

Күкчәчәк дерелдәгән буыннарын кулы белән сыпырды. Аңа көч җыеп, ничек тә кире борылып чыгарга кирәк. Әгәр таң аттырса, йөрәге ярылачак иде. Карчык дип үлеп булмый лабаса! Ләкин аяклар тыңламый, камыр сыман йомшарып, гәүдәсен сыгылдырды. Шулай ярым бөгелгән килеш торды ул. Аны күл генә җибәрми, ахрысы.
Таң беленгәндә, буыннардан калтырау кимеде, гәүдә дә төзәйде. Карчык кушканнарны төгәл үтәргә кирәк иде. Инде кызны тонык кына гүелдәгән адәми тавышлар эзәрлекли башлады. Йа Алла, әллә элгәре сазга батканнарның җаннары уяндымы? Күл буеннан ераклашып, саз авызындагы кәрлә каеннарга якынлашкан саен, тавышлар көчәя генә иде. Тизрәк авылга йөгер, кызый, тизрәк! Менә соңгы түмгәк, менә… Абау, ни хәл бу?! Күкчәчәк, балалар кебек, күзләрен уды: ауган-сынган койма кырыенда сабантуй хәтле халык җыелган.
— Әнә ул! — Иң беренче Мәүлия сөрән салды. Аннары кызның каршысына атылды. — Йолдызым-күршем, кичә артыңнан махсус күзәттем. Төнлә кая кыяклар икән, дим. Карасазга кердең дә чумдың, атакаем! Үлде дип авыл җыйдым мин, йолдызым-күршем.
Сабантуй гөжләвеннән тынып калды. Һәрберсе Күкчәчәктән сүз көтә иде. Ә ул Мирсәлимне генә күрде. Гаҗәп, баягы күл сыман, егетнең дә кыяфәте шомландырды. Ник ул исерек төсле як-якка авыша? Ник аның йөзе таштан да таш?
— Күкчәчәк! — Мирсәлим аңа табан талпынгандай итте: — Әйдә, өйгә кайт, Күкчәчәк. Син авырыйсың, ахрысы.
— Юк, мин сау-сәламәт, Мирсәлим.
Кыз бәхетле елмайды. Ниһаять, ул яраткан кешесенә бикле серен ачачак.
— Әйдә, өйгә кайт, — дип кабатлады ир.
— Кая кайта?! Кемнәргә кайта?! — Хатыннар белән сөйләшкән Гөлсем очып килеп Мирсәлимнең беләгенә асылынды. — Нигә аны чакырасың, җанашым?
Мирсәлим Гөлсемнең кулын чүп кебек кенә беләгеннән кагып төшерде дә кызга томырылды:
— Әйдә койма аша күтәреп алам, Күкчәчәк!
— Әй син, нәфсе капчыгы! — Сузылган кулларга шап иттереп суктылар. — Икенче хатынга өйләнмисеңдер бит? — Яшь рәис Мирсәлимнең юлын бүлде. Лотфулла шулай истә-сында юк чакта гына җир астыннан калка иде. — Төнә кич — Гөлсем, бүген — Күкчәчәк. Син безгә Бура-Киртәдә кыз да калдырмыйсың, чибәркәйләргә рәттән тамга сугасың, ахрысы.
«Өйләнгән!.. Сазлыкта гына батып үләсе иде, әй! Өйләнгән…»
Мирсәлим иңе белән рәисне этеп юлны ачты да койма аша Күкчәчәккә үрелде.
— Кил, болын чәчәгем!
— Кагылма!
Кызның гәүдәсе бөрешеп җыерылды. Йөзәрләгән пар күз аларга текәлгән иде. Лотфулла исә бу бәхетсезлектән оста файдаланды.
— Кагылма дигәч кагылма, бүректәш. Хатының белән икәү йоклаган түшәгең суынмагандыр әле, кайт та юрган астына чум, бүректәш, — дип, ул, черегән койманы тибеп аударып, Күкчәчәкне култыклады. — Киттек, матурым. Әбзиеңә дә өйләнергә вакыт. Синдәй гүзәлкәйләр җир йөзендә сирәк ул.
Бер-бер артлы икесе дә ялгышты. Башта — Мирсәлим, соңра — Күкчәчәк.
Авыл заманлашып, һәр шәхси хуҗалыкка торбадан су үткәрелсә дә, Бура-Киртәдә кызык кына йола саклана: килен-киленчәк, иңнәренә чиләк-көянтә асып, аръяк болынындагы Зәмзәм чишмәсенә суга бара һәм аның уңганлыгы-булганлыгы мөлдерәмә тулы чиләкләренә карап билгеләнә. Гадәттә, яшь хатыннар, «ялкау икән» дигән бәя куйдыртмас өчен, чишмәдән мамыкка баскандай, сак кына, йомшак кына атлап кайта иде.
…Яшь киленнәр чишмә янында очраштылар.
