имам картны да «тота» керде.

— Әйдә, күгәрченнәрдәй гөрләшегез әле, аксакаллар!

Ике кордаш ишегалдындагы утыргычта күңелле генә гәп куерткач, ул Сабирҗан ата алдында, гаебен югандай, җиңел сулады. Башта алар һава торышы турында сөйләштеләр. Гадәттә, өлкәннәрнең сүз җебе шуннан эреләнә башлый. Шушы ят-чит дөньяда әңгәмәдәш табылуына сабыйларча сөенгән Сабирҗан карт тәмам җанланды:

— Карале, кордаш, син дә, мин дә җегәрле халык, кабаттан партиәбезне төзеп, буржуйларның койрыгын кыскартыйк без. Бура-Киртәнең үз Лелиныннан, ягъни миннән файдалансын авылдашлар.

— Шаярмасана, Сабирҗан туган. Ниткән партиә дә, ниткән буржуй ди. Рибалютсиягә кадәрге байлар бүгенгесе белән чагыштырганда пүчтәк кенә. Әнә синең үги малаең бөтенесен дә үзенә көрәде. Көрәсен инде. Барыбер каберенә сыйдырмас. Мин андый ваклыкларга тыныч кына карыйм. Безнең җыр җырланган инде, туган. Аллаһ каршысына нинди йөз-кыяфәт, нинди иман белән тезелербез, шул турыда уйлата хәзер.

— Тиз бирешкәнсең син, кордаш.

— Кемгә, Сабирҗан туган? Картлыккамы?

— Күңелсез уйларга, кордаш. Партиә кешене, дәртләндереп, якты киләчәккә — камунизмга илтә, кордаш.

— Ташла дим шаяртуларыңны, Сабирҗан туган. Иллә дә мәзәк карт син. Теге чуалчык елларда әйбәт җегет идең син, авылга бер зыяның да тимәде, чын мәгәр. Йомшак күңелле идең. Шуның өчен генә мин синең шырдый-бырдый сүзләреңә ачуланмыйча тыңлап утырам. Иту тыңлатырсың Имам картны! Бу саташуларың шайтан галәмәте. Мәчеткә йөр син, туган, эһе. Догалар өйрән. Лелин-Лелин дисең дә, ул да бит Коръән укыган. Аның әнә «Укырга, укырга һәм укырга!» диелгән шигаре кайдан чәлдерелгән дисеңме? Әлбиттә, безнең изге китаптан. Коръән Кәримебез дә бит Аллаһы Тәгаләнең «укы» дигән боерыгы белән иңдерелә. Безне надан димә син, туган. Җәннәтне икенче төрле камунизм дип кенә атый бабаң. Кибетләрдә җаның ни тели — ал да аша, акчасыз гына. Ярлыга-байга бүленеш җук, һәммәсе тигез, һәммәсе дус-тату, янәмәсе. Тилбизердәге тамашалар — үтереш-талашлар җук, зиналар җук, су басулар җук. Тик Лелиныгыз җәннәтне Аллаһтан узып шушы шакшы җир өстендә кормакчы ие, менә аның төп ялгышы шушы ие. Адәм кулы белән, адәм ихтыяры белән оҗмахлар төзелми ул, туган.

— Син, кордаш, Лелинны алай ук хурлама, җәме. Ул халык мәнфәгатен кайгырткан партиә оештырды.

— Ә аның бәлшивикләре нишләде, җә? Асты-кисте! Күпме асыл ирләрне партиә исеменнән аттылар. Примир, мин — гади салдат. Сугышта яраланып плингә төштем, аннан безнең камунислар «хыянәтче» дип мине җәһәннәмгә — лагирга сөрде. Лагирдан соң иллә бер дә тынычлап йокламадым. Төнлә баш очыма итегем белән бүрегемне куеп ятар идем. Кайчан килеп алырлар дип. Плиндәгеләргә икешәр-өчәр кат төрмә исе иснәтәләр иде.