— Төнә әйтә, әйдә өйгә апкерәм, ди Мирсәлим. Апкер, мәйтәм. Гөлйөзем апа, әй, хәзер әни инде, бәлеш пешергән. Уйнап кына чыгылды инде кияүгә, кызкаем. Сезнең ничегрәк соң анда? Эһем, кочагы кайнармы Лотфулла рәиснең? Минеке тыр-мыр шунда.
Күкчәчәкнең эчен мәчеләр тырнаса да дәшмәде. Җиңел-җилпе Гөлсем белән Мирсәлимне бүлешеп әрләшсенмени! Бүтән ул ир аныкы түгел инде…
Авыл башында такылдык Гөлсем сөрлегеп суны түкте һәм:
— Булдыксыз дип каенанам җелегемне киптерә инде-е-е, — дип үкерергә тотынды. — Иртән дә идән себеркесе дип әрләде-е-е!
Күкчәчәкнең суы мөлдерәмә, тирләгән чиләкләр аскан көянтәсе әкрен генә җилкәсендә тирбәлә, ул илаулаган көндәшен жәлләмәскә тиеш иде. Алла суктырды! Дөнья карасына буялган хатын асыл егетләргә кияүгә чыгып кына агарса икән! Аның бәхетен шушы көя күбәләге генә теткәләде. Чиләгение белән тибеп кенә аударасы иде.
Ә Күкчәчәк жәлләде. Аңарда үзенең ярты кисәген күрде. Ул да яшь коя, тик бозлы тамчылар тыптып йөрәккә тама иде.
— Йә, улама, — диде Күкчәчәк һәм, чиләген кыйшайтып, Гөлсемгә су өстәде.
3
Чир китте… Карасаз төшләрендә әллә ничә тапкыр яңарды да онытылды. Хәзер инде җан авыру, ә монысы, җитмеш җиде әүлия дәваласа да, узмаячак иде. Яшәсен иде Мирсәлим җобага хатын белән, ә менә аңа — Күкчәчәккә — Лотфулла нигә кирәк иде, нигә?! Яратмаган кеше! Салкын кочак, боз каткан йөрәк! Боларны кан дошманыңа да теләмәссең, валлаһи. Лотфулла тупас һәм дорфа иде. Күкчәчәк үзенә боерды: менә син аны шул килеш ир дип санла! Ул сине көчләмәде, син үз ихтыярың белән аның йорт түбәсенә кунган кош. Барысына да Мирсәлим гаепле, Мирсәлим салкын кочакларга ташлады. Үзенең дә җаны сызадыр: куенында сөймәгән-сөйдермәгән сөйкемсез сөяк.
…Ир хакы дип хатын, барча карышуларын җиңә-баса, Лотфулла колы булды. Тик никадәр генә хакы хакланса да, ир бәндәсе бөтенесенә дә җәбер-золым белән түли иде. Холык күлмәк түгел, тузмый шул.
— Мин сине рисвайдан коткардым, — диде Лотфулла, бәгырьне әчетеп. — Син җүләрләнеп Карасазда йөргәндә, мин ул үз акылында дип исбатлар өчен сиңа өйләндем. Шуның өчен син гомерең буе миңа рәхмәт укы!
Бу шау-шулы вакыйгалардан соң яшь хатынның иң курыккан нәрсәсе Мирсәлим белән очрашу иде. Кайда очраша алар: урамдамы, мәктәптәме, кибеттәме — әдәп йөзеннән бер-берсе белән исәнләшергә тиеш. Күкчәчәк «нихәл?» дисә дә, «әйбәт» дисә дә үзен сатачак. Аның тавышы сагыш булып җиргә чәчеләчәк. Ә сер бирәсе, сине читкә тибәргән ир каршында мескен кыяфәттә торасы килми! Әнә шул беренче күрешү калганнарын хәл итәчәк.
Мирсәлим җирле үзидарә рәисе вазифасына сайланган көнне мәктәп укытучылары Мәдәният йортына китте. Ә Күкчәчәк «авырыйм» сылтавы белән өенә юнәлде. Авырмый ул, аңа ярамый. Юк, Лотфулла көнләшеп тел белән кыйнар дип уйламады, аңдагы сакчы минут саен беренче күрешүнең хәтәрлеге турында искәртә иде. Аның каравы Лотфулла җыелыштан кызып кайтты.
— Мин әзерләгән кандидатураны тәгәрәттеләр, шайтаннар. Мирсәлим диде дә мәлҗеде Бура-Киртә. Кай төшен ярата халык бу тәти егетнең, ә? Бәлки, син әйтерсең, ә?
— Белмим, — диде хатын, иренең бозлы карашыннан өшеп.
— Бәрәч, борын заманнарда ул синең ярың түгел идемени?
— Синекеләр олау-олау иде, мин берсен дә санамадым.
«Тартар теленнән табар», — диләр. Күкчәчәккә «белмим» дигәч тә авызын йомарга иде, ә ул болай да дулап чапкан холыксыз айгырны дилбегә кагып тагын да ярсытты.
— Олау-олау дип, мин аларның кайсысын түремә кайтарып утырткан әле! Син бит йортымда хуҗабикә! Мин, Мирсәлим кебек «Аһ, җаным! Яратам!» дип төчеләнеп, берсенең дә башын әйләндермәдем, ә ул синнән адәм көлкесе ясады: артыңнан сөйрәлде-сөйрәлде дә Гөлсемгә өйләнде.
— Аер!
— Кемне?!
— Мине, Лотфулла, мине!
— Менә сиңа мә! Сыптыр, юлыңа ак карлар яусын. Хәзерге заман хатыннары аерыласы килсә, чыга да китә, «аер» дип ялынмый.
— Әгәр мин үз иркем белән китсәм, син үч алачаксың, синдә иман юк бит, Лотфулла.
Ире сикерә-сикерә шаркылдады:
— Ха-ха-ха! Монысы дөрес, мин сине тыныч яшәтмәячәкмен. Алдан синең базга егылып аягың сына, имеш. Аннары, сөякләрең төзәлгәч, сарай түбәсеннән мәтәлеп — кулың. Ул турая гына, башың ярыла. Гел бәхетсезлек очрагы, әйеме? Инде дә бәла-казалар кимеде дигәндә генә, йортың яна! Ха-ха! Яна, валлаһи! Электр чыбыгы иске, имеш, шуннан бүрәнәләргә ут капкан, имеш. Таныш милиционерлардан шундый нәтиҗә яздырачакмын, зерә генә мин аларны хуҗалыкның итен-маен, балын тыгындыраммыни?! Ә син, ярлы укытучы, өй борынча хәер сорашасың: «Авылдашлар, зинһар, алъяпкыч итәгемә тиеннәр ыргытыгыз!» Әйдә, Лотфулла абзаңның әнә шул тәмуг казанында кайнарга риза икән, аерыл әйдә. Авылдан кыякласаң, егетләр яллап, җир тишегеннән дә таптырам. Хәер, син Бура-Киртәгә тамыр җәйгән инде, синең бит монда сөяркәң бар. Әнә үзенә түрә камыты кигезделәр.
Анысы хак. Мирсәлим белән йорт түбәсе уртак булмаса да, айлы-йолдызлы авыл күге уртак иде. «Минеке түгел» дип лафына Күкчәчәк, «минеке түгел» дип кире кага Күкчәчәк, ә Мирсәлим барыбер якын, барыбер кадерле…
Ниһаять, очраштылар. Берсе — хатынлы ир, икенчесе ир хатыны сыйфатында тәү кат очраштылар…
— Нихәл, Күкчәчәк?!
Яшь хатын күз кырые белән авыл ягына карап куйды. Ул тау битеннән җиләк җыеп кайтып килә иде. Сәламгә сәлам бирмәде, башын гына селкеде.
— Мин печәнлек җирләрен урыйм, чаптырып халыкка өләшергә иде. Яшенә-картына тигезләп дигәндәй. Син нәрсә соң, Күкчәчәк, син…
— … бәхетле, — диде хатын, теле ачылып. — Бик белмәкче икән, бәхетле, яме!
Яшь ир ике кыңгырау чәчәге өзеп, аның тырысына салды:
— Мин дә бу дөньяда син булганга бәхетле…
Күкчәчәк капыл гына йөгереп китеп барды. Үпкә-рәнҗү, таш кебек укмашып, тамакка бөялгән иде. Нинди бәхет турында сөйли, хыянәтче?! Икесе дә өшеп-туңып ятлар белән яшәгәндә, бәхет алардан җәяүләп качты лабаса!
Хатын сусыл җиләкләр өстендә калтыранган зәңгәр кыңгырауларны зәһәрләнеп учында измәкче иде, йөрәгенең ни дәрәҗәдә бозланып катуыннан сискәнеп, чәчәкләрне ирененә тидерде. Боларның ни гаебе, әй.
Шуннан бирле әллә ничек булды бит ул. Ел саен кыңгырау йә китап битләре эченнән, йә укытучылар бүлмәсендәге өстәлдән «үсеп чыга», һичьюгы, иртүк көтү куганда капка тоткасына кыстырылган чәчәк кулга орына…
Йа Рабби, бүген дә болын тулы кыңгырау! Хатын сыер эзли… Мирсәлим төрмәдән кайтты… Өч ел аңа берәү дә чәчәк бүләк итмәде. Ул еллар буш һәм кысыр еллар иде. Нур яктысыннан да яктырак син, мәхәббәт! Болын — гөл-чәчәкләр, ә күңел сөю белән бизәлсә, рәхәт икән лә. Һай азынса азынсын инде бу хайван. Бүген сыерда гамь юк, бүген Күкчәчәкнең иләс-миләс чагы. Ул, сурәт хәтле сурәт сыйдырган йөрәгенең сулкылдавына кушылып, үзе дә сыктый әнә… Аның җан төпкеленнән чыккан ыңгырашуыннан болын да тетрәнә сыман… Төнге йокысына әзерләнеп мендәр кабарткан болытлар да күк гөмбәзенә сыдырылып чыңгылдый сыман… Йа кодрәтле Аллам, хатын күпме генә ялварса да, онытырга теләп тә онытылмаган Мирсәлимнән син һаман араламадың бит!
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com