Күкчәчәк картларның бәхәсенә кушылмады. Ул, тавыгын йолкып-юып пешерергә салгач, сарай ишеген ачты. Ябуда сөрсегән кыр үрдәге бәбкәләре ишегалдына сибелде. Тыкрык башындагы «кунак өе»ндә Лотфулла әшнәләре белән типтерә, даң-доң музыка тавышы монда хәтле ишетелә иде. Ир бәндәсе таң атканда гына кайтып авачак. Чөнки кунаклар, авылга гына сыймыйча, урман аланына ташып чыгачак. Ә анда утта яшь бәрән ите кыздырыла. Хатын исә, Лотфулла дөньяның арт ягына тибә-тибә типтергәндә, кыр үрдәгенә ирек бирәчәк. Ишегалды киң, иркен: балаларын очарга өйрәтсен, канатларын ныгытсын. Әллә сизмиме Күкчәчәк, кыр үрдәге Карасаздагы күлен сагына. Бәлки, анда аның пары да калгандыр. Кошларга да сөю-яратулар хас. Әмма аларның мәхәббәте мең өлеш көчлерәк. Кешеләр генә ул бер-берсенә хыянәт итә, бер-берсен рәнҗетә. Әнә Мирсәлим ишеләр… Нәрсә «ишеләр»? Бура-Киртә халкы аны яңадан җирле үзидарә рәислегенә кодалый икән. Кемдер имза җыярга керешкән, ди. Күкчәчәккә эндәшмиләр. Лотфый хатыны дип читләштерәләр, мөгаен. Ә ул теге чакта да Лотфулла хатыны иде ләбаса. Хәзер генә ни үзгәрде соң? Ир белән хатын бер йомгакка чорнала, диләр. Дөрес түгел! Күкчәчәк гомер буе үз дөньясында яшәде. Япа-ялгызы… Лотфулла белән җаннар берләшмәде, берләшә дә алмас иде, чөнки ир коры иде… Йә, кем инде кырда утлаган ун сыерны атып үтерә? Ә Мирсәлим, бу вәхшилеккә түзмәгән ни сабыр Мирсәлим, шушы ук мылтыкны Лотфулланың күкрәгенә төзәде…

Ник дөмектермәгән дип шаулады Бура-Киртә. Заман үзе тудырган җир биләүче күзгә кадалган чүп сыман иде шул. Ул үлсә, авыл коллыктан котылачак. Яраланган Лотфулланы үзәк хастаханәсенә илттеләр.

— Янымнан ни шагу, хатын! — дип үкерде ир, кулын каерып. — Үлсәм, сине дә кабергә сөйрим, көтмә сөеклем белән кавышам дип. Аны төрмәдә череттерәм мин! 

Йокы даруы эчергәч, хатын кире авылга чапты. Төне буе ул, йорттан йортка йөреп, имза җыйды. Мирсәлимне яклап… Мирсәлимне аклап… Ә иртән, урыныннан беркая да кузгалмагандай, иренең ятагы кырыенда утырды.

— Нигә кәефең юк? Мин үлмәгәнгә кайгырасыңмы? — Лотфулла кичә боргычлап кара яндырган кулга өрде.

— Юк, синең өчен гарьләнәм, — диде хатын, нәфрәтеннән тулышып. — Гөнаһсыз хайваннарга ничек аттың син, мәрхәмәтсез!

— Икенче юлы гөнаһлы хуҗаларының маңгаена чәпәрмен алайса. Бүтән иген кырын сыер тоягы белән издермәсләр. Киләчәктә сабак булсын аңгыраларга!

— Бигрәк явыз син, Лотфулла!

— Лыгырдама, яме! Духтырдан сораш, нәстә ашарга ярый миңа. Тавык шулпасы дисә, көн дә тавык суйдыр. Мин монда эт кебек айлап-еллап яра ялап, ятакта аунарга уйламыйм, минем кеше үтерүчене төрмәгә тыгасым бар!

Әмма Лотфуллага ярасын озак «яларга» туры килде. Аңа Казанда өстәмә операция ясадылар. Ул терелеп аякка басканда, Мирсәлимгә суд булган иде инде. Өч ел… Халык: «Аллага шөкер, әз срок», — диде. Берәүләргә әз, ә берәүләргә… Күкчәчәк өчен ул мәңгелек кебек иде. Бу еллар, боз кантары сыман, хатынның йөрәге аша шуышты. Иртә дә, кич тә туңдырды, өшетте, калтыратты. Бүген Мирсәлим үз хәлен чамалый микән соң? Яңадан рәислек вазифасына алыну — аждаһа Лотфулла белән канга батышу дигән сүз лә. Хәтәр хәтерле Лотфулла аңа адым саен аяк чалачак.

…Бер кайнарланып, бер суынып бәхәсләшкәч, Имам карт чыгып китте.

Сабирҗан ата, күршесе белән борчагы пешкәнгә шатланып:

— Имам кордаш болай үзе зирәк кеше, — диде. — Тик мона гел үзенең басуын сукалый. Мәчеткә йөр, ди. Лелин башым беләнме, ә, килен?

— Син Лелин түгел, әти.

— Кем соң мин, килен?

— Ап-ак сакаллы, гап-гади Сабирҗан карт син, әти.

Карт көш-көш үрдәк бәбкәләрен куды:

— Тапталасыз, тере йомгакларым, тапталасыз. Чигәләрем кыса, килен. Чүт кенә черем итәм, килен. Шулпаң пешкәч уятырсың, килен. Нәстә диләр, ә? Лелин башың белән монда, эһе…

— Ял ит, әти, ял ит, — диде Күкчәчәк. Ул тагын картны үпкәләтте бугай.

Капканы чебен сыярлык итеп кенә ачып, Гөлсем килеп керде.

— У-у, болар теге кыр үрдәгенең төчкерекләреме? Әйтәм, Лотфулла кунакларга мактана. Көзгә һәрберегез бишәр үрдәк атасыз, ди. Менә кайларда симертәләр икән тамаша корбаннарын!

— Сиңа нәрсә кирәк, Гөлсем?

Такылдык хатын күзе белән үрдәкләргә кадалган иде.

— Бигрәк ябык үзләре, иеме? Ник сулы ләгәнгә бодай сипмисең? Бодай симертә ич!

— Сиңа нәрсә кирәк, Гөлсем?

— Әй, пычагым да кирәкми! Әллә күрше күрше белән йөрешмиме? Кердем әле менә эчем пошып. Лотфулланың ач кунакларын сыйлый-сыйлый аяк табаннарым яна. Ашадылар, эчтеләр, мунчада чабындылар да, машиналарына аслы-өсле төялешеп, урманга сыптырдылар.

— Син сыймадыңмы?

— Һи, монысында абзыкайлар алма күек чибәр кызлар белән иде. Синекенең дә тез башына берсе кунаклады. Лотфый чукынчык миңа «картайдың» дия. Ул яшьләр белән чуала инде. Шәһәр кәнтәйләре белән. Мине асрау итеп кенә кулланмакчы хәзер. Синең белән киңәшим әле, Чәчәк. Мирсәлимемә кире кайтсам кумас инде, эме?

Күкчәчәк чүт кенә «юк» дип кычкырмады. Юк, кайтма, җобага! Мирсәлим аныкы, бары тик аныкы гына!

«Нишлисең син, Күкчәчәк?! Кеше үз иренә әйләнеп кайтырга җыена. Мирсәлим синеке түгел ләбаса! Хыялыңнан җиргә төш, Күкчәчәк!»

— Мирсәлим рәис арбасына җигелсә, мин тәк тә түрә хатыны исәпләнәм инде, эеме?

— Үзегез килешегез, Гөлсем. Мин сезгә кысылмыйм.

— Син Мирсәлимне күрдеңме? Элеккечә мәһабәт ир, ди, чукынчык. Үрдәкләреңне яп та миңа кунак өен чистартыш әле, кызый. Тегеләр дуңгыз кебек мыркылдаша-мыркылдаша ашады-эчте дә идәнгә сөяк бәреп уйнады. Чистый акылсыз бала-чага! Синең иреңнең әшнәләре ич, булыш давай.

Гөлсем такылдаган саен, кыр үрдәге ризасыз тавыш белән бакылдый иде. Бу хатынны кош-корт та өнәми хәтта.

— Гафу ит, Гөлсем, мин кеше пычрагын җыештырмыйм шул. Сау бул. Күкчәчәк капканы ачты. Мирсәлим кумас диме? Әй Ходай, ничек син шушы мыскылга түзәсең?! Әллә соң ул вакытта Мирсәлимнең акылын томалап торган идеңме? Югыйсә егет солтаны күрәләтә өтек хатын белән язмышын бәйләр идемени!

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